"Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартларының эшчәнлекле ысулын кулланып, рус төркемнәрендә укучы балаларга татар телен укыту" исемле методик тема өстендә өзлекле эш
методическая разработка на тему

Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы

          Икенче буын  Федераль Дәүләт Белем  Бирү Стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүче, мөстәкыйль, һәр яктан белемле шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

           Беренче буын стандартлары:

 - бирелгән мәгълүматны , әзер кагыйдәләрне, алымнарны үзләштерергә;

  -  класс-дәрес ситемасын ныгытырга,  булган методик мөмкинлекләрне кулланырга;

- укучыларга әзер белем бирергә тиеш булган булса,

              Икенче буын стандартлары -заманча белем сыйфаты белән тәэмин итүне күз алдында тота.

Мин шушы стандартларны искә алып, эшчәнлекле укыту алымын үз эшемнең төп методы итеп кулланам.  Минем белән элемтәгә керүче дусларыма да берникадәр ярдәм итсә мин бик шат булыр идем.  

             Әйдәгез, бергәләп эшлик!  Бердәм булыйк, бергә булыйк!

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл metodik_chygysh.docx29.53 КБ

Предварительный просмотр:

Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартларының  эшчәнлекле ысулын кулланып, рус группасында укучы балаларга татар телен укыту”

( Использование деятельностного метода ФГОС при изучении татарскому языку в русских группах)

Айзатуллова Әлфия Мөнировна-

Казан шәһәре, Совет районының МББУ

 “8 нче гимназия” татар теле һәм

әдәбияты укытучысы.

Икенче буын  Федераль Дәүләт Белем  Стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүче, мөстәкыйль, һәр яктан белемле шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.  

Беренче буын стандартлары:

 - бирелгән мәгълүматны , әзер кагыйдәләрне, алымнарны үзләштерергә;

  -  класс-дәрес ситемасын ныгытырга,  булган методик мөмкинлекләрне кулланырга;

- укучыларга әзер белем бирергә тиеш булган булса,

 Икенче буын стандартлары -заманча белем сыйфаты белән тәэмин итүне күз алдында тота.

Мин шушы стандартларны искә алып, эшчәнлекле укыту алымын үз эшемнең төп методы итеп кулланам.

Максатым: Укытучыларны икенче буын стандартларының эшчәнлекле укыту методын куллану әһәмиятенә төшендерү.

Моның өчен үз алдыма түбәндәге бурычларны куям:

Укучыларның  уку процессына кызыксынмауларының сәбәбен ачыклау;

Эшчәнлекле укыту методының асылын, технологияләрен булдыру;

Башка укытучыларның бу методны кулланулары һәм эш тәҗрибәләре белән төрле чаралар аша уртаклашу.

Эшчәнлекле укыту методы – нәрсә соң ул?

Эшчәнлекле укыту методы - белем алу барышында укучының материалны әзер килеш түгел, ә аны үзе эзләп табуыннан килеп чыккан белемнәренең нәтиҗәсе ул. А. Дистервег фикеренчә, эшчәнлекле укыту методы универсаль була. “Нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә, бу укыту методын мәктәп - гимназияләрдә генә түгел, югары уку йортларында да кулланырга кирәк”.

Мин эшчәнлекле укыту методын дәресләремдә куллану өчен үземә перспектив бурычлар куйдым:
1.  Укучыларга белем алу өчен  бөтен шартларны тудыру һәм булдыру, аларда кешеләр белән аралашучанлык һәм мөстәкыйльлелек тәрбияләү.

2.  Биреләчәк белемнәрен алу һәм үзләштерүдә  үзконтроль булдыру.

3.  Сәләти активлык булдыру,  интеллектуаль мохит тудыру,  укучыларның булган сәләтләрен күрә һәм ача  белү. Төрле интеллектуаль уеннарда , олимпиада, конкурсларда актив катнашуга ирешү.

4.  Предметара бәйләнешне булдыру.

5.  Проблемалы укыту методикасын киңрәк куллану.

6.  Мини – проектлар рәвешендәге эшләрне кабул итү.

      Шул бурычларның берничәсенә генә  ирешсәм дә, минем дәресем  эффектлырак һәм истә калучан булачагында шигем юк. Нәтиҗәләр дә сизелерлек: белем бирүнең эчтәлеген тирәнтен үзләштергән  укучы:

төрле методлар куллануны автоматикалаштыра,

максатлар куярга өйрәнә,

үз эшчәнлеген планлаштыра,

үз эшчәнлегенә бәя бирә белә,

төркемнәрдә эшли ала.

        Укучылар дәресләрдә үзләренең сәләтләреннән чыгып эш итәләр, уку барышында бирелгән мәсәләләрне чишә белү сәләтләрен тикшерәләр. Бу технология укучылардан үз фикерләрен әйтә белүләрен сорый, ул фикерне дәлилләүләрен һәм нигезләнүләрен таләп итә, логик фикерләү сәләтләрен тәртипкә сала. Минем дәрестә сөйләмем укучыларныкына караганда  аз булса, уку процессы отышлырак була. Эшчәнлекле укыту методының технологияләре дигәч мин, уку-укыту проблемаларын дөрес кую, аларның чишелешен укытучы дөрес итеп куйган диалогтан чыгып,  укучыларның үзләре хәл итүне күз алдында тотам.  Укучылар, минем җитәкчелегемдә, ләкин мөстәкыйль рәвештә, сорауларга җавап биреп, үзләренә яңа белемнәр туплыйлар.  Мин аларны дөрес фикергә килергә этәрәм,  шулай иткәндә укучы үзе эзләп тапкан материалны озаккарак һәм яхшырак истә калдыра.     Мин шундый фикергә килдем: “ укучыларның үзләре тапкан белемнәре”  укытучы аңлатуын тыңлауга караганда күп фикер сәләтен һәм аны анализлауны таләп итә, һәм шуңа бу белемнәр зур әһәмияткә ия булалар.

      Эшчәнлекле укыту методын  куллану практик укытуда киләсе дидактик принциплар системасын   булдыра:

                                    Эшчәнлеклелек принцибы -  

укучының яңа белемнәрне әзер килеш түгел, ә аларны үзләре эзләп табуы һәм уку эшчәнлегенең форма һәм эчтәлеген аңлавы,  аларның нормаларын аңлау һәм куллануы, аларны табуда актив катнашуы һәм тормышта кулланышка кертәгә өлеш кертүе.

 а) Өзлеклелек принцибы – бөтен алган белемнәрен уку – укытуның төрле этапларында куллануны һәм укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотуларын күз алдында тота.

б)Бөтенлелек принцибы  – укучыларда туган як, җәмгыять, үзләре турында,  мәктәптәге фәннәрнең урыны һәм системалары турында бердәм система булдыруны күзаллый.

 в) Минимакс принцибы -  түбәндәгеләрдән гыбарәт: мәктәп укучыларга укыту программасының эчтәлеген максималь дәрәҗәдә үзләштерүгә (укучының яшь һәм психологик үзенчәлекләреннән чыгып)  һәм социаль  куркынычсызлыкны  минималь дәрәҗәгә калдыруда.

г)  Психологик комфортлык принцибы – бөтен стресс булдыручы факторларны булдырмау, мәктәптә дустанә атмосфера булдырудан, педагогик (төрле укытучылар белән) арадашлык ярдәмендә диалогик сөйләшү формаларын булдырудан тора.

д) Вариативлык  принцибы – укучыларда ситуатив чишелешләрнең төрле вариантларын сайлауны һәм куллануны, булдыруны һәм кирәклесен сайлауны күзаллый.  

е) Сәләтлелек принцибы – укыту процесында сәләтлелеккә этәрү һәм аны алдагы дәресләрдә кулланырга өйрәтү.

        Бу дидактик принциплар системасы укучыларга мәдәни  кыйммәтне мәктәптә генә түгел, алдагы тормышта да кулланырга кирәк  икәнлеген аңлатырга тиеш.  

Әлеге дидактик система традицион дидактиканы читләтми, ә киресенчә, аны үзләштерүгә  яңа юнәлешләр тәгъдим итә. Шул ук вакытта ул  белем бирүне һәр укучыга үзенә яраклы итеп  сайлау мөмкинлеге бирүче механизм ролен дә үти.

   Дидактик принциплар эшчәнлекле укыту  методын белем бирү дәверендә урынлы һәм нәтиҗәлерәк итеп кулланырга ярдәм итә.

Эшчәнлекле укыту медоды юнәлешендәге дәресләр:

яңа белемнәр ачу дәресе

рефлексия дәресләре

тренинг дәресләр

контроль, тикшерү дәресләре.

Яңа белемнәр бирүгә кереш дәресләр структурасы.

1.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

       Бу этапта укучыларның аңлы рәвештә дәресне үзләштерүгә әзерлекләре һәм аңа кереп китешләре исәпкә алына.

Укучыда кирәклелек, теләк һәм мөмкинлек кебек төшенчәләр булдырыла, һәм укучы үзеннән – үзе уку процессына кереп китә һәм, үзе дә аңламастан, бу процесста әһәмиятле роль үти һәм процессның аерылгысыз элементына әверелә. Балада уку процессына кызыксыну уяна  һәм ул аны үзе тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотуга ирешү мөмкинлеге тудыра, эчке әзерлеген сизә, аны кирәк вакытта куллана алуын истә тота ала.

“Телим, чөнки булдырам” төшенчәләре тиешле кулланыла. Белгәнебезчә, «Кечкенә мөмкинлекләрдән, зур уңышлар туа».

2. Белемнәрен актуальләштерү.

Бу этап укучыларның үзләренең әзерлекләрен тикшерүләре, материалны кабатлаулары һәм аны дәреснең кирәкле этабында куллануларында берникадәр авырлыклар булдырмавын аңлауларын күзаллый.

3. Укыту максатларының куелышы.

Максат: авырлыкларны бергәләп чишү (“Ул ялгышулар ни өчен һәм кайчан килеп чыкты? Без тагын нәрсәләрне белмибез?”), дәреснең максатын сораулар белән кабатлау, яки сорауларга җавапларны тиешле дәрәҗәдә дөрес итеп әйтә белү.

4. “Яңа белемнәр ачу” ( авырлыклардан чыгу, чишү проектлары).

Максат: телдән мәсәләләр чишү, аларның чишелешен телдән дөрес әйтүгә ирешү, алгоритм булдыру.

5.Беренчел ныгыту.

Максат: яңа белемнәрне телдән (парлар, хор белән) кабатлау, аларны дәфтәргә шпаргалка рәвешендә язу. Һәр укучыга үзләре ничек аңлауларыннан чыгып язарга мөмкинлек бирелә.

6. Эталон буенча үзтикшерелешле мөстәкыйль эшләр.

Максат: һәр укучы үзенең нәрсә белүе турында  нәтиҗә ясый алуы турында фикер йөртә белергә тиеш.

7.Яңа белемнең кабатлау системасына кереше.

Бу этап яңа белемнәрнең үтәләчәк белемнәргә карата өстәмә адым булуын ачыкларга булыша.  

Дәресне төзегәндә укытучы киләсе материалга тиешле методик әһәмияткә ия булган эш төрләрен, күнегүләрне, биремнәрне сайлый.  Шуның нәтиҗәсендә беренче чиратта, булган һәм яңа үзләштерелгән белемнәрне автоматлаштыру, икенчедән, киләчәктә кирәк булачак нормаларны кулланышка кертергә кирәклеген булдыру (тренировкалау).

8. Дәрестә уку эшчәнлеген рефлексияләү (нәтиҗә ясау).

Бу этапта алда өйрәнелгәннәр ныгытыла, рефлексияләнә (анализлана), укучыларның үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирүләре тикшерелә.  Ахырда алда куелган  максатлар белән алынган нәтиҗәләр ныгытыла, һәм киләсе эшчәнлеккә максатлар куела.

9.Өй эше.

Укучыларга өй эшләрен сайлап алу  мөмкинлге бирелә, ләкин монда һәр укучының материалны ни дәрәҗәдә яхшы үзләштерелүе исәпкә алына.

Эшчәнлекле укыту методы технологияләрен дәресләрдә куллану  өч эфффектка ия :

Белемнәрне сыйфатлырак итеп үзләштерергә;

Интеллект һәм иҗади сәләт үсешен көчәйтергә;

Актив һәм белем дәрәҗәсен үстерергә әзер шәхес тәрбияли алуында.

Кулланылган әдәбият:

1.Сборник нормативных документовдля образовательных учреждений РФ реализующих программы общего образования. (2004 год, “ Дрофа”)

2. Федеральный государственный образовательный стандарт  начального общего образования. ( 2009 год, “Просвещение”)

          3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары. (  2008 нче ел, МОиН РТ )

          4. “Мәгариф” журналлары.

          5. Интернет чыганаклар.

          6. Методическое пособие «Реализация новых образовательных стандартов в начальной школе средствами УМК «Перспектива» ( в помощь учителю). ОАО «Издательство «Просвещение», 2010

          7. Л.Г. Петерсон. Деятельностный метод обучения: образовательная система «Школа 2000…» / Построение непрерывной сферы образования. М., 2007.

Как перейти к реализации ФГОС второго поколения по образовательная системе «Школа 2000…» / Под. ред. Л.Г. Петерсон. М., 2010.

Л.Г. Петерсон, Ю.В. Агапов, М.А. Кубышева, В.А. Петерсон. Система и структура учебной деятельности в контексте современной методологии. М., 2006.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучыларга таләпләр. Доклад.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында укытучыларга таләпләр...

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытуда ярдәмлекләр(дәрес эшкәртмәләре)

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы, укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.Татар теле танып б...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте”

Үзем укыта торган сыйныфлар арасында рус төркемнәрендәге рус телле укучылар да бар. Татар балалары белән беррәттән, нәкъ менә шул балаларга да дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару —төп белем ...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...

Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары

Әлеге мәкаләдә рус телле балаларга  татар  телен  коммуникатив  технологияләр  кулланып  укыту  алымнары яктыртыла. Дәресләрне традицион формада гына үткәрү белән чи...

Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары

Бүгенге  көндә  халыклар  үзара  тыгыз  бәйләнештә  яшиләр,  бер-берсе  белән  хезмәттәшлек итәләр. Дөнья зур бер фәнни-икътисади комплексны хәтерләтә. Ел ...