Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"
классный час на тему

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Без кешеләр арасында яшибез.

Максат:

1.Этикет һәм этикетка сүзләренең мәгънәсенә төшенү, билгеләмә бирү;

      2.Этика кагыйдәләрен өйрәнүнең зарурлыгы;

 3. Рольләргә бүленгән уен тибында төрле ситуацияләрне тикшерү, анализлау;

Материал:  “этика”, “этикетка”  сүзләре язылган битләр, төрле ситуацияләр язылган карточкалар, Б. Бушелева “ Үзең нинди – көзгең шундый”.

     Без бүген этика темасына багышланган класс сәгате циклын дәвам  итәбез.

     Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул этикетка? Нәрсә ул этикет? (укучылар фикере тыңлана).

     Этикетка - әйтерсең лә, әйбернең кечкенә генә бер вәкиле, аңа карап әйбергә булган мөнәсәбәт  билгеләнә.

      Этикет – һәр очракта үз – үзеңне ничек тотарга кирәклекне билгели торган  махсус кагыйдәләр. Этикет  кешенең башкалар белән аралашу юлларын, кешенең тышкы кыяфәтен, үз – үзен тоту алымын ачыклый. Кешенең үз – үзен матур итеп тотуы, киенә белүе үзенә күрә этикетка булып санала. Шулай итеп “этикет”, “этикетка” сүзләре төрдәш булып чыга. Тамырлары да француз телендә бертөрле.

       Бер караганда кешенең  ничек йөрүе, исәнләшүе, сөйләшүе аның шәхси эше кебек. Бер кызга артык кычкырып  көлгәне өчен кешеләр кисәтү ясагач, үзен  кимсетелгәнгә санап, болай диде: “Үз – үземне ничек тотуым минем шәхси эшем.” Бу да дөрес. Әмма бердән – бер очракта: әгәр дә бу кеше, Робинзон кебек, кеше яшәми торган утрауда яшәсә. Ә без Робинзоннар түгел. Без кешеләр арасында яшибез, безнең сүзләребезгә, ишарәләребезгә, үз – үзебезне тотышыбызга тирә юньдәгеләр битараф була алмый.

     Бүгенге класс сәгатебезнең темасы да “Без кешеләр арасында яшибез” дип атала. Без укыйбыз, эшлибез, кибеткә, библиотекага барабыз, концертларга йөрибез, башка кешеләр белән бәйләнешкә керәбез. Бәйленеш төрле рәвештә булырга мөмкин. Иптәшең белән 6 сәгать парта артында утыру, тәнәфестә аралашу, футбол корында очрашу, узып барганда күз сирпеп алу. Кешеләрнең кәефе, күңел күтәренкелеге, эшкә сәләте һәр очракта да аларның башкаларга карата кече күңелле була белүләренә, яхшылык эшләргә әзер торуларына яки бик тиз кабынып китүләренә, тупаслык күрсәтүләренә бәйле. Үз – үзеңне дөрес тоту ул бик мөһим нәрсә.кешеләр белән аралаша белү ул бер фән. Аралашу фәнен кече яшьтән үк үзләштерергә кирәк. Кешеләр арасында үз – үзеңне шулай тота белергә кирәк, башкаларга синең яныңда, рәхәт, җайлы булсын. Кайберләребез кагыйдәләрне беләбез, ләкин үтәп бетермибез. Кечкенә генә бер мисал. Иптәшегезне уйнарга дәшәм дип, сез ул яшәгән йортка атылып керәсез һәм күбегезнең беренче сүзе нинди була? “Динар өйдәме?” ә бит монда бөтенләй башка сүз әйтелергә тиеш иде, “Исәнмесез?” дигән сүз. Этика кагыйдәләре бик күп, кайсын без тәрбия сәгатьләрендә карап үтәрбез, кайсын тормыш үзе өйрәтер.

      Бүген без сезнең белән яхшы хуҗа булу турында сүз алып барырбыз. Хәзер мин сезгә берничә ситуация тәкъдим итәм, сез аның  ахырын дөрес итеп уйнап күрсәтерсез.

   

  1.     Дуслары белән Айдар мәктәптән кайтып килә иде. Шулчак нәрсәнең барысын караганда да тизрәк йөгерүе турында бәхәсләшеп киттеләр. Дамир гепард дип исбатларга торышты, Камил антилопа, диде. Бәхәснең очына чыгарга өлгерә алмадылар, чөнки малайлар Айдар өе янына кайтып җиткәннәр иде инде. Шулай да, алар әле таралашырга ашыкмадылар. “Әйдәгез, безгә керәбез,- диде Айдар, - минем “Хайваннар тормышы” дигән китабым бар, тамак ялгап та алырбыз шунда, юкса, мин бик нык ачыктым”.
  • Әниең ачуланмас микән соң? – диде Камил.
  • Син нәрсә! – минем әни андый кеше түгел ул! Ишекне Айдарның әнисе ачты. Ул иске күлмәктән, алъяпкычы да яңага охшамаган иде. Косынкасыннан чәчләре тузып чыгып тора. Кулында исә юеш чүпрәк. Ванна бүлмәсендә кер юу машинасы эшләп тора, бүлмәдә өй җиһазлары урыннарыннын кузгатылган иде. Күрәсең, өй җыештыру эшләре башлангандыр.
  •  Малайлар, сез гафу итегез инде, өйдә тәртип юк әле безнең. Хәзер капкалап алырга берәр нәрсә әмәлләп бирермен.

      Малайларның монда каласылары килмәде, чыгып китәргә дип калкынып куйдылар. Хуҗаларга бераз ялынырга туры килде. Барысына да бик уңайсыз.

  1.      Әти белән әни кинога кителәр. Тиздән кайтырлар да инде.Илсөя өйдә бер үзе. “Кино сәяхәтләр клубын ” карап уртыра. Звонок шалтырады. Ишектә  Шәүкәт абый күренде. Илсөянең әтисе белән бергә эшли ул.
  • Исәнме, Илсөя. Әтиең өйдәме?
  • Әти өйдә юк, – Илсөя кунакка сабырсызланып карап тора. Куллары исә тимер бикне чытырдатып тоткан.
  • Кызганыч. Сау бул, алайса.

  1.     Ишек шакыдылар. Сәлим, авызына капкан ризыкны чәйни – чәйни: “Керегез, ишек ачык!” – дип кычкырды. Өйгә... Миләүшә килеп керде. Бу бөтенләй көтелмәгән хәл иде, билгеле, алар бер – берсен беләләр. Ләкин бт Миләүшә бик ерак тора, Сәлим классында да укымый әле, җитмәсә.

  1.       Мәктәпкә барыр вакыт җитеп килә. Дәресләрнең барсы да әзерләнеп бетмәгән әле. Әни бәрәңге әрчергә һәм идәнне юеш чүпрәк белән сөртеп алырга кушкан иде. Таһир исә һаман да эшкә керешеп китә алмый тора. Аларга иртән үк, аз гына уйнап алыйк әле, дип күршедән ике бертуган малай кергән иде. Чыгып кына китә алмыйлар бит шулар. Өстәл хоккеен да уйнадылар, озын йонлы эт Акбайны җинаятьче тотарга да өйрәттеләр. Келәмдә ауный – ауный самбо уены алымнарын да үзләштерделәр. Бер савыт конфетны да ялт иттереп куйдылар. Аннан, җыр китабын табып алып, үзләре белгән җырларны көйли башладылар.

 (Һәр очрак анализлана)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект открытого урока на тему "Без шәһәрдә яшибез" (для 3 классов).

3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.З.Хәйдәрованың "Татар теле" дәреслеге буенча). Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1) "Безнең шәһәр" темасын өйрәтүне дәвам итү, "кайд...

Без нинди урамда яшибез? төзелмәсе

Дәреснең технологик картасыПредмет: татар теле“Күңелле татар теле” рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 3 нче сыйныф; төзүче авторларыР.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева. – Каз...

Ғаилә кешеләренең шөғөлдәре, һөнәрҙәре. Исем. 4 класс

Ғаилә ағзаларының атамаларын, ғаиләләге мөнәсәбәт, исем һүҙ төркөмө тураһында төшөнсә биреү....

Без Татарстанда яшибез

7 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе....

Без Татарстанда яшибез.

http://магариф.рф/issue/N-109-2018/Без Татарстанда яшибез. 2 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе....

Без яшибез дуслык илендә.

Безнең республикабызда бөтен милләтләр дә дус-тату яшиләр, үзләренең ана телендә иркен сөйләшәләр. Шушы дуслык күперләре тагын да ныграк булсын өчен, 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге е...

Без Татарстанда яшибез

Презентация по родному языку по теме "Без Татарстанда яшибез" ( 9 сыйныф)...