Музыкаль кичə «Миллəтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай…»
методическая разработка по теме

Фаткуллина Зиля Алямовна

Музыкальный вечер на татарском языке, посвященный творчеству Габдуллы Тукая.

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Урыссу махсус (төзəтү) гомуми белем бирү мəктəп-интернаты

Музыкаль кичə

«Миллəтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай…»

Татар теле һəм

əдəбияты укытучысы

Фәткуллина З.Ә.

«Миллəтемнең кояшы син и моңлы,

нурлы Тукай…»

Максат: балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турындагы белемнəрен киңəйтүне дəвам иттерү, аларда аның иҗатына, туган телгә кызыксыну, мəхəббəт тəрбиялəү.

Магнитофон язмасында З.Яруллинның «Тукай маршы» яңгырый.

Бəйрəмчə киенгəн балалар залга үтəлəр.

Алып баручы. Исəнмесез, кадерле балалар, хөрмəтле кунаклар, мөхтəрəм тамашачылар! Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Г.Тукайга багышланган музыкаль иртəне башлыйбыз.

1-нче бала. Йөрəклəрне дəртлəндереп

Тирə-якны ямьгə күмеп,

Шаулап, гөрлəп,

Яз килə!

Алып баручы. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.

2-нче бала. Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьлəр солтаны

М.Ногман «Тынмый моңсыз сазың» яңгырый

3-нче бала. Шагыйрьләр солтаны булып тусаң да, Тукай

Җиргə җәбер, золым, кимсетүләр

Туры килгән күрергә.

Бәйрәмнәрең алда икән эле,

Кара шагыйрь, бүген текәлеп

Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп.

4-нче бала: Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар,

Шигьриятең, һәйкәлеңә шулай

Язлар һаман гөллəр ташырлар.

Балалар Г.Тукай портреты янындагы кечкенә өстəлгə чəчəклəр куялар.

Алып баручы: Син күрмəгəн яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне

Килəчəккə барган улларыңнан

Ишетəсең «Туган тел»еңне

Балалар Г.Тукай портреты янындагы кечкенə өстəлгə чəчəклəр куялар.

Алып баручы: Син күрмəгəн яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне

Килəчəккə барган улларыңнан

Ишетəсең «Туган тел»еңне

«Туган тел» көе Г.Тукай – яңгырый

Ике бала З. Туфайлованың «Тукай абый» дигəн шигырен укый.

1-нче бала. Әле укый белмәсәк тә,

«Туган тел»не җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүлəге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Бергә. И туган тел, и матур тел.

2-нче бала: Әкиятләрең сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла!

«Су анасы», «Шүрәлеләр» -

Безнең дуслар барысыда.

Кырлай дигән симфоник поэмадан (Н.Җиһанов көе) өзек яңгырый. Арткы планда - урман күренеше (анда ясалма чыршы, каен агачлары куела) «Күбəлəк очып керə. Кулына кəрзин тоткан кыз «Күбәләк»не тотарга тели.

Кыз, Нинди матур күбәләк!

Бала белән күбәләк җыры (З.Хабибуллин көе) башкарыла «Күбәләк» «очып» китә.

Кыз. Җиләк җыям, как коям

Дәү əнигә бүләккә

Монда җиләк күп икән

Аю бүре юк икән.

Ачы итеп кычкырган тавыш ишетелә.

Алып баручы. Тукта, чу! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетннан бер көй ишетелə. Бии-бии Шүрәле керә. Кыз качарга тели.   

Шүрәле. Әй, сылу кыз кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет. Килче, икəү уйныйк бераз кети-кети.

Кыз. Чү-чү шаярма

Син мине куркытма

Әйдә безгә кушылыш

Бәйрәмне күңелләтер.

Җыр башкарыла «Шүрәле» Рамил Курамшин көе Нәҗибә Сафина шигыре

Шүрәле. Рәхмәт сезгә кызлар! Мине сөендердегез.

Курыкмагыз балалар. Зыян салмам

Үзем белән сезгә дип бер әйбер

Алып килдем.

Алып баручы. Нәрсә икән ул, балалар?

Шүрәле. Беләсезме, нәрсә ул?

Уңда кесə. Сулда кесə

Алдымда да кесəлəр

Артымда да кесəлəр

Бие күңелле булыр иде,

Нəрсə икəнен белсəлəр

Ә, ə белмисезсе? Менə алар – китаплар. Шул китапның геройлары үзлəре дə килер.

Ишектəн Кəҗə белəн Сарык керə

Кəҗə. Килдек сезгә кунакка

«Кояшкай» мәктәбенә

Тукай китаплары алдык

Галинең акчасына (күрсəтə)

Сарык. Ә минем рəхəтлəнеп.

Китап укыйсым килə

Китаптагы сорауларны

Сезгə бирəсем килə.

Алып баручы. Рəхим ит, Сарык дус!

Сарык китаптан сораулар укый. 

  1. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш савыттан)
  2. Төн ни өчен караңгы (кояш булмаганга)
  3. «Кызыклы шәкерт» шигырен кем язган (Г.Тукай)

Сарык. Яхшы, минем сорауларыма җавап бирдегез.

Ә менә мин сезгә бүләккә шигырь дә алып килдем. Тыңлагыз.

«Тычканнар җыелышы» - шигырь.

Кəҗə. Минем дə сорауларым бар

Мин дə əйтəм, тыңлагыз

  1. Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык,

Исеме аның … (Сарык)

Сарык. Әйе, мин ул дуслар

  1. Нəкъ кеше кебек үзе

     Ә шулай да шаккатыра

     - Былтыр кысты? – дип кычкыра,

     Туганнарын чакыра. Кем ул?   (Шүрəле)

Шүрəле. Кычкырганымны да ишеткəннəр икəн.

Алып баручы. Рəхмəт сезгə Кəҗə белəн Сарык. Сорауларыгыз кызыклы булды. Ә, менə хəзер миннəн сорау тыңлагыз. Ә сез белəсезме Г.Туканың иң яраткан уены нинди булган? Ачык авыз уены

Әйдәгез бергәләшеп уйнап алабыз (Парсыз калган балага сорау бирелә)

  1. Нəкъ кеше кебек үзе

Бар маңгаенда мөгезе.

  1. «Былтыр кысты» - дип акыра,

Туганнарын чакыра

Кем икəн ул? (Шүрəле)

  1. Кешенең якын дусты

Йортның тугры сакчысы

Аннан гел игелек көт

Ә исеме ничек (Эт)

4. Кулы юк, балчык ташый

         Балтасы юк, өй ясый  (Карлыгач)

1. Алып баручы: Ә хəзер утырышыгыз, ял итегез.

Галимов Руслан башкаруында Г.Тукай шигыре «Җир йокысы»

2. 5-нче сыйныф укучысы Нəсибуллина Гөлназ башкаруында җыр Г.Тукай сүзлəре «Җəйге җиллəр»

3. Алып баручы. Г.Тукай татар халык көйлəрен дə бик яратып тыңлаган. Бигрəк тə «Әпипә» көен.

1-нче сыйныф укучылары Альбина белəн Эльвина башкаруында «Әпипə» биюе.

4. Галиев Радик башкаруында халык җыры «Ай былбылым».

Бала. «Тугани тел»не яттан сөйләп

Үсеп җиткəнбез шулай

Барлык татар балалары

Ярата сине Тукай.

Туган тел җыры (3-нче сыйныф укучысы Давлетова Зилə башкаруында)

Алып баручы. Рəхмəт сезгə, балалар Г.Тукайның əсəрлəрен яхшы белəсез икəн. Аның шигырьлəрен, əкиятлəрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Сез – яшь тукайчылар. Изге туган телебезгə, газиз татар теленə Тукай кебек тугры булып үсегез.

Кичəгə əзерлек барышында. Г.Тукай

  1. Җəйге җиллəр минем белəн

Уйнарга бик ярата

Тасма тагып бəйлəп куйган

Чəчлəремне тарата

Кушымча.

Әй, җәйге җил шаян җил лə

Уйныйк əле качма кил

Шундый йомшак рəхəт бит син

Әнием кулына тиң

  1. Йомшак итеп билдəн сыйпый

Әбəк кага аркама

Качкан булла əллə кая

Борылуга артыма.

Ай былбылым (халык җыры)

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделнең камышы;

Таң алдыннан чут-чут килə

Сандугачлар тавышы.

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделдə таң ата

Таңнар ата, өзелә үзәк,

Җырлата да елата.

Ай, былбылым, вай былбылым,

Кунып сайрый талларга

Синең хакта серләремне

Сөйлим сандугачларга.

  1. «Тукай маршы» З.Яруллин музыкасы
  2.  «Тынмый моңсыз сазың» М.Ногман музыкасы
  3. Туган тел көе (фон 18)
  4. «Кырлай» симоник поэмасы Н.Җиһанов көе
  5. «Бала белән күбәләк» җыры
  6. «Шүрәле» балетыннан өзек Ф.Яруллин
  7. «Шүрәле» җыры Р.Курамшин көе
  8. Татар биюе «Әпипә» (9)
  9. «Җир йокысы» шигыре (497 фон)
  10. «Җәйге җилләр» җыры (495 фон)
  11. «Ай былбылым» (халык җыры) (16)

Киемнәр

  1. 4 түбәтәй
  2. 1 сарык маскасы
  3. 1 кәҗә маскасы
  4. 1 күбәләк киеме
  5. чәчәкләр, кәрҗин
  6. кəҗә белән сарык (китап)

 


  10


  9

 2


  8

 3


  7

 4


 6

 5


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай -күңелебез кояшы.

ггГГ.Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнү өчен материал....

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

Милләтемнең бөек улы. Факил Сафинга презентация

Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин (әдәби псевдонимы – Факил Әмәк) 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы  Әмәкәй авылында туган.Ул кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксыны...

Кояш гомере телим мин, әнием сиңа! (Әниләр көненә багышланган әдәби – музыкаль кичә)

Кичә укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү, гаилә белән мә...

Тукай туган төбәктә. Арча районында Тукай исеме белән бәйле авыллар турында әдәби-музыкаль кичә.

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, урманлы, челтерәп аккан чишмәләргә бай булган Казан арты. Шагыйрьнең балачагы узган Кушлавыч,Өчиле, Кырлай авылларының җанга рәхәт табигате сабый Тукай күңелендә т...

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...

Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай......

" Иң якты кояшым - әнием" музыкаль кичә

quot;Иң якты кояшым - әнием" әдәби  музыкалә кичә...