"Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам" темасына сыйныф сәгатенең план конспекты
классный час (5 класс)

Марданова Зульфия Анфасовна

Тема: Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам .

Максат: укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хак­лау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә төзергә әзерләргә кирәклеген төшендерү.

Җиһазлау: "Рәсемнәрдә - минем гаиләм" күргәзмәсе. Тактада гаилә, әти-әни турында мәкальләр һәм әйтемнәр язылган плакатлар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

Кәрәкәшле төп гомуми  белем бирү мәктәбе

Сыйныф сәгате

"Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам"

Төзеде: 5 нче сыйныф җитәкчесе

Мәрдәнова Зөлфия Әнфәс кызы

Тема: Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам .

Максат: укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хаклау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә төзергә әзерләргә кирәклеген төшендерү.

Җиһазлау: "Рәсемнәрдә - минем гаиләм" күргәзмәсе. Тактада гаилә, әти-әни турында мәкальләр һәм әйтемнәр язылган плакатлар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн, укучылар!

Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз.

  1. Сыйныф сәгатенең темасын, максатын билгеләү.
  • Укучылар, хәзер мин сезгә “Ике күрше” мәсәлен укыйм. Игътибар белән тыңлагыз һәм чагыштырыгыз.

Ике күрше.

  Якын урманда ике күрше карга яшәгән. Аларның берсе бик аралашучан булган. Үзенә бик матур карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып җибәргән. Берсеннән-берсе матур балалар үстергәннәр. Балаларым тук булсын, дип әти карга көннәр буе эшләгән, соңрак, балаларын ияртеп, аларны азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яши биргәннәр.

        Ә икенче карга исә берәү белән дә аралашмаган, үзен бик акыллыга санап, башкаларның иртә таңнан торып караңгы төшкәнче эшләүләреннән көлгән. Хәтта аның салкын җилдән, яңгырдан ышыкланыр,төн үткәрер оясы да булмаган. Көн артыннан көн үтә торган. Кинәт бу карга авырып киткән. Бик ябыккан, аның инде азык  табарлык та хәле калмаган. Шулай агач башында бөкшәеп утырганда, моны күрше карга күреп, янына очып килгән. Күршесен кызганган, тапкан азыгын аңа биргән. Азрак тамак ялгап алгач, каргага хәл кереп киткән. Ул күршесенә зур рәхмәт белдергән һәм: “Әй, күрше, бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, - дигән.

        - Укучылар, ике карганың тормышын чагыштырыгыз әле. Икенче карга ни өчен күршесенә: “Синнән дә бәхетле карга юктыр”, - дигән?

        - Беренче карганың гаиләсе булган, ә икенчесенең гаиләсе булмаган.

        - Димәк, укучылар, бүгенге сыйныф сәгатендә сүз нәрсә турында барачак?

        - Гаилә турында.

- Әйе, укучылар, бүгенге сыйныф сәгатенең  темасы –  

МИНЕМ ГАИЛӘМ: НИ ӨЧЕН МИН АНЫ ЯРАТАМ ...

III. Төп өлеш. Проект эшләрен яклау.

- Нәрсә ул гаилә?

- Гаилә ул - безнең өебез, әби-бабай, әти, әни, мин, апа-абый, эне-сеңел.

- Укучылар, тагын гаилә турында нәрсәләр әйтә алабыз?

- Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

- Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул - йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни - йортның тоткасы, ә балалар - аның көзгесе.

- Сез бу сыйныф сәгатенә әзерләнгәндә, гаиләгез турында ПРОЕКТ ЭШЕ эшләдегез, хәзер шуларны якларсыз.

Беренче бүлек – “Минем гаиләм” дип атала.

- Укучыларның чыгышы.

  • Гаиләдә иң якын кешеләребез кемнәр инде?
  • Әти-әни.
  • Әни турында кайсыгыз шигырь өйрәнде әле?
  • Әнием, бәгърем, күз нурым,

Кояшым, аем һәм йолдызым.

Дөньялар кичеп тә тапмассыз

Әнидән нурлырак җир кызын.

  • Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле –

Алар безнең әниләр.

  • Әйе, әни кеше – гаиләнең йөрәге, әти кеше – гаиләнең терәге диләр бит. Әтиләр турында кайсыгыз сүз ала әле?
  • Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк,

Бәлаләрдән калкан кебек каплый ул.

Безнең, әниләрнең тынычлыгын,

Саф, ягымлы елмаюын саклый ул.

  • Әти – безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.

Әти – көчле, әти – батыр, әти – безнең куаныч.

Әти – алтын багана, гаиләдә ул терәк.

Тынычлык, иминлек сагында ул кирәк.

  • Гаиләләребездә иң олы, хөрмәтле кешеләр тагын кемнәр?
  • Бабай белән әби.
  • Аларга нинди сыйфатлар хас?
  • Бабай белән әби гаиләдә иң өлкән, сабыр, йомшак күңелле, йомшак куллы, шәфкатьле кешеләр.

.

  • Укучылар, “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” мәкален сез ничек аңлыйсыз?
  • Без олыларны - әби-бабайны, әти-әнине хөрмәт итсәк, аларның сүзләрен тыңласак, безнең балалар да безне шулай хөрмәт итәрләр.
  • Тагын гаиләдә кемнәр бар әле сезнең?
  • Туганнарыбыз: эне-сеңелләр, апа-абыйлар.
  • Сез алар белән ничек яшәргә тиеш?
  • Дус, тату, ярдәмләшеп.
  • Тату туганнар таштан койма койганнар. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
  • Туганнар тату яшәсәләр, гаилә нык була, арага дошман, явыз кешеләр үтеп керә алмый.
  • Өйдә имин булсын, диеп,

Туганлык хисен саклыйк.

Җаныбызны җылытучы

Гаилә исемен аклыйк.

Икенче бүлек –“Гаилә - тәрбия учагы”, дип атала.

У. Гаиләдә безне туган көнебездән үк башлап тәрбияли башлыйлар. Тәрбия төрле юнәлешләрдә алып барыла. Әти=әниләрегез, әби-бабаларыгыз сезне нәрсәләргә өйрәтәләр?

Б. Өстәл янында үзнңне тотарга, олылар белән аралашырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ипине кадерләргә, чисталыкка, әдәпле булырга, тирә-якны чиста тотарга һәм башкаларга.



У. Балаларны тәрбияләүдә әби- бабайлар бигрәк тә зур роль уйныйлар. Балаларны тәрбияләү өчен төрле юллар кулланалар: матур итеп әйтү дә, үгетләү дә, бер үк әйберне кабатлау да, куркыту да, хәтта җәза бирү дә. Болар барысы да балаларның чын кешеләр булып үсүләре өчен эшләнә.

Тәрбия халык авыз иҗатында бик матур чагылыш тапкан.

Мәкаль һәм әйтемнәр төрле темаларга багышлана. Менә ата-ананы хөрмәт итүгә карата мәкаль-әйтемнәр (мәкальләр язылган кәгазьләрне магнит тактасына куя бару):

Башсыз өйдә ата торып, ул сөйләр, ана торып, кыз сөйләр.

Ата–ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган - әрәм булган. 

Ата-ана теләге утка-суга батырмас. 

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач, үзе дә күрмәс.

Мәкаль һәм әйтемнәр арасында азык – төлекне кадерләү, әрәм итмәү, табын янында үзеңне тоту кагыйдәләре дә бар. 

Сыныгыңны ашап бетер, бәхетеңне калдырасың бит.

Ипи валчыгын җый, йорттан бәрәкәт очмасын.

Чәеңне чөмереп эчмә, ямьсез булып үсәрсең.

Ипи валчыгыңны коеп ашама, ипинең рәнҗеше төшәр.

Әти-әнидән алда табын янына килеп утырма.

Кунакта үзеңне ничек тоту турында да мәкаль - әйтемнәр белән әйтеп бирә белгәннәр.

Ашарга өйрәнмичә ашка барма.

Ишек ачык булса да, сорап кер.

Әдәпле кунак китәр вакытын үзе белер.

Кунак туймаса да рәхмәт әйтер.

Өченче бүлек. “Гаилә традицияләре һәм ядкәрләре”

У. Киләчәк буын безнең кадеребезне белсен, безне онытмасын дисәк, без үзебез дә өлкән буынга, аларның хезмәтләренә, традицияләренә хөрмәт белән карарга тиешбез.

Һәр гаиләнең үзенең даими үткәрелә торган ниндидер бәйрәмнәре, күптән килгән традицияләре була. Безнең гаиләбездә туган көннәрне бәйрәм итү, “Ватанны саклаучылар көне”нә, 8 – мартка әти-әниләр янына җыелу, үлгән туганнарның, әби-бабайларның туган, үлгән көннәрен билгеләп үтү күркәм гадәткә әйләнгән. Сезнең гаиләләрегездә озак еллар буе саклана торган нинди традицияләр бар? 

(Укучылар үзләренең гаиләләрендә булган традицияләр, бәйрәмнәр турында сөйлиләр)

Дүртенче бүлек – “Гаилә - буыннар арасындагы чылбыр”.

У. Борынгы фикер ияләреннән берсе: “Нәселен белмәгән кеше начарлыклар эшләүдән тартынмас, чөнки оялыр кешесе юк; яхшылыклар да эшләмәс – горурланыр кешесе дә юк”, - дигән.

Чыннан да, халыкта “бу кем баласы?”- диеп сорагач, “шул кешенеке яки шул нәсел баласы,” – дигәннәр.

Яхшылыклар эшләү, начарлыклар эшләмәс өчен безгә дә үз нәселебезне, ата-бабаларыбызны белергә кирәк. Кешеләр бик күп буыннарны хәтерләрендә тотсыннар өчен, туганлык мөнәсәбәтләре өзелмәсен өчен шәҗәрә уйлап тапканнар. Кешеләр бик борынгы заманнардан ук шәҗәрәләр төзегәннәр

  • Ә хәзер, укучылар, “Шәҗәрә - гаилә көзгесе” бүлегенә игътибар итик. Нәрсә ул шәҗәрә? Бу сүз нәрсәне аңлата?
  • Ул нәсел – ыру тарихы дигәнне аңлата. Икенче төрле – нәсел агачы дип тә йөртелә.
  • Равил Фәйзуллин  “Онытма син” шигырендә болай дигән.
  • Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Сезгә дә Проект эшенең бер бүлегендә шәҗәрә төзергә кирәк иде. (Шәҗәрәләрне яклау)

У. Ничә бабагызны беләсез? 

Ничәнче буын туганнарыгыз белән аралашасыз?

Фамилиягез кайсы бабагызның исеменнән килә?


IV. Исемең матур – кемнәр куйган?

Балалардан башка гаилә була алмый. Дөньяга яңа кеше килә. Гаиләгә яңа ямь, юаныч, куаныч, бәхет өстәлә. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына  өстәмә мәшәкатьләр алып килә. Аларның иң беренчесе- балага исем кушу.

   Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган, матур мәгънәле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан.

 Уз балагызга нинди исем бирер идегез, кинәшегез. Ни өчен

-Укучылар, сез үзегезнең исемнәрегез нәрсә аңлатканын беләсезме?

-Безнең балаларның исемнәре бик матур, җисемнәренә туры килеп тора икән.

V. Уен уйнап алабыз “Балалар күзлегеннән караганда әти-әниләр”

 А)  Минем  кулымда  конверт, аларда 1әр ситуация. Сез үзегезне әти-әниегез урынына куярга тиеш буласыз.

Биремне бергә укып бу очракны уйнап курсәтергә тиешсез. Сез үз балагаз белән ничек сөйләшәсез хәрәкәтләр белән дә ярый.

Ә калганнар белән безнең әти-әни дөрес эшлиме шуны  карыйбыз.

  1. Сез улыгызның дневнигында икеле күрәсез. Сезгә сәбәбен белергә һәм карар кабул итәргә кирәк була.

  1. Сез улыгызга идән юарга кушкансыз, ә ул эшләмичә компьютерда утырган, сезнең реакция.

  1. Сезнең улыгыз яңа алган машинаның капотына фамилиясен язып куйган, сезнең реакция.

  1. Сезнең улыгыз кичә алган чалбарның балагын ертып кайтып кергән, сезнең реакция.

  1. Сезнең улыгыз күршеләрнең бакчасына кереп, кыярларын җыеп, түтәлләрен таптап чыккан, сезнең реакция.

Укытучы. Бу ситуацияләрне чишешкәндә сез үзегезгә  әти-әниегез кузлегеннән карагансыздыр, шуна курә аларны беркайчанда борчымаска, күңелсезләндермәскә тырышырсыз диеп уйлыйм .

Б)  1. Задание: Рассмотреть жизненную  ситуацию  и объясните  свой выбор?

Папа  получил  премию  (50 тыс. руб.)

На что потратит семья  премию, если  нужно купить :

- шубу маме

-сыну велосипед

-операцию для бабушки

  2. Папа получил премию (  50 тыс. руб. )

   На что потратит семья премию, если  нужно купить :

  • Путевку в санаторий для дедушки.
  • Компьютер для сына,  
  • Сапоги для дочери

Ребята выбирают, что деньги нужно потратить на операцию для бабушки, и путевку в санаторий для дедушки, так как  здоровье важнее всего, особенно у старшего поколения .

V. Нәтиҗә ясау.

1. Проектларны  тактага беркетәбез.   Карагыз балалар,  безнен гаиләбез нинди зур. Аның дус, татулыгына да ышанасы килә.

2.   2008 елдан Россиядә  президент указы буенча, Россиякүләм гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык  бәйрәме – 8 июль – аның символы – ромашка чәчәге.

3.  Рефлексия

Мин сезгә ромашка чәчәкләре ясап килергә кушкан идем, әйдәгез шулардан  кем үзенең гаиләсе – аның байлыгы диеп уйлый ромашка болыны эшлибез(тактага беркетәләр).

Ә хәзер, бүгенге дәрескә нинди нәтиҗә ясар идек?

-Сезнең өчен гаилә нәрсә ул?

- Бәхет чыганагы.

-Җылы учак.

-Яраткан әтием һәм әнием.

-Гаилә – ныклы нигез.

  -Гаилә – минем иң якын кешеләрем.

- Әйе, укучылар, әти йорты, гаилә - бу бөек байлык. Гаилә ул - кешенең үзара мөнәсәбәтләренең чын мәктәбе.

- Әти-әниләргә, өлкәннәргә һәм туганнарга карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?

- Аларны хөрмәт итәргә, яратырга, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәк.

- Әйе, бүген сез аларга карата нинди мөнәсәбәттә булсагыз, киләчәктә сезнең балаларыгыз да сезгә карата шундый мөнәсәбәттә булырлар. Үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.

Җыр. Рәхмәтлемен Ходаема.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме

2нче сыйныф, рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча интерактив такта, аудиоязма, компьютер кулланып эшләнгән катнаш дәрес....

"Минем гаиләм". Р.З.Хәйдәрова дәреслеге. 2нче сыйныф, рус төркеме

2нче сыйныф, рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча интерактив такта, аудиоязма, компьютер кулланып эшләнгән катнаш дәрес....

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты

"Минем гаиләм" темасына дәрес план-конспекты 2 нче сыйныф татар төркеме өчен...

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...

1нче сыйныф "Минем гаиләм" ("Сәлам")

План-конспект урока для 1класса по УМК "Сәлам", на тему "Минем гаиләм"...

"Кәрәзле телефон: файдалымы әллә зыянлымы?" темасына класс сәгатенең план-конспекты

Тема. Кәрәзле телефон: файдалымы әллә зыянлымы?Максат:-         кәрәзле телефонның укучылар тормышындагы ролен ачыклау;-...