"Коррупциясез тормыш булырмы?"
классный час (9 класс) по теме

Хабибуллина Сюмбель Габдулловна

Классный час  о глобальной проблеме - коррупции. Причины этого негативного явления, как бороться  с коррупцией - ученики сами приходят к выводу.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon klassnyy_chas_korrupciya_.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбия сәгате

Укытучы: Хабибуллина Сөмбел Габдулла кызы, Актаныш районы Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

Тема:Ришвәтсез, коррупциясез тормыш булырмы?

Максат:  “Ришвәт”, “коррупция” сүзләренең мәгънәсен ачу; тискәре нәтиҗәләрен күрсәтү; укучыларда коррупциягә кире мөнәсәбәт тәрбияләү.

Материал: К.Ф.Әмиров, Д.К.Әмирова “Коррупциягә каршы һәм хокукый тәрбия”, Р.Р.Җамалетдинова, Е.М.Ибраһимова, Д.К.Әмирова “Укучыларда коррупциягә каршы культура тәрбияләү”

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

Укытучы: - Исәнмесез, укучылар!  Һәрберебезгә яхшы кәефләр теләп, ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырам. Бүгенге дәресебезнең темасына күз салыйк. Ул ”Ришвәтсез,коррупциясез тормыш булырмы?” дип атала. Максатыбыз-нәрсә улришвәт,коррупция,ул тормышыбызга кайчан үтеп кергән, безгә нинди зыянкитерә, аның белән ничек көрәшергә- шушы сорауларга җавап бирү.

  1. Төп өлеш.

Укытучы.  Нәрсә ул ришвәт һәм коррупция?

Укучы чыгышы. – Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “Ришвәт- билгеле бер максатларга ирешү өчен урындагы кешене сатып алу нияте белән бирелә торган акча яки әйбер” дип язылган. Юридик сүзлектә түбәндәгечә бирелә: “Россиянең җинаять турындагы законнарында бу төшенчә дәүләт хакимиятенә, дәүләт хезмәте һәм җирле үзидарә органнарында хезмәт итү мәнфәгатьләренә каршы өч төрле җинаятьне үз эченә ала: ришвәт алу, ришвәт бирү, ришвәттә арадашлык итү”.

2 укучы чыгышы. Коррупция – югары хезмәт урынында эшләүче кешеләрнең җәмәгать эшлеклеләренең акчага сатылучанлыгы; хезмәт урыны хокукларын шәхси байлык туплау максатлары өчен файдаланудан гыйбарәт җинаять. Коррупция- (латинча – сатып алу)  икътисад  өлкәсендә җинаятьчел дөнья структурасы белән дәүләт структураларының кушылуы,  шулай ук сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләренең,  дәүләт чиновникларының сатылуы һәм сатып алынуы.  

Укытучы. Укучылар, ришвәтчелек һәм коррупция сүзләре төрлечә яңгыраса да, аларның мәгънәсе бер- максатка ирешү өчен кемнедер сатып алу. Юкка гына әйтмиләр: “Бирүче булса, алучы табыла”.  Ә ни өчен бирәләр соң?  Бүген генә барлыкка килгән күренешме  бу, әллә аның тамырлары тирәндәме? Әйдәгез, сүзне  Алсуга бирик. Ул коррупциянең тарихы турында кыскача гына мәгълүмат бирер.

Укучы. Русь белән князьләр идарә иткәндә үк барлыкка килгән коррупция күренеше белән көрәшү 1497 елгы Судебникта чагылыш тапкан. Иван Грозный ришвәт алучыларга үлем җәзасы керткән, ләкин нәтиҗәсе зур булмаган. Петр I, Екатерина II дә көрәшеп караган. Монархия бәреп төшерелгәч тә коррупция белән көрәш дәвам иткән. РСФСР ның 1926 елгы Җинаять кодексында, 1960 елгы ҖКда, Россия Федерациясенең 1996 елгы ҖКда чагылыш тапкан. 2008 елның 19 декабрендә РФ Дәүләт Думасы “Коррупциягә каршы тору турында” закон кабул итте, 25 декабрьдә кул куелды.

Укытучы. Закон кабул ителгәнгә берничә ел вакыт үткән. Коррупция кимегәнме, әллә көчәя генәме?

Укучылар үзләре караган  телетапшырулар , вакытлы матбугат материаллары буенча фикерләрен җиткерәләр.

Укытучы. Татарстанның баш прокуроры Кафил Әмиров китергән саннар уйландыра.

Бер елга  ришвәтчелекнең 4мең 746 очрагы ачыкланган.2072 түрәгә кисәтү ясалган. 2372се дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Прокурорлар уздырган тикшерүләр нәтиҗәсендә 84 җинаять эше кузгатылган.

(“ВатанымТатарстан” газетасы, 2012 ел)

  Ничек уйлыйсыз, коррупциянең сәбәпләре нәрсәдә?

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, җаваплар тактага языла ( хокукый культураның түбән булуы,әхлаксызлык, чиновникларның комсызлыгы, түбән зарплата һ.б.).

Укытучы. Коррупция, бу күренешнең сәбәпләре белән ничек көрәшергә тәкъдим итәр идегез?

Фикерләшү. Җаваплар шулай ук тактага языла. Нәтиҗә чыгарыла: коррупция белән көрәш аның сәбәпләреннән килеп чыга ( законнарны камилләштерү, хезмәт хакын күтәрү( зарури хезмәткәрләргә), ГМЧның ачыклыгы, ришвәт бирмәү, җәзаны көчәйтү һ.б.)

Укытучы.  Коррупция белән көрәш – дөньякүләм әһәмиятле эш. БМО инициативасы буенча, 9 декабрь Халыкара коррупция көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Тормышыбызга үтеп кергән бу ямьсез күренешкәкарата мөнәсәбәтен татар халкы  мәкальләрендә чагылдыра. Әйдәгез, бергәләп барлыйк.  Мин мәкальнең беренче өлешен әйтәм, сез дәвам итегез. Асылында яткан фикерне дә аңлатып үтәрбез.

  1. Акча белән шайтанны да ... ( мәчеткә кертеп була).
  2. Акчага сат, ...(акчага сатылма).
  3. Акча күрсә, (фәрештә дә аза).
  4. Алтын белән алдыйлар,сары май белән майлыйлар, ...(шулай итеп эшне җайлыйлар).
  5. Кайсысына көй кирәк, ...(кайсысына чөй кирәк).

Укытучы. Үз-үзеңне тикшерү өчен мәсьәләләр чишик.

  1. Гражданин  Ф. операциягә  мохтаҗ була. Операция ясыйлар. Авыру рәхмәт йөзеннән, хирургка 5  мең сумлык азык-төлек бүләк итә. Бу коррупция саналамы?
  2. РФ Президентын сайлау вакытында  кандидат сайлаучыларга азык-төлек җыелмасы  өләшә. Кандидатның гамәлендә коррупция чагылышы бармы?
  3. Ришвәт акчалары озынайгач, конвертлар да зурайды. Бу җөмләне ничек аңлыйсыз?
  4. Н. Районы хакимияте башлыгы Х.ны 5 млн.сум ришвәт алган өчен суд 300 млн. сум түләргә карар чыгара. Сезнең фикерегез.  

  1. Йомгаклау.

Укытучы. Бүгенге сөйләшүебездән нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? ( коррупция – негатив күренеш. Җәмгыять үсешенә киртә булып тора, дәүләт органнарына ышанычны киметә, әхлаклылыкны җимерә һ.б.)

Укытучы.  Тормышта акча берәүгә дә җитми. Булган саен булдырасы килә. Халык “Нәфес – шайтан, туймас ул”, ди. Ләкин “Намус акчадан кыйммәт”, “Намус базарда сатылмый” дип,  намуслылыкны байлыктан  өстен куярга чакыра. Сездән, кадерле балалар, киләчәк нәкъ шуны көтә. Без сезгә ышанабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты.

М.Җәлил. Тормыш юлы һәм иҗаты. Уен- дәрес....

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы.

открытый урок ро теме Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы....

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча "Тамчы шоу"

Г.Тукай туган көннәрдә сыйныф сәгатьләрендә үткәрү өчен тәрбия чарасы....