Ачык дәрес Петр I
план-конспект урока по истории (7 класс) на тему

Урок о реформах Петра Первого.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл petr_i_achyk_dres.docx26.09 КБ

Предварительный просмотр:

Максатлар:

Укучыларда  үз иленеӊ тарихи үткәненә карата кызыксыну уяту,

тема буенча  белемнәрен тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Танып белү сәләтләрен һәм ѳстәмә әдәбият белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

Петр Беренче  эшчәнлеге   үрнәгендә  укучыларда Ватанны ярату хисләре тәрбияләү.

 

Жиһазлау: дәреслек А.А.Данилов 7 класс, дәрескә презентация.

Дәрес барышы

1.Уӊай психологик халәт тудыру.

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

-«Вакыт машинасына» утырып сәяхәткә китәбезме?

Укучылар бүгенге дәресебез безгә бик күп яӊалыклар белергә ярдәм итсен.

 

Əйе !

-  

2. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Сәяхәткә киткәнче алда ѳйрәнгәннәрне искә тѳшереп китик.

Ə хәзер «Вакыт тасмасында» кайсы еллар аша узганыбызны карыйк.

988 нче ел?

1240 нчы ел?

1380 нче ел?
1552 нче ел?

1721 нче ел? Ə менә бу елда кемнең  идарә иткәнен  бүгенге дәрестә белербез.

Русь дәүләте  христиан динен кабул итә

Нева елгасы янындагы сугыш

Куликово сугышы

Иван Дүртенче Казан ханлыгын басып ала

-

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Бу тарихи вакыйгаларныӊ кайсысы бигрәк тә истә калды?

Ә хәзер үткәннәргә күз салып, Иван Дүртенче идарә иткән вакыттагы вакыйгаларны искә төшереп алырбыз.

Укучылар, без кабаттан  «вакыт тасмасы» буйлап баруыбызны дәвам итәбез.

 

(укучыларныӊ җаваплары тыӊланыла)

Тест биремнәрен үтәү.

3. Уку мәсьәләсен ѳлешләп чишү

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Сәяхәткә киткәнче « Эзләнү планы» тѳзибез

I . Интернетка күз салабыз

II. Китаптан укыйбыз

III. Күзәтәбез.

I . Интернетка күз салабыз.

Слайд №1

Шулай булгач бүгенге дәресебез кем турында булыр?

 - Сез ничек уйлыйсыз, ни ѳчен аны Бѳек Петр дип атаганнар?

 

Бѳек Петр турында

Укучыларның җаваплары тыңлана.

Слайдта дәрес темасы чыга “ Бѳек Петр ” һәм  портреты

 

II. Китаптан укыйбыз, эзләнү планыныӊ  2 ѳлешенә күчик.

- Дәреслектән укыйбыз (149 нчы бит)  Слайд  № 2

- Петр ничә яшендә патша дип игълан ителә ?

- Ул нинди сыйфатларга ия?

- Аныӊ иӊ яраткан шѳгыле?

 - Яшь патша тагын нәрсә тѳзү серләрен ѳйрәнә?

  Слайд №3

Слайд №4

 -Укучылар, игътибар иткәнсездер, әлеге слайдларда бик аз мәгълүмат бирелгән. Әйдәгез, бергәләп без аларны тулыландырыйк әле.

Икепатшалылык, патшабикә Софья идарәсе турында мәгълүмат бирү. Азов походларының максаты белән таныштыру.

- Петр Беренченеӊ  нәрсәләр үзгәрткәнен без беләбезме әле?

-Шулай булгач алга таба безнеӊ максат нинди?

- Бу мәгълүматны кайдан алабыз?

- Петр Беренче нинди үзгәрешләр керткән?

Слайд № 6,7

 

-Сез ничек уйлыйсыз Петр Беренче кайсы шәһәргә нигез салган ?

- Бу матурлык халыкныӊ нинди хезмәте белән булдырыла?

  • Нәтиҗә: Петр Беренченеӊ үзгәртеп корулары илнеӊ алдагы үсешенә ярдәм итә. Россиянеӊ үз флоты, яӊа шәһәрләр барлыкка килә. Петр Беренче Россиянеӊ башкаласы Санкт-Петербургка  нигез сала. Россия империягә әверелә.

- ПЕТР Беренче заманында  яшәр идегезме?

Кем булып? Ни өчен?

Текстны уку

10 яшендә

Зирәк, кызыксынучан.

Хәрби уеннар ( потехалар)

Кораб тѳзү серләрен ѳйрәнә.

Группаларда эш.

Укучылар дәреслектән файдаланып, слайдларны тулыландыралар.

 

Бу сорауга җавапны белмибез.

Интернеттан

Санкт-Петербург шәһәренә

 

Авыр хезмәте

Укучыларныӊ җавапларын тыӊлау.

       

4. Белемнәрне ныгыту

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

-Петр Беренченеӊ балачагы турында сѳйлә.

-Петр вакытында Россия нинди үзгәрешләр кичерә?

 Санкт- Петербург шәһәренә кайчан нигез салына ?

Укучыларныӊ җавапларын тыӊлау.

5. Мѳстәкыйль эш.

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

- Китаптагы 1нче, 2нче биремнәрне мѳстәкыйль эшләргә

 

- Биремнәрне тикшерәбез

 

 Бер укучы соравын укый һәм җавап бирә;  башка укучыларныӊ да җаваплары тыӊланыла.

6. Йомгаклау

 Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

-  ПЕТР Беренченеӊ «Бѳек» дигән исемне алуы урынлымы?

-  Дәрестә катнашканыгызны бәяләгез.

- Эшегез ѳчен бик зур рәхмәт, сезнен белән миӊа бик күӊелле булды.

 Өй эше:  Интернеттан  Санкт-Петербург күренешләрен табып, кыскача мәгълүмат әзерләргә.

 

 

Куелган сорауларга җавап бирәләр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Люблю тебя, Петра творенье" Творческое выступление команды на районной игре «Путешествие в эпоху Петра 1»

Выступление команды на районной игре «Путешествие в эпоху Петра 1» на тему "Люблю тебя, Петра творенье". Сопровождается презентацией...

Один из ликов Петра I в изображении А.С. Пушкина (по поэмам «Полтава», «Медный всадник» и стихотворениям «Стансы» (1826), «Пир Петра Первого» (1835))

Один из ликов Петра I в изображении А.С. Пушкина (по поэмам «Полтава», «Медный всадник» и стихотворениям «Стансы» (1826), «Пир Петра Первого» (1835))...

Презентация «Образ Петра Первого на страницах романа А.Н. Толстого «Петр I»

Данная презентация поможет показать становление личности в эпохе; возрастание роли отдельного человека в истории; дать художественный анализ образа Петра Первого....

Тема урока: «Люблю тебя, Петра творенье...» (По поэме А.С.Пушкина «Медный всадник»). Прославление деяний Петра I. Образ автора в отрывке из поэмы. А.С. Пушкина.

Тип урока: комбинированный Представление о результатах:Личностные УУД.-воспитание  уважения к историческому наследию России; чувства гордости за своё государство;- формирование интереса к пр...

Сравнительная характеристика Петра Первого и Василия Голицына (по роману Алексея Толстого «Петр Первый»)

Уникальный конспект урока, где подробно сравниваются образы Петра Первого и Василия Голицына. Подобная сравнительная характеристика необходима для понимания авторской задумки и образа главного героя....

Внеклассное мероприятие "О, Первый Петр! Во всем ты первый, " «345 лет Петру Великому»

Внеклассное мероприятие "О, Первый Петр! Во всем ты первый, "-посвящено 345 летию Петра Великого. "О, Первый Петр! Во всем ты первый, " Цели внеклассного мероприятия • расширять кругозор учащихся...

Интегрированный урок по истории и математике в рамках проведения «Недели Петра Великого», посвященный 350-летию со дня рождения Петра I. Тема: Наука и образование в эпоху Петра I. 8 класс.

Методическая цель: формирование на уроке системы универсальных знаний, умений и навыков; опыта самостоятельной деятельности учащихся, посредством  работы с информацией ( раздаточный материал...