“Фразеологик әйтелмәләр.” 5 нче сыйныфының татар төркеме
план-конспект урока (5 класс)

Кәлимуллина Эльмира Фәритовна

 5 нче сыйныфының татар төркеме өчен “Фразеологик әйтелмәләр" темасы буенча төзелгән ачык дәреснең конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kalimullina_e.f.22_gimnaziya_frazeologizmnar.docx25.12 КБ

Предварительный просмотр:

                                                               Түбән Кама шәһәренең “22 нче гимназия”  

                                                     татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                       Кәлимуллина Эльмира Фәрит кызының

                     дәрес эшкәртмәсе

Тема: “Фразеологик әйтелмәләр.”

Сыйныф:  5 нче сыйныфының татар төркеме

 Максат:  Фразеологик әйтелмәләр турында төшенчәләр формалаштыру, фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы кулана белү күнекмәсе белдерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

  1.   Мотивлаштыру – ориентлашу этабы.
  1. а)  Психологик уңай халәт тудыру;

          ә)  Өй эшләренә анализ.

Кайсы өй эшен, ничек эшләгәннәр. Иң яхшы эш кемнеке, ни өчен?

2. Белемнәрне тигезләү – актуальләштерү.

- дәресебезнең девизы:  “Җиң сызганып эшләргә!”

- бу җөмләне ничек аңлыйсыз? (дәрестә бик тырышып, актив, нәтиҗәле эшләргә тиеш булабыз – работать засучив рукава, т.е. работать старательно, хорошо, плодотворно)

- Как называются такие словосочетания в русском языке?(фразеологизмы)

Рус телендәге фразеологизмнарны мисал итеп китерегез (ломать голову, бить баклуши, грызть гранит науки  и т.д.)

3. Уку мәсьәләсен кую.

Татар телендә дә андый сүзтезмәләр бар. Алар шулай ук фразеологизмнар дип аталалар.

214 нче күнегү. Бирелгән сүзтезмәләр арасыннан фразеологизмнарны табарга. УМ билгеләргә.

Димәк, без бүген нәрсәләр өйрәнербез?

(дәрестә фразеологизмнар белән танышырбыз, аларны аңлап, җөмләдә таба белергә, сөйләмдә куллана белергә өйрәнербез.)

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1нче бирем.

1.  Җөмләләрне укыгыз.

1)   Чаңгы шуып кергәннән соң, Вәли бер стакан су эчте.

2)  Урысчаны ул су кебек эчә, әллә нинди калын китаплар алып кайтып укый.

-  Җөмләләрдән охшаш сүзләр  кергән сүзтезмәне аерып алыйк. 

- Алар нинди сүзләр белән охшаш? (су эчә)

бер стакан су эчте, су кебек эчә 

-Кайсы сүзтезмә ирекле сүзтезмә;

- кайсысы тотрыклы сүзтезмә (фразеологизм)

ике сүзтезмәне чагыштыру аша адымлап өйрәнү, һәр адымнан соң нәтиҗә ясау.Алгоритм төзү

Фразеологизмнарга хас үзенчәлекләр

1. Фразеологизмнар тотрыклы була. (Ягъни  сүзтезмәдә сүзләрне алыштырып булмый.) Нәтиҗә.

2. Сүзләр арасына башка сүзләрне куеп булмый. Нәтиҗә.

3. Алар бербөтен мәгънәне (единое значение) аңлаталар. Нәтиҗә.

4. Күчерелмә мәгънәдә (в переносном значении) булалар. Нәтиҗә.

5. Фразеологизмны бер сүз белән алыштырып була. Нәтиҗә.

Үзбәя.

2 нче бирем. “Кайсысы артык?” (  3 фразеологизм янында бер ирекле сүзтезмә табарга.)

1. Аяк тартмау, аяк дәвалау, аяк та басмау, аяк калмау. – бергә эшләү.

2 .Баш вату, баш бирмәү, баш авырту, башка кермәү.

3.Сүз әйтү, сүз бирү, сүздә тору, сүзгә саран.

Нәтиҗә ясау: ирекле сүзтезмәләрдә сүзләр арасына башка сүзләр куеп, мәгънә саклана. 

Үзбәя.

Ял минуты.

Без хәзер футбол уйнап алабыз. Ул фразеологик футбол уены.

Укучыларга туп атып, фразеологизмнар әйтелә, аларны рус теленә тәрҗемә итәргә.

Терсәкне тешләү – кусать локти,борын салындыру – вешать нос , повесить нос, ике йөзле – двуличный,судан коры чыгу – выйти сухим из воды, сүзгә кесәгә керми –  за словом в карман не лезет, җиң сызганып – засучив рукава, һ.б.

3 нче бирем.  Парлап эшләү.

Фразеологизм әйтелә, аны бер генә сүз белән алыштырырга.

Күз яше түгү – елау, куян йөрәкле – куркак, авызы колагына җитү – шатлану,

Кулыннан килмәгән эше юк – оста, арслан йөрәкле  - батыр,кот очу  курку һ.б.

Нәтиҗә ясау: фразеологизмны бер сүз белән алыштырып була.

Үзбәя.

4нче бирем. “Тылсымлы сүз”  хикәясен  тыңлау, хикәядән  фразеологик әйтелмәләрне ишетеп,  дәфтәргә язып кую.

Фразеологизмнарның телебездәге ролен билгеләргә

Нәтиҗә: фразеологизмнар сөйләмне баеталар, аны образлы,

тәэсирле, тирән мәгънәле итәләр, хискә һәм тойгыга баеталар

Үзбәя.

 III. Рефлексия, бәяләү

 -Нәрсә белдек? Ничек белдек?

-Мин сезгә үзбәя ясарга тәкъдим итәм. Һәрберегез тактада язылган фразеологизмнарны кулланып, дәрестәге эшегезгә бәя бирегез.

Өч нарат арасында адаштым. Баш ватып утырдым. Колакка салып утырдым.

Өйгә эш бирү.

1вариант – “фразеологизмнар” моделен төзү.

2 вариант -  татар телендәге 5-6 фразеологизмга рус теленнән эквивалент табу, дәфтәргә язу. 3 вариант – 1-2 фразеологизмны рәсемгә төшерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү

   Тема:Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.                Теманың...

Фразеологик әйтелмәләр

Тема: Фразеологик әйтелмәләр.Максат   : 1. Фразеологик әйтелмәләрне сөйләмдә актив кулланырга өйрәтү.                    2. Укучыларның тел...

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен укудан эш программасы

      Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем би...

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен укудан эш программасы

      Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем би...

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...