Г. Тукайның “Ташбака белән Куян” хикәясе.
план-конспект урока на тему

Хусаинова Гульназ Ильясовна

4 нче сыйныф өчен әдәби-уку дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tashbaka_beln_kuyan.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы:

Г. Тукайның “Ташбака белән Куян” хикәясе.

Максат:  1. Укучыларны Г. Тукайның “Ташбака белән Куян” хикәясе  белән  

                   таныштыру, яңа сүзләрне  кулланылышка кертү.                                                      

               2. Тукай турында белемнәрне тулыландыру, сәнгатьле уку  

                   күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү.

                3. Тукай иҗатына карата кызыксыну уяту, тырышлык, җаваплылык

                   кебек сыйфатлар тәтбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, Г. Тукай портреты, китаплары, “Салават күпере”

                   журналлары, “Тукай дөньясы” стенды, фотоальбом, карточкалар,

                  кроссворд.

Дәреснең тибы: яңа материал үзләштерү.

I. Оештыру моменты.

II. Өй эшен тикшерү.

  • Кечкенң генә, хәрәкәтчән , җитез, коңгырт төстә. Ул нинди кош? Дөрес чыпчык, үткән дәрестә без чыпчык турында укыдык, аның исеме ничек? Чирик бик дөрес. Бездә бүген конкурс. Башладык.

   Нәтиҗә ясау.

III. Яңа тема үтү.

1. Кереш сүз.

-Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган гап-гади  малай дөньяга килә. Аңа Габдулла дип исем бирәләр. Укучылар, сүз кем турында бара?

      4. Төп өлеш.

      а) Дәреснең максаты белән таныштыру һәм проблемалы сорау кую.

   Бүген Г. Тукайның “Ташбака илә Куян” мәсәле белән танышырбыз, мәсәл жанрының үзенчәлекләрен ачыкларбыз. “Нәрсә ул мәсәл?” - дигән сорауга җавап бирербез. (тактага “Мәсәл?” дигән карточка эленә).

      б) Сүзлек эше.

Ярышырга теләгәннәр- решили посоревноваться

Тауга таба- в сторону горы

Юл- дорога

Күрә- види

 йөгерек – бегун

 үкенде – раскаялся

  хурланды - стыдился  

(Сүзләрне кабатлау, антоним һәм синонимнарын табу, җөмләләр төзү, язып кую).

     в) Мәсәлне укытучы укуы һәм сорауларга җавап бирү.

-Әсәрдә катнашучыларны атагыз. (Куян, Ташбака)

-Алар нишләргә уйлыйлар? (ярышырга)

-Алар кая таба йөгерәләр? (тауга таба)

-Куян юлда нишли? (ятып йоклый)

-Куян йокыдан уянганда нәрсә була? (Ташбака тауга менеп җиткән була)

-Куян җиңелгәч нишли? (хурлана)

-Ташбакага характеристика бирегез.

-Куянга характеристика бирегез.

IV. Физминут.

     г) Мәсәлне эчтән уку һәм ике өлешкә бүлү. Өлешләрне кычкырып уку, исем кую: “Мактанчык Куян” һәм “Оятка калу”.

     д) Сорауларга җавап бирү.

-Куян ни өчен оятка кала?

-Әгәр йокламаса нәрсә булыр иде?

-Куянга нинди киңәш бирер идегез?

-Мәсәлдә сүз җәнлекләр турында гына барамы?

-Куян нинди укучыга охшаган?

-Белем алыр өчен мәктәпкә ничек йөрергә кирәк?

-Ә ярышка ничек әзерләнергә кирәк?

-Нәтиҗә ясау: Һәр эшкә тырышып әзерләнергә кирәк. Көндәшем миннән көчсез, мин көчлерәк, барыбер җиңәм, дип артык масаерга ярамый.

     е)  Мәсәлнең нәтиҗәсе (гомумиләштерү) белән танышу.

     ж) “Гыйбрәт алу” төшенчәсенә билгеләмә бирү, сүзлекләргә язып кую.

     җ) Дәрес башында куйган проблемалы сорауга җавап бирү: нәрсә ул мәсәл? (Катнашучылар: хайваннар, кошлар, бөҗәкләр. Безне акылга өйрәтәләр).  

     з) Нәтиҗә ясау: Бүгенге мәсәлдән мактанмаска, ялкауланмаска, тырыш булырга, куйган максатка ирешергә кирәк, дигән гыйбрәт алабыз.

V. Өй эше бирү.

1. Бер гыйбрәтле хәл турында сөйләргә.

2. Мәсәлнең эчтәлеген сөйләргә.

3. Мәсәлнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә.

    и) Рус әдәбиятыннан бүгенге мәсәлгә охшаш әсәрләр укыганыгыз бармы? Алар ничек атала? Кем язган? (Басня, И. А. Крылов)

    к) Г. Тукайның мәсәл жанрында күп иҗат итүе турында әйтелә, мәсәл китаплары белән таныштырыла.

VI. Дәресне йомгаклау.

Кроссворд чишү:

-“Ташбака белщн Куян”  хикәясендә җиңүче?

-Мәсәлдә оятка калучы?

-Куян нинди?

-Ташбака белән Куян кая таба йөгерәләр?

-Куян юлда нишли??

Т

а

ш

б

а

к

а

к

У

я

н

я

л

К

а

у

т

а

у

г

А

Й

о

к

л

ы

й

VII. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Куян"

Татар теле Һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм телен үстерү өчен алдагы презентацияне кулланып була....

Г. Тукайның "Ташбака илә Куян" мәсәле

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 2 сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе....

"Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте" темасына дәрес конспекты

Конспект урока литературного чтения для II классов...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем б...

"Куян кызы" әкияте

Әкиятне сыйныфтан тыш өчен көлларынга мөмкин...

Технологик карта "Ташбака- сюрприз ясау"

Технологик карта "Ташбака- сюрприз ясау"...