"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге
материал (7 класс) по теме

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_chyn_duslar_nindi_bula.docx15.65 КБ

Предварительный просмотр:

7нче сыйныфларның рус төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе.  

Укытучы – Кашипова Н. Җ, Әлмәт шәһәренең 17 нче урта мәктәбе.

Дәреснең темасы : Чын дуслар нинди була?

Максаты : 1). Диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү аша мөстәкыйль аралашуга чыгару.

2). Креатив фикер эшчәнлеген активлаштыру, иҗади фикер йөртергә өйрәтү.

3). Дуслык, татулык, бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәреснең тибы : белемнәрне камилләштерү, ныгыту.

Җиһазлау : карточкалар, Р.Фәхретдин турында мультимедиа материаллары, аудиодиск, магнитофон, рәсемнәр.  

Дәреснең планы :

  1. Оештыру этабы.
  2. Актуальләштерү.
  3. Карточкалар белән эш.
  4. “Дуслык нәрсә дигән сүз ул?” темасына әңгәмә.
  5. Сүзлек эше.  

Яңа белем, күнекмәләрне формалаштыру.

  1. Өйрәнелгән текстларның эчтәлеген искә төшерү, геройларга характеристика бирү.
  2. Аудиоязмада текстның дәвамын тыңлау.  

Белем – күнекмәләрне ныгыту.

  1. Диалоглар төзү.
  2. Төркемнәрдә эш.
  3. Мультимедиа проекты ярдәмендә сюжетлар белән танышу, әңгәмә оештыру.    

Йомгаклау этабы.

  1. Блиц – турнир.
  2. Өй эше бирү.
  3. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Дәреснең барышы:

1). Исәнләшү, танышу, көн турында фикер алышу.

2). Уңай психологик халәт тудыру. ( Г.Тимерҗанова башкаруында “Дускаем” җырын тыңлау, эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру).

- Укучылар, җыр нәрсә турында?

- Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

( Укучыларның вариатив җавапларыннан соң дәреснең темасы, максаты аңлатыла).

3). Карточкалар белән эш. (Карточкалардагы мәкальләрен уку, русчага тәрҗемә итү).

- Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

- Байлык - бер көнлек – дуслык -  гомерлек.  

- Дусны дошманнан аера бел.

- Дустың үзеңнән яхшырак булсын.  

“Дуслык нәрсә дигән сүз ул” темасына әңгәмә оештырыла.

  1. Укучылар, дус булу – нәрсә дигән сүз ул? ( фикерләре тыңлана).
  2. Димәк, дуслык – ул кешеләрдәге нинди сыйфатлар? Уңаймы, әллә тискәреме? (фикерләре тыңлана).

Сүзлек эше.

Кеше холкына хас уңай һәм тискәре сыйфатлар искә төшерелә, мисаллар аша ныгытыла.

  1. Укучылар, сезнеңчә, дуслык кайдан башлана? (фикерләре тыңлана).
  2. Искә төшерегез әле, узган дәрестә сез кемнәр дуслыгы турында текст укыдыгыз? (Җавплар тыңлана).
  3. Сезнеңчә, Рамилә һәм Фәрит дуслармы? (Укучыларның вариатив җаваплары тыңлана).  

Аудиоязмада текстның дәвамын тыңлау. ( Тыңлаганнан соң фикер алышу).

Парларда диалоглар төзү.

  1. Рамилә һәм Фәрит дуслармы?
  2. Ни өчен шулай уйлыйсыз?
  3. Фәрит өчен дуслык ни дигән сүз ул?
  4. Чын дус аның кебек булырга тиешме?

Төркемнәрдә эш.

1).1нче төркем Рамиләгә, 2 нче төркем Фәриткә киңәшләр бирә.

2). Мультимедиа белән эш. ( Р.Фәхретдин турында альбом карау, “ Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабыннан дуслык турында гыйбарәләр уку, фикер алышу).  

Йомгаклау этабы.

1). Блиц – турнир.

- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Кемнәр дуслыгы турында?

- Сезгә кем ошады?

- Фәрит чын дус дип әйтеп буламы?

- Сиңа нинди дуслар ошый?

- Сыйныфта чын дусларың бармы?

2). Өй эше бирү. (Өй эше вариантларда бирелә).

  1. 50нче бит, 19нчы күнегү, язмача.
  2. 70нче бит, Р. Миңнуллинның “ Дуслашасым килә” шигырен укырга, тәрҗемә итәргә).  

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чын дуслар нинди була?(урок в 7 классе)

Открытый урок в 7 классе, в рамках конкурса "Учитель года-2009"...

6 нчы сыйныфта "Дәүләт символлары" темасына ачык дәреснең конспекты

Максат:1. Белем бирү максаты: рус телле укучыларның “Татарстан Республикасы” темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру ;2. Үстереш максаты: укучыларның бәйләнешле сөйләмен,укучыларның ...

1 сыйныфта ачык дәрес "Минем гаиләм"

1 сыйныфта үткәрелгән дәрес планы...

"Сашаның дуслары" тексты, 3нче сыйныф ,ачык дәрес план-конспекты

quot;Сашаның дуслары" тексты, 3нче сыйныф ,ачык дәрес план-конспекты...

5 сыйныфта (рус төркеме) “ Минем дүрт аяклы дусларым. Этләрне сурәтләү” темасы буенча үткәрелгән дәрес конспекты

Дәреснең максаты: этләрне дөрес сурәтли белү күнекмәләрен формалаштыру.1.Белем бирү: этләр, аларның кыяфәте, гадәтләре турында булган белемнәрне тирәнәйтү;2.Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра ...

Тема: “Сашаның дуслары” хикәясе. (6 нчы классның рус төркемендә татар әдәбиятыннан уздырылган ачык дәрес планы.)

Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив –үстерелешле технологиясенә нигезләнеп  уздырылган дәрес конспектын тәкъдим итәм....

” Дуслар белән күңелле” темасына 5нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

rdquo; Дуслар белән күңелле”  темасына 5нче сыйныфта  бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...