Гыйлем өстәү
план-конспект урока по истории (6 класс) по теме

Гилязова Гузель Ильшатовна

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx23.2 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: Гыйлем өстәү.

Сыйныф: 6.

Дәреслек: Гомуми тарих. М. А. Бойцов, Р. М. Шукуров. – К.:Мәгариф, 2008. – 319 б.

Дәрес вакыты: 45 минут.

Максат:

Урта гасырларда гыйлем, уку-укыту үзенчәлекләре нинди булганын ачыклау, төп гыйлем алу үзәкләрен өйрәнү:

  • Белем бирә торган: рухи кыйммәтләрне билгеләү, урта гасырларда белем алу системасының төзелешен өйрәнү;
  • Алгарыш: сөйләм өстендә эшләү, аналитик фикерләү булдыру, китап материалы белән эшләүне дәвам итү;
  • Тәрбияви: тарих фәненә карата кызыксыну уяту, төрле авырлыктагы биремнәр өстендә эшләү нәтиҗәсендә мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Дәрестә эшләү алымнары: шәхси, фронталь, телдән.

Дәреснең төре: катнаш (комбинированный).

Җиһазлау: интерактив такта, ноутбук, гади такта, дәреслек, дәфтәр, ручка.

Төп төшенчәләр: устав, собор мәктәбе, риторика, бергәлек(университас), вагант, коллегия, диспут, схоластика.

Дәрес планы:

I.Оештыру.

II.Өй эшләрен тикшерү.

III.Яңа тема аңлату:

  - Шәһәрләр көчсез чакта;

  - Нәрсәгә өйрәтәләр?;

  - Яңа мәктәпләр;

  - Университетлар ачу;

  - Университет тормышы.

IV.Йомгак ясау.

V.Өй эшләрен язу.

Дәрес барышы:

I.Укучылар белән исәнләшү, эш урынын һәм уку әсбапларын әзерләү. (2 минут).

II.”Соборлар вакыты” темасы буенча белемнәрне актуальләштерү. (6 минут).

Карточкаларда эшләү.

Карточка №1.

1.Готик стильдәге соборларга нинди үзенчәлекләр хас булган?

2.Соборга мисал китерегез.

Карточка № 2.

1.Роман стилендәге соборларга нинди үзенчәлекләр хас булган?

2.Соборга мисал китерегез.        

III. (30 минут)

-Узган дәресләрдә без урта гасырлар шәһәрләрендә нинди үзгәрешләр булганын өйрәндек. Бүген шушы темаларны өйрәнүне дәвам итәбез, ачабыз дәфтәрләрне язабыз бүгенге теманы: “Гыйлем эстәү”.

   VII гасырларда күп кенә территорияләрдә мәктәпләр бөтенләй юкка чыга. Ничек уйлыйсыз моның сәбәбе нәрсәдә була?

(җавап: сугышлар, империя һәм корольлекләрнең таркалуы һ.б.)

   Урта гасырларда булган мәктәпләрнең  күбесе чиркәүләр каршысында оештырылган, чөнки чиркәүләрнең шушы мәктәпләрне тәэмин итеп торырга мөмкинлеге булган. Иң беренче чиратта чиркәүнең үзенә дә белемле кешеләр кирәк булган, башкаларга Изге Язманы уку һәм аңлату өчен, чиркәүгә йөрүчеләргә үет-нәсыйхәт бирү өчен.

   Хәзерге мәктәпләрдәге кебек үк чиркәү каршысындагы мәктәпләрнең дә үз уставлары эшләнгән.  Нәрсә соң ул устав?

(җаваплар тәкъдим итәләр)

   Бу очракта уставларда монахлар өчен кагыйдәләр язылган, мисал өчен көннең берничә сәгатен монахлар Библия укып һәм псалом җырлап уздырырга тиеш булганнар.

   Чиркәүләрнең үз скрипторияләре дә булган. Искә төшерәбез, нәрсә ул скриптория?

(җавап: китапларны күчереп язу остаханәләре)

   Шулай ук кайбер соборлар каршында да мәктәпләр ачылган. 171 битне ачабыз һәм сорауга җавап биреп карагыз. Чиркәү һәм собор каршындагы мәктәпләр нәрсәләре белән аерылганнар?

(җавап: епископлыкның төп храмы каршында барлыкка килә һәм анда монахлар түгел, ә епископлар оештыра, чөнки белемле епископларда да мохтаҗлык булган).

   Кайсы ата-ана баласының дин юлы буенча китүен теләгән, чиркәү яки собор каршында урнашкан мәктәпләргә үзенең баласын укырга биргән.

   Мәктәпләрдә җиде төп фән укытылган: грамматика, риторика, арифметика, астрономия, диалетика, геометрия, җыр.

   Сез диалектика һәм риторика фәннәре турында ишеткәнегез бар идеме? Бу фәннәр нәрсәне өйрәнә?

Диалектика – ышандырырлык итеп бәхәсләшү осталыгы.

Риторика – дөрес һәм матур итеп сөйләү.

    Физкультминутка.

   Әлбәттә инде башка күп кенә өйлкәләрдә дә, белемле кешеләр бик кирәк булган. Шул рәвешле соңрак гади шәһәр мәктәпләре дә ачыла башлый. Мәсәлән: Италиядә Салерно, Франциядә Монпелье табиблык мәктәпләре. Алар борынгы Рим һәм Греция галимнәренең хезмәтләрен кулланып белем алганнар.

   Гади мәктәпләрдә төп җиде фәннән кала тагын бер фәлсәфи фән кертелә, ул схоластика дип аталган. 176 битне ачабыз, схоластика фәнененең төп өйрәтүләре нәрсәдә булган икән? (укыйлар, соңрак фикер алышу).

   XII гасырда югары мәктәп, икенче төрле университетлар барлыкка килә.

“Университет” сүзе латинчадан тәрҗемә иткәндә “universitas” (университас) – бергәлек, берләшмә дигәнне аңлата. Анда укчыларны “студентлар”, латинчадан “studens” (студенс) – эшләүче, тырышып шөгыльләнүче, дип атаганнар. Алар башта гади мәктәптәге кебек үк “җиде ирекле cәнгатьне” өйрәнә, ә инде ул курс беткәч, аерым бер югары дисциплина буенча укый башлый: хокук, медицина, дин гыйлеме.

   Хәзерге вакыттагы кебек үк, урта гасырларда да, белем бирү учрежденияләрендә, нинди фән һәм ничек укыту дәүләт контроле астында булган.

   Шунысы кызык әгәр университет вәкиле берәр җинаять кылса, аны бары университет суды гына хөкем итә алган.

   Урта гасырлардагы иң зур университетлар арсында Болонья, Париж, Оксфорд университетлары булган. Аларда укыр өчен бөтен илләрдән килгәннәр.

   Дәресләр латин телендә алып барылган. Укытканнар магистрлар һәм докторлар. Шушы чорларның иң күренекле вәкилләре арасыннан берничә вәкилне карап китик. Аларның исемнәрен дәфтәрләргә таблица формасында теркәп куябыз:

Исеме

Укытуының төп үзенчәлеге

Пьер Абеляр

Ирекле рәвештә фикер йөртергә кирәк дип санаган, чөнки бу очракта гына яңа белем алып була һәм авторитетка таянырга түгел, бары үзеңнең акылыңа гына.

Бернард Клервосский

Акыл белән эш итеп әйләнә-тирәлекне өйрәнеп булуны кире каккан, бары Аллахның шәфкате белән генә барысына да ирешергә була.

Роджер Бэкон

Бары тәҗрибә туплаган кешеләр генә, үзләренең карарлары дөресме-юкмы икәнен белә алалар дигән, күп кенә киләчәктә ясалачак ачышларны алдан күргән.

Фома Аквинский

Дөнья һәм Аллага ошану турындагы белемнәр тупланган иң беренче энциклопедияне уйлап таба.

   Аларның һәм башка галимнәрнең лекцияләрен тыңлар өчен студентлар хәтта бер университеттан икенчесенә күчеп йөргәннәр. Андый студентларны вагантлар дип атаганнар. (дәфтәрләргә төшенчәнең аңлатмасын язып куялар).

   Ачыгыз әле китапларыгызның 177 битен, анда вагантлар шигыре бар, шул шигырьне укып чыгыгыз (укып чыгалар).

     Шигырьнең бер өзеген укыгач без студентның нәрсәдән зарланганын аңлыйбыз?

(җавап: укуга барлыкка килгән җиңел караштан, димәк студентлар үзләренең бөтен буш вакытын укуга бирергә тиеш булган).

   Уйлап карыйк әле студентны нинди сәбәпләр аркасында университеттан куа алганнар?

(үз мисалларын китерәләр)

Шулай ук ярлылык һәм акча булмау сәбәбе дә, укудан аеруның гаепчесе булган. Мондый хәлләрне булдырмас өчен сәүдәгәрдәр, корольләр, епископлар ярдәме белән коллегияләр оештырылган. Шушы коллегияләрдә шәкертне тору урыны, ризык һәм яхшы китапханәләргә керү мөмкинлеге белән тәэмин иткәннәр.

   Лекцияләрдән тыш университетта диспутлар да оештырылган. Монда студентлар үз белемнәрен, фикерләү сәләтен күрсәтә алганнар.

IV. Нәтиҗә: (3 минут) Димәк урта гасырларда шәһәрләр үсеше һәм соборлар төзелеше белән бер рәттән, белем дәрәҗәсен арттыру өстендәге эш тә бик мөһим булган. Еллар, гасырлар узган саен белемле кешеләрдә мохтаҗлык арткан. Шуңа күрә дә XII-XIII гасырларда шәһәр мәктәпләре һәм университетлар үсеше киң таралыш ала.

V.Өй эше: (3 минут) параграф 18, бит 170-177 укырга, сорауларга телдән җавап әзерләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аяз Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”.

Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәре. Йомгаклау дәресе. 9нчы сыйныфта укучы рус  мәктәбенең татар балалары өчен....

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Метапредмет дәрес. А. Гыйләҗевнеӊ «Өч аршын җир» әсәренә

Бу дәрес 11 класста А. Гыйләҗев иҗатын өйрәнгәндә бәйләнешле сөйләм үстерү  дәресе кысаларында үткәрелә. Әдәби әсәр белән укучылар өйдә таныша.     Әдәбиятны метапредмет...

Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә заман һәм кеше язмышлары

Сугыштан соңгы авылның язмышы хакында тирән борчылу,аның үсеш юллары турында уйлану һәм авылда яшәүчеләрне шәхес итеп танып, аларның рухи дөньяларына игътибар итү татар әдәбиятында күп булды. Алтмышын...

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Традицион укыту системасыннан аер­малы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стан­дартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта т...