Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
методическая разработка (6 класс) по теме

 

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыларның сыйфат буенча алган белемнәрен практикада кулланып, тел байлыкларын һәм сыйфатларны җөмләдә таба белү күнекмәләрен үстерү;

  Укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү,  БРИга әзерлек максатыннан, укучыларның сыйфат темасы буенча алган гомуми теоретик һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_konkurs.doc137.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сүз төркеме буларак сыйфатны гомумиләштереп кабатлау

Максат: 1. Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу;

  1. Укучыларның сыйфат буенча алган белемнәрен практикада кулланып, тел байлыкларын һәм сыйфатларны җөмләдә таба белү күнекмәләрен үстерү;

        3 . Укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү,  БРИга әзерлек максатыннан, укучыларның сыйфат темасы буенча алган гомуми теоретик һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәләрен тикшерү.

  1.  Сугыш кырын кичкән якташыбыз Газиз абый Абдуллин белән таныштыру, иҗади фикерләү сәләте үстерү.

   Җиһазлау: 2 вариантта тест,  компьютер, проектор, сораулыклар, агач  рәсеме,  Абдуллин Газиз турындагы текст китапчык формасында.

  Дәрес технологиясе: иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

   Дәрес тибы: кабатлау

Дәрес барышы

  1. Психологик уңай халәт тудыру:

  - Исәнмесез укучылар, хәерле көн барыгызга да. Бер-беребезгә имин көннәр, дәресебезнең уңышлы үтүен теләп бер елмаеп алыйк әле.

  1.  Актуальләштерү
  1. Укучылар бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Без сезнең белән нинди теманы өйрәнеп туктадык?

-Сыйфат сүз төркемен өйрәнүне төгәлләдек.

-Укучылар, тактадагы текстны укыгыз әле. (Текст экранда яктыртыла) 

 Сез бу текстны тагын да тулыландырып яза алыр идегезме?  Нинди сүзләр өстәргә мөмкин? (төркемнәрдә эш, җаваплар тыңлана)

........... сугыш еллары һаман ераклаша, тарихка күчә бара. Әмма ул китергән кайгы- хәсрәт һич тә онытылмый. Сугышны үз күзләре белән күргән, аның ...... юлларын узган ветераннар сугышның ....... мизгелләрен искә төшереп йокысыз калалар. Минем күршедә сугышның әчесен- төчесен күргән Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Газизулла бабай яши. Капитан Газиз Абдуллин бу ....... һәм ...... сугыштан исән-сау һәм бик күп орден- медальләр белән кайта.

  1. Укучылар, әйтегез әле: сыйфатны өйрәнү ни өчен кирәк? Аның өчен экраннардагы текстны башта сыйфатлары белән, ә аннары сыйфатлардан башка укып карыйк.
  2. Димәк, нәтиҗә чыгарыйк инде: сыйфатлар ни өчен кирәк?
  3. Сыйфатлар куллангач, текст тулы, сөйләмебез бай килеп чыга. Димәк, алар сөйләмне матурлыйлар, телне баеталар, фикерне төгәлрәк әйтергә ярдәм итәләр.

- Ике текстны чагыштырыгыз. Кайсы матуррак?  Өстәп язган сүзләргә нинди сораулар куярсыз ?

- Ул сүз төркеме турында нәрсәләр беләсез?

- Сыйфат сүз төркеме. Предметның билгесен белдерә. Нинди? Кайсы? Кайдагы? сорауларына җавап бирә. (бер фикергә килгән төркем җавабы)

  1. Алдагы дәресләрдә сыйфатлар турында күп нәрсәләр белдек. Бүгенге дәресне үткәрү, бәлки, кирәкмидер дә?
  2. Дәрес сыйфат турында белемнәребезне ныгыту өчен кирәк.
  3. Өйрәнгәнне кабатлау өчен кирәк.

Алган белемнәребезне ныгыту өчен, әйдәгез, БРИ формасында тест эшләп алыйк әле.

«Сыйфат» темасына тестлар. 2 вариантка укучыларны бүлү. Тестларны һәм БРИ бланкаларын`аларга тарату.

1 нче вариант

1 нче өлеш
Бу өлештәге биремнәрне (А1 – А10) үтәгәндә, җаваплар беренче бланктагы бирем астындагы шакмакларга куела. Шакмак номеры сез сайлаган җавап (1, 2, 3,4) номерына туры килергә тиеш. Дөрес җавап “ Х ” билгесе белән күрсәтелә
.

А1. Сыйфат нинди сүз төркеменә керә?

1) модальлек сүз төркеме

2) мөстәкыйль сүз төркеме

3) бәйләгеч сүз төркеме        

А2. Морфологик яктан сыйфатның төп характеры үзенчәлеге нинди?

1) төрләнә

2) төрләнми

А3. Сыйфат лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?

1) предметны белдерә

2) эшне, хәрәктәне белдерә

3) предметның билгесен белдерә

А4. Түбәндәге сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Зур йорт, түгәрәк өстәл, уйчан бала, тарихи урын, мөһим мәсьәлә, рәсми кеше, субъектив караш.

1) тәмамлык

2) хәл

3) аергыч

4) хәбәр

А5. Түбәндәге сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Агач яфраклары ямь-яшел.

Көн яңгырлы.

Күңел шат.

1) хәбәр

2) аергыч

3) тәмамлык

4) хәл

А6. Түбәндәге сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Күңелле яшибез, матур җырлый, яхшы эшли, җиңел атлый, ямьсез кылана.

1) тәмамлык

2) хәл

3) аергыч

4) хәбәр

А7. Сыйфатлар кайчан рәвешкә якын тора?

1) предметның билгесен белдергәндә

2) предметның саф билгесен белдергәндә

3) эш яки хәлнең билгесен белдергәндә

А8. Сыйфатлар нинди сорауларга җавап бирә?

1) кем? нәрсә? ни?

2) нинди? кайсы? кайдагы? кайчангы?

3) кайда? кайчан? ничек?

А9. Сыйфат кайсы очракта исемләшә?

1) сыйфатланмыш белән килгәндә

2) сыйфатланмыштан башка килгәндә

А10. Сыйфат кайчан килеш, тартым, сан белән төрләнергә мөмкин?

1) дәрәҗә категориясен алганда

2) исемләшмәгәндә

3) исемләшкәндә

2 нче вариант

А1. Бу сыйфатлар нинди төркемчәгә керә?

Сары күлмәк, зур йорт, киң юл, түгәрәк күл, йомшак ипи, симез хайван, нечкә җеп, яшь үсемлек, батыр егет, усал бүре, ачы миләш, тозлы аш.

1) нисби сыйфатлар

2) тартым сыйфатлары

3) асыл сыйфатлары

А2. Бу сыйфатлар нинди төркемчәгә керә?

Көзге җил, шәхси мәсьәлә, агымдагы эшләр, сөтле чәй, кораллы гаскәр, тарихи урыннар, әдәби кичә, документаль фильм.

1) нисби сыйфатлар

2) тартым сыйфатлары

3) асыл сыйфатлар

А3. Бу сыйфатлар нинди төркемчәгә карый?

Эз куянныкы, китап апаныкы, бакча минеке, бакча мәктәпнеке.

1) нисби сыйфатлар

2) тартым сыйфатлары

3) асыл сыйфатлар

А4. Кайсы төркемчәгә караган сыйфатлар дәрәҗә кушымчалары ала?

1) нисби сыйфатлар

2) тартым сыйфатлары

3) асыл сыйфатлар

А5. Кайсы төркемчәгә караган сыйфатлар җөмләдә аергыч була алмый?

1) нисби сыйфатлар

2) тартым сыйфатлары

3) асыл сыйфатлар

А6. Кайчан сыйфат җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала?

1) дәрәҗә кушымчалары алганда

2) исемләшкәндә

3) сыйфатланмыш белән бергә килгәндә.

А7. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

Ак кар, караңгы төн, таза егет, матур кыз, гомуми караш, рәсми кәгазь.

1) гади (төп) дәрәҗә

2) чагыштыру дәрәҗәсе

3) артыклык дәрәҗәсе

4) кимлек дәрәҗәсе

А8. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

Кызылрак төс, көчлерәк яу, тыгызрак капчык, олырак кеше, күңеллерәк кичә, моңлырак җыр, тозлырак аш

1) гади (төп) дәрәҗә

2) чагыштыру дәрәҗәсе

3) артыклык дәрәҗәсе

4) кимлек дәрәҗәсе

А9. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

Кып - кызыл алма, сап - сары көнбагыш, иң акыллы бала, дөм сукыр бабай, тип – тигез юл, шыр ялангач каен, чалт аяз көн, тома надан карт, гүзәлдән гүзәл кыз.

1) гади (төп) дәрәҗә

2) чагыштыру дәрәҗәсе

3) артыклык дәрәҗәсе

4) кимлек дәрәҗәсе

А10. Бу сыйфатларның ясалыш ысулын күрсәтегез?

 Матур күлмәк, чибәр кыз, сылу каен, зифа буй, гүзәл күренеш, гадел көрәшче, чем  кара күз, кара тап.

1) тамыр

2) ясалма

3) саф кушма

4) парлы

5) тезмә

(Соңыннан һәр вариантның тест җаваплары экраннарда яктыртыла. Укучылар үз җавапларын үзләре тикшерәләр)

- Укучылар, әйдәгез, сөйләшеп алыйк әле. 2012 нче ел  нинди ел дип игълан ителде?

- 2012 нче ел – Россия тарихы елы

- Дөрес, укучылар, Без сезнең белән үзебез яшәгән, аякка баскан рухи һәм физик тирәлек белән бәйле халкыбыз язмышын, тиңнәре булмаган гүзәл һәм шул ук вакытта гыйбрәтле дә тарихын яхшы белергә тиешбез. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк,”- дип тикмәгә генә әйтмәгән бабаларыбыз. Безнең бүгенге дәресебез Россия тарихы битләрендә урын алырлык  Татарстан Республикасының атказанган агрономы, Ленин ордены кавалеры, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны   авылдашыбыз Газиз Габдулла улы Абдуллинга  багышлана.

“Сыйфатлар” темасы буенча алган белемнәребезне искә төшердек, ә хәзер БРИ ның  2 нче - В өлешен эшләп, ныгытып та китик әле. Хәзер экраннардагы текстны сәнгатьле итеп укып чыгыйк әле.  

А11-13, В1 – В5 биремнәрен үтәргә

Текст

 (1)Дәһшәтле сугыш чорында зур батырлыклар күрсәткән, фидакарь хезмәте белән безнең күңелләребезгә кереп калган авылдашыбыз Газиз абый Абдуллин 1915 нче елда туган. (2)Сабый чакның татлы хыяллары бик тиз челпәрәмә килгән: чөнки кечкенә вакытта ук әнисен югалта. (3)Әлбәттә, кечкенә Газизнең дә иптәшләре кебек туйганчы йоклыйсы, уйныйсы, әнисенең кочагында назланасы килгәндер.

(4)Газизнең әнисе сабый балаларын ире җилкәсенә калдырып, бик яшьли гүр иясе була. (5)Нишлисең: сынаулы тормыш дәвам итә, Газиз әтисе Габдулла белән тормыш йөген бергәләп тарталар. (6)Ул сеңелләрен карарга, авыр хуҗалык эшләрен алып барырга да җитешә. (7)Тырыш, булдыклы егет инде 13 яшендә хисапчы булып эшли,ә 16 яшендә бригада белән җитәкчелек итә башлый. (8)18 яшьлек егет, акча эшләү нияте белән, Казанга чыгып китә. (9) Бер аваз русча белмәгән авыл егете шәһәр заводларының берсенә эшкә урнаша.

(10) Фин сугышын узып, шунда  аякларын өшеткән авылдашым Газиз Абдуллин Бөек Ватан сугышының да беренче иң авыр көннәреннән үк катнаша. (11)1941 нче елның көзендә аны Бөгелмәгә җибәрәләр, монда Мәскәүне яклаучы махсус дивизия формалаштырыла Газиз абый Берлинга барып җитә яза, аның сугышчан хезмәтләре күп  төрле бүләкләр белән билгеләнгән. (12) Ул дивизияне атлар белән тәэмин итү белән шөгыльләнә, Газиз абый Берлинга барып җитә яза, аның сугышчан хезмәтләре күп  төрле бүләкләр белән билгеләнгән. (13)Фашистлар Германиясе тар-мар ителеп, Берлин Рейхстагына Җиңү байрагы эленгәннән соң да әле Газиз абыйга ике ел ярымга якын чит җирләрдә каңгырап йөрергә туры килә.(14) Ниһаять, ул тагын Нәдерендә. (15)Ун елдан артык солдат сохарие ашаган, утны –суны кичкән кичәге артиллерия капитаны каушап калмый, җиң сызганып эшкә керешә.(16) Аның тырышлыгы белән “Зәй” колхозы “ Югары культуралы кырчылык хуҗалыгы” дигән мактаулы исемгә лаек була. (17)Газизулла Габдулла улының намуслы хезмәте тиешенчә бәяләнә. Ул Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән югары исем бирелә.

1 нче вариант. А11 – А13, В1 – В5 биремнәрен үтәргә

 А11  Текстта кайсы тема чагылыш таба?
1) Нәрсә ул батырлык?
2)  Сугышта һәм тыныч тормышта эшләнгән батырлык
3)  Ватанны ярату
4)  Халыкка хезмәт итү

А12 Алынма сүз кайсы җөмләләрдә кулланылган?

(1)Дәһшәтле сугыш чорында зур батырлыклар күрсәткән, фидакарь хезмәте белән безнең күңелләребезгә кереп калган авылдашыбыз Газиз абый Абдуллин 1915 нче елда туган. (2)Сабый чакның татлы хыяллары бик тиз чәлпәрәмә килгән: чөнки кечкенә вакытта ук әнисен югалта. (3)Әлбәттә, кечкенә Газизнең дә иптәшләре кебек туйганчы йоклыйсы, уйныйсы, әнисенең кочагында назланасы килгәндер.

А13 . Текстның 15 нче җөмләсендә кулланылган парлы сүзнең компонентлары арасында мәгьнә мөнәсәбәтенең нинди төре күзәтелә?

1) компонентлар үзара антоним

2) компонентлар үзара омоним

3) компонентлар үзара синоним

4) компонентлар арасында бәйләнеш юк

  (15)Ун елдан артык солдат сохарие ашаган, утны –суны кичкән кичәге артиллерия капитаны каушап калмый, җиң сызганып эшкә керешә

                      2 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 - В8 нче биремнәрнең уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла. Һәр хәреф, һәр сан аерым шакмакка гына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый

В1  1нче җөмләдәге ясалма сыйфатны күчереп яз.

В2  3 нче җөмләдәге сыйфатны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп яз.

В3 10 нчы җөмләдәге сыйфатның дәрәҗәсен яз.

В4 5-7 нче җөмләрдәге сыйфаларны үсә бару тәртибендә күчер

В5 1,2 нче җөмләләрдәге сыйфатларны сыйфатланмышлары  белән күчереп яз.

2 нче вариант. А11 – А13, В1 – В5 биремнәрен үтәргә.

А11 Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1 Авылдашым илем тарихында урын алырлык.

2 Солдатлар сугышта батырларча көрәште.

3 Тормыш сынаулары алдында каушап калмау.

А12 Алынма сүз кайсы җөмләләрдә кулланылган?

 (12) Ул дивизияне атлар белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Газиз абый Берлинга барып җитә яза, аның сугышчан хезмәтләре күп  төрле бүләкләр белән билгеләнгән. (13)Фашистлар Германиясе тар-мар ителеп, Берлин Рейхстагына Җиңү байрагы эленгәннән соң да әле Газиз абыйга ике ел ярымга якын чит җирләрдә каңгырап йөрергә туры килә.

А13 Фразеологизм кайсы җөмләдә кулланылган?

(1)Дәһшәтле сугыш чорында зур батырлыклар күрсәткән, фидакарь хезмәте белән безнең күңелләребезгә кереп калган авылдашыбыз Газиз абый Абдуллин 1915 нче елда туган. (2)Сабый чакның татлы хыяллары бик тиз челпәрәмә килгән: чөнки кечкенә вакытта ук әнисен югалта.

                          2 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 - В8 нче биремнәрнең уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла. Һәр хәреф, һәр сан аерым шакмакка гына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый

В1  2 нче җөмләдәге ясалма сыйфатны күчереп яз.

В2  6 нчы җөмләдәге сыйфатны артыклык дәрәҗәсенә куй.

В3 15 нче җымләдән нисби сыйфатны табып яз.

В4 12-15 нче җөмләләреннән сыйфатларны үсә бару тәртибендә язып ал.

В5 6,7 нче җөмләләрдәге сыйфатларны сыйфатланмышлары  белән күчереп яз.

(Соңыннан һәр вариантның тест җаваплары экраннарда яктыртыла. Укучылар үз җавапларын үзләре тикшерәләр

 Дәреснең ял итү өлеше.

Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
(алга башларны ию хәрәкәте)
Ә аннары – артка (башларны артка ию хәрәкәте)
Уңга, сулга борабыз
(башларны уңга – сулга хәрәкәтләндерү),
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез
(иң өсләрне сикертү),
Кулларны биетәбез
(кулларны селкетү),
Бер алга, бер артка сузып
(кулларны алга, артка таба сузу хәрәкәте)
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез
(чүгәләү),
Тезләрне кочаклыйбыз
(чүгәләп, тезләрне кочаклыйбыз),
Башларны алга яшереп
(чүгәләп, башларны тезгә кую)
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.

  1. Ныгыту. Күнегүләр эшләү

- Укучылар, Яңа Нәдернең Бикәнәй болыны янында карт бер имән үсеп утыра. Шул имән ничәмә-ничә сөлектәй ир-егетне һәм зифа буйлы кызларыбызны сугышка озаткан вакытта шаһит булган ул. Менә сезнең алда аның рәсеме. Тик яфраклары эче   буш. Аның өчен сезгә, интерактив тактадагы тексттан сыйфатларны табып, агачка беркетергә кирәк булачак. Текст:

 Газиз Казан каласында  калайчы һөнәренә укый башлый. Аны бер яшь кенә рус мастерына өйрәнчек итеп куялар. Газиз башта ук искиткеч тырышлыгын күрсәтә. Мастерга тимер китерергә кирәк булганда, ул тиешле булган бер-ике табак урынына өч-дүртне алып килә. Мастер хезмәт сөючән егетне якын итә, өенә чакырып кунак та иткәли. Газиз акрынлап шаулы шәһәргә ияләшә. Заводта аның тырышлыгын күреп алалар, бер ел ярым дигәндә,  аңа инде алтынчы разряд бирәләр. Ачлы-туклы тормыш артта кала, ул өйләренә посылкалар, акчалар җибәрә башлый. Озак та үтми аны Кызыл Армия сафларына алалар.  Армиядән кайту вакыты җитүгә, Фин сугышы башлана, ә аннары Бөек Ватан сугышы. Шулай итеп, акча эшләргә чыгып киткән яшь егеткә, бик зур сынаулар аша үтеп, ун елдан соң гына туган авылына кайту бәхете тия.            

Күнегү

Экрандагы бирелгән тексттан сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләп язарга.

тамыр

ясалма

кушма

парлы

Тезмә

 Текст

Газиз Абдуллин Бөек Ватан сугышының да беренче иң авыр көннәреннән үк катнаша.1941 нче елның көзендә аны Бөгелмәгә җибәрәләр, монда Мәскәүне яклаучы махсус дивизия формалаштырыла. Ул дивизияне атлар белән тәэмин итү белән шөгыльләнә.  

Бу полк Мәскәү янында немец танклары һөҗүмен туктатучылар арасында була.  Ул Волоколамск, Солнечногорск шәһәрләрен азат итүдә катнаша . Аннан соң Смоленск өлкәсендәге, Белорусиядәге сугышлар. Газиз абый Берлинга барып җитә яза, аның сугышчан хезмәтләре күп  төрле бүләкләр белән билгеләнгән. Сугыш ахырына  Газиз абый капитан дәрәҗәсендә була.

      “Фронт юллары ул үзе бер фаҗигале бер тормыш зур сынау, кеше гомеренең нечкәдән-нечкә җептәй өзелергә торган бер чагы инде. Анда күргәннәрне, йөрәк аша кичергәннәрне тел белән сөйләп тә , кәгазьгә язып та аңлатып бирешле түгел”,-дип искә ала Газизулла абый сугыш турындагы истәлекләрендә.

      Фашистлар Германиясе тар-мар ителеп, Берлин Рейхстагына Җиңү байрагы эленгәннән соң да әле Газиз абыйга ике ел ярымга якын чит җирләрдә каңгырап йөрергә туры килә

  1. Йомгаклау
  1. Укучылар, тагын бер кат сыйфат буенча алган белемнәребезне барлар өчен, безгә сораулыклар ярдәмгә килер. Мин сезгә һәрберегезгә бер сораулык бирәм. Сез сорауга җавапны әйтәсез һәм мисал китерәсез. Җөмләләр без танышкан текст  темасын яктыртсын.

- Нәрсә ул сыйфатланмыш?

-Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар?

- Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?

- Нинди сыйфатлар синоним, ә кайсылары антоним сыйфатлар дип атала?

сыйфатлар дип атала?

- Сыйфатлар күбрәк җөмләнең нинди кисәге булып киләләр?

- Ясалышы ягыннан нинди сыйфатлар була?

- Сыйфат ясагыч кушымчаларны атагыз?

Ясалма сыйфатлар нәрсәләр ярдәмендә ясала?

Өйгә эш бирү.

Текстка таянып, 50 сүздән ким булмаган иҗади инша языгыз.
Текст нәрсә турында? Сез автор фикере белән килешәсезме?
Автор фикерен бөтен төгәллеге белән күрсәтү өчен, цитаталар да китерергә мөмкин, әмма тулысынча башлангыч текстны күчереп язу яки эчтәлеген сөйләп чыгу булмаска тиеш.
Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.

        Минем кулымда Глеб Дюрягинның “Сквозь пламя войны” дигән китабы. Китапның авторы 1941 нче елда Татарстан биләмәләрендә төзелгән, каты сугышлар, бәрелешләр белән Мәскәүдән Чехославакиягә кадәр барып җиткән 352 нче Оршанск Кызыл Байрак орденлы Суворов исемендәге укчы дивизиянең сугышчан юлын җанландырган.

1418 көн һәм төн канлы сугыш барган. Анда илебезнең меңнәрчә кызлары һәм егетләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәткәннәр. Меңнәрчә чакрымнарга сузылган фронт юлыннан кар-боз, тузан-сазлыклар аша, дошманның умыртка сөяген сындыра-сындыра алга барганнар. Күпләр сугыш кырында һәлак булырга, исемнәрен мәңгеләштерергә, килер буынга аларның батырлыклары турында сөйләргә ант иткәннәр.

Бу китапта Татарстан егетләренең батырлыгы турында да күп сөйләнә. Шулар арасында  8 нче батарея командиры капитан Газиз Габдулла улы Абдуллин да бар.  

          “ Сигезенче батарея капитаны Абдуллин Петрикиноны яллап алган ут ялкынын бинокль аша бик ачык күрде.

Иптәш Капитан! – дип кычкырып җибәрде сержант Ячменев, - 400 метрлап...

Нишлəргə?

 - Мин танкларны бөтенлəй күрмим! Төтен каплаган! – дип кычкырды Запорожечко.

 -Тагын бер йөз метр һəм барысы да яхшы булыр, - дип тынычландырды капитан Абдуллин. Бу җавабы белəн ул беренче чиратта үзен ышандырырга тырышты. -Ничек булса да шул 100 метрны түзəргə,-дип кабатлады аның иреннәре

 -Иптəш капитан! Дивизия командиры сезне чакыра…Ни өчен атмыйсыз,

дип сорый, - дип окоп эченнəн телефонист Белов шуышып чыкты.

- Бераз гына көтəргə кирəк, алайса фашистлар безне сизəчəк, - дип бирешмəде Абдуллин.

Шулчак уң якта капитан Васильчук батареясе ут ачты. Ачыклыкта танклар күренде.

- Уңнан танкларга төбəргə! – дигəн капитан Абдуллинның командасы ишетелде”.

Әйе, Газиз абый бик батыр һәм тәвәккәл капитан булган.

      “Фронт юллары ул үзе бер фаҗигале бер тормыш зур сынау, кеше гомеренең нечкәдән-нечкә җептәй өзелергә торган бер чагы инде. Анда күргәннәрне, йөрәк аша кичергәннәрне тел белән сөйләп тә , кәгазьгә язып та аңлатып бирешле түгел”,-дип искә ала Газизулла абый сугыш турындагы истәлекләрендә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Сан темасын гомумиләштереп кабатлау

Татар төркемендә үткәрелгән дәрес....

"Сан" темасын гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе "Сан" сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау....

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау(дәрес-уен)...

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау....