Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү
статья по теме

Гисматуллина Альбина Мирзагитовна

     Тема:Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.          

     Теманың  актуальлелеге.

  Татар һәм рус телләренең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Алар сөйләмне баетуда, аны үтемлерәк һәм сәнгатьле итүдә, фикерне тулырак ачуда зур  роль уйныйлар.

   Фәнни хезмәтебез шушы ике телдәге фразеологизмнарның дөрес кулланылышын тикшерүгә багышлана.

Матур әдәбияттагы,көндәлек матбугаттагы фразеологизмнарны барлау бик тә кирәкле эш.Бигрәк тә газета-журналлардагы фразеологик берәмлекләрне фәнни күзәтү игътибарга лаек.

      Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.

  Ике телдәге  фразеология белән кызыксыну, аның сөйләмне баетуда тоткан урынын билгеләү антик дөнья филологларыннан    башлаган, фразеология дигән термин да шуннан килә.

     Татар фразеологиясенә теге яки бу күләмдә игътибар итү унсигезенче йөздән башланса да, аңа беренче аңлатма бирүче Каюм Насыйри була. Ф.С.Сафиуллина, Р.А. Юсупов, Э.М.Ахунҗанов һ.б. күп кенә галимнәребез  татар һәм рус телләрендәге бу әйтелмәләрне өйрәнүгә зур өлеш кертүчеләр.   

 Максатыбыз: халык рухының иң матур образлары , тормыш-яшәү үзенчәлекләренең тулы чагылышы  гәүдәләнгән басмалардан,  хикәяләрдән,  әсәрләрдән фразеологик әйтелмәләрне табып, аларга аңлатма бирү, бер телдән икенче телгә калькалаштыру ысулы белән күчкән фразеологизмнарга игътибар итү.

       Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  • фразеология һәм идиоматикага караган фәнни әдәбият белән танышу;
  • татар һәм рус телләренең  фразеологик катламнарына күзәтү ясау;
  • әдәби  һәм матур әдәбияттагы  фразеологизмнарга аңлатма бирү;
  • киләчәктә бу фәнни тикшеренү эшебезне дәвам итү.
  • калькалаштыру ысулына игътибар итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gismatullina_a.m..doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТР МБ “Лениногорск муниципаль районы”

“Лениногорск шәһәре 5 нче урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль автономияле белем учреждениесе

Гисматуллина Албина Мирзаһит кызы,

икенче калификацион  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы        

     Тема: Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.          

     Теманың  актуальлелеге.

  Татар һәм рус телләренең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Алар сөйләмне баетуда, аны үтемлерәк һәм сәнгатьле итүдә, фикерне тулырак ачуда зур  роль уйныйлар.

   Фәнни хезмәтебез шушы ике телдәге фразеологизмнарның дөрес кулланылышын тикшерүгә багышлана.

Матур әдәбияттагы,көндәлек матбугаттагы фразеологизмнарны барлау бик тә кирәкле эш.Бигрәк тә газета-журналлардагы фразеологик берәмлекләрне фәнни күзәтү игътибарга лаек.

      Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.

  Ике телдәге  фразеология белән кызыксыну, аның сөйләмне баетуда тоткан урынын билгеләү антик дөнья филологларыннан    башлаган, фразеология дигән термин да шуннан килә.

     Татар фразеологиясенә теге яки бу күләмдә игътибар итү унсигезенче йөздән башланса да, аңа беренче аңлатма бирүче Каюм Насыйри була. Ф.С.Сафиуллина, Р.А. Юсупов, Э.М.Ахунҗанов һ.б. күп кенә галимнәребез  татар һәм рус телләрендәге бу әйтелмәләрне өйрәнүгә зур өлеш кертүчеләр.    

 Максатыбыз: халык рухының иң матур образлары , тормыш-яшәү үзенчәлекләренең тулы чагылышы  гәүдәләнгән басмалардан,  хикәяләрдән,  әсәрләрдән фразеологик әйтелмәләрне табып, аларга аңлатма бирү, бер телдән икенче телгә калькалаштыру ысулы белән күчкән фразеологизмнарга игътибар итү.

       Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. фразеология һәм идиоматикага караган фәнни әдәбият белән танышу;
  2. татар һәм рус телләренең  фразеологик катламнарына күзәтү ясау;
  3. әдәби  һәм матур әдәбияттагы  фразеологизмнарга аңлатма бирү;
  4. киләчәктә бу фәнни тикшеренү эшебезне дәвам итү.
  5. калькалаштыру ысулына игътибар итү.

                                      Кереш

      Теманың актуальлелеге.

  Татар һәм рус телләренең фразеологик фонды бай һәм күпкырлы. Алар сөйләмне баетуда, аны үтемлерәк һәм сәнгатьле итүдә, фикерне тулырак ачуда зур роль уйный. Фразеологик  әйтелмәләр язучыга геройның портретын  тасвирлауда , эчке дөньясын ачуда,   вакыйга-күренешләрне чагылдыруда ярдәм итә, әсәр теленең халыкчанлыгын,  гадилеген, матур яңгырашлылыгын тәэмин итә.

    Фәнни хезмәтебез татар һәм рус әдәбиятында һәм матбугатта  урын алган фразеологизмнарның кулланылышын  тикшерүгә багышлана.       

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.    

       Фразеология белән кызыксыну, аның сөйләмне баетуда тоткан урынын билгеләү антик дөнья   филологларыннан башланган,  фразеология дигән термин да шуннан килә.

      Татар фразеология өлкәсендә 1950-1990 нчы елларда шактый күп эшләр эшләнгән: 50 нче елларда Л.Җәләй, Л.Т.Мәхмүтова, Н.Б.Борһанова ике сүзлек бастырып чыгара. Н.Б.Борһанова русча-татарча фразеологик сүзлекләр төзү тарихын башлап җибәрә.

        Рус һәм татар фразеологизмнарын чагыштырып өйрәнү өлкәсендә күп еллар буе профессор  Л.К.Бәйрәмова эшли. Бу өлкәдә Ф.С.Сафиуллина, Р.А.Юсупов, Р.М.Шириязданов кебек галимнәребезнең дә хезмәтләре байтак.     Сафиуллина Ф.С.  төзегән татарча-русча фразеологик сүзлек татар тел белемендә беренче тапкыр эшләнелә. Бу сүзлектә татар әдәби теленең 16000 нән артык фразеологик берәмлеге кертелеп, аларның русча мәгънәләре бирелә.

    Фәнни эшнең максаты һәм бурычлары.

   Максатыбыз: халык рухының иң матур образлары , тормыш, яшәү төшенчәләрен  иң тулы чагылышы гәүдәләнгән  әдәбият һәм матбугат битләреннән фразеологик  әйтелмәләрне табып чагыштыру, тикшерү, аларга  аңлатма бирү.

    Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. фразеология һәм идиоматикага фәнни әдәбият белән танышу;
  2. татар һәм рус  теленең фразеологик катламнарына күзәтү ясау;
  3. рус һәм татар телләрендә кулланылган фразеологизмнарның төрләрен ачыклау,үзенчәлекләрен өйрәнү.

                  -калькалаштыру ысулына игътибар итү.

                      Материаллардагы барлык фразеологизмнарны да тикшереп чыга       башласаң, бер

           китап язарлык  булыр иде. Шуның өчен  бик кызыклы, якын булганнарын,

           көндәлек тормышта үзебез куллана торган фразеологик әйтемнәрне генә

           аерып алынды. Күпләребез ишетмәгән фразеологизмнар да байтак.  

                      Фәнни эшнең тикшерү объекты һәм  предметы.

           Тикшерү объекты булып  “Кәеф ничек?”, ”Шәһри Казан” кебек газеталар һәм матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр алынды.Фразеологизмнарны табу , кулланышларын  тикшерү.

                     Эшнең структурасы.

                 Эш керештән, ике бүлектән, йомгактан, кулланылган әдәбият исемлегеннән

            гыйбарәт.

                                   Фразеологизмнар турында төшенчә.

               Фразеология үзенең мәгънәсе, төзелеше һәм функциональ үзенчәлекләре ягыннан аерым сүзләрдән һәм гади  сүзтезмәләрдән тора.

              Фразеология ул асылда , бербөтен мәгънә белдерүче, чынбарлыктагы  күренешләрне тәэсирле, су- рәтле һәм сәнгатьле итеп чагылдыручы,семантик һәм синтаксис яктан таркалмый торган тотрыклы сүз тезмәсе. Мәсәлән: күңел тулу, күңел ярасы, баш күккә тию, ачык авыз... Тикшерүчеләр, гадәттә, аларның сөйләмдә әзер килеш саклануын , семантик яктан бөтен, грамматик яктан таркалмавын  күрсәтәләр, сурәтлелек ягына аеруча басым ясыйлар.

               Фразеологик әйтемнәрне төркемнәргә аерганда шулай ук аларның мәгънәләрендәге төрле үзенчәлекләрне искә алып эш итәләр. Кайбер фразеологизмнардагы сүзләрнең аерым-аерым мәгънәләре  белән шул әйтем белдерә торган гомуми  мәгънә арасында бернинди эчке бәйләнеш булмый. Боларны фразеологик  ныгымалар дип атыйлар. Мәсәлән: кот очу, сару кайнату, борчак ату, лаеш шулпасы  эчү, ләчтит сату,  сөмсере коелу, теңкәне корыту Һ.б. шуңа керә. Кайбер фразеологик әйтемнәр составындагы аерым  компонентларның мәгънәсе белән фразеологик әйтемнең төшенчәсе арасында бәйләнеш булмаса да, шул төшенчәнең эчке мәгънәсенең ниндидер охшашлыклар ,тәңгәллекләр белән аңлатып бирергә була. Шуннан чыгып, без капчыкта ятмый, арыш боламыгы, кылны кырыкка яру, көймә комга терәлү, табан ялтырату, кәкре каенга терәтү,ч үбек чәйнәү, куенда таш саклау, койрыкны сыртка салу кебек  бер төркем әйтемнәрне фразеолоик бөтеннәр дип йөртү дә бар.

                Фразеологик әйтемдәге кисәкләр (сүзләр) белән аның мәгънәсе арасында турыдан-туры бәйләнеш була.  Мондыйларны фразеологик тезмәләр дип йөртәләр. Мәсәлән: акыллы баш, акылдан язу, җилгә очу, гомерем таңы, борын күтәрү, койрык болгау, күңел суыну, акыл теше, тамак ялгау,батыр йөрәк Һ.б.

                Сөйләмнең  эчтәлегенә, нинди стильдә  язылуына бәйле рәвештә фразеоло-гизмнарның  бер төре язма әдәбият-китап телендә (монда мәгърифәт нуры, өмет маяклары,   милли болытлар, азатлык кошы, дөнья куптару һ.б.), ә икенчеләре сөйләү телендә  (киләп салу, таяк ашау, морҗадан очу, тәлинкә тоту, алтын куллы  һ.б.) зур урын алган.

Фразеологизмнар , кагыйдә буларак, телнең үз байлыгы нигезендә барлыкка киләләр. Ләкин халыклар, телләр арасында бәйләнеш, тәрҗемәләштерү процессында фразеологизмнар да бер телдән икенче телгә күчәргә , калькалаштырылырга мөмкин .Мәсәлән, татар теленә рус теленнән түбәндәгеләр кергән:другого поля ягода-бүтән алан җимеше, кот в сапогах-итекле мәче, из мухи слона-чебеннән фил ясау, в  семье не без урода-семья имгәксез булмый һ .б.;

           Татар тел белемендә  фразеологизмнарны идиома дип тә  атыйлар. Фразеологизмнарны бер сүз белән дә  алыштырып була: куян йөрәк- куркак, башы күккә тию- шатлану.

                           Тел гыйлемендә фразеологизмнарны төркемләү принциплары.

         Фразеологик берәмлекләрне төркемләүдә  тел белемендә төрле принциплар яши.

         В.Виноградов өйрәтүе буенча , компонентларның берләшү дәрәҗәсенә карап, фразеологизмнарны өч төргә бүлергә мөмкин: фразеологик ныгымалар,  фразеологик бердәмлекләр,  фразеологик тезмәләр.

          Фразеологик бердәмлекләргә компонентлар арасындагы бәйләнешләр йомшара төшә: ике агач арасында адашу, телеңне тыю. Фразеологик тезмәләрдә компонентлар арасында бәйләнеш тагын да йомшаграк: авыр хәл,күздән югалу...

 

      2.2.Фразеологизмнарның  матур әдәбиятта һәм матбугатта  кулланылышы.

1.  -Ни хәлләр бар, Зөфәр, дәресләр ничек узды? Беренче  коймак төерле булмадымы соң ?(Җ.Дәрземан”Җан авазы”).

    - Письмо в ваших руках ,-заметил Круциферский, -вы из него можете увидеть, что оно первое. Первый блин да комом. (А. Герцен”Кто виноват?)                                                          

2.  Дөресен әйтим, аның бу хәтәрлеге мине тугара алмады, киресенчә, нәкъ шуннан соң батыраеп киттем, моңарчы кымырҗып та кузгата алмаган мәсьәләне кабыргасы белән куйдым..(Ф.Хөсни”Кем гаепле?).

    И вот именно теперь , когда отчетливо намечаются перспективы расхождения верховного с правительством , нам необходимо ребром поставить вопрос: с кем и за кого мы? (М.Шолохов»Тихий Дон»).

3.Киресенчә, егеттә мин-минлек тә Аллага шөкер ,кирәк урында үзен тәкәббер тота да белә ,кыюлык та җитәрлек (бигрәк тә хатын-кыз тирәсендә) , ә инде аңа кагыла калса, егет сүзен дә таба , йодрыгын да иснәтә белә. Так что , бу юаш икән дип , бармагыңны авызыңа тыга күрмә!..(Ә.Еники”Ялгызлык”)

-  Ну как вы тут?  Как мой сирота ,  пригрелся у вас? -Парень ничего , толковый, -ответил ему Иван Тимофеевич, -пальца в рот не клади! (А.Яшин»Сирота»).

4  .Үзен суперйолдыз дип игълан иткәч, йолдыз чире башланган , күрәсең. (“Кәеф ничек?” №5, 2008)                                                                              -   У него что звездная болезнь началась? ( И.Василенко»Полотенце»)                

  5.  Тик аңа карап кына ил күтәрелеш кичермәде. Ирексездән хәтергә рус халкының “Чуртан кушуы буенча” дигән әкияте килә (“Шәһри Казан” 15.09.2009).  По-щучьему велению..(.Рус халык әкияте).              

     Фәнни эзләнүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килдек:

Татар һәм рустелләрендә иҗат ителгән әсәрләрдә ,  газета-журналларда фразеологизмнар шактый еш очрый. Алар телебезне искиткеч матур, бизәкле,  аһәңле итә. Шулай да,  бер телдән икенче телгә тәрҗемә итүдә калькалаштыру ысулы куллану,  кайвакыт көтелгән нәтиҗәне бирмәскә дә мөмкин. Шуның өчен фразеологик берәмлекләрне тәрҗемә иткәндә зур саклык белән эшләргә кирәк. Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә энҗе бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгән коры калыр.

    Татар теле лексикасының бик  кызыклы бу кисәге,  моннан бик күп еллар элек барлыкка килеп, тагын да баеп, үзгәреп, безнең көннәргә дә килеп җиткән, әле тагын да гасырлар буе телебезне бизәячәк әле!

                        Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Г.Х. Әхәтов . Татар теленең лексикасы. Педагогия институтлары һәм колледжлары өчен кулланма.Казан: Татарстан китап нәшрияты,1995.
  2. Л. К.Бәйрамова . Русско-татарский фразеологический словарь языка В.И.Ленина.Казань ,КГУ,1980.
  3. Ф.С. Сафиуллин,М.С,Зәкиев . Хәзерге татар әдәби теле.Югары һәм  урта уку йортлары өчен дәреслек.2нче басма,Казан, “Мәгариф”,2002.
  4. Н.Исәнбәт.Татар теленең фразеологик сүзлеге. Яр Чаллы: “Идел Йорт”нәшрияты,2000.
  5. Р.А.Юсупов.Вопросы перевода ,сопоставительной типологии и культуры речи.

                                                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Татар һәм рус телләрендә килеш категориясе

Авторлык эшендә үзара бәйләнештәге телләрдә грамматик мәгънәне белдерү чаралары билгеләнде; рус һәм татар телләренең килеш категориясе тикшерелде; һәм чагыштырып күрсәтелде; килешләрнең саны, хәзерге ...

Хәзерге татар хикәяләре (татар һәм рус телләрендә китап тәкъдим итү кичәсе)

«Хәзерге татар хикәяләре/ Современные татарские рассказы» җыентыгы буенча китап тәкъдим итү кичәсе үткәрү өчен материаллар (татар һәм рус телләрендә)...

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары....

“Фразеологик әйтелмәләр.” 5 нче сыйныфының татар төркеме

5 нче сыйныфының татар төркеме өчен “Фразеологик әйтелмәләр" темасы буенча төзелгән ачык дәреснең конспекты....

ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Бу мәкалә татар һәм рус телләрендәге исем сүз төркеме мәсьәләсенә  багышланган.  Ике телдә дә сүз, аның төзелешен, төрләнешен һәм, сүзләрне төркемнәргә бүлеп, шул сүз төркемнәрен өйрәнә торг...