Аяз Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”.
методическая разработка (9 класс) по теме

Файзрахманова Ризида Саттаровна

Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәре. Йомгаклау дәресе. 9нчы сыйныфта укучы рус  мәктәбенең татар балалары өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ayaz_gyylzhev_zhomga_kon_kich_beln._yomgaklau_drese.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

               Рус мәктәпләрендәге татар балаларына. 9нчы сыйныф.

Фәйзрахманова Ризидә Саттаровна, Казандагы 110нчы лицейның беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Дәрес темасы: Аяз Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”. Йомгаклау дәресе.

Максат. Әсәрне ни дәрәҗәдә укучыларның аңлавын ачыклау. Фикерләү һәм фикерне башкаларга җиткерә белү осталыгын үстерү. Повестьны анализлау барышында укучыларның сөйләм телен үстерү. Бибинур образындагы кешелеклелек, матурлык сыйфатларын ачу. Укучыларда игелеклелек, шәфкатьлек; ата-анага, өлкән буын кешеләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” повесте, язучының портреты, мәкальләр һәм эпиграф язылган плакатлар, дәреснең планы язылган плакат, балаларын көтүче ялгыз әби рәсеме, “Ялкын” журналы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Укытучы.Әхлак тәрбиясе – бүгенге тормышта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Ул кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә, ата-анасына, туганнарына, күршеләренә, хезмәттәшләренә һәм башкаларга булган мөнәсәбәте чагыла. Ул безгә борын-борыннан, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Әхлак мәсьәләсен күтәргән әсәрләр әдәбиятта һаман очрап тора. Шундый әсәрләрнең берсе - Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре. Әсәргә йомгак ясарбыз. Дәрескә эпиграф итеп “Ана күңеле балада, бала күңеле далада” дигән мәкальне алырбыз. Дәрестә без бу мәкальгә кире әйләнеп кайтырбыз.

Тактадагы плакатта дәреснең планы язылган. Хәзер шушы план белән танышырбыз.

План.

1. Әсәрнең төп темасы.

2. Әсәрнең сюжеты, төзелеше.

3. Әсәрнең төп персонажы.

4. Әсәрнең идеясе.

5. Проблемалар.

6. Бу теманың актуальлеге.

II. Төп өлеш.

1. Әсәрнең төп темасы.

Укытучы. Әсәрнең нәрсәгә багышлануын, нәрсә турында язылуыннан чыгып, темасын билгелик.

Укучы. Әсәрдә Бибинурның язмышы бирелгән. Ул ятим калган балаларны үз балалары кебек тәрбияли.Ул яхшылык эшли.

Укытучы. Яхшылыкны икенче төрле нәрсә дип әйтербез?

Укучы. Игелеклелек, шәфкатьлелек.

Укытучы. Әсәрнең төп темасы - игелеклелек, шәфкатьлелек. Бу төп тема вакыйгаларда тагын ничек чагыла?

Укучы. Игезәк туганы Зөһрәбану үз туганына күп еллар буенча начарлык эшләп килә. Бибинур аңа яхшылык белән җавап кайтара. Зөһрәбануны Галикәй белән кавыштыра.

Укучы. Бибинур хуҗасыз этне өенә алып кайтып, аны соңгы азыгы белән туйдыра һәм яхшылык эшли. Соңыннан шул эт үзен талап үтерә.

III. Әсәрнең сюжеты, төзелеше.

Укытучы. Әсәрнең төп сюжетын билгеләгез?

Укучы. Бибинурның фаҗигале язмышы.

Укытучы. Без төп сюжетны, өйрәнергә җиңел булсын өчен, берничә сюжет сызыгына бүлеп өйрәндек. Нинди сюжет сызыкларына?

Укучылар. А) Бибинурның яшьлектәге мәхәббәте.

Б) Бибинурның картлыктагы мәхәббәте.

В) Туганы Зөһрәбануга мөнәсәбәте.

Г) Бибинурның балаларын яклавы.

(Укучылар һәрбер сюжет сызыгының эчтәлеген сөйлиләр)

Укытучы. Әсәрдә вакыйгалар кем авызыннан сөйләтелә?

Укучы. Язучы вакыйгаларны әле бер персонаж, әле икенчесе авызыннан сөйләтә. Алар һәрберсе вакыйгаларга үз бәяләрен бирәләр. Бу бәяләр күп очракта бер-берсенә капма- каршы була. Яисә автор үзе бәя бирә башлый.

Укытучы. Әсәрдә эчтәлек өсти торган нинди вакыйгалар бар?

Укучы. Буа тавышы. Буа тавышы әсәрнең башыннан ахырына кадәр ишетелеп тора. Бибинур буа тавышын үзенең иң авыр, иң шатлыклы чакларда ишетә.

Укытучы. Буа тавышы - нинди тавыш? Буа дигәч, нәрсә күз алдына килә?

Укучы. Туган җир, туган туфрак. Буа тавышы – туган җир, туган туфрак тавышы.

Укытучы. Бибинурны буа тавышы каядыр өнди, нидер эшләргә этәрә. Бибинур әби карарларын  үзе кабул итә, әмма моны ул туган туфрак хисенә буйсындырып эшли. Нәкъ менә шул хис Бибинурның шәфкатьлелеген мәхәббәттән өстен чыгара. Шуңа күрә мәхәббәткә караганда ятим балаларга ярдәм итүне өстен чыгара.

Укытучы. Әсәр ни өчен “Җомга көн кич белән” дип атала?

Укучы. Сабантуй атнасы. Җомга көн кич белән . Авылга Сабантуйга бик күп кеше кайта. Бибинур әби генә ялгыз. Аның янына беркем дә кайтмый. Ул берүзе утырып кала, һаман балаларын көтә. Шуңа күрә дә әсәр  “Җомга көн кич белән”дип атала.

Укытучы. Әйе, нәкъ шушы рәсемдәге әби кебек Бибинур балаларын көтә. Хәзер без Сибгат Хәкимнең “Көе янында” шигырен тыңлап үтербез.( Бер укучы шигырьне яттан сөйли).

3. Әсәрнең төп персонажы.

Укытучы. Бибинур ничек яши? Кем ул?

Укучы. Бибинур олы яшьтә. Балалары аны ташлый, ялгызы гына яши. Пенсия ала. Пенсиясе җитәр-җитмәс. Өйдәге бөтен яхшырак әйберләрне сатып, акчасын балаларына җибәрә. Киемнәре тузган, яңасын алырга акчасы юк. Өе иске. Бибинур әбигә кеше бик керми. Ул ялгыз.

Укытучы. Бибинур татар хатын-кызларына хас нинди сыйфатларны үзендә туплый?

Укучы. Бибинур татар хатын- кызларына хас иң яхшы сыйфатларны үзенә җыеп алган. Ул – эш ярату, авырлыкка түзә белү; кимсетсәләр, гафу итә белү; сер саклый белү. Бибинур  - дөнья каршысында да, Алла каршысында да изге җан. Ул барлык кешегә яхшылык кына эшли.

Укытучы. Бибинур кыенлыкларны җиңеп чыгарга каян көч тапты?

Укучы. Аңа балаларына булган мәхәббәте кыенлыклырны җиңеп чыгарга көч бирә. Балалар ятимлек ачысын татымасыннар өчен, Бибинур кулыннан килгәннең бөтенесен эшли: укыта, кеше итә. Алар турында начар сүз әйттерми. Соңгы елларында аңа Җиһангирга булган мәхәббәте көч бирә.

Укытучы. Бибинур нинди әни?

Укучы. Ул балаларын чынлап яраткан, алардан бернәрсә дә кызганмаган. Балаларының акчага булган бөтен ихтыяҗын үтәргә тырышкан. Өйдәге әйберләрен сатып, хәтта пенсия акчасын да балаларына җибәргән. Ул, үз аналары булмаганга, кимсенмәсеннәр дип, алар өчен барысын да эшләргә әзер булган.

Укытучы. Шулай итеп, аналарының күңеле һәрвакыт кемдә булган?

Укучы. Аналарының күңеле балада булган.

Укытучы. Ә балаларының күңеле аналарында булганмы?

Укучы. Юк, балаларының күңеле аналарында булмаган. Алар әниләренең кайтып хәлен дә белмәгәннәр.Әнигә түгел, акчага, байлыкка табынып яшәгәннәр. Чынлап та, аларның күңеле читтә - далада булган.

Укытучы. Укучылар, без әдәби әсәр мисалында “Ана күңеле балада, бала күңеле далада” булуын күрдек.

Укытучы. Бибинур гомер буе кешеләргә яхшылык эшләгән, ул бәхетлеме? (Һәрбер укучының фикере тыңланыла)

Укучы. Бибинур гомер буе кешеләргә яхшылык эшләгән, ул бәхетле.

Укучы. Бибинур бәхетсез, чөнки яраткан кешесе белән тора алмады. Үз балалары булмады. Кеше балаларын тәрбияләп үстерде. Алары рәхмәт әйтә белмәде. Картлык көнендә үзе генә калды.

Укучы. Икенче яктан карасаң, ул бәхетле. Чөнки ул ятим балаларга үзенең гомерен багышлады һәм кешелеклелек үрнәге күрсәтте.

Укучы. Бибинур бәхетсез. Ул ялгыз. Авыл халкы аны аңламый.Үзенең серләрен сөйләрдәй кешесе юк. Үз эченә йомылган. Кайгысын- хәсрәтен үз эченә җыеп бара. Мондый кеше бәхетле була алмый.

Укучы. Минемчә, ул ана буларак бәхетсез. Ул балаларының, оныкларының яратуын күрмәде.

Укучы. Минемчә, гомер буе кеше бәхетсез була алмый. Бибинурның да бәхетле минутлары була. Ул яхшылык эшләгән саен үзен бәхетле тоя. Бибинур балаларын кеше иткәндә, укытканда, аларга акчалата ярдәм итә алганда, үзен бәхетле итеп сизә.

Укучы. Бибинур гомерендә бер генә тапкыр бәхетле булып кала.Ул өлкән яшькә җиткәч, үзләренең авылларына колхоз рәисе булып килгән Җиһангир Сәфәргалингә гашыйк була. Ул мәхәббәтен бер кешегә дә әйтми. Бибинур аны чын күңелдән ярата. Картлык көнендә бу мәхәббәт аңа көч, шатлык, яшәү мәгънәсе бирә. Җиһангир фатирда тора. Беркөнне Бибинур аның күлмәкләрен юа. Ул шушы күлмәкләрне юганда, шушы мизгелдә, үзен бик-бик бәхетле сизә. Картлык көнендә бу мәхәббәт аның тормышын бизи.

Укытучы. Бибинур өчен бәхет ул – игелек, яхшылык кылу. Йомгаклап, Бибинур ул – шәфкать анасы – башкача яшәүне күз алдына да китерми. Ярдәм итүне ул кемгәдер яхшылык эшләү дип тә уйламый. Шәфкатьлелек – Бибинур әбинең гадәти яшәү рәвеше. Шуңа күрә танышына да, таныш булмаган кешеләргә дә, дошманнарына да ярдәм итәргә генә тора. Шул максатында яшьлеген дә, мәхәббәтен дә, гомерен дә кызганмый.

Бибинур һәрвакыт яхшылык кына эшли. Моңарчы без яхшылык кешеләргә яхшылык булып кайта дип өйрәндек. Ни өчен бу әсәрдә яхшылык Бибинурга явызлык булып кайта?

Укучы. Ул балаларына дөрес тәрбия бирми. Балаларын һәрвакыт яклый. Аларның юньсез, игелексез булуларын танымый. Балалар авырлыкларны әниләре белән бергә бүлешергә, авыр минутларында әниләренең иң беренче ярдәмчеләре булырга тиешләр. Балаларына дөрес тәрбия бирмәгәнгә күрә, яхшылык явызлык булып кайта.

Укучы. Бибинур һәрвакыт яхшылык кына эшли. Беренче урында – балалары, аннары – калган кешеләр. Минемчә, иң беренче чиратта үзе турында кайгыртырга кирәк иде. Әзрәк үзе турында уйласа, ул картлык көнен Галикәй бабай белән тыныч тормышта үткәрә алыр иде. Ләкин Зөһрәбануны бәхетле итәргә теләде. Әгәр үзе турында уйласа, фаҗигале үлемгә дә дучар булмас иде. Ул, юньсез балаларына гаеп ташламасыннар диеп, төнгә каршы юлга чыкты. Үзе турында кайгыртмаганга күрә, аңа яхшылык явызлык булып кайта.

Укучы. Элек шулай булган. Яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтарганнар. Хәзер заманалар икенче, замана белән кешеләр дә үзгәрә. Хәзерге заман кешеләре өчен игелек, яхшылык эшләү кирәкмәс бер сыйфатка әйләнеп бара. Шуңа күрә Бибинурның һәрвакыт яхшылык эшләргә тырышуын аңламыйлар. Яхшылык эшләү аның гадәти яшәү рәвешенә әйләнә. Шуңа күрә яхшылык явызлык булып кайта.

4. Әсәрнең идеясе.

Укытучы. Тагын бер тапкыр санап чыгыгыз әле!  Бибинурга нинди сыйфатлар хас? (Укучылар Бибинурга хас сыйфатларны санап чыгалар.)

Укытучы. Шушы сыйфатларны бер сүз белән җыеп әйтегез? Нинди сыйфатлар?

Укучы. Кешелеклелек сыйфатлары.

Укытучы. Әйе, әсәрнең үзәгендә кешелеклелек  идеясе. Бу фикерен язучы Бибинур образы аша тормышка ашыра. Бибинурның язмышы – татар милләтенең традициясе, рухи байлыгы.

5. Проблемалар.

Укытучы. Язучы бу әсәрдә нинди проблемалар күтәрә?

Укучылар җавабы: ата –аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт, өлкәннәргә ярдәм итү, өлкән кешеләр язмышы, буыннар арасындагы бәйләнешнең өзелүе, кеше күңеленең рухи байлыгы, әхлак мәсьәләсе.

6. Бу теманың актуальлеге.

Укытучы. Ни өчен игелеклелек, шәфкатьлелек темасы бүген дә актуаль?

Укучы. Бу тема бүген дә актуаль. Хәзерге көндә дә үз әти-әнисен рәнҗеткән, олыгайган көннәрендә тәрбияләмәгән, картлар йортында яшәткән кешеләр бар. Аларны аналары, төн йокыларын калдырып, үстергән, укыткан, кеше итергә тырышкан. Шул балалар картлык көннәрендә ярдәм итмиләр. Алар иртәме- соңмы үзләре дә картаячаклар. Алар үзләренең балаларына нинди үрнәк күрсәтәчәкләр? Юкка гына татар халкы “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” дигән мәкальне  уйлап тапмагандыр. Шуңа күрә ата-ананы, өлкәннәрне хөрмәт итергә, ярдәм итергә, карарга кирәк. Син әти-әниеңне ничек карасаң, киләчәктә балаларың да сине шулай тәрбияләр.

Укытучы. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез  бу теманы читләтеп үтмиләр. Бу темага язучыларыбызның нинди әсәрләрен беләсез?

Укучы. Шәриф Камалның “Буранда” хикәясе, Шәриф Хөсәеновның “Әни килде” драмасы.

Укытучы. Бу тема газета-журналларда да чагылдырыла. Хәзер “Ялкын” журналыннан “Ана йөрәге” дигән истәлектән өзек укырбыз. (“Ялкын” журналы, 2002нче елның ноябрь саны)

Укытучы. Әйе, әле генә укып киткән өзектә дә Бибинур кебек язмышлы кеше белән очраштык. Бибинур кебек кешеләр безнең янәшәдә дә яшәргә мөмкиннәр. Шуңа күрә өлкәннәргә игътибарлы, шәфкатьле, мәрхәмәтле булыгыз!

III. Йомгаклау.

Укытучы. Тагын бер кат дәреснең темасын искә төшерик. Нинди тема?

Укучы. Игелеклелек, шәфкатьлелек темасы.

Укытучы. Бибинур кебек кешеләр тормышыбызны матурлыйлар, мәхәббәтнең олылыгын раслыйлар. Шәфкатьлелек, игелеклек үрнәге булып торалар.

Әгәр бер кеше икенче кешегә нинди дә булса яхшылык эшләсә, тегесе аңа үзенең рәхмәтен “Балаларыңның игелеген күрергә язсын” дигән теләкләр аша белдерә.

Ата-ана өчен бала – иң кадерле җан иясе. Аларның үз балалары турында гел яхшылык кына ишетәселәре килә. Ата-ана  авыр чакларда балаларының ярдәмен тойса, шул игелек, шәфкатьлелек күрсәтү була.

Укытучы. Без ни өчен туганбыз? Шушы сорауга җавап итеп, шигырь юлларын укыйк.(Укучылар плакаттан шигырь юлларын укыйлар)

Бер уйласаң, без бит әниләргә

Терәк булыр өчен туганбыз.

Өйдә шушы темага инша язып килергә.

 (Укучыларның белемнәре бәяләнә)          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Авторская методическая разработка на тему: "А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше"

В разработке подробный план урока по разкрытию темы. Дан и методический материал....

А.Гыйләҗев "Җомга көн кич белән..." - 9 сыйныф

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфында укучы балалар белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

АЯЗ ГЫЙЛАҖЕВНЫҢ “ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН...” ӘСӘРЕНДӘ БИБИНУР ОБРАЗЫНЫҢ БИРЕЛЕШЕ

Тема: А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше.        Максат:...

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” әсәре./А.Гилязев. "В пятницу вечером..". Урок родной литературы в 9 кл. (1 группа)

Максат: Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү. “Җомга көн, кич белән...” әсәрен анализлау. Сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен, чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү. Аналар һ...

А. Гыйләҗев "Җомга көн кич белән"

урок для учащихся с русским языком обучения по повести А. Гыйләҗев "Җомга көн кич белән"...