ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту
презентация к уроку на тему

Гарафутдинова Алия Гумаровна

Әлеге презентациядә ФДББС буенча татар телен укыту буенча мәгълумат бирелә

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon fgos.ppt2.61 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Казан шәһәре Совет районы “ 121 нче лицей”ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарәфетдинова Алия Гомәр кызы

Слайд 2

Гаилә Шәхси уңышлылык Социаль уңышлылык Профессиональ уңышлылык Стандарт – гаилә, җәмгыять һәм дәүләт арасындагы иҗтимагый килешү. Саклык һәм сәламәтлек Азатлык һәм җаваплылык Социаль гаделлек Иркен тормыш, муллык Җәмгыять Дәүләт Милли берлек Иминлек Кеше потенциалының үсеше Конкурентлыкка сәләтле булу

Слайд 3

Гомер буе белем алу

Слайд 4

Кызыксынучан, актив рәвештә тирә-юньне, дөньяны өйрәнә Туган ягын һәм Ватанын яратучы Гаилә һәм җәмгыять кыйммәтләрен хөрмәт итүче һәм аңлаучы Мөстәкыйль, үз гамәлләре өчен җавап бирергә әзер Шәфкатьле, әңгәмәдәшчене тыңлый һәм ишетә белүче, үз позициясен дәлилли, үз фикерен әйтә алучы Сәламәт тормыш алып бару кагыйдәләрен саклаучы

Слайд 5

Шәхси Үзүсешкә әзер булу Белем алуга һәм танып белүгә мотивация Кыйммәтләр, мәгънәгә ия булу иҗтимагый компетенция, шәхси сыйфатлар Метапредмет Универсаль белем бирү гамәлләре: Танып белү регулятив Коммуникатив Предмет Аерым предмет фәненә кагылган эшчәнлек тәҗрибәсе Фәнни белем элементларының системасы

Слайд 6

ФДББС нигезендә тезелгән яңа программалар рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя: а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү; ә) балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылык (компетенция) булдыру; б) укучыларны өйрәнгән тел материалын урынлы файдаланып, татар телендә аралашырга өйрәтү; в) телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру; г) укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

Слайд 7

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш” . Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала . Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата .

Слайд 8

ФДББС буенча дәрес структурасы (төзелеше) Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне истә тотарга тиеш? Иң беренче дәрес этапларының конструк циясен төзү мөһим. 1. Уку материалының темасы; 2. Теманың дидактик максаты; 3. Дәреснең дидактик максатының тибы; 4. Дәрес тибы: – яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту, – яңа белемнәрне ныгыту, – белем, осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану, – белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, – укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү, төзәтмәләр кертү.

Слайд 9

5. Дәрес структурасын уйлау; 6. Дәресне җиһазлау; 7. Уку материалының эчтәлеген сайлау; 8. Укыту методларын сайлау; 9. Педагогик эшчәнлекне оештыруның формаларын сайлау; 10. Белем, осталык һәм күнекмәләрне бәяләү; 11. Дәреснең рефлексиясе.

Слайд 10

ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлегендәге үзгәрешләр Үзгәреш предметы Укытучының традицион эшчәнлеге ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлеге Дәрескә әзерләнү Укытучы дәрестә катгый структура нигезендә төзелгән конспектка таяна Укытучы укытуның форма, алым һәм чараларын ирекле сайлау мөмкинлеге тудырылган дәрес сценариясен файдалана Дәрескә әзерләнү барышында укытучы дәреслек һәм методик киңәшләрдән файдалана Дәрескә әзерләнү барышында укытучы дәреслек һәм методик киңәшләрдән, интернет-ресурс, коллегаларының материалларыннан файдалана

Слайд 11

ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлегендәге үзгәрешләр Үзгәреш предметы Укытучының традицион эшчәнлеге ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлеге Дәреснең төп этабы Уку материалын аңлату һәм ныгыту. Күп вакытны укытучының сөйләме алып тора Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге (дәреснең яртысыннан артык вакыт)

Слайд 12

ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлегендәге үзгәрешләр Үзгәреш предметы Укытучының традицион эшчәнлеге ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлеге Дәрестә укытучының төп максаты Планлаштырыл-ганны үтәргә элгерү Укучылар эшчәнлеген оештыру: мәгълүматны табу һәм эшкәртү буенча; эш алымнарын гомумиләштерү буенча; уку бурычларын кую һ.б.

Слайд 13

ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлегендәге үзгәрешләр Үзгәреш предметы Укытучының традицион эшчәнлеге ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлеге Биремнәрне формалаштыру (укучыларның эшчәнлеген билгеләү) Формулировка: чиш, ашык, чагыштыр, тап, күчереп ал, эшлә һ.б. Формулировка: анализла, дәлиллә, аңлат, чагыштыр, символлар белән күрсәт, схема яки модель төзе, дәвам ит, гомумиләштер, (нәтиҗә яса), сайла, үзгәрт, бәялә, уйлап тап һ.б.

Слайд 14

ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлегендәге үзгәрешләр Үзгәреш предметы Укытучының традицион эшчәнлеге ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлеге Дәрес формасы Күбесенчә (нигездә) фронталь Нигездә группалап һәм индивидуаль укыту

Слайд 15

ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлегендәге үзгәрешләр Үзгәреш предметы Укытучының традицион эшчәнлеге ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлеге Укучыларның ата-аналары белән үзара йогынты Лекция формасында үтә, ата-ана белем бирү процессында катнашмый Укучыларның ата-аналары мәгълүматлы. Аларга белем бирү процессында катнашу мөмкинлеге тудырылган

Слайд 16

ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлегендәге үзгәрешләр Үзгәреш предметы Укытучының традицион эшчәнлеге ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлеге Белем бирү тирәлеге (мохите) Укытучы билгели. Укучылар эшенең күргәзмәсе Укучылар тарафыннан билгеләнә (укучылар укыту материалын әзерли, презентацияләр үткәрә). Класс, холл зонын куллану

Слайд 17

ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлегендәге үзгәрешләр Үзгәреш предметы Укытучының традицион эшчәнлеге ФДББС буенча эшләүче укытучы эшчәнлеге Укыту нәтиҗәсе Предмет нәтиҗәләре Предмет, метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләр Укучының портфолиосы юк Портфолио булдырыла Төп бәяләү – укытучы бәяләмәсе Укучының үзбәяләмәсенә ориентлашу, адекват үзбәя формалаштыру Контроль эшләр буенча уңай билгеләр мөһим Нәтиҗәләр динамикасын истә тоту мөһим. Арадаш нәтиҗәне бәяләү.

Слайд 18

Технологияләр үстерелешле укыту; проблемалы укыту; критик фикер йөртү сәләтен үстерү технологиясе; төрле дәрәҗәдәге укыту; укытуның тикшеренү методлары; проект методлары; “ дебат” технологиясе; модульле укыту; укытуда уен методларын куллану: рольле, эшлекле һ.б. хезмәттәшлек технологиясе; информацион-коммуникатив технологияләр; сәламәтлекне саклау технологияләре; инновацион “потфолио” бәяләү системасы; дистацион укыту технологиясе һ.б.

Слайд 19

Укытучы тарафыннан дәресне нәтиҗәле итеп оештыру өчен нәрсәләргә игътибар итү сорала: − аеруча уңышлы дип табылган дифференцияләшкән һәм шәхси укытуга юнәлдерелгән, кызыксынуны арттыра торган һәм иҗади активлыкны үстерә торган укыту методларын, эффектлы алымнарны сайлау, уйлап табу; − үзконтрольлекне оештырып эшчәнлекне башкару (дәреснең планын педагогик принциплардан – эзлеклелек, оптимальлек, кешелеклелек, гуманитарлылыктан чыгып коррекцияләү); − булачак дәреснең план-сценариясен (технологик картасын) төзү.

Слайд 20

Дәрестә укучының игътибарын даими җәлеп итеп тору алымнары: − проблемалы ситуацияләр булдыру; − укучыларның белем үзләштерү темпларын үзгәртеп тору (тизләтү яисә әкренәйтү); − укучыларга көтелмәгән, кызыклы сораулар хәзерләү; − белем бирү процессында аудио-, видео техник чаралар- ны, күрсәтмәлелекне куллану; − фронталь, төркем белән эшләү төрләрен актив чират- лаштырып тору; − дәрестә төрле кызыклы ситуацияләрне мисал итеп китерү; − уңышлылык халәтен тудыру; − дәрес эчтәлегенә төрле уеннарны кертеп җибәрү; − көч сынашу-узышуга корылган биремнәрне бирү; − укучылар белән ышанычлы әңгәмә-диалог кору.

Слайд 21

Теманы өйрәнү этабы Диагностика төре Максат Теманы өйрәнә башлау Старт диагностика Әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, яңа материалны өйрәнүгә булган мотивацияне ачыклау Теманы өйрәнү барышы Агымдагы диагностика Укучыларның индивидуаль прогресс (алгарыш) дәрәҗәсен бәяләү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КСО (коллектив укыту ысулы) технологиясен кулланып татар телен укыту.

Берничә ел дәвамында мин берничә төркемдә татар телен бу ысулны кулланып укыттым. Башка милләттән булган балалар өчен бу технология бигрәк тә отышлы....

"Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартларының эшчәнлекле ысулын кулланып, рус төркемнәрендә укучы балаларга татар телен укыту" исемле методик тема өстендә өзлекле эш

        Икенче буын  Федераль Дәүләт Белем  Бирү Стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүч...

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан?  (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында  (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).Хәйдәрова дәреслеге буенча...

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту...

ФДББС таләпләре нигезендә татар телен укыту

Әлеге презентациядә ФДББС буенча татар телен укыту буенча мәгълумат бирелә...