Сәләт һәм аны үстерү алымнары
статья на тему

Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы  (Ханипова Гулуза Гарифовна)

Укытучылар киңәшмәсе өчен чыгыш

Скачать:


Предварительный просмотр:

        Сәләт – асылда бик тә күпкырлы һәм бөтенлеккә-тулаемлыкка ия күренеш. Аның асылы кешенең анотомик-физиологик сыйфатларына, баш миенең төзелешенә һәм эшчәнлегенә нигезләнгән. Балада сәләт барлыкка килүе һәм үсеш алуында нерв эшчәнлегенә бәйле сыйфатлар шактый зур әһәмияткә ия. Ә бу сыйфатлар баланың дөньяны үзенчә кабул итүен, тәрбиягә һәм белем алуга омтылышын, иҗатка һәм үз-үзен раслауга булган мөнәсәбәтен дә билгелиләр. Бала үзендәге мөмкинлекләрне ихтыяр көче, эшкә әзер булуы, эмоциональ дәрте аша тормышка ашыра.

        Сәләтле кешеләрнең сирәклеге һич тә табигатьнең “саранлануы”  түгел, бәлки үзенә бирелгән сәләтне үстерүдә, үзе сайлаган максатка баруда зур батырлык, хезмәт, үҗәтлек, үз-үзеңне мәҗбүр итә белү, үз-үзеңне тәрбияли белү кебек сыйфатларның җитенкерәмәвеннән килә.

        Баладагы сәләтнең  үсешенә киртә булып торучы факторлар да бар. Боларга түбәндәгеләрне кертергә мөмкин. Беренчедән, тиешле матди-техник база булмау, икенчедән, артык автоматлаштырылган һәм механик уйлауга корылган укыту системасы. Шулар аркасында бала кушканны эшләү, элек эшләгәннәрне кабатлау, ялыктыргыч күнекмәләрне башкару, өйрәткәнне генә үтәү кебек бертөрлелеккә дучар була. Монда инде сәләтле бала өчен иҗат кыры ачылмый кала, аның иҗади фикерләү сәләтенә юл ябыла.

        Психолог-галим И.Дубровина фикеренчә, сәләтле балалар 3 категориягә бүленә: 1) зиһенлелек сәләте кече яшьтән үк ачылганнар (вундеркиндлар), 2) аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр, 3) сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар.

        Болар мөгаллимнәрне укучыларның үзенчәлегенә туры килердәй яңа метод һәм алымнар эзләүгә этәрә, сәләтле  балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч-куәт бирерлек эшләр башкару, шәхси якын килү тәләп ителә. Сәләтне үстерү өчен балаларның фәннәр буенча биремнәрне һәм үзләре алдына куелган бурычларны эзлекле һәм даими үтәүләренә ирешү сорала.

        Бу юнәлештә эшләгәндә берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була. Беренчесе – укучыларда  белемнең үсеш дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү, икенчесе – дәрестә дифференцияләштерелгән укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру, өченчесе – дәрестә укытучы-укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.

        

Укучыларның  сәләтен үстерү өчен соңгы елларда дәресләрдә төрле алымнар кулланыла башлады: терәк схемалардан файдалану, өйрәнелгән материалны укучыларның һәрберсеннән сөйләтү,  төркемнәрдә эшне оештыру, теманы блокларга бүлеп яки темага “күмелеп” укыту,  тестлы биремнәр башкару, иҗади дәресләр уздыру, проектларны яклау, уеннар һәм күмәк эш формаларына нигезләнгән дәресләр үткәрү һ.б.

        Мондый алымнар укучылар иҗатына юл ача, һәрберсенең танып белү активлыгын үстерә, балаларны мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференцияләштерү безнең эшебездә төп юнәлеш булырга тиеш. Хәзер белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештырырга кирәк. Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә, дәреслекләрдәге мәгълүмат – белемгә, ә белем күнекмәгә әверелә, укытучы һәм укучыларда үз көченә ышаныч туа.

         Шулай итеп, балалардагы сәләт проблемасы теоретик яктан кабул ителә һәм практикада чишелеш тапканны көтә. Сәләтле балаларны барлый белгән, тәрбияли белгән һәм шәхес итеп үстерә белгән җәмгыять үзе дә бәхетле тормыш төзергә сәләтле була.

        Кулланылган әдәбият .

        1. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә.

Тукай муниципаль районы

Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

( педсовет өчен чыгыш

                                                                      Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                      Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы.      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Рус телле укучыларның грамоталылыгын үстерү алымнары

Тәҗрибә  уртаклашу. Рус телле укучыларныҗ грамоталык дәрәҗәсен үстерү алымнары....

"Татар теле һәм әдәбиятыдәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары". Методик ярдәмлек

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. ...

Татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары (5 нче сыйныфның рус төркеме мисалында)

Рус телендә белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфында укучыларның  мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру буенча материаллар....

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары

Татар телен чит тел буларак укыту дәресләрендә телдән һәм язмача сөйләм үстерү алымнары...

"Интерактив метод алымнары аша укучыларның сөйләм телен үстерү"

Танып белү һәрчак эмоциональ үлчәнешне дә күз алдында тота. Балаларны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүчеләр барысы да менә шушы үлчәнешкә игътибар итәргә тиеш, шул чакта гына эш, уку дәресе һәр ка...