Без Татарстанда яшибез
план-конспект урока (7 класс)

Резеда Ганиева

7 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

 “Ютазы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Без Татарстанда яшибез.

C:\Users\Windows-7\Desktop\w1056h594fill-4-9.jpg

7 нче сыйныфның рус төркемендә

 үткәрелгән ачык дәрес

эшкәртмәсе.

Үткәрүче: 1 нче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ганиева Резеда Галимулла кызы.

2018 нче ел

7а сыйныфында татар теленнән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Без Татарстанда яшибез

Максат:  “Без Татарстанда  яшибез” темасын кабатлау, ныгыту; диалогик һәм монологик сөйләм телен  үстерү; туган ягыбызның матурлыгын күрә белү,  аңа карата горурлык хисе тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

предмет-“Без Татарстанда яшибез” темасын кабатлау; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре тәрбияләү.

шәхескә кагылышлы- укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе.

Универсальуку гамәлләре формалаштыру.

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау.

Танып-белү: дәрестә ориентлаша белү, төрле биремнәр үтәү, проблема кую һәм аны чишү.

Шәхси: кыенлыклардан чыгу юлларын эзләү; үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Коммуникатив: үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү; монолог төзү һәм әңгәмәдә катнашу.

Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне кабатлау.

Эш формалары. Фронталь,индивидуаль,  парлап һәм төркемнәрдә эшләү.

 Җиһазлау: компьютер, Votum –голосование җайланмасы.

Материал: Р.Хәйдәрова. Татар теле.  7 нче сыйныф.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1.Уңай психологик халәт тудыру.   3 мин

2.Дәрескә әзерлекне тикшерү.

-Хәерле көн, укучылар. Кәефләрегез ничек? Барыгыз да дәрескә әзерме? Әйдәгез, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп эшкә керешик.

II.Укучыларның эшчәнлеген мотивлаштыру. Дәрескә максат кую.

1.Өйрәнгән сүзләрне кабатлау аркылы дәрескә максат кую.

(Компьтерда слайдлар күрсәтү. Укучылар сүзләрне тәрҗемә итәләр, аннан соң экрандагы җаваплар белән чагыштыралар.)  5 мин

Площадь - мәйдан

государство- дәүләт

север - төньяк

полезные ископаемые-файдалы казылмалар

восток - көнчыгыш

земля – җир

богатый-бай

запад-көнбатыш

юг-көняк

Үзбәя.

 -Укучылар, без кабатлап киткән сүзләр нинди темага карый?

-“Без Татарстанда яшибез” темасына.

-Әйе. Димәк, без бүген дәрестә нинди теманы ныгыту өстендә эшләрбез?

 -“Без Татарстанда яшибез” темасын.

- Укучылар, без бүген дәрестә “Без Татарстанда яшибез  “ дигән теманы кабатлап, ныгытып китәрбез, җөмләләр, текстлар  төзербез, туган ягыбыз турында сөйләрбез. Сезнең һәрберегездә билге кую табеле бар. Сез үзегезгә билгеләр куярсыз.  2мин

III.Белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар, хәзер без өйрәнелгән темага сүзләр уйлап язарбыз. Моның өчен без “Джот-Тотс» һәм “Тик-Тэк-Тоу” структураларын кулланабыз.

  1. “ Джот-Тотс” структурасы.  5 мин

1.Бирелгән тема  буенча бер сүз уйлап табыгыз.

2.Бу сүзне  әйтегез һәм кәгазь битенә язып куегыз.

3.Язылган ягын өскә каратып, өстәл уртасына куегыз.

4. Бөтен кәгазьләр беткәнче 1-3 адымнарын кабатлагыз.

Хәзер 1 нче номерлы укучылар cүзләр язылган 9 кәгазьне аерып алалар һәм өстәлгә тезәләр.

  1. “Тик-Тэк-Тоу” структурасы.  5 мин

1.Сүзләр язылган 9 кәгазьне аерып

алыгыз.

2. Кәгазьләрне бутагыз. 3х3 тәртибендә

9 кәгазьне өстәлгә куегыз.

3. Командадан һәр катнашучы түбәндә

бирелгән номер астындагы сүзләр

 белән җөмләләр төзи:

1) 1,2,3

2) 1,4,7

3) 1,5,9

(һәр өстәлдән бер укучы җөмләләрне укый).

Нәтиҗә ясау.Үзбәя.

Физкультминут. 2 мин

IV. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

 1.- Укучылар, бик яхшы. Сез өйрәнелгән тема буенча сүзләрне истә калдыргансыз. Аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнгәнсез. Ә хәзер белемнәрегезне тест ярдәмендә тикшереп карыйк.

Votum-голосование  ярдәмендә тест үткәрү.  10 мин

Нәтиҗә ясау. Үзбәя.

2.“Рафт” структурасы ярдәмендә постерлар ясау.  10 мин.

-Әйдәгез, укучылар, туган ягыбыз турында өйрәнелгән сүзләрдән файдаланып постерлар ясыйк. Сезнең өстәлләрдә төрле рәсемнәр, фломастерлар, кәгазьләр бар. Шулардан файдаланып эшлибез. Сезгә биш минут вакыт бирелә.

1 нче өстәл “Татарстан республикасы” турында, 2 нче өстәл- Ютазы районы турында, 3 нче өстәл-Ютазы авылы турында постерлар әзерли.

(Укучылар эшләгәндә музыка яңгырый. Һәр өстәлдән бер укучы эшләрен яклый).

 

V. Өй эше.

“Татарстан - минем Ватаным” дигән темага  хикәя язып килергә.

VI. Рефлексия.

 Дәресне йомгаклау

Сорауларга җавап бирү.

- Дәрес максатына ничек ирештек ?

-Кайсы эшләр ошады? Ни өчен?

-Үзегезнең эшегезне бәяләгез.

Билгеләр кую.

- Укучылар,без бүген дәрестә туган ягыбыз - Татарстан турында белгәннәребезне кабатладык. Туган ягыбыз турында җөмләләр, текстлар төзедек. Сез дәрестә үз-үзегезгә билгеләр куйдыгыз. Сез дәрестә бик актив булдыгыз.  Зур рәхмәт барыгызга да.

Уңышлар телим. Сау булыгыз.

-Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект открытого урока на тему "Без шәһәрдә яшибез" (для 3 классов).

3нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе (Р.З.Хәйдәрованың "Татар теле" дәреслеге буенча). Дәрескә түбәндәге максатлар куелды: 1) "Безнең шәһәр" темасын өйрәтүне дәвам итү, "кайд...

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"

Класс сәгате "Без кешеләр арасында яшибез"...

Без нинди урамда яшибез? төзелмәсе

Дәреснең технологик картасыПредмет: татар теле“Күңелле татар теле” рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 3 нче сыйныф; төзүче авторларыР.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева. – Каз...

Без Татарстанда яшибез.

http://магариф.рф/issue/N-109-2018/Без Татарстанда яшибез. 2 нче сыйныф рус төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе....

Без яшибез дуслык илендә.

Безнең республикабызда бөтен милләтләр дә дус-тату яшиләр, үзләренең ана телендә иркен сөйләшәләр. Шушы дуслык күперләре тагын да ныграк булсын өчен, 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге е...

Без Татарстанда яшибез

Презентация по родному языку по теме "Без Татарстанда яшибез" ( 9 сыйныф)...