Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” әсәре./А.Гилязев. "В пятницу вечером..". Урок родной литературы в 9 кл. (1 группа)
план-конспект урока (9 класс)

Максат: Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү. “Җомга көн, кич белән...” әсәрен анализлау. Сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен, чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү. Аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, яхшылык, кешелеклелек, мәхәббәт турында уйланырга этәргеч бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:  

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Ата-анага хөрмәт, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, кешелеклелек хисләре, яхшылык эшләү теләге туу. Әдәби әсәрне өйрәнүнең, китап укуның әһәмиятен төшенү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Анализлый, чагыштыра, мисаллар китерә, дәлилли, схема төзи, образга характеристика бирә, нәтиҗә ясый белү.

Әңгәмәдә катнаша, сорау бирә, иптәшләрен тыңлый, үз фикерен җиткерә алу; хезмәттәшлек итә белү.

Уку мәсьәләсен билгели һәм әйтә белү, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын гадел бәяли белү.

Предмет нәтиҗәләре:

Аяз Гыйләҗевның тормыш һәм иҗат юлын күзаллау. Аның “Җомга көн кич белән” әсәренең эчтәлеген, идея-тематикасын төшенү. Метафораларны  билгели белү.

Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү дәресе.

Предметара бәйләнеш: тарих

Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә.

Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә./Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2016.

Җиһазлау: Компьютер, проектр, слайдлар, Аяз Гыйләҗев портреты.

Цитаталар: “Кеше гомерендә иң изге тойгылар – туган илне сагыну, тудырган ананы ярату, сөйгән ярга тугрылык, хөрмәт” (Әмирхан Еники)

 “Ана белән бала мөнәсәбәтләрендә адәм баласының кешелеклелек тамыры, дөнья белән иң садә, иң тотрыклы бәйләнеше ачыла.” (Мөдәррис Вәлиев)

“Куркыныч кешеләр – илсез, телсез кешеләр...” (Аяз Гыйләҗев)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” әсәре.

(9 нчы сыйныфның татар төркемендә татар әдәбияты дәресе)

Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат: Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү. “Җомга көн, кич белән...” әсәрен анализлау. Сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен, чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү. Аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, яхшылык, кешелеклелек, мәхәббәт турында уйланырга этәргеч бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:         

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Ата-анага хөрмәт, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, кешелеклелек хисләре, яхшылык эшләү теләге туу. Әдәби әсәрне өйрәнүнең, китап укуның әһәмиятен төшенү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Анализлый, чагыштыра, мисаллар китерә, дәлилли, схема төзи, образга характеристика бирә, нәтиҗә ясый белү.

Әңгәмәдә катнаша, сорау бирә, иптәшләрен тыңлый, үз фикерен җиткерә алу; хезмәттәшлек итә белү.

Уку мәсьәләсен билгели һәм әйтә белү, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын гадел бәяли белү.

Предмет нәтиҗәләре:

Аяз Гыйләҗевның тормыш һәм иҗат юлын күзаллау. Аның “Җомга көн кич белән” әсәренең эчтәлеген, идея-тематикасын төшенү. Метафораларны  билгели белү.

Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү дәресе.

Предметара бәйләнеш: тарих

Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә.

Дәреслек: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә./Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2016.

Җиһазлау: Компьютер, проектр, слайдлар, Аяз Гыйләҗев портреты.

Цитаталар: “Кеше гомерендә иң изге тойгылар – туган илне сагыну, тудырган ананы ярату, сөйгән ярга тугрылык, хөрмәт” (Әмирхан Еники)

 “Ана белән бала мөнәсәбәтләрендә адәм баласының кешелеклелек тамыры, дөнья белән иң садә, иң тотрыклы бәйләнеше ачыла.” (Мөдәррис Вәлиев)

“Куркыныч кешеләр – илсез, телсез кешеләр...” (Аяз Гыйләҗев)

Дәрес барышы:

I. Оештыру. Мотивлаштыру.

1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт уяту.

- Исәнмесез! Барыгызга да уңышлар, тел һәм зиһен ачкычлары телим.

2. “Яктылык – кояш янында, яхшылык – Ана янында” мәкален тәкъдим итү. Эчтәлеге буенча фикер алышу.

- Чынлап та, кояш бөтен җиргә үзенең яктылыгын, җылысын бирә, ул булмаса җирдә бернәрсә дә булмас иде, үсмәс иде. Шуның кебек ана  булмаса, җирдә балалар да булмас, кешелек яшәүдән туктар иде.

- Әниләр балаларына бөтен нәрсәне бирергә тырыша: ашата, киендерә, укыта, тәрбияли, бөтен яхшылыкны балаларга бирә. Алар кеше булсын дип тырыша.

II. Актуальләштерү.  Аналар темасы күтәрелгән әсәрләр исемлеген барлау.

- “Ана белән бала мөнәсәбәтләрендә адәм баласының кешелеклелек тамыры, дөнья белән иң садә, иң тотрыклы бәйләнеше ачыла,” - дип яза шагыйрь, әдәбият белеме галиме Мөдәррис Вәлиев.  Шуңа күрә әдәбиятта да ана темасы, аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр проблемасы - бик актуаль мәсьәләләрнең берсе.

-Алдагы елларда һәм быел укыган әсәрләр арасында шушы тема күтәрелгән әсәрләрне әйтегез (Г.Тукай “Ана догасы”, Ш.Хөсәенов “Әниемнең ак күлмәге” (Әни килде), Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”, Ш.Камал “Буранда”, С.Хәким “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим”, Р.Миңнуллин “Әнкәмнең догалары” һ.б.)

- Рус әдәбиятыннан да мисаллар китерегез. (Л.Толстой “Анна Каренина”, М.Горький “Мать” һ.б.)

            III. Уку мәсьәләсен кую.

- Без бүген нинди теманы күтәргән әсәр өстендә эшләрбез?

-Шулай итеп, без бүген Аяз Гыйләҗевның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам итеп, аның ана һәм яхшылык темасын күтәргән “Җомга көн кич белән” дигән әсәренә анализ ясарбыз.

           IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Аяз Гыйләҗевнең тормыш һәм иҗат юлын камилләштерү.

А)Төркемнәрдә эш: 1 нче төркем язучының биографиясе буенча хронологик таблица яки терәк схема төзи; 2 нче төркем әсәрләре исемлеген төзи, иҗаты белән бәйле үзенчәлекләрне, иҗади тематикасын билгели.

Ә)Укучыларның дәреслектән укып, сораулар төзүе һәм бер-берсе белән сөйләшүләре (парларда эш).

Б)Нәтиҗә ясау (презентация). Кем соң ул Аяз Гыйләҗев? (Сорауга җавап әзерләү, дәлилләү, дәреслекнең 119 битендәге күренекле кешеләрнең фикерләреннән дә файдалану.) Җавапларны схемага салу:

- Язучы, прозаик, драматург.

- “Аяз Гыйләҗев – әдәбиятыбызның төрле тармакларында ат уйнаткан кеше. Ул күренекле прозаик, үзенчәлекле драматург, үткен каләмле публицист һәм очеркист, ниһаять, усал телле тәнкыйтьче,” – дип язган тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин.

- Татарстан Республикасының халык язучысы

- “...кат-кат укылачак әдип! Ул – милләтебез горурлыгы!” (Ф.Ибраһимов)

- “Башка әсәр язмаса да, “Җомга көн, кич белән...” повесте белән генә дә Аяз Гыйләҗев татар әдәбияты тарихында калыр иде” (Т.Галиуллин)

2. Аяз Гыйләҗевнең “Вакыт кузгалды” видеоязмасын https://vk.com/videos-66502879?z=video-66502879_167708979  карау. Авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау.

3. Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре өстендә эшләү.

- Әсәр кайчан языла? (1979 елда)

- Әсәр язылган чорда илдә нинди вакыйгалар була? (Торгынлык еллары, әдәп-әхлак, тел, дин юкка чыгарыла)

- Бу чорда язучы нинди иҗади югарылыкта булган? (1956 елда иҗат эшчәнлеге башлана. Шулай булгач, ул инде оста язучы була. “Җомга көн кич белән” һәм “Әтәч менгән читәнгә” әсәрләре өчен, 1983 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була)

-Әсәрнең жанры (Повесть. Билгеләмә бирү, дәлилләү. Повестьта бер герой, бер сюжет сызыгы. Монда Бибинур һәм аның язмышы сурәтләнә.)

- Әсәрнең темасы: яхшылык ( Ул - игелеклеклелек, кешелеклелек, ярата белү. Аңа каршы куела: начарлык, көнчелек, явызлык) Аларны чагыштыру, әсәрдән дәлилләр китерү (төркемнәрдә киңәшләшеп эшләү). Көтелгән җавап:

яхшылык

начарлык

1)Бибинурның өч ятим баланы үз балалары кебек яратып үстерүе (ул хәтта үзе ошатып йөргән егеткә кияүгә чыгудан баш тарта, балаларны кызгана, аларга ана кирәк)

2)Ирен хөрмәт итә, тәрбияли

3)Туганы Зөһрәбануга ачу сакламый, аны картлык көнендә бәхетле итә, Галикәй белән кавыштыра

4)Картлык көнендә булса да, чын мәхәббәтне тоя; Җиһангирга хөрмәт белән карый

5)Иренең беренче үлгән хатынының каберен карап тора (“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, мәкаль)

6)Җиһангир да авыл кешеләре өчен бик күп яхшылыклар эшли: бакча ясый, сугышта үлгәннәргә һәйкәл куйдыра һ.б.Бибинурга да өй салып бирмәкче була, өлгерми.

7)Күршесе Зәкия карчык һәм аның малаеның кешелеклелеге: аңа күлмәклек, яулык алып кайткан, хәлен белешеп торалар

8)Авыл кешеләре күбесе аны аңлый, хөрмәт итә.

1) Бибинур үстергән балалар әниләрен онытканнар, бөтен әйберен алып китеп бетергәннәр, аңа булышмыйлар, аның хәлен дә белмиләр

2) Әтисенең каберенә баш ияргә кайтмыйлар, аның рухына дога кыла белмиләр

3) Авылларын, туган җирләрен, туып-үскән нигезләрен онытканнар, Сабантуйга да кайтмыйлар.

4) Балаларын (оныкларын) әниләре янына кайтармыйлар, шулай булгач, телләрен онытканнар...

“...Алар әниләрен генә түгел, туган илләрен дә, туган телләрен дә – кешене кеше итеп бизи торган иң гүзәл сыйфатларын югалткан” (Аяз Гыйләҗев)

5)Игезәк туганы Зөһрәбану аңардан гомер буе көнләшә: төрле гайбәтләр тарата, усаллыклар эшли.

6)Кайбер авылдашлары аңардан мыскыллап көләләр

7)Почтальон кыз да аның күңелен аңлап бетерми...

   

Шушы таблицаны яклау барышында, дәреслектә бирелгән сорауларга җавап бирү. Кайбер өзекләрен укып китү. Образларга характеристика бирү. Метафораларны табу (шырпы, яулык, буа тавышы, күпер, эт һ.б.). Аларның нәрсә аңлатуын ачыклау.

-Әсәрнең идеясе (Кеше әнисен, туган җирен, туган телен онытмаска тиеш. Кешелекле булырга, яхшылык эшләргә кирәк. “Куркыныч кешеләр – илсез, телсез кешеләр” , “Изгелеккә явызлык белән кайтару кешенең рухын җимерә” А.Гыйләҗев)

-Әсәрнең әһәмияте. Бу әсәр безгә нәрсә бирде? (Әсәр бүгенге көндә дә актуаль. Халык үз теленнән ваз кичеп, туган телен – татар телен өйрәнүдән баш тарткан заманда бик кирәк. Әдәби телнең, сүзнең кешегә тәэсир итү көчен, әхлак тәрбиясе бирүдә туган әдәбиятыбызның әһәмиятле чара булуын ата-аналарга да җиткерү – безнең бурычыбыз. Үз балаларыбызны да киләчәктә милли рухта тәрбияли алсак иде.)

V. Рефлексия. Бәяләү.Үзбәя.

- Шулай итеп, нәрсә инде ул –яхшылык?

http://abishevaalena.ru/?page_id=1251  сайттан алынган “Балык кылчыгы” технологиясен кулланып, төркемнәрдә эшләү. Нәтиҗә ясау.

- “Кеше гомерендә иң изге тойгылар – туган илне сагыну, тудырган ананы ярату, сөйгән ярга тугрылык, хөрмәт,” – дип язган күренекле язучы Әмирхан Еники. Сез бу сүзләр белән килешәсезме? (Фикерләр тыңлана)

- Кем ничек эшләде дип уйлыйсыз? (Иптәшләренең һәм үз эшләрен бәяләү)

VI. Өй эше бирү.

- Бибинурга, Зөһрәбануга, Бибинурның балаларына яки Бибинурның авылдашларына хат язарга.

- “Яхшылык” яки “Әни” дигән темага инша язарга.

- Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Бибинур” (2009 ел, киностудия “Сабантуй”, сценарий авторы - Мансур Гыйләҗев, режиссер - Юрий Фитинг, төп рольдә – Фирдәвес Әхтәмова) кинофильмын карарга тәкъдим итү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку родной литературы в 7 классе "Басня И.А. Крылова "Ворона и Лисица"

Презентация к уроку родной литературы в 7 классе "Басня И.А. Крылова "Ворона и Лисица"...

Открытый урок родной литературы 7 класс

Техническая карта открытого урока родной литературы  7 класс "П.А.Ойуунускай "Сурэх" кэпсээнин аа5ан, бырайыактааьын ньыма5а тахсыы"...

Конспект урока родной литературы (русской литературы) по теме «Эдуард Данилович Гольцман – детский поэт Кузбасса»

Методическое обоснование урокаЭтот  урок является единственным по изучению творчества Эдуарда Даниловича Гольцмана в 5 классе. При постановке целей и задач урока учитывается особенность учебного ...