1 сыйныфта ачык дәрес "Минем гаиләм"
план-конспект урока на тему

Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар кызы

1 сыйныфта үткәрелгән дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_gailm.docx23.62 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зеленодол  районы

«Әйшә урта гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Тема: Минем гаиләм.(ФГОС буенча дәрес планы)

Укытучы: Хәмәтҗанова Гөлинә Илдар  кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

24 нче февраль, 2015 нче ел.

1 сыйныф өчен татар теленнән  технологик карта

Тема

Җөмлә төрләрен кабатлау

Теманың максаты

1.Белем бирү:  Укучыларның тема буенча алган белемнәрен тикшерү, лексиканы активлаштыру.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: Гаилә әгъзаларына карата мәхәббәт, ихтирам, хөрмәт тәрбияләү. Татар телен өйрәнүгә омтылыш үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив:   Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып – белү: Хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белү

Коммуникатив:    класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Предметара бәйләнешләр

Әдәбият

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау:

 Дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева “Күңелле татар теле”.Дүртъеллык  башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.;  Эш дәфтәре ;

Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар,схемалар)

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы эш.

Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Оештыру.

1.Дәрескә әзерләнү.

Якты чырай, якты күңел

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн

Телим мин барыгызга!

Бүген сезне гаилә белән таныштырырбыз. Белемле икәнегезне күрсәтерсез дип ышанам.

Исәнмесез!.

II этап Актуальләштерү.

Максат – белем алуга  карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап.

Фонетик зарядка

Фонетик зарядканы бергәләп кабатлау.

II этап.

Ни-ни-ни

Бу минем әни

ти-ти-ти

Бу минем әти

бай-бай-бай

Бу минем бабай

ңел-ңел-ңел

Бу минем сеңел

нем-нем-нем

Бу минем энем

ам- ам-ам

Бу минем апам

бый-бый-бый

Бу минем абый

III этап.

Ныгыту өстендә эш.

Максат - җөмлә төрләре буенча алган белемнәрне  һәм  җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

III этап.  

1 “ Гаилә” рәсеме буенча эш

Һәр рәсемне күрсәтәм, алар кем икәнлекләрен әйтәләр

 (Танып белүуниверсал уку эшчәнлеге)

2. -Балалар, бу нәрсә?

-Гаилә нинди?

- Гаиләдә ничә кеше?

- Бабай нишли?

- Бабай телевизор карый.

-Әби нишли?

-Әти нишли?

-Сеңлем нишли?

-Энем нишли?

Төсләрне кабатлыйбыз

(рәсемгә карап, төсләрне кабатлау)

  • апаның туфлие нинди төстә?
  • әтинең күлмәге нинди төстә?
  • Малайның чәче нинди төстә?

(Коммуникатив универсал уку эшчәнлеге)

III этап.  

Диагностик бирем: . Бу-бабай, бу- әби, бу- әти, бу- әни, бу- абый, бу- апа, бу- сеңелем, бу-энем.

(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

-Бу гаилә

- гаилә зур

-гаиләдә 7кеше

  • Апаның туфлие ... төстә
  • әтинең күлмәге .... төстә
  • малайның чәче ... төстә

IV этап.  

 Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

IV этап.

1. Фото белән эш 

 (Шәхси универсал уку эшчәнлеге)

IV этап.  

1. Диагностик бирем: (Танып белү универсал уку эшчәнлеге)

V этап. Рефлексия.  

VI этап.  

Гаилә турында презентация карау

VI этап.  

VI этап.   Йомгаклау.

VII этап.  

1.Өй эше. 1 “Минем гаиләм” темасына рәсем ясау

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

6 нчы сыйныфта "Дәүләт символлары" темасына ачык дәреснең конспекты

Максат:1. Белем бирү максаты: рус телле укучыларның “Татарстан Республикасы” темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру ;2. Үстереш максаты: укучыларның бәйләнешле сөйләмен,укучыларның ...

"Гаиләмне бик яратам" темасын кабатлау. (ачык дәрес)

5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча) Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1)«Гаиләмне бик яратам»темасын гомумиләштереп кабатлау; исем...

"Гаиләмне бик яратам" темасын кабатлау. (ачык дәрес)

5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча) Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1)«Гаиләмне бик яратам»темасын гомумиләштереп кабатлау; исем...

Саннарга морфологик анализ ясау. 6 нчы сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы

Татар мәктәпләрендә 6 нчы сыйныфта "Саннарга морфологик анализ" темасы үтелә.Дәреснең максаты:Мөстәкыйль сүз төркеме буларак саннарга морфологик анализ ясый белү күнекмәләре булдыру;б) санның граммати...

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН АЧЫК ДӘРЕС

сИНГАПУР МЕТОДЫ КЛЛАНЫП ЭШЛӘҮ...

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....