Сыйфат темасын кабатлау
план-конспект урока на тему

I квалификация категорияле  татар  теле

 һәм әдәбияты  укытучысы

 

 

Тема: Татарстан- минем Ватаным.

Максат: 1. Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту һәм Татарстандагы район,      шәһәр исемнәрен искә төшерү, аларны сөйләмдә куллану;

 2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру;
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү;

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; 

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау: компьютер,   Татарстан картасы, карточкалар, презентация, интерактив такта,
Дәреснең тибы: кабатлау

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл кабатлау дәрес26.78 КБ

Предварительный просмотр:

Хәйруллина Айсылу Расим кызы

I квалификация категорияле  татар  теле

 һәм әдәбияты  укытучысы

Тема: Татарстан- минем Ватаным.

Максат: 1. Сыйфат турында алган белемнәрне ныгыту һәм Татарстандагы район,      шәһәр исемнәрен искә төшерү, аларны сөйләмдә куллану;

 2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру;
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү;

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; 

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау: компьютер,   Татарстан картасы, карточкалар, презентация, интерактив такта,
Дәреснең тибы: кабатлау

Дәрес барышы

I Оештыру өлеше

 Уңай психологик хәләт тудыру. ( Мэнэждж мэт)

  •  Исәнмесез,  укучылар!
  •   Исәнмесез, хәерле көн!

                         Матур  үтсен  көнебез!

                        Көләч  булсын  йөзебез!

                        Булыйк  һәрчак  әдәпле,

                        Отыйк  матур  гадәтне.

                       Дөрес,  матур  утырыйк,

                      Тырышып  җавап  бирик.

2.Укучылар белән танышу

-Укучылар, әйдәгез танышыйк әле. Мин татар теле укытучысы. Мин Айсылу Расимовна. Синең исемең ничек?

3. Һава турында сөйләшү

-Укучылар, әйтегез әле бүген ничәнче гыйнвар?

Урамда көн нинди?

Кар явамы?

II.Актуальләштерү

1.Хат белән танышу.

-Укучылар, мин бүген хат алдым.Хатның кемнән икәнен беләсегез киләме?

-Игътибар белән тыңлагыз әле.

 

Исәнмесез, 3Б сыйныфы укучылары!

Мин Татарстанда Арча районы урманнарында яшим.Сездән миңа ярдәм кирәк.Минем Татарстан табигате турында сөйлисем килә, ләкин кайбер сүзләрне оныттым.Миңа сездән ярдәм кирәк.

-Укучылар, хат кемнән? (Шүрәледән)

-Ә сез аны беләсезме?

-Шүрәле әкиятен кем язган?

III.Дәрескә максат һәм бурычлар кую

2.Биремнәрне эшләү

Район һәм шәһәр исемнәрен искә төшерү

-Укучылар бу нәрсә? (карта)

-Картада нәрсәләр юк? (авыллар, районнар, шәһәрләр)

- Әйдәгез әле, түгәрәк буенча Татарстан районнарын һәм шәһәрләрен искә төшерик әле. 2нче номерлы укучы башлый.( Roun Robin)

Сорауларга җавап язу

Ә хәзер район һәм шәһәр исемнәрен кулланып сорауларга җавап язабыз.

(1 нче номерлы укучы яза, ә 2 нче номерлы укучы тыңлый, хатасыз булса мактый.3нче номерлы укучы яза. 4 нче номерлы укучы тикшерә)  Rally Coach

- Син кайда яшисең?

- Шүрәле кайда яши?

Фонетик зарядка

-Зә-зә-Зәй.
-Ча-чал-Чаллы.
-Чи-чиста-Чистай.
-Бө-бөгел–Бөгелмә.
- Та-татар-Татарстан.

- Минем Ватаным – Татарстан.

- Әйе, укучылар , безнең Ватаныбыз – Татарстан. Ул нинди?

-Укучыларның фикерләре тыңлана.

- Значит мы сегодня с вами о какой части речи будем разговаривать?(прилагательное)

-Прилагательное татарча ничек була? ( Сыйфат)

-Сыйфат нииди сорауга җавап бирә? ( нинди)

IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

-Шүрәлегә булышуыбызны дәвам итәбез.

1. Сыйфатларыбызның антоним парларын табыйк әле.

( Командалардагы Һәр укучы дәфтәрдә сүзләрнең антоним парларын табалар һәм дәфтәрләрен күршеләренә бирешеп тикшерәләр) ( Симал-тиниус-раунд тэйбл)

2. Физкультминутка

Бездә дуслык.

Бер- кулларны алга сузабыз.

Ике-кулларны күтәрәбез.

Өч- кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт- кулларны төшерәбез.

Бер, ике,өч- бездә дуслык, бездә көч.

3.Текстагы төшеп калган сыйфатларны куеп тексты уку.

 

Текстка төшеп калган сүзләрне язалар.(Бер укучы гына яза. Калганнары аңа булыша)

-Һәр төркемнең җаваплары тыңлана.

Без Татарстанда яшибез. Татарстан – зур, бай республика.Татарстанда зур шәһәрләр, матур авыллар, яшел урманнар,елгалар һәм күлләр бик күп.Урманнарда хәйләкәр төлкеләр,җитез куяннар, усал бүреләр, көчле пошилар яши.

V.Рефлексия

-Урок подходит к концу.Мы не только думали о себе и помогли Шүрәле..

-Шүрәле сезгә рәхмәт әйтә.

-Оцените свою работу следующими знаками:

-Если кому-то на уроке не до конца было все понятно, если вы иногда сомневались и вам нужна моя помощь, то нарисуйте на снежинке вопросительный знак.

-А если нет вопросов, все понятно, можете научить своих друзей правильно, то нарисуйте  восклицательный знак.

-Өй эше:  ?  32 бит 4 нче күнегү

! сыйфатлар белән 5җөмлә н язарга

-Дәрес бетте. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау. Презентация

Рус мәктәпләренең татар төркемендә татар теле дәресенә презентация...

6нчы сыйныфта сыйфат темасын кабатлау.

Татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау(дәрес-уен)...

Сыйфат темасын кабатлау

Бу презентацияне рус төркемнәрендә сыйфат темасын кабатлаганда кулланырга була....

Сыйфат темасын кабатлау

Сыйфат темасын кабатлау...