Көзге кояш тауга сыенганда...
методическая разработка по теме

Хабибуллина Сюмбель Габдулловна

Мәктәп күләмендә үткәрелгән кичә өлкәннәргә хөрмәт хисе тәрбияләүне, балаларны иҗатка тартуны максат итеп куя

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_koyash_tauga_syenganda.docx22.87 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

         “Көзге кояш тауга сыенганда...”

темасына әдәби- музыкаль кичә

                                                                                                            Үткәрүче укытучы:  Хабибуллина С.Г.,

24 октябрь, 2014 ел

Максат: өлкәннәргә хөрмәт хисе тәрбияләү, үткәннәр белән кызыксыну уяту, якташларыбыз иҗатын барлау,  балаларны иҗатка тарту

Җиһазлау: шигырь җыентыклары, презентация

Чара барышы

1 нче укучы

Табигатьнең, Вакыт каршысында

Тып-тын калып, башын игән мәле.

Тезелешеп,  җәйне озатырга

Чыгып баскан печән кибәннәре.

Көз килүгә, ак җәймәдәй булып,

Сузылып ята җиргә ак томан;

Кояш нурларында пәрәвезнең

Тирбәлгәне ишетелә сыман.

Тик бер генә көзнекеме соң бу?-

Урманнарны моңсу сагыш сарган.

Кыштыр-кыштыр килеп, алларыңа

Ялкын өзелеп төшә агачлардан.

Ерак үткәннәргә, киләчәккә

Ишетелер күк, әгәр аваз салсаң;

Күптән киткәннәрне табарсың күк

Болыннарда бүген, эзләп барсаң...

Чал Вакытның, дөнья каршысында

Тып-тын калып, башын игән мәле.-

Табигатьнең шушы мизгелендә,

И, җаннарны чайкыйсы бар әле!..

Алып баручы.

Табигатьтә көз хакимлек итә. Көзге кояш, яклаучы эзләгәндәй үзе дә тауга сыенган көннәр бу. Күңелләрнең дә җылы эзләгән мәле. Менә шундый көннәрдә насыйп булган очрашу безнең. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Бүгенге кичәбезне матурлыкка омтылып яшәгән, якты эзләр, бай мирас калдырып, безгә – киләчәк буынга белем-тәрбия биргән өлкәннәребезгә багышлыйбыз.

Халкыбызда якыннарга, кардәш-ыруга хөрмәт, кайгыртучан мөнәсәбәт, туган илгә мәхәббәт яшәгән. Бу сыйфатлар борынгылар тарафыннан югары бәяләнгән:

Илен белмәгән – игелексез,

Халкын белмәгән – холыксыз,

Ә нәселен белмәгән- нәселсез,- дигән тәкъбир безне әхлаклы булырга өнди.

Шулай ук “Җиде буыныңны бел!”дигән гади, ләкин искиткеч нәсыйхәткә халкыбызның тирән тарихы сыйган. Юкка гына балалар шагыйре Ш.Галиев:

“Исәннәрнең кадерен бел, үткәннәрнең каберен бел,”- дип язмаган.

Балалар өчен нәсел агачында иң кадерле кешеләр – дәү әни һәм дәү әти, әбекәй белән бабакай. Алар үзләренең хисләрен шигырьләргә салалар. Район күләмендә оештырылган “Яшәгез сез мәңге яшь булып...” бәйгесендә укучыларыбыз актив катнаштылар.

( үзләре чыгарган шигырьләрен уку)

Алып баручы.  Әйе, өлкәннәребез безгә һәрьяктан үрнәк. Алар - еллар авазын,  тормыш тәҗрибәсен безгә тапшыручылар. Халкыбызга хас сыйфатлар, җыр-моңга сәләт тә өлкәннәребездән күчә. Апач авылында яшәүче гармунчы Ринат абый Шәмсетдинов, мөгаен, оныгы Расилда үзен күрәдер.

Расил җыры

Алып баручы. Дәү әниләребез, әби-бабайларыбызның балачагы, яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килде. Аларның йөрәк түрләрендә газиз әтиләрен сугышка озату ачысы да, шул чордагы тормыш авырлыклары да ята торгандыр. Еллар үткән саен ачы михнәтләрне үзе күргән, үзе татыган буын кешеләре кими бара. Ләкин менә бүгенге матур, тыныч тормышның шушы бабалары батырлыгына, әбиләре, дәү әниләре түземлегенә, тырышлыгына бәйле икәнен хәзерге буын балаларына аңлатасы, оныкларының күңеленә сеңдерәсе иде.

       Йөзьяшәр карт белән очрашу (Харрас Әюп)

Алып баручы. Көче ташып торган яшь  кеше картлык турында уйламый, андый вакыт әллә кайда, Каф таулары артында кебек тоела. Әмма гомер йомгагы сүтелгән саен, дәрт-дәрман сүрелә, көзләр якыная баруы сизелә. Беркем дә теләп, сорап, чакырып китермәсә дә, акрын-салмак,әмма ышанычлы  адымнар белән сиздерми генә бөтен кешегә дә килә ул. Халык шагыйре Ф.Яруллин менә ничек яза:

Картлык бит ул шундый нәрсә –

Срогы чыккан товар.

Ару гына күренсә дә,

Бик шаккатмыйлар аңар.

Кемдер ымсынып куйса да,

Кайчакта бу товарга.

Алачак ул аны бары

Тотып кына карарга.

Ф.Яруллинның язмышы һәм аның  никадәрле тормышны яратуы, бәяләп булмастай ихтыяр көченә ия булуы хакында барыбыз да хәбәрдар. Бездән бик ерак та түгел, Иске Кормаш авылында яшәүче, сәламәтлеге аяктан екса да, сөйләшү куәсе юкка чыкса да, иҗат итүен ташламаган Линиф Каһировны  Корчагин, Яруллин, Гакыйль Сәгыйровлар токымыннан дими ни дисең! 75 яшен түгәрәкләп килүче якташыбыз да гомер йомгаклары турында уйлана:

Гомер йомгаклары

Җыр “Яшь гомер”

Алып баручы.  Үзенең “Һәйкәл куяр идем” дигән шигырен Линиф Каһиров пар канаты, ышанычлы  терәге Лена апага багышлап яза. Лена апа -  татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Бәлки, хисләр, матурлык дөньясына алып керүче дә нәкъ менә тормыш юлдашы булгандыр.  

Балаларга да сүзнең кадерен белергә, көчен бәяләргә, аһәңен сиземләргә татар теле укытучылары ярдәм итә бит.    Мәктәбебездә бик озак еллар әлеге бурычны Зәкия Ибраһим кызы һәм Мәдинә Вәҗи кызы үтәп килгән.  Бүген алар лаеклы ялда.

Мәдинә апа үзе дә тормыштагы, авылдагы күренешләргә һич кенә дә битараф кала алмыйча, хисләрен ак кәгазьгә төшерә – шигырьләр, бәетләр иҗат итә. Балалары исә әлеге иҗат җимешләрен туплап, аерым җыентык  итеп чыгарганнар. Бу – Мәдинә апа өчен бәясез бүләк, зур ядкәр. Кызларына, улларына бик рәхмәтле ул.

Дөньяның агы-карасы була дибез. Кешеләр, өлкәннәр арасында да нәкъ шулай: бәхетле язмышка, кадерле картлыкка ия булганнары белән беррәттән ялгызлыкка дучар булганнары, балалары бар килеш тә кадерсезгә әйләнгәннәре, ятим калганнары да, кызганычка каршы, очрый.

Күрәчәккә бер сәбәпме әллә,

Картлар йорты басты дәүләтне...

Якташыбыз Эльмира Шәрифуллинаның “Тәмуг кисәве” поэмасын укыгач, күңелдә туган хисләрем шигъри юлларга салынды.

“Картлар йорты”  С.Хабибуллина.

Алып баручы.

Кайда ялгыш? Нигә болай?  Сораулар күп.  Тормышыбыздагы бик күп вакыйга – күренешләр шундый  авыр хисләр калдыра. Ә бит яшәү шундый  җиңел булыр иде бит!

“Яшәү ничек җиңел булыр иде!” Ф.Яруллин

Мин урманга чыгам бик еш кына,

Бу- сафланыр өчен бер чара.

Һәр тавышка колак сала урман,

Һәр авазга җавап кайтара.

Их, дип куям, ник соң кешеләр дә

Менә шулай сизгер түгелләр?

Нигә, нигә яши башлау белән

Катылана  безнең күңелләр?

Бүтәннәрдә безнең эшебез юк,

Үзебезнеке инде үзәктә.

Яши-яши аклыгыбыз бетә,

Сабыйлыклар бетә йөрәктә.

Онытабыз хәтта елмаюны,

Авыр түгел юкса бу һич тә.

Тыпырчынып яткан яхшылыкны

Үтерәбез буып без эчтә.

Ә бит дөнья шундый матур үзе,

Каш җыермый гына карасаң...

Һәрберебез өчен кояш чыга,

Һәрберебез өчен ата таң.

Һәрберебез зур бәхеткә лаек,

Һәрберебез кеше ләбаса.

Яшәү шундый җиңел булыр иде

Һәркем әгәр башка берәүнең дә кеше икәнлеген аңласа.

Җыр “Гомер бит ул бер генә”

Алып баручы.

Вакыт чаба. Буыннарны буын алыштыра. Ә без – бәхетле буын.  Бай мирас – күңел байлыгын, моңнарын, тәрбия-нәсыйхәтләрен җиткергән әби-бабайларыбыз бар. Матур тормыш белән яшәү үрнәген әллә кайдан – читтән эзлисе юк. Ул – безнең аяклы тарихларыбыз булган әбекәй-бабакайларыбызда.  Инде үзебезгә намусыбызны тапламыйча, тырыш хезмәт куеп, матур эзләр сызып гомер итәргә.

Көн артыннан көн туа. Кеше гомере аккан су кебек, искән җил кебек тиз генә үтеп тә китә.

    Без дөньяда яшибез икән, үзебездән соң килгән буыннарга да өлкәннәрне олылау, туган җиребезне, туган телебезне хөрмәт итү кебек күркәм сыйфатларны, гореф- гадәтләрне түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай -күңелебез кояшы.

ггГГ.Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнү өчен материал....

Выступление на 1Республиканских чтениях им.Кояш Тимбиковой

Данное выступление обращено к участникам 1 Республиканских чтений им.Кояш Тимбиковой...

Рус мәктәбендәге рус төркемнәре өчен әдәбияттан класстан тыш уку дәресе. 5 нче класс Изгелек – кояш нурына тиң.

Класс: 5 класс (РМРБ)Тема:  Бәйләнешле сөйләм теле үстерүДәрес темасы: “Изгелек-кояш нурына тиң”Дәрес  тибы: Класстан тыш укуДәрес барышы: 1 дәрес (45 минут)Алып бару формасы: ӘңгәмәМа...

Музыкаль кичə «Миллəтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай…»

Музыкальный вечер на татарском языке, посвященный творчеству Габдуллы Тукая....

Кояш гомере телим, әнием, сиңа!

Әниләр көненә багышлана....

Интеграль дәрес- уку һәм табигать белеме Резеда Вәлиева "Яңгыр белән Кояш" әкияте

Краткая аннотация авторских цифровых образовательных ресурсов(текстовый файл) 1.      Автор (с полным указанием ФИО, места работы и должности): Рафикова Эльвира Алм...

Разработка внеклассного мероприятия «Әнием – күңелем кояшы!»

Кичәнең максаты:Әниләргә карата кадер – хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.Кичәнең бурычы:1)      Ана теле бел...