Класс җитәкчесенең, БДИга хәзерлек, имтихан бирү вакытында, укучыларга һәм ата-аналарга психологик - педагогик ярдәме
статья по теме

Класс җитәкчесенә  ярдәмгә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bdida_klass_zhitekchesenen_role.docx33.31 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Норма урта гомуми белем мәктәбе

Класс җитәкчесенең, БДИга хәзерлек, имтихан бирү вакытында, укучыларга һәм ата-аналарга психологик - педагогик ярдәме

Класс җитәкчеләре игътибарына чыгыш

        Габделбәрова Алсу Ильзинатовна

        

2010-2011нче уку елы

        Класс җитәкчесенең, БДИга хәзерлек һәм имтихан бирү вакытында, укучыларга психологик- педагогик ярдәме.

        Укучыларның да, укытучыларның да, хәтта ата-аналарның да төн йокысын качырган БДИ уку-укыту өлкәсендә яңа нәрсә. Иң мөһиме: 2009 елның 1 гыйнварыннан бердәм дәүләт имтиханы, эксперимент булудан туктап, укучыларны аттестацияләү төре булып гамәлгә керде, бу исә белем бирү өлкәсендә яңа проблемалар тууга сәбәп булды. Бу проблемалар предмет укытучыларының гына түгел, ә бөтен педагогик коллективның, администрациянең, психологның, әлбәттә, әти-әниләрнең һәм класс җитәкчесенең дә бергәләп хәл итәсе проблемалары.

        Бүгенге чыгышымда мин класс җитәкчесенең БДИга хәзерлек һәм имтихан бирү вакытында, укучыларга психологик- педагогик ярдәменең нәрсәдән гыйбарәт булуын, укытучының ролен, үз-үзен тотышын, аның эшчәнлеген мөмкин булган кадәр күрсәтеп китәргә тырышырмын. Норма урта мәктәбенең 2010 нчы елгы чыгарылыш класс җитәкчесе буларак, безгә дә күп кенә проблемаларны хәл итәргә, шушы өлкәдә киң колач җәеп эшләргә туры килде һәм нәтиҗәләребез дә куанычлы. 38 укучы БДИ ны уңышлы тапшырып, кулларына өлгергәнлек аттестаты һәм сертификат алдылар. Ә 7 ел шушы балалар белән эшләп, аларның икенче әнисенә әйләнгән укытучы өчен тагын ни кирәк!

        Психологик яктан БДИның нәрсә күзалдында тотканын яхшырак төшенү өчен, аны традицион имтихан белән чагыштырып китү урынлы булыр дип саныйм. (Укытучыларга таблица таратыла, слайд 2. Чагыштыру ясала) Күреп үткәнебезчә, БДИ традицион имтиханнан аермалы буларак, укучыларны зур гына авырлыклар алдында калдыра, психологик яктан да  укучыны кыен хәлгә - стресс кичерергә мәҗбүр итә.

        (Слайд 3) “Экзамен” сүзе үзе дә латинчадан тәрҗемә иткәндә “сынау” (испытание) дигәнне аңлата.Ожеговның аңлатмалы сүзлегендә “испытание-сынау” – “тягостное переживание, несчастье”. Аңлатмасыннан күренгәнчә, имтихан стресс чыганагы, борчулар, бәхетсезлек. Ә БДИ формасындагы сынау укучыларыбызга зур стресс, бәхетсезлек алып килмәсен өчен класс җитәкчесе нәрсә эшләргә тиеш соң? Моның өчен бөтен БДИда катнашучыларда аңа карата дөрес мөнәсәбәт урнаштыру, имтиханны сынау буларак кына түгел, ә үзеңне тану, күрсәтү мөмкинлеге буларак та , ел дәвамында билгеләренңе яхшырта алу, имтихан тәҗрибәсе туплый алу, игътибарлык һәм оешканлык сыйфатлары тәрбияләү мөмкинлеге бирүен дә аңларга һәм аңлатырга кирәк.  БДИны уңышлы тапшыру өчен шартлар тудыру – аерым бер педагогик коллективның, шулай ук тулаем мәгариф системасының иң мөһим бурычларының берсе. (Слайд 4) Ә аны тормышка ашыру өчен түбәндәгеләр таләп ителә: белем бирү процессында катнашучыларның үзара аңлы эшчәнлек алып баруы, боларга без- администрация, укытучылар, укучылар һәм ата-аналарны кертәбез. Нәкъ менә шушы процесста класс җитәкчесенә арадашчы, күпер ролен үтәү бурычы йөкләнә. Ата-аналар һәм укытучылар арасында, ата-аналар һәм администрация арасында,укучылар һәм предмет укытучылары арасында уңай мөнәсәбәт урнаштыру да күп очракта класс җитәкчесенә бәйле булып кала бирә. Без моңа үзебезнең хезмәтебездә  дә инандык.(Слайд 5)

        Имтиханда уңыш, хәзерлек эшенең никадәр эффектлы оештырылуына бәйле. Уңай эшчәнлек укучыларда эмоциональ киеренкелекне бетерергә, психологик тигезләнеш булдырырга ярдәм итә.(Слайд 6) Уңыш укытучының һәм әти-әниләрнең үзләрен ничек тотуына, кәефләренә дә бәйле. Шуңа күрә ата-аналар белән эшчәнлекне бары тик БДИ процессы турында аңлату белән генә чикләнмичә (дөрес, монысы да бик мөһим), балаларга  психологик йогынты ясауның дөрес юлларын өйрәтү дә бик кирәк.(Слайд 7) Бездә ел саен, сентябрь аенда, администрация белән берлектә, өйрәтү характерындагы ата-аналар җыелышы үткәрелә. Монда мәктәп администрациясе, предмет укытучылары, психолог та катнаша. Бу җыелышта уңышлы аттестация нәтиҗәләре өчен алшартлар билгеләнә.

        Ничек кенә булмасын , имтиханда уңыш беренче чиратта педагогның үзеннән, аның яңа формадагы аттестациягә профессиональ хәзерлегеннән дә бәйле.Тикшеренүләр шуны күрсәтә, борчылу, хәвефләнү (тревожность)  балаларның үзләренә караганда, педагогларда күпкә зуррак. Бу очракта укытучы ничек итеп укучысына психологик ярдәм итә аласын аңлавы да авыр.Моның өчен укытучыга үзендәге борчуларны җиңәргә өйрәнергә, ышанычны арттырырга кирәк. Бланклар тутырып карау, башка төрле имтихан белән бәйле документацияләр тутыру, киеренкелекне киметергә, ышаныч тудырырга ярдәм итә.

        Ә инде имтихандагы уңышның иң төп һәм алыштыргысыз шарты булып –  укучының үзенең уңышка омтылуы тора. Моның өчен аны кызыксындыру бик мөһим. Эшне укучының, мөмкинлекләреннән чыгып, белем һәм күнекмәлерен диагностикалаудан башлау кирәк. Бу эшне предмет укытучылары башкара, билгеле. Аңа ярдәмгә класс җитәкчесе килсә, гаилә белән аңлы элемтә булдырылса, нәтиҗә уңай булыр дип ышанырга кала. Укучыда укуга, уңышка мотив, теләк булырга тиеш.  Бу исә, эшне аңлап, планлы башкарырга ярдәм итә.

        БДИга әзерлек эше, үткәреләсе чаралар алдан төзелгән план нигезендә алып барылса, эш нәтиҗәле булачак. Болар инде мәктәп планнарында да, предмет укытучыларының һәм класс җитәкчесенең планнарында да урын ала. Башкарыласы эшләрне планлаштырганда БДИ вакытында чыгарылыш класс укучылары кичерә торган авырлыкларны белү дә артык булмас дип саныйм мин. (Слайд 8) Менә алар: когнитив, шәхси, процессуаль. (Слайд 9)

  1. Когнитив авырлыклар - БДИ барышында информацияне эшкәртү үзенчәлеге, тест биремнәренең спецификасы белән бәйле. Моны “суга кермичә,  йөзәргә өйрәнеп булмаган кебек”,  укучыларны белем бирү процессында һәрдаим тест белән эш итү системасына күнектерү юлы белән җиңеп булыр иде. Укучыларның тест китаплары булдырып, мөстәкыйль эшләүләренә ирешү дә бик кирәк. Бу аларда үзконтроль булдыра һәм ышаныч арттырырга ярдәм итә. Традицион имтиханнан аермалы буларак, БДИ эшләрендә биремнәр арасында логик эзлеклелек булмау, укучылардан оператив хәтер һәм тиз арада бер темадан икенчесенә күчә алуны таләп итә. (Слайд 10) Моны Шульте таблицасы ярдәмендә психогимнастика күнегүләре белән үстерергә мөмкин. (Слайд 11)
  2. Шәхси авырлыклар  укучының үзе, аның хәле белән бәйле. Традицион имтиханда укучыга әти-әнисе, укытучы ярдәменә исәп тоту мөмкин булса, БДИ да бу мөмкинлек тә юк. Организаторлар да, укучылар да, мәктәп тә таныш түгел. Болар бөтенесе борчуны тагын да арттырырга һәм укучы игътибарын туплый алмаска, нәтиҗә көткәннән начар булырга мөмкин. Эмоцияләрне, үз тәртибеңне контрольдә тота белү, алдан ук уңай кәеф кирәк. (Слайд 12)
  3. Процессуаль авырлыклар БДИ процедурасы белән бәйле. Моңарчы күрмәгән бланклар тутыру, имтихандагы организаторлар, күзәтүчеләр борчуны тагын да көчәйтә. Бу авырлыкны җиңү өчен алдан үк бланкларга пробный экзамен эшләү, укучыларны имтихан турында, аның барышы турында таныштыру, норматив документларны өйрәтү, юмористик формада БДИны уйнап карау борчуны, куркуны киметергә ярдәм итәчәк. Юмор һәрвакыт балалардагы киеренкелекне җиңәргә булыша. Куркыту, киресенчә киеренкелекне арттыра, бала белгәнен дә онытырга, эшчәнлеген оештыра алмаска мөмкин.

        Укытучыларның, укучыларның һәм әти-әниләрнең БДИга карата негатив мөнәсәбәте укучының уңышсызлыгына китерергә мөмкин. Негатив мөнәсәбәтне укытучы үзе формалаштыра. “Син бернәрсә дә белмисең”, “без моны 5 класста өйрәндек, син оныткансың”, “бу тема күп биремнәрдә  бирелгән, син моны аңламадың, имтиханда эшли алмаячаксың” дип куркыту. “Минем ярдәмнән башка бернәрсә дә эшли алмыйсыз”, “имтиханда анда тыныч булмаячак, сезне гел күзәтеп торачаклар” дип борчу. Контроль тест вакытында киткән хаталарны анализламау, укучыны норматив база белән таныштырмау – болар бөтенесе БДИга карата негатив мөнәсәбәт.

        Ә БДИ да катнашучы укучы һәрберсе үзе бер индивид, индивидуаль үзенчәлекләргә ия: фикерләү, хәтер, игътибар, эшчәнлек темпы, шәхси үзенчәлекләре, уку мотивациясе һ.б.(Слайд 13) Индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып укучыларны берничә төркемгә классификацияләгәннәр. Әйдәгез, карап китик! (слайд карала) Имтиханга хәзерлек барышында боларга игътибар итәргә кирәк,  вакытында тиешле ярдәм оештыру да бик мөһим. (Слайд 14)

  1. Уңярымшарлы өстенлек итүче балаларның уң ярымшарлары активрак, шуңа күрә аларда образлы фикерләү яхшы үскән. Логик фикерләү аларда авырлык тудыра. Мондый балалар гуманитар фәннәрне яхшы үзләштерә, төгәл фәннәр алар өчен авыр бирелә. Тест тибындагы биремнәр бу балалар өчен аеруча кыен. Нинди ярдәм оештырып була соң? Материал яхшы үзләштерелсен өчен образлы фикерләүне эшкә җигәргә, коры теоретик материалны мисаллар, рәсемнәр, чагыштырулар, картиналар белән бирү отышлы.(Слайд 15)
  2. Материалны бербөтен итеп кабул итүче балалар бары тик гомуми бәйләнешләргә генә игътибар итәләр. Вак детальләр аларны кызыксындырмый. Мондый укучыларга план , конспект язу авыр. Гомумине таркату, анализ ясау алар өчен бик кыен нәрсә булып исәпләнә. Ярдәм: аналитик күнекмәләрен үстерү, һәр теманы өйрәнгәч, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген төшендерү.(Слайд 16)
  3. Ситуацияне артык нык борчылып кабул итүче балалар өчен бөтен нәрсә куркыныч. Контроль эш тә, диктант та, имтихан да. Мондый балалар гел тикшерәләр, гел төзәтәләр, телдән җавап биргәндә һәрвакыт укытучының реакциясен өйрәнәләр, укытучыга һаман- Һаман сорау бирәләр, дөреслеген карауны таләп итәләр, ручка кимерәләр, чәч һәм бармаклар белән уйныйлар. Ярдәм: эмоциональ комфорт булдыру, үсендерү, булышу, ышандыру. “Мин сиңа ышанам, син булдырачаксың”, “Син эшли аласың” кебек сүзләрнең дә әһәмияте бик зур.(Слайд 17)
  4. Үз-үзләренә ышанмаучы балалар гел зурлар ярдәменә мохтаҗ. Өй эшләрен дә иптәшләреннән күчерергә тырышалар. Белмәгәннән түгел, ә үзләренең дөреслегенә ышанып җитмиләр, үз фикерләрен дөрес булса да яклый белмиләр.БДИ бу укучыларга аеруча авыр, чөнки мөстәкыйль эшләү алар өчен иң авыр нәрсә.Ярдәм: укучының үзеннән сабыр гына җавап көтү, үз-үзенә ышаныч булдырырга ярдәм итү.(Слайд 18)
  5. Оештыру эшчәнлегенә тиз генә кереп китә алмаучы балалар игътибарсыз, таркау. Ярдәм: ком сәгате куллану, эшлисе эшләрнең исемлеген булдыру.(Слайд 19)
  6. Үз – үзләренә артык нык ышанучы балалар. Бу балаларга югары  дәрәҗәдә өлгергәнлек хас, җаваплы, оешкан, башкаручан. Мактауга мохтаҗ. Аларның һәр эше югары бәяләнергә тиеш, бөтенесен дөрес итеп эшләү кирәк. Әгәр юлларында бер таш кисәге очрый икән, бу алар өчен бик зур югалту. Ярдәм: “Бик яхшы” билгесе алу өчен бөтен заданиеләрне эшләү кирәк түгеллеген аңлату.(Слайд 20)  
  7. Нерв системасы нык булмаган балалар өчен тиз ару, хәл бетү хас. Арыгач күп хаталар китә башлый. БДИны 3-4 сәгать эшләргә туры киләчәк. Ярдәм: эш арасында ял оештыру, тәнәфесләр, тиешенчә йокы. Әти-әниләренә баланы невропатологка, психоневрологка күрсәтү кирәклеген әйтү. Витаминнар , үлән чәйләре белән ярдәм итү. (Слайд 21)
  8. Бик хәрәкәтчән балалар кызу, энергичный, актив булалар. Тиз  эшлиләр, күп очракта хаталар ясыйлар. Төгәл түгел. Ярдәм: эш нәтиҗәләрен мөстәкыйль тикшерергә, хаталарын табарга өйрәтү кирәк. “Эшләдеңме - тикшер” (Слайд 22)
  9. Тоткарлыклы балалар аз хәрәкәтләнәләр, бер нәрсәдән бер нәрсәгә акрын күчәләр, озак ориентлашалар. Ашыктырсаң, темплары тагын да кими. БДИда бу балалар зур авырлык кичерәчәкләр. “Син 1 сәгатькә 5 мәсьәлә чишәргә тиеш” дип вакытка эшләтеп өйрәтү уңай нәтиҗә бирәчәк. (Слайд 23)
  10. Ишетеп һәм кул белән тоемлап караучы балалар.  Кешенең 3 төрле кабул итү юлы бар. Аудиаль (ишетү), визуаль(күрү) һәм кинестетик (тоеп, тотып карап). Һәр кешедә дә аларның берсе өстенлек итә. Шуңа күрә укучының үзендә кайсысы өстенлек итүен тану әһәмиятле. Аңа ничек өйрәнү җиңел, ничек  тиз кабул итә. Аудиаллар сөйләп карап истә калдырсалар, кинестетиклар гади хәрәкәтләр белән, тотып карап тиз өйрәнәләр, әйтик, өстәл астында аяклар гел хәрәкәттә.

Әйе, һәр бала үзе бер индивид.Алар бер-берсенә һич тә охшамаган. Шуңа күрә бала шәхесен исәпкә алып эш итү класс җитәкчесеннән вакыт- вакыт күп сабырлык  таләп итә дә инде.

        Класс җитәкчесенең БДИга хәзерлек вакытындагы эшчәнлеген бәяләве дә авыр.Нәкъ менә аңа балаларны яклау, ата-аналарның зарын тыңлау, предмет укытучыларының таләпләрен исәпкә алу бурычы ята. Бу эшне ничек итеп системага салырга соң?

        Балалар белән эшчәнлекне класс сәгатьләрендә алып бару отышлы. “Имтиханга ничек әзерләнергә?”, “Билгесез куркынычны ничек җиңәргә?”, “”БДИ нәрсә ул? һ.б. темаларга класс сәгатьләре үткәрү бик отышлы.

        Әйтик ,“БДИ нәрсә ул?” дигән класс сәгате ел башында үткәрелә. Класс җитәкчесе максат итеп, БДИның асылы, эчтәлеге белән таныштыруны, белем алуга теләкне үстерүне куя. 10-15 минут БДИның асылын аңлатканнан соң, бер күнегү эшләргә мөмкин. Кәгазь битенә БДИ дип языла. Бу сүзләрнең нәрсә аңлатканын һәрберебез яхшы аңлый. “Әйдәгез шушы сүзләр тезмәсен үзебезчә аңлатып карыйк”. Балалар әйткән сүзләр язып барыла, һәм сүзләрдән сүзтезмәләр төзелә. Мәсәлән : “Бер дигән имтихан”. Укытучы сүзен : “Менә бит, балалар, имтиханыбыз бер дигән. Бары тик бездән тырышлык таләп ителә. Әйдәгез, имтихан безнең өчен дә бер дигән булсын әле”, - дип сүзен йомгаклый. Укучы да уйланырга мәҗбүр, киеренкелек тә бер кадәр кими төшә.

        БДИга әзерлек барышында класс сәгатьләре ярдәмендә максатка ирешү җайлырак. Класс сәгатьләрендә укучылар БДИга карата үз сүзләрен әйтергә тиеш, бу аларны нәрсә борчыганын белергә ярдәм итә. Шуңа игътибар итәргә кирәк: класс сәгатьләрендә укытучы күбрәк имтихан турында үзе сөйли, БДИга әзерләгәндә күбрәк укучылар үз фикерләрен әйтсәләр, күпкә отышлы булачак. Бу аларга бушанырга ярдәм итәчәк. Класс җитәкчесенең төп максаты укучыларны һәм аларның әти-әниләрен БДИны кайнар яклаучылар итү түгел. Иң мөһиме : имтиханны коточкыч, куркыныч бер нәрсә итеп түгел, ә көчләреннән килгәнчә җиңеп чыга ала торган авырлык итеп кабул итүләренә ирешү. (Слайд 24)

        Класс сәгатьләреннән тыш барыбызга да таныш тагын бер эш методы – класс почмаклары булдыру.

        Монда укучылар белергә тиешле мәгълүматлар бирелә. Болар :

  1. КИМ нар турында мәгълүмат, бланк тутыруга таләпләр ;
  2. БДИ бланклары үрнәкләре, демонстрацион КИМ эшләре;
  3. Имтиханга әзерләнергә ярдәм итә торган психологик киңәшләр, памяткалар;
  4. Предметлар буенча консультация графиклары.(Слайд 25)

Памяткаларны балаларның үзләренә, әти-әниләренә таратып була. Алар

Һичшиксез хәзерлек барышында ярдәм итми калмый.(Слайд 26)

        Имтиханга хәзерлек барышында әти-әниләр белән эш тә тиешле дәрәҗәдә оештырылу мөһим. Әйтик, ел дәвамында үткәрелгән ата-аналар җыелышларында БДИ турында ата-аналарда реаль караш булдыру, җаваплылыкның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген төшендерү кирәк.  Бер ата-аналар җыелышын: “Имтиханга әзерләнергә балаларга без бергә булышабыз” дип атап була. Ата-аналар җыелыштан бер яктан БДИ турында информация алса, икенче яктан шушы катлаулы процесста җаваплылыкның үз өлешен тоемларлык булсын. Җыелышны төрле формада оештыру нәтиҗә бирәчәк. Әти-әниләргә КИМ эшләрен, норматив документларны күрсәтү, алар белән танышырга мөмкинлек бирергә кирәк. Видеоязмалар күрсәтү дә отышлы. Без моны үз тәҗрибәбездә сынадык. Класс җыелышын ел ахырына калдыру зур хата булачак, шуңа күрә беренчесен октябрь – ноябрь аенда үткәрү кирәк. Мәсәлән, бер җыелышның темасы : “Баланы БДИга хәзерләгәндә мәктәп һәм гаиләнең йогынтысы”. Бу җыелышны әти-әниләр белән бер күнегү эшләүдән башлау нәтиҗә бирәчәк. Әти-әниләрне 5-6 кешедән торган группаларга бүләсең һәм уртасына түгәрәк төшерелгән битләр таратасың. Әти-әниләргә түбәндәге бирем җиткерелә: “Күзалдына китерегез, түгәрәк сезнең балагызның имтихандагы 100 % уңышы. Бу уңыш күп факторларга бәйле: мәктәп эшчәнлегеннән, баланың үзеннән, төрле очраклылыклардан, ата-аналардан. Әйдәгез, шушы түгәрәкне факторларга бәйле рәвештә өлешләргә бүлегез әле. Сезнең фикерләрегез безнең өчен бик кызык ” (укытучылар белән дә шушы күнегүне эшләп карау. 3кә бүлү. Укытучылар, балалар, ата-аналар. Фикерләр анализлана.) Ата-аналарның игътибарын имтиханда уңыш мәктәптән генә түгел, ә ата-аналар һәм укучыларның үзләреннән дә торганлыгын искәртү кирәк.(Слайд 27,28,29,30)

        Үткәрелә торган ата-аналар җыелышының берсендә имтиханга хәзерлек барышында дөрес туклану кирәклеген дә искә төшерү мөһим.(Слайд 31) Стрессның организмдагы су запасын киметүен, моңа бәйле рәвештә нерв эшчәнлеге акрынаюын әйтеп китү кирәк. Шуңа күрә су,  минераль су эчү файдалы.(Слайд 32-39. Карап китү.) Һәрвакытта да, имтихан вакытында бигрәк тә үз сәламәтлегең турында кайгырту кирәклеген балаларга да , әти-әниләргә дә искәртү кирәк. Безнең организмыбыздагы 100 миллиардтан артык булган нерв күзәнәкләре һәр секундта миллионлаган сигнал кабул итүен белергә кирәк. Шуңа күрә, имтиханга хәзерлек вакытында баш миенә ярдәмгә кирәк.

        Хәтерне яхшыртучы продуктлар:

Кишер матдәләр алмашын яхшырта. Ятларга, истә калдырырга булыша.

Ананас С витаминына бай, калориясе аз, озын текстларны ятлаганда ярдәм итәчәк. Театр, музыка йолдызларының да яраткан җимеше.

        Игътибарны тупларга ярдәм итүче продуктлар:

Креветка – баш мие өчен деликатес.

Башлы суган акыл эшчәнлеге нәтиҗәсендә арганда бик файдалы. Кан сыеклана, баш миенә кислород күп килә.

Чикләвек нерв системасын ныгыта, баш мие эшчәнлеген җайга сала.

        Иҗади эшчәнлеккә ярдәм итүче продуктлар:

Инжир башны яңа идеяләргә бушата. Составында аспиринга охшаш матдә бар, канны сыеклый.

Тмин яңа идеяләргә юл сала.

        Белем алырга ярдәм итүче продуктлар:

Кәбестә нерв киеренкелеген киметергә булыша. Имтихан алдыннан ашау бик тә отышлы, тынычландыра.

Лимон информацияне кабул итүне җиңеләйтә, С витаминына бай.

Кара җиләк (черника) кан әйләнешен яхшырта .

Без кабул итә торган ризык безнең тискәре һәм уңай эмоциябезгә дә тәэсир итә. Әйтик, борыч “бәхет гормоны” бүленеп чыгуга булыша.

Җир җиләге бик тәмле, ул тискәре эмоцияләрне нейтральләштерә.

Бананда  баш мие өчен кирәкле булган серотонин бар, ул сезгә “Сез бәхетле” дип сигнал җибәрергә булышачак. Димәк, имтиханга хәзерлек вакытында дөрес туклануга да игътибар итү, уңышка китерәчәк.

        Көчле психик киеренкелекне киметергә ярдәм итә торган күнегүләр:

        1.“Чебен” Бит мускулларының киеренкелеген киметергә ярдәм итә. Уңайлы итеп утырдык: куллар тез өстендә, баш һәм җилкә иелгән, күзләр йомык. Күз алдына китерегез, сезнең битегезгә чебен кунды.Менә ул борынга, аннан иренгә, аннан маңгайга, аннан күзләргә куна. Сезнең бурыч: күзләрне ачмыйча гына чебенне куу.

        2. “Лимон” Мускулларның киеренкелеген киметергә ярдәм итә. Уңайлы итеп утырдык: куллар тез өстендә, баш һәм җилкә иелгән, күзләр йомык. Күз алдына китерегез, сезнең уң кулыгызда лимон. Акрынлап кына лимонны сыга башлыйбыз. Бөтен согын сыгып бетерергә кирәк. Иркенәегез. Хәзер инде сул кул белән сыгабыз, сыгабыз, сы-га-быз. Аннан ике кул белән сыгабыз.

        3. “Боз сөңгесе” Бастык, күзләрне йомдык, кулларны өскә күтәрдек. Күз алдына китерегез, сез боз сөңгесе яки мороженое. Мускулларны катырдык. 1-2 минут шулай торабыз. Менә кояш чыкты, сез акрынлап эри башладыгыз. Акрынлап гәүдәнең төрле өлешләрен йомшартабыз. Моны өйдә яткан килеш тә эшләп була.

        4. “Һава тутырылган шар”. Бастык, күзләрне йомдык, кулларны өскә күтәрдек. Эчкә һава җыябыз. Күз алдына китерегез, сез зур һава тутырылган шар. 1-2 минут шулай торабыз. Менә шар тишелде. Акрын гына һаваны тышка чыгарабыз. Мускулларны йомшартабыз.

        Психик киеренкелек вакытында 20-30 тапкыр приседание, 15-20 тапкыр урында сикереп тору да файдага. Менә ял да итеп алдык. Уңышлы имтиханнар сезгә.

        БДИ нәтиҗәләре предмет укытучысының күрсәткече булып торса да,  класс җитәкчесенең ролен, җаваплылыгын һич тә киметми, киресенчә арттыра гына төшә. Моны онытмасак иде. Чыгышымны әзерләгәндә интернет материалларына, “Школьный психолог” журналына, мәктәп психологы киңәшләренә, үз эш тәҗрибәмә таяндым. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Эшегездә зур уңышлар телибез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс җитәкчесенең отчет формасы

Класс җитәктечесенең класс белән эшчәнлегенә анализ ясау...

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга психологик ярдәме

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтә алулары турында аңлату өчен ...

Открытый урок по татарскому языку в 9 ом классе на тему: "Сочинение язуга әзерлек"

9 нчы сыйныфта татар төркемендә сочинение язарга өйрәтү....

Класс җитәкчесенең айлык эш планы

ай/атна көннәредүшәмбесишәмбечәршәмбепәнҗешәмбеҗомгашимбәТәрбия эшенең юнәлешләреОештыру эшләреЯңалыклар белән танышуПсихологик ярдәмӘхлак тәрбиясеТормыш дәресләреАтналык йомгаклау...

Класс җитәкчесенең тәрбия эше планы

6 сыйныфка тәрбия эше папкасы. Класс җитәкчесенә ярдәмгә...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОЙ ДИСЦИПЛИНЫ УД.01 Иностранный язык (немецкий) для специальностей 44.02.02 Преподавание в начальных классах, 44.02.01 Дошкольное образование, 49.02.01 Физическая культура, 44.02.03 Педагогика дополнительного образования

Рабочая программа учебной дисциплины разработана в соответствии с требованиями Федеральных  государственных  образовательных  стандартов среднего профессионального образования по специа...