Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары
методическая разработка (10 класс)

Ахметова Марьям Бариевна

Бүгенге  көндә  халыклар  үзара  тыгыз  бәйләнештә  яшиләр,  бер-берсе  белән  хезмәттәшлек итәләр. Дөнья зур бер фәнни-икътисади комплексны хәтерләтә. Ел саен дистәләгән халыкара форумнар, фәнни-гамәли конференцияләр, дәүләтара очрашулар үткәрелә һәм аларда, төрле милләт вәкилләре катнашып, тел ярдәмендә бик күп мәсьәләләрне хәл итәләр. Тел төп аралашу чарасы буларак кешеләргә хезмәт итcә, сөйләм төп аралашу ысулы булып тора.  Шунлыктан бүгенге көндә һәрбер телне мәдәниятара һәм шәхесара аралашу-аңлашу чарасы буларак укыту иң мөһим бурычлардан санала. Туган тел мәсьәләсе исә хәзерге вакытта кискен рәвештә куела, туган телләр юкка чыгу алында.  Безнең максат – миллилекне, туган телебезне саклап калу.

Татарстанның төп халкы – татарлар. Аларның саны 50 проценттан күбрәк. Республикада шулай ук руслар, чуваш, мордва, мари, удмурт, башкортлар, җыеп кына әйткәндә, 100дән артык милләт вәкиле яши. Алар бер-берсенең гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен беләләр, бергә бәйрәм итәләр. Татарстан  Республикасы  Конституциясенең  8нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре –дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Бүгенге көндә бу исә бик актуаль мәсьәлә булып тора.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_word.docx20.09 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телле балаларга татар телен  коммуникатив технологияләр  кулланып укыту алымнары

М.Б.Ахметова

121 нче лицей,

Казан шәһәре

Бүгенге  көндә  халыклар  үзара  тыгыз  бәйләнештә  яшиләр,  бер-берсе  белән  хезмәттәшлек итәләр. Дөнья зур бер фәнни-икътисади комплексны хәтерләтә. Ел саен дистәләгән халыкара форумнар, фәнни-гамәли конференцияләр, дәүләтара очрашулар үткәрелә һәм аларда, төрле милләт вәкилләре катнашып, тел ярдәмендә бик күп мәсьәләләрне хәл итәләр. Тел төп аралашу чарасы буларак кешеләргә хезмәт итcә, сөйләм төп аралашу ысулы булып тора.  Шунлыктан бүгенге көндә һәрбер телне мәдәниятара һәм шәхесара аралашу-аңлашу чарасы буларак укыту иң мөһим бурычлардан санала. Туган тел мәсьәләсе исә хәзерге вакытта кискен рәвештә куела, туган телләр юкка чыгу алында.  Безнең максат – миллилекне, туган телебезне саклап калу.

Татарстанның төп халкы – татарлар. Аларның саны 50 проценттан күбрәк. Республикада шулай ук руслар, чуваш, мордва, мари, удмурт, башкортлар, җыеп кына әйткәндә, 100дән артык милләт вәкиле яши. Алар бер-берсенең гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен беләләр, бергә бәйрәм итәләр. Татарстан  Республикасы  Конституциясенең  8нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре –дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Бүгенге көндә бу исә бик актуаль мәсьәлә булып тора.

К. С. Фәтхуллова һәм Ф. Х. Җәүһәрова күрсәткәнчә, татар телен дәүләт теле буларак укытуның гомуми максаты – укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру. Компетенция – аралашуны тәэмин итә торган белем, күнекмәләр һәм осталыклар берәмлеге ул. Коммуникатив компетенция – аралашу максатын, урынын, вакытын, анда катнашучыларның социаль хәлен исәпкә алып, фикерне төгәл һәм эзлекле итеп белдерә алу осталыгы ул [1, 119].

Педагогика фәннәре докторы, профессор Ф. Ф. Харисов ассызыклаганча, коммуникатив белем бирү укучыга татар теле дәресләрендә белем һәм күнекмәләрне урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә гамәлдәге программа таләбе күләмендә аралашуга җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерергә мөмкинлек бирә. Технологиянең төп нигезләмәләре: чит телне үзләштерү чаралары, уку материалының күләме һәм ешлыгы, гамәлгә ашырылучы коммуникатив эшчәнлек бергәлеге һәм башкалар.

Татар телен чит тел буларак укытканда,  без Е. И. Пассов билгеләгән, белем бирүнең эчтәлегенә караган түбәндәге принципларны хуплыйбыз: сөйләмгә өйрәтү юнәлеше (аралашу аша укыту), функциональлек (өйрәнелә торган телнең сүзләре һәм грамматик формалары уку эшчәнлеге процессында берьюлы үзләштерелә),  яңалык (сөйләм ситуациясе яңалыгы), ситуативлык (уку процессын рольле оештыру), коллективара бәйләнеш (балалар бер-берсе белән актив аралашалар), модельләштерү (лингвокультурологик минимум), аралашуның шәхси юнәлеше (сөйләм үзенчәлеге) [2, 267-268].

Коммуникатив технология белән укытканда, балалардан билгеле бер көнкүреш темалары буенча ирекле аралаша  алу,  сөйләмне грамматик  дөрес төзү, бирелгән ситуация буенча татар этикетына караган сүзләр кертеп,  диалоглар, үз фикерләрен файдаланып,  телдән һәм язмача монологик текст төзү,  текстларны аңлап  уку, тәрҗемә итә белү сорала.

Татар телен өйрәнү рус телле балаларга татар халкы авыз иҗаты, татар исемнәре һәм аларның нәрсә аңлатуы, Татарстанның табигате һәм топонимикасы, символикасы, тарихы, татар сәнгате, язучылары һәм башкалар  турында татарча әйтә белергә мөмкинлек бирә. Дәресләрдә коммуникатив технологияләр куллану бу мәсьәләне чишә.

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка белем бирүне  оештыру мөмкин түгел. Укыту-тәрбия процессында иң беренче чиратта укытучы белән укучы арасындагы мөгамәлә зур роль уйный. Минем дәресләремдә  укучы белән укытучының аралашуына өстенлек бирелә. Балалар яңа материалны өйрәнеп, бер-берсе белән аралашып, теманы тирәнтен  үзләштерәләр.  Уку-укыту процессында һәр укучының танып-белү эшчәнлеген, мөстәкыйльлеген үстерү,  дәресләрне эмоциональ һәм истә калдырырлык итеп үткәрү бурычлары куела.

Беркемгә дә сер түгел, традицион дәресләрдә укучылар тиз арыйлар, аларның кызыксынулары югала һәм шуның аркасында нәтиҗә дә түбәнрәк була. Башлангыч сыйныфларда дәресләр бигрәк тә җанлы үтәргә тиеш. Ә балаларны дәрес белән кызыксындыру юллары бик күп. Балалар әкиятләрне бик яраталар, әкиятләр ярдәмендә теманы аңлатсаң, алар күбрәк истә калдыралар. Татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан, дәресләремне кызыклы итеп үткәререгә тырышам. Төрле уен алымнарын, дәрес-аукцион,  лингвистик хоккей, “аң һөҗүме”, “аргументлар көрәштерү” һәм башка алымнарны бик теләп кулланам. Телне үзләштерү аралашу аша бара. Иң элек аларны тормышта еш кулланыла торган сүзләр белән таныштырабыз. “Исәнмесез!”, “Сау булыгыз!”, “Рәхмәт”, “Хәерле иртә!”, “Хәлең ничек?” дип диалоглар корабыз, балалар бер-берсе  белән шул рәвешле  аралашып, көнкүреш сөйләм теленә өйрәнә. Боларның барысы да коры дәрес формасында түгел, ә уен аша бара.

Без укучыларны сөйләм теленә өйрәтергә тиеш.  Уку эшчәнлегенең төп төре – аралашу. Әгәр без аралашмасак, алдыбызга куелган бурычны үти алмаячакбыз.  Башлангыч сыйныфларда татар телендә аралашуга өйрәтүдә уен алымы зур урын алып тора. Текст белән эшләгәндә дә, лексиканы һәм лексик-грамматик конструкцияләрне ныгытканда да, конкрет тема буенча да уеннарның роле әйтеп бетергесез. Бу вакытта бик авыр булып тоелган материалны да җиңелрәк үзләштерәләр.

Дәресләрдә дидактик уеннар балаларны бер-берсе белән аралашырга этәрергә тиеш. Уенда дәрес бурычларын да кую җиңел, укуга кызыксыну да арта. Рус телле балалар татар телендә  аралашсын өчен  без тел мохитын тудырабыз, ягъни, балалар укытучыдан күреп, аның сөйләмен  ишетеп, тыңлап,  аның хәрәкәтләрен һәм сөйләм үрнәген  охшатып кабатларга тиеш. Укытучы артыннан кабатлап кына бармыйлар, аралашу вакытында билгеле бер эшне башкаралар.

 Дәресләрдә үзем куллана торган берничә уен төренә тукталып китәргә телим:

  •  “Иң әдәпле әңгәмәдәш” конкурсы игълан итеп, укучылар билгеләнгән адресатка матур комплиментлар әйтәләр. Мәсәлән, “син яхшы дус”, “синең күлмәгең матур” һәм башкалар.
  • “Иң игътибарлы укучы” конкурсы. Мәсәлән, Алсуга кибеткә барырга  һәм сөт, май, каймак, алма, кыяр алырга куштылар. Ул май, сөт, алма, кыяр алды. Нәрсәне алырга онытты?
  • Рәсемнәр белән эш. Уен барышы: бер командада рәсем, ә икенче командада текст. Текстны укыганда,  икенче команда, эчтәлегенә туры килмәсә, төзәтеп барырга тиеш.
  • “Балыкчы” уены. Уен барышы:  балыкларга төрле рәсемнәр, авазлар һәм хәрефләр беркетелә, укучы танып әйтә алса, балыкны үзенә ала. Әйтә алмаса, кире җибәрә. Дәрес ахырында кемнең балыклары күбрәк, шул җиңүче була.  
  • “Без Катя турында нәрсәләр беләбез” уены. Уен барышы: бер укучы алга чыга, шартлы рәвештә аны Катя дип атыйбыз. Алып баручы  Катя турында сораулар бирә, мәсәлән, туган елы, әнисенең исеме ничек, дусты нинди, ул бүген нәрсә ашаган. Укучылар җавап биргәч, Катяның җавабы белән чагыштырыла. Кем күбрәк һәм төгәлрәк җавап бирә, шул җиңүче була.
  • “Салат” уены. Уен өчен укучылар саныннан бергә кимрәк урындыклар кирәк. Барлык балалар да урындыкка утыралар. Берсе уртада кала. Ул барысына да яшелчә, җимеш исемнәрен тарата, үзенә дә ала. Мәсәлән, 3 кыяр, 4 алма, 5 груша өләшелә. Алып баручы бер яшелчә яки җимешнең исемен әйтә. Шул исемдәге уенчылар урыннарын алмашырга тиешләр. Тагын берәү артык кала. Алып баручы “Салат” дип әйтсә, барлык катнашучылар да урыннарын алмашыналар.

Боларга өстәп, тагын  җөмләләрне  башка төрле әйттерү, җөмләне төгәлләү, иң яхшы диалог яки шигырь сөйләүче, иң яхшы тәрҗемәче, эчтәлек буенча рәсем ясау кебек эшләрне дә алырга була.

Мәсәлән, 2нче сыйныфта “Йортыбыз, фатирыбыз” темасын үткәндә, укучыларга үз фатирларының рәсемен ясап, шул турында сөйләргә бирелде. Укучылар бу эшне бик яратып, теләп башкардылар.

Шулай итеп,  дәресләрне традицион формада гына үткәрү белән чикләнеп калу мөмкин түгел. Татар теленә чит тел буларак өйрәткәндә,  укучыларның яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алып, яңа һәм нәтиҗәле чаралар кулланырга кирәк. Һәр укытучы дәресләрдә коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланса, татар телен аралашу чарасы буларак уңышка ирешә ала. Укучыларның эшчәнлеген дөрес итеп оештыру аларның танып-белү күнекмәләрен үстерә, телне өйрәнүгә кызыксынуын арттыра.

Кулланылган әдәбият

  1. Фәтхуллова  К. С.,  Җәүһәрова Ф. Х. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы //Үрнәк программалар. – Казан, Тат. кит. нәшр., 2011. – 119 б.  
  2. Харисов Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан, “Мәгариф” нәшр., 2002. – 267-268 б.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнең килеш белән төрләнеше(5 сыйныф,рус телле балаларга татар теле дәресе)

Рус телле балаларга татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ФГОС 5 нче сыйныф...

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан? (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Мастер-класс. Тема: Кая?Кайда?Кайдан?  (3 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты Тема: Хайваннар дөньясында  (4 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).Хәйдәрова дәреслеге буенча...

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары

Әлеге мәкаләдә рус телле балаларга  татар  телен  коммуникатив  технологияләр  кулланып  укыту  алымнары яктыртыла. Дәресләрне традицион формада гына үткәрү белән чи...