ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"
план-конспект урока на тему

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_konspekty_syyf.2015.docx23.88 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфатларны гомуләштереп кабатлау

Максат:

1 Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне  ныгыту, системалаштыру.сыйфатларның  сорауларын, мәгънәләрен  искә төшерү, предметның төрле билгеләр белдереп килүен ачыклау;  

2.сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру; халык авыз иҗаты жанрларын (табышмаклар,) кулланып , балаларда фикерләү сәләтен үстерү.

3.Бер-береңә игътибарлык, дуслык хисләре тәрбияләү. Күркәм сыйфатлар тәрбияләүне дәвам итү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Техник чаралар: проектор, экран, ноутбук.

Таратма материал: битләр,  каләмнәр, карточкалар.

ДӘРЕС ТИБЫ :  белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-ныгыту дәресе.

МЕТОД  ҺӘМ  АЛЫМНАР: Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

 КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (БЕР-БЕРСЕНЕҢ ЭШЕН ТИКШЕРӘЛӘР)

-  КОНТИНИУС  РАУНД  РОБИН  (КӘГАЗЬДӘ ҺӘР БАЛА ЯЗА, ТӨРКЕМНӘН БЕР УКУЧЫ ТОРЫП УКЫЙ)

-  РАУНД ТЕЙБЛ (КӘГАЗЬДӘ ЧИРАТЛАШЫП ЯЗАЛАР, ТӨРКЕМНӘН БЕР УКУЧЫ ТОРЫП УКЫЙ)

Кашапова Миләүшә Хафиз кызы

Дәрес барышы:

I. Оештыру. 

1. Исәнләшү

2.  Укчыларның дәрескә әзерлеген тикшерү

 3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау

 (Уңай халәт тудыру, кунакларга, бер-берсенә елмаю)

Бүгенге һава торышы турыда сөйләшик әле?

-Бүген һава торышы нинди?

II. Актуальләштерү:

Без бүген нинди эшне башкарырбыз икән, дәреснең темасын табу өчен экранга игътибар  итегез.

(1 слайд)

Әйе, без сыйфат темасын үзләштердек ә бүген исә бу теманы гомумиләштереп кабатларбыз

Бүгенге числоны дәфтәрләргә языгыз.

  1. Беренче баганадагы сүзләрне укып сораулар куегыз әле, бу сүзләр нинди сүз төркеменә карыйлар? (шулай ук икенче баганадагы сүзләргә дә) Түбәндәге сүзләрдән сүзтезмәләр төзеп әйт. (2 нче слайд)
    Җилсез         чәчәк
    Хуш исле      иртә
    Көчле             дәрес
    Кызыклы       бала
    Уңайлы          тавыш
    Тәмле              өстәл
    Матур              аш

Моннан нинди кагыйдә чыгара алабыз (слайдта сыйфат турында кагыйдә чыга)

  1. Дәфтәрдә эшләү (числоны, сүзтезмәләрне язалар)

III. Үткәннәрне кабатлау.

2)“Бер предметка күп билге “ дип атала.(слайд 2)

Континиус Раунд Робин (төркемнән бер укучы торып җавап бирә №1)

Предметларның билгеләрен язарга

1 нче төркем – алма  

2 нче төркем – лимон

3 нче төркем – кыяр

4 нче төркем – җиләк сүзләренә

Һәр төркемдә укучылар предметларга караган бер сыйфатны язалар.

-Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?

(слайд)

-төсне

-(характерны) холыкны

-Форманы

-тәмне

-табигать күренешләрен

-вакытны

3)Антоним сыйфатлар.

-Сыйфатлар мәгънәләре ягыннан аерылалар. Мәгънәләре капма –каршы булган сыйфатларны нинди сыйфатлар дип атыйлар?

-Шулай итеп,  алдагы биремебез антоним сыйфатлар  турында. (слайд 3)

(бирелгән сыйфатларның антонимын табарга кирәк, һәр төркемнән 1, 3 номерлы укучылар чыгып антоним сыйфатларның парларын табалар)

(бияләйләр белән эшләү)

IVЯл минуты

(слайд 4)

4) Синоним сыйфатлар

Мәгънәләре ягыннан охшаш сыйфатларны ничек дип атыйлар?

 (слайд 7)

-Мәгънәләре ягыннан охшаш булган сыйфатларны синоним сыйфатлар дип атыйлар.

Синоним сыйфатлар караган  биремне төркемнәрдә эшләп алабыз. (слайд 8)

I төркем агач сүзе (зур, калын, биек,озын)

II төрке кеше сүзе (мәрхәмәтле, игелекле, шәфкатьле, игелекле)

III төркем көн сүзе (матур, кояшлы,тыныч,аяз) бирелә.

IV төркем кыз cүзе (матур,сылу, чибәр, гүзәл)

Раунд Тейбл төркемнән бер укучы торып укый

5)Киләсе бирем, каршыдагы парыгыз  белән үзегез мисалны кертеп җөмлә төзисез. Раунд Тейбл төркемнән 2 нче санлы укучы торып укый

6)Текстны укыгыз һәм чагыштырып карагыз. (слайд)

Сызылып алсу таң атты . Якты кояш күтәрелде. Күк йөзе алсу төс алды.  Төн  буе  яуган җепшек  кар иртәнге салкын белән  җиргә ябышты. Кинәт бөтен дөнья  яктырып китте.  Ап-ак  кар эчендә утырган кышкы өйләр күренде.

Сызылып таң атты . Кояш күтәрелде. Күк йөзе төс алды.  Төн  буе  яуган кар салкын белән  җиргә ябышты. Кинәт бөтен дөнья  яктырып китте. Кар эчендә утырган өйләр күренде. 

Аерма нидә кайсы текст сезгә күбрәк ошады  

7)Тест  (битләрдә) (слайд)

1 .Сыйфат нәрсәне белдерә?

А)предметны

Б)предметның эшен

В)предметның билгесен

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап булып килә?

А) Кем? Нәрсә?

Б)Нинди? Кайсы?

В) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3. Сыйфат нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

А) фигыльгә

Б)исемгә

В)алмашлыкка

4)Сыйфат кергән җөмләне билгеләргә

А)Алсу мәктәптә укый.

Б)Бүгенге көн кояшлы булды.

В) Әни миңа күлмәк алды.

1. Матур сыйфатының антонимын табарга

А) чибәр в) ямьсез

Б) күркәм г) гүзәл

2. Белемле сүзенең синонимын табарга

А) тәртипле в) өлгер

Б) акыллы г) уңган (дәфтәр битләрендә эшлиләр)

Куиз-куиз-трейд (бер-берсенең эшен тикшерәләр) һәр дөрес эшкә бер бал

(слайд 9)

8)Карсыяшлеәчзуйома хәрефләреннән файдаланып сыйфатларны белдергән сүзләрне төзергә

(кара, яшел, әче, зур, йомшак, ак, карлы, соры, кызу, суык)

VII. Йомгаклау.

(Дәфтәрләрне җыеп алу, билгеләр кую)

-Менә укучылар. Шулай итеп сез бүгенге дәрестә сыйфатны гомумиләштереп кабатладык. Биремнәрне бик яхшы итеп үтәдегез. Молодцы.Киләчәктә дә тырыш булыгыз, яхшы укыгыз, телегез тәмле, белемегез зур булсын. Белемле булсагыз, беркайда да югалмассыз дип ышанып калам. Уңышлар сезгә!

Минем сезгә теләкләрем: (слайд 10)

Сәламәт булыгыз!

Бәхетле булыгыз!

Кояш кебек балкыгыз!

Йолдыз кебек яныгыз!

Чишмә кебек саф күңелле булыгыз!

Күбәләкләр кебек шаян булыгыз!

Кырмыскалар кебек эшчән булыгыз!

Зур үсегез, чын кеше булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Сан темасын гомумиләштереп кабатлау

Татар төркемендә үткәрелгән дәрес....

"Сан" темасын гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе "Сан" сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау....

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау(дәрес-уен)...

“Фонетика” темасын гомумиләштереп кабатлау

5 сыйныфның  татар төркемендә  "Фонетика” темасын   гомумиләштереп кабатлау " темасына дәрес эшкәртмәсе...