Урок - путешествие. "Кто победит Зилант"
материал по истории (7 класс) по теме

Мәктәптә тарих атналыгында үткәрелгән дәрес-сәяхәт укучыларның  белемнәрен һәрьяклап тикшерү һәм танып-белү активлыгын үстерүгә юнәлтелгән. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zilant.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

    Бу уен  Ялкын, Очкын  һәм Дулкын   командалары арасында үткәрелә. Уен өчен тышкы күренеш: зур карта – схема.Бу карта – схема Казан шәһәренеке.Анда тукталышлыр билгеләнгән .Соңгы тукталышка зур гына Зилант сурәте эшләнгән. Уен “Кем Зилантны тизрәк җиңәр?” дигән исем астында үтә. Стартта 3 фишка ( 3 малай ) торалар.Команда вәкилләре чиратлап кубик ыргыталар һәм кубиктагы түгәрәкләр исәбе  буенча “үз малайларын” алгарак этеп куялар.

                             1. Спорт тукталышы.

Татарстанның хоккей командалары ничек дип атала?

Татарстанның футбол командалары ничек дип атала?

Татарстанда туып – үскән хатын – кыз шахматчының исемен әйтегез.

Галкипер сүзе нәрсәне аңлата?

Татарстанның милли спорт төрен атагыз.

                              2. Зоопарк тукталышы.

Нинди гөмбәләр ашарга яраклы, ә ниндиләре юк?

Нинди дару үләннәре беләсез?

Тузбаш кара еланнан ни белән аерыла?

Бакалар нинди файда китерәләр?

Нинди кош төнлә дә күрә?

Нинди кошлар безнең якта кышларга калалар?

                             3. Җөмһүриятне өйрәнү тукталышы.

Казанда нинди һәйкәлләр бар?

Ни өчен безнең шәһәребезнең гербында Зилант сүрәтләнгән?

Ул нәрсәне аңлата?

Казанда нинди мәйданнар бар?

Кем ул Сөембикә?

                           4. Музыкаль тукталыш.

Бу нинди татар халык музыка коралы? (Курай)

Тагын нинди музыка кораллары беләсез?

Татарстан компазиторларыннан кемнәрне беләсез?

Татар җырчыларының исемнәрен атагыз.

Оркестр музыка уйнаганда, көй башкарганда аның белән кем җитәкчелек итә?

                            5. Әдәби тукталыш.

“Шүрәле” әкиятенең авторы кем?

Кем ул Абдулла Алиш?

Беренче Май мәйданындагы һәйкәл кем истәлегенә куелган?

Соңгы вакытта сез нинди китап укыдыгыз? Ул нәрсә турында?

                           6. Театраль тукталыш.

Казанда нинди театрлар бар?

Ни өчен татарның баш театры  Г.Камал исемен йөртә?

Соңгы вакытта нинди спектакль караганыгыз бар?

Татар артистларыннан кемнәрне беләсез?

                           7. Техник тукталыш.

Менә сезгә кәгазь, буяу, кайчы. Дус малаегызга яки кызыгызга бүләк әзерләр бирегез.

                                8. Математик тукталыш.

Карточкадагы мисалларны эшләгез.

                            9. Медицина тукталышы.

Әгәр бармагыгыз киселсә, нәрсә эшләргә?

Кулларыгыз өшесә?

Борыннан кан китүен ничек туктатырга?

Әгәр егылсагыз һәм бик каты бәрелсәгез?

Эссе кояш астында үзеңне ничек тотарга кирәк?

                           10. Космик тукталыш.

Беренче космонавтны атагыз.

Сез нинди планеталар беләсез?

НЛО ның сүрәтен ясагыз.

Йолдызларга карап, юлны ничек белергә була?

                          11. Сәнгать тукталышы.

Нокталар буенча фигура сүрәтен ясагыз.

Күзләрегезне йомып, песи сүрәтен ясагыз.

Бу ике рәсем бер – берсеннән ни белән аерылалар?

Сез нинди рәссамнарны беләсез?

                           12. Кибет тукталышы.

Сез нинди конфетлар ашадыгыз?

Татар милли ашларын санагыз.

Финишка беренче килгән укучы зур Зилантны ала. Карта – схеманы буш тукталышлыр булырлык итеп яки кирегә хәрәкәт итә торган итеп  тә эшләргә мөмкин. Һәр команданың җавапларын  жюри  бәяли, нәтиҗә ясый. Дөрес җавап яшел төс белән  билгеләнә: димәк, алга үтәргә мөмкин. Кызыл төс исә ялгыш җавап дигән сүз: тукта, тагын уйлап кара.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок-путешествие КИЖИ ( Тире между подлежащим и сказуемым) Урок-путешествие в 8 классе

Цели урока:Образовательные:Обобщить, систематизировать изученные теоретические сведения о по­становке тире, закрепить умения пунктуационного и интонационного оформ­ления предложений с тире, совершенст...

Урок - путешествие в 10 классе по теме «Путешествие по Британии».

Цели урока:Активизировать выученную лексику по теме; углубить знания учащихся по теме; способствовать расширению общего и страноведческого кругозора; развивать мышление, слуховой контроль, зрительную ...

Урок- путешествие по МХК в 10 классе на тему " Путешествие от Нижнего до Кижей"

Нетрадиционный урок МХК в 10 классе. Урок- путешествие. На уроке реализуются межпредметные связи : МХК, литература, история, география....

Урок – путешествие «Бунтовщик хуже Пугачева ...» (путешествие по главам книги «Путешествие из Петербурга в Москву» А.Н. Радищева).

Цели урока: охарактеризовать и проанализировать сущность мировоззрения А.Н. Радищева, показать нравственный облик писателя. Учащиеся развивают умения выделять главное, применять ранее полученные ...

Урок-путешествие «География боевой славы» 70-летию Победы – посвящается

70 лет прошло с весны 1945 года. С того времени как 30 апреля 1945 года над разгромленным логовом фашизма берлинским Рейхстагом взвился советский кумачовый флаг. Так орудийные залпы праздничного салют...

Сценарий урока мужества, посвящённый победе советского народа в Сталинградской битве " Сталинград - пролог победы"

Сценарий урока мужества посвящён празднованию очередной годовщины победы советских войск под Сталинградом. Предназначен для учащихся средних и старших классов. Заставляет задуматься о проблеме примире...