Ачык дәрес "Мин- өйдә булышчы" (Кабатлау дәресе)
план-конспект урока (6 класс) на тему

Тема буенча үтелгән материалны төрле биремнәр ярдәмендә ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Мин – өйдә булышчы.

   Максаты:  Укучыларның үтелгән тема буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгыту; тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу; вакытны файдалы үткәрергә һәм ярдәмчел булырга өйрәтү.

   Көтелгән  нәтиҗә:  Үтелгән тема буенча  диалогик һәм монологик сөйләмгә ирешү; диалогны тыңлап аңлау һәм эчтәлеге буенча биремнәрне дөрес эшләүгә ирешү

  Төп төшенчәләр: - тыңлап аңлау;

                                  -  хикәяләү;

                                  -  сорауларга җаваплар бирү;

  Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле

  Ресурслар: 5 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова),аудиоязма материал,” Мин булышчы” темасына презентация,проектр,карточкалар.

  Класс белән эш: фронталь эш,төркемләп эш,парлап эш,индивидуаль эш.

      Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).

Дәрес барышы:

I этап. Оештыру өлеше.

Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

        1.Исәнләшү (укытучы һәм килгән кунаклар белән исәнләшәләр)

                   Уңай психологик халәт тудыру (көйгә кушылып бер-берсен сәламлиләр)

        2.Дежур укучы җавабы.

II этап.   Фонетик зарядка ясату.

Максат: Авазларның дөрес әйтелешен булдыру.

   Укучылар белән әңгәмә кору.

Максат: Үтелгән теманы искә төшерү; дәреснең темасын балалардан әйттерү.

    -Полина, әйт әле син өйдә нишлисең?

    -Ә син, Аделина, ял көне нишләдең?

    -Ариша, әйт әле, син өйдә әниеңә булышасыңмы?

    -Рома , сора әле, Ариша әнисенә ничек булыша?

   - Димәк,балалар, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез?

 Өй эшен тикшерү. (А лар Б белән, Б лар А белән  алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берсенең эшен тикшерәләр.)

    (Бирелгән 4 җөмләне дәвам итәргә)  Нәтиҗә ясау: Булдыргансыз!

Китап белән эшләү. 55 биттәге 5нче, 6 нчы күнегүләрне эшләү.

                                               

II этап.  Диалог тыңлау. Һәр укучыга тест биремнәре таратыла. Игътибар белән тыңлагыз.

Максат: Укучыларда тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү

            (Диалог тыңлыйлар)

1.Диалогның эчтәлеге буенча тест сорауларына җавап табу. Җилкәгә-җилкә

иптәшенең эшен тикшереп баллар куялар.

Нәтиҗә ясау.

2.Диалогның эчтәлеге буенча җөмләләргә кирәкле сүзләр кую. Йөзгә-йөз иптәшенең эшен тикшерәләр,балларны язып куялар.

а) Марина __________бара.

ә) Ул кибеттән __________________ ала.

б) Маринаның гаиләсендә _________ кеше.

в) Марина идән себерә,________________________________, ә апасы идән юа,________________________.

г) Энесе булышмый, чөнки ул ____________.

Нәтиҗә ясау.

Күзләр өчен күнегүләр ясату.( Балалар тиздән Яңа ел җитә.Чыршыны ничек бизәргә икән? )

IV.

3.Төшеп калган репликаларны язу.  (Бу биремне парлап эшлибез. Диалогны язарга  берничә вакыт бирелә, йөзгә-йөз иптәшләргә биреп тикшерелә,баллар куела. Парлап укыла. )

               - Марина, син кая барасың?

        - ...   .

        - Кибеттән нәрсә аласың?

        -   ...  .

        -  ...  ?

        - Безнең гаиләдә биш кеше.

        -  ...  ?

        - Әтием, әнием, апам, энем һәм мин.

        -  ... ?

        - Мин идән себерәм, тузан суыртам, чүп чыгарам.

        - ... ?

        - Апам идән юа, аш пешерә, кер үтүкли.

        - Энең булышамы?

        - ...  .

        - Марина, син бик эшчән кыз!

        - ... !

Үзеңә билге кую.  Гомуми балларны санап билге куялар.

Нәтиҗә ясау.

     Өстәлдән  алдан әзерләп куелган битләрне алып диалогның үзеңә ошаган соравын язарга,астына җавабын язып, бөкләп куярга, Клок Баддис буенча 12 дәге очрашуга барабыз. Сорауларны бер-береңә укып, җавап бирергә. Иптәшеңә рәхмәт белдереп урыннарга утырырга.

 Төркемләп эшләү.

Өстәлдәге схема буенча сорауларга җавап язарга, һәм диалогны сөйләргә өйрәнергә. Һәр өстәлдән бер укучы сөйли.

    Сөйләүче укучыларга  үз фикерләрен әйтү( яхшы сөйли, авазларны дөрес әйтә)

V. Нәрсәләр белдек?

 Нишләдек?

Максат. Укучыларның сөйләгәннәрне анализлап, нәтиҗәләр чыгаруларына ирешү.

 ӨЙ ЭШЕ бирү.  1.”Мин –өйдә булышчы”темасына хикәя язарга  

                           2.Тема буенча рәсем ясарга

             

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

"Хәл фигыльне кабатлау" ачык конкурс дәресе ("Ел укытучысы-2013")

Хәл фигыльне кабатлау  (10 нчы сыйныфта рус телле укучылар өчен ачык конкурс дәресе)....

Татар теле дәресе: Кошлар - безнең дусларыбыз. (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Әдәбият дәресе - тормыш дәресе

Татар әдәбияты дәресләре өчен...