"Куян кызы" әкияте
материал на тему

Махмутова Резеда Рафаэлевна

Әкиятне сыйныфтан тыш өчен көлларынга мөмкин

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan_kyzy.docx16.54 КБ

Предварительный просмотр:

А. Алишның “Куян кызы” әкиятенә сценария

Автор: Бер соры Куянның бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик ярата икән.

Куян әнисе: Әлли-бәлли итәр бу

                           Йокыларга китәр бу

                           Тырышып сабак укыгач

                           Галим булып китәр бу

Автор: Бервакыт куян кызына яңа киез итекләр алып кайткан.

  • Мә, кызым, аякларың туңмасын, авыртмасын.
  • Рәхмәт әни.

(кыз аягына итекләрне кигән)

Шигырь:

Аягымда киез итек –

Атлап киттем тигез итеп.

Тигез итеп – тиз-тиз итеп,

Тип тиз итеп, төп-төз итеп!

Йөри итек кызык итеп –

Чабып китә кызып китеп.

Үзе йөри киез итек,

Киез итек, көяз итек!

Автор: Кыз бик шатланган. Әнисенә рәхмәт әйткән. Яңа киез итекләрне кигән. Уйнарга киткән

Автор: Бик озак уйнаган.

Җыр: Сез дә безгә кушылыгыз.

Сез дә безгә кушылыгыз

Без шатлык яратабыз

Тирә-юньне яңгыратып

Җырларга яратабыз

        Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән

        Безнең белән, безнең белән әйлән

        Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.

Без биибез тыпыр-тыпыр

Без бии без тып та тып

Без башласак бик тиз генә

Булмый безне туктатып

Автор: Ләкин куян кызы җылы итекләрдән бик тиз туңган.

  • Туйдым мин бу киез итекләрдән. Яланаяк йөрү күпкә рәхәт..

Автор: Карда да, бозда да яланаяк йөгергән.

 Бию: Татар халык биюе

Автор: Бер көн шулай йөгергән, икенче көн дә шулай яланаяк йөгергән. Бервакыт әнисе янына килгән.

Шигырь:

Куян ак туннан,

Ә үзе туңган.

Ул ап-ак булган

Әллә туңганга?

Әллә курыкканга.

Дерелди-дер-дер,

Дерелди дер-дер.

  • Әни, әни, минем аякларым авырта!
  • Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аякларын шешкән бит. (Тотып карый). Ай кызым, аякларын  туңган бит синең.

Автор: Куян борчылган. Шулвакт Тиен килеп кергән. (Тиен керә)

 Шигырь:

Урманда яшимен

Үзем бик җитез мин.

Агач башларында торам

Кышын-җәен мин.

Агачтан-агачка,

Сикереп йөрим мин

Чикләвекләр ашап шунда

Гомер итәм мин

Автор: Ул болай дигән:

  • Кайгырма, туганкай, йомшак Куянкай. Син Доктор Айболитка шалтырат әле. Аннан киңәш сора. (Куян телефон алы, номер җыя)
  • Доктор Айболит, алло! Исәнмесез.
  • Исәнмесез!
  • Мин куян. Минем кызымның аяклары авырта. Килеп китә алмассыз микән
  • Хәзер киләм.

Шигырь:

Агач төбендә яшәүче

Ягымлы айболит мин

Беренче ярдәм кәрсәтәм

Барлык авыруга мин

(Айболит куян өенә кирә)

-Исәнмесез! Мөмкинме?

- Исәнмесез, доктор. Мөмкин. Узыгыз.

(доктор Айболит куян кызы янына килә)

Автор: Доктор Айболит Куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм аңа әйткән:

  • Менә бу даруларны сөртерсез.  Ә син Куян кызы, терелгәч, киез итекләреңне салкын көннәрдә салма, әниеңне тыңла!

Автор: Доктор Айболитка алар  бик зур рәхмәт әйткәннәр.

  • Рәхмәт, Доктор Айболит.
  • Рәхмәт

Өч көндә Куян кызының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый.

Жыр:

Килдек сезгә якынайтып

ерак юлларны

Күнелләргә канат итеп

Якты уйларны

Рәхмәтебез чиксез безнең кадерле дуслар

Хөрмәт итүегез өчен безнең җырларны

Припев:  Һаман шулай бергә-бергә

Гөрләшеп яшик

Дуслык җиңүләр китерсен

Берләшеп яшик.

Шатлык белән сугарылган

 тормыш тагын да

Җыр белән дусларны бәйләп

Гөрләшеп яшик


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Куян"

Татар теле Һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм телен үстерү өчен алдагы презентацияне кулланып була....

Г. Тукайның "Ташбака илә Куян" мәсәле

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 2 сыйныф укучылары өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе....

Г. Тукайның “Ташбака белән Куян” хикәясе.

4 нче сыйныф өчен әдәби-уку дәресе...

"Р.Батулланың “Куян баласы Нуяк” әкияте" темасына дәрес конспекты

Конспект урока литературного чтения для II классов...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Куян булып киенә төзелмәсе" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем б...