ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
статья

Зиннатуллина Лилия Фанисовна

Бу мәкалә татар һәм рус телләрендәге исем сүз төркеме мәсьәләсенә  багышланган.  Ике телдә дә сүз, аның төзелешен, төрләнешен һәм, сүзләрне төркемнәргә бүлеп, шул сүз төркемнәрен өйрәнә торган тел белеменең бер бүлеген морфология дип йөртәләр.

Исем (имя существительное) сүз төркеме ике телдә дә предметлыкны, затны, шулай ук хәләт һәм хәрәкәтнең исемен белдерә (дәфтәр –  тетрадь, бина – здание, батырлык – храбрость, үсеш – развитие, өлгереш – успеваемость һ.б.) Килеш белән төрләнә, берлек яки күплек санда килә; жөмләдә, фигыль белән мөнәсәбәткә кереп, иң беренче чиратта ия һәм тәмамлык функцияләрен үти; ике телдә дә ялгызлык һәм уртаклык исемнәр бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_word_5.docx20.19 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАР ҺӘМ РУС ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМЕ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Зиннатуллина Лилия Фанисовна, учитель родного языка и литературы

МБОУ “Лицей№188” г.Казань

Бу мәкалә татар һәм рус телләрендәге исем сүз төркеме мәсьәләсенә  багышланган.  Ике телдә дә сүз, аның төзелешен, төрләнешен һәм, сүзләрне төркемнәргә бүлеп, шул сүз төркемнәрен өйрәнә торган тел белеменең бер бүлеген морфология дип йөртәләр.

Сүзләрне аерым төркемнәргә туплап өйрәнә башлау безнең эрага хәтле IV-II гасырларга ук барып тоташа. Шунысы кызыклы: сүзләрне төркемләүнең нигезендә бүгенге көндә дә шул чордагы бүленеш ята икән. Аристотель һәм Александрия галимнәре грек сүзләрен мөстәкыйль һәм ярдәмлекләргә бүлеп караганнар. Мөстәкыйльләргә: исем, алмашлык, фигыль, сыйфат фигыль һәм рәвеш кергән.

Исем (имя существительное) сүз төркеме ике телдә дә предметлыкны, затны, шулай ук хәләт һәм хәрәкәтнең исемен белдерә (дәфтәр –  тетрадь, бина – здание, батырлык – храбрость, үсеш – развитие, өлгереш – успеваемость һ.б.) Килеш белән төрләнә, берлек яки күплек санда килә; жөмләдә, фигыль белән мөнәсәбәткә кереп, иң беренче чиратта ия һәм тәмамлык функцияләрен үти; ике телдә дә ялгызлык һәм уртаклык исемнәр бар.

Морфологик яктан татар телендәге исемнәрдә тартым категориясе, ә рус телендә  родлар (мужской, женский, средний) һәм исемнәрнең одушевленный яки неодушевленный булулары исбатланган.

Һәрбер грамматик категорияне, аларның бу телләрдәге уртак һәм аермалы якларын карап үтик.

Килеш категориясе

Килеш (падеж) категориясе — татар теленә дә, рус теленә дә хас грамматик категория. Ике телдә дә түбәндәгечә аталып йөртелүче 6 килеш бар:

баш килеш (основной, именительный падеж),

иялек килеше (притяжательный, родительный падеж),

юнәлеш килеше (направительный, дательный падеж),

төшем килеше (винительный падеж),

чыгыш килеше (исходный, творительный падеж),

урын-вакыт килеше (местно-временной, предложный падеж).

Баш килештәге (именительный падеж) исем ике телдә дә  исемнең төп, башлангыч формасы. Бу килештәге исем жөмләдә ике телдә дә ия, хәбәр, эндәш сүз функциясен, шулай ук башка жөмлә кисәкләре функцияләрен дә үти ала.

Әлеге килештәге исем татар телендә теркәгеч һәм бәйлекләр белән кулланыла ала, ә рус телендә беркайчан да предлоглар белән кулланылмый.

Иялек килешендәге (родительный падеж) исемнәр ике телдә дә гадәттә предметның кайсы затныкы булуын белдерү өчен кулланылалар һәм жөмләдә аергыч, тәмамлык функцияләрен үтиләр. Мәсәлән: табибның имзасы – подпись врача, малайның китабы – книга мальчика; бурычларның үтәлүе – выполнение обязательств, әтинең кайтуы – приезд папы h.6.

Бу килештәге исемнәр арасындагы аермалар:

түбәндәге очракларда татар телендә баш килештәге исемгә туры килә:

инкарь итүне белдергәндә, мәсәлән: нет ошибок (хаталар юк);

күләм яки чаманы белдергәндә, мәсәлән: привезти тонну картофеля – бер тонна бәрәңге китерү, прочитать много книг – күп китап укып чыгу, прошло трое суток – өч тәүлек үтте h.6.;

иялек мөнәсәбәтен белдергәндә, мәсәлән: студенты университета –  университет студентлары,  плач ребенка – бала елавы, библиотека школы – мәктәп китапханәсе;

чагыштыру мәгьнәсендә кулланылып, татар телендәге чыгыш килешкә туры килә, мәсәлән: больше слона – филдән зуррак, легче бумаги кәгазьдән җиңелрәк h.6.

Юнәлеш килешендәге (дательный падеж) исемнәр татар hәм рус телләрендә еш кына бердәй мәгьнә белдерәләр. Алар жөмләдә гадәттә тәмамлык функциясен үтиләр: әтигә әйтү – сказать папе, апага язу – писать сестре, бабайга бүләк – подарок дедушке. Татар телендә әлеге килештәге исем еш кына хәл функциясен үти, мәсәлән: авылга кайту h.6.

Рус телендә дательный падеждагы исем, зат-сан белән төрләнмәгән фигыль янында килгәндә, татар телендәге баш килеш формасына туры килә, мәсәлән: Папе не спится (не здоровится). – Әти йоклый алмый (сәламәт түгел).

Төшем килештәге (винит. падеж) исемнәр ике телдә дә гадәттә фигыльләр янында киләләр һәм җөмләдә туры объект (тәмамлык) функциясен үтиләр, мәсәлән: апаны күрү – увидеть сестру, мәктәпне тәмамлау – окончить школу.

Ләкин аерма да бар: еш кына рус телендәге әлеге килеш белән төрләнгән исем татар телендә баш килештәге исем мәгьнәсендә кулланыла, мәсәлән: ловить рыбу  балык тоту, читать книгу – китап уку.

Татар телендәге чыгыш килеше белән рус телендәге творительный падеж мәгънәләре ягыннан бер-берсеннән бик нык аерылалар.

Татар телендәге бу килеш белән төрләнгән исемнәр рус телендә төрле мәгьнәләргә туры килергә  мөмкин, мәсәлән: эштән кайту - прийти с работы, шатлыктан елмаю – улыбаться от радости, кирпечтән төзү – строить из кирпича h.6.

Творительный падеждагы исемнәр татар телендә еш кына баш килеш мәгьнәсендә кулланыла, мәсәлән: рисовать карандашом - карандаш белән рәсем ясау, отдыхать с детьми – балалар белән ял итү; стать учителем – укытучы булу.

Урын-вакыт килешендәге (предложный падеж) исемнәр эш-хәрәкәтнең урыны һәм вакытына ишарә итеп, жөмләдә хәл функциясен үтиләр, мәсәлән: авылда яшәү – жить в деревне, августта ял итү – отдыхать в августе.

Татар телендәге объект мәгънәсен белдерүче урын-вакыт килешендәге исемнәр рус телендәге предложный падежга туры килмиләр, мәсәлән: Абыйда кызыклы китап бар – У брата (родительный падеж) есть интересная книга.

Гадәттә предлоглар белән кулланылучы рус теленең предложный падеждагы исемнәре татар телендә башкачарак мәгънә белдерәләр, мәсәлән: говорить об учебе уку турында сөйләү (баш килеш); столб при дороге  юл буендагы багана h.6.

Шулай итеп, мәгьнәләре һәм кулланылыштагы үзенчәлекләре буенча татар һәм рус телләрендәге килешләр арасында күпмедер күләмдә охшашлыклар булса да, алар бер-берсеннән бик нык аерылалар дип әйтергә хаклы нигез бар.

Әдәбият

Камчатов А.М., Николина Н.А. Введение в языкознание: Учебное пособие: Для студентов, аспирантов, преподавателей-филологов. – М.: Флинта: Наука, 1999. – С.132-133.

Җамлетдинов Р.Р. Татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасы: Дәреслек-кулланма.Казан: КДУ нәшр., 2004. – 144 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус һәм татар телләрендәге фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү

   Тема:Рус һәм татар телләрендәге  фразеологик әйтелмәләрне чагыштырып өйрәнү.                Теманың...

Татар һәм рус телләрендә килеш категориясе

Авторлык эшендә үзара бәйләнештәге телләрдә грамматик мәгънәне белдерү чаралары билгеләнде; рус һәм татар телләренең килеш категориясе тикшерелде; һәм чагыштырып күрсәтелде; килешләрнең саны, хәзерге ...

Хәзерге татар хикәяләре (татар һәм рус телләрендә китап тәкъдим итү кичәсе)

«Хәзерге татар хикәяләре/ Современные татарские рассказы» җыентыгы буенча китап тәкъдим итү кичәсе үткәрү өчен материаллар (татар һәм рус телләрендә)...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Сыйфат сүз төркеме" 3 сыйныф, рус төркеме)Күңелле татар теле, 3 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина. 2013 ел. Рус телендә белем бирүче дү...

Исем - сүз төркеме

Дәреснең технологик картасы...

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары.

Татар һәм рус телләрендә исем сүз төркеменең уртак һәм аермалы яклары....

Исем сүз төркеме буенча тест

Исем сүз төркеме буенча тест....