Рус телле балаларга татар теле укытуда шәхескә якын килү технологияләрен куллану.
статья на тему

Хусаинова Гульназ Гаптрахмановна

Педагокик киңәшмәгә әзерләнгән чыгыш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Педагокик киңәшмәгә әзерләнгән чыгыш.

Рус телле балаларга татар теле укытуда шәхескә якын килү технологияләрен куллану

    Хәзер безнең илдә мәгариф тирәлегенә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерүгә юнәлтелеп, фән һәм икътисад үсеше проблемалары хәл ителә. Укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы – педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора. Шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә.

    Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Бу исә уку йортлары педагогик коллективларына педагогик процессны теләсә кайсы модель  (автор программалары) буенча да сайлап алырга һәм конструкцияләргә мөмкинлек тудыра. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә.

    Мондый шартларда укытучы күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга тиеш була. Педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен заман педагогик технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.

    1. Тел өйрәтүнең төп максатлары.

    Галимнәр карашынча, татарча белмәгәннәргә татарча өйрәнүне ныклы фәнни – методик принципларга таянып оештыру мөһим. Укытуның гомуми системасы булдырып, аны тәшкил иткән компонентларны төгәл билгеләргә кирәк. Татар телен башка нигездә алып бару зарури. Телгә өйрәнү – ул тел турында кагыйдәләр өйрәнү генә түгел. Телгә өйрәтү – сөйләм эшчәнлегенең һәрбер төренә - сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга, язарга өйрәтүне күз алдында тотарга тиеш.

   Телгә өйрәтүнең төп юнәлешләре методикада төрлечә булган; тарихта интуитив, аңлы, катнаш һ.б. юнәлешләр мәгълүм. Соңгы берничә дистә еллар эчендә шәхеснең коммуникатив эшчәнлегенә нигезләнгән юнәлеш өстенлек алып килә. Бу юнәлеш дөнья һәм рус теле методикасында башка милләт халыкларына чит ил теле укытуда актив кулланыла. Аның төп үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: телгә өйрәтүнең үзәгендә укучы укыту эшчәнлегенең субъекты буларак яши. Димәк, дәресләрнең максаты, аңа ирешү юллары укучының мәнфәгатьләрен һәм шәхси, милли, яшь үзенчәлекләреннән чыгып билгеләнергә тиеш. Телгә өйрәтү процессы, уку эшчәнлеге буларак оештырылып, укучылар конкрет укыту максатларын куеп, аны хәл итү юнәлешендә эш итәргә тиешләр. Бу юнәлештә укыту тел дәресләрен аралашуга, телне фикерләр алышу чарасы буларак файдалануга өйрәтүне күз алдында тота. Моның өчен укучыларда аралашу ихтыяҗы булдырыла, аның ярдәмендә һөнәри һәм гомуммәдәни әһәмиятле мәгълүмат алу теләген уяту итеп куела.

      Болай укыту заманча укыту процессына куелган төп таләпләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә: укытучы аралашуны оештыручы көч буларак эшли; дәрестә аралашу процессына якын торган күнегүләр файдаланыла; грамматик форма һәм аның сөйләмдәге функцияләрен өйрәтү янәшә алып барыла: проблемалы бурычлар куелып, алар хәл ителә; күмәк эш формалары кулланыла; укытучы белән укучы арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаша; шәхеснең үзенчәлекләрен истә тотып эшләү аның эчке резервларын активлаштыра һәм укыту эшчәнлегенең нәтиҗәле булуын билгели.

    Телне өйрәнү – билгеле бер күләмдәге тел материалын, ягъни фонетик, лексик, грамматик материалны өйрәнү дигән сүз. Ләкин чит ил телен өйрәнү шактый кыен, һәм моңа бирелгән вакытның чикле икәнен истә тотып, иң башлап  лексик, фонетик, грамматик минимумнар билгелиләр: укучы билгеле бер күләмдә сүзләр, аваз күренешләре, грамматик кагыйдәләр өйрәнергә һәм истә калдырырга тиеш була. Сүзләр билгеле бер аралашу темалары һәм ситуацияләре аша сайлап алына.

     Сөйләм материалын сөйләм үрнәкләре, типик фразалар, аралашу һәм ситуация темалары, текстлар тәшкил итә. Темалар сөйләм ситуацияләре аша ачыклана.

    Телгә өйрәтүнең эчтәлегенә тел материалы белән эшләү кагыйдәләрен белү дә керә. Димәк, күпмедер күләмдә телдәге кагыйдәләрне белү дә кирәк. Ләкин кагыйдәләр өйрәнеп кенә телне белеп, сөйләшергә өйрәнеп булмый. Безнең мәктәпләрдә күпме еллар чит ил телләре – инглиз, немец, француз телләре укытылып килде, ләкин укучылар бу телләрдә сөйләшә алмады, чөнки күбрәк кагыйдә өйрәнәләр иде, ә сөйләшер өчен грамматик кагыйдә өйрәтү генә җитми.

    Телгә өйрәнүнең төп максаты – алган белемнәр нигезендә сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

    Сөйләм күнекмәләренә ия булганда тел аңлы рәвештә кулланыла. Тиз җавап биргәндә, сөйләм тотрыклы булганда, аңлы рәвештә эшләгәндә, ситуация үзгәреп күнекмә үзгәртелә алганда, күнекмәләр формалашкан дип санала ала.

    Күнекмәләр һәм алган белемне файдалану нигезендә телне белү барлыкка килә. Телне белгәндә генә, коммуникатив (аралашу) максатлары хәл ителә: сөйләшә, тыңлап аңлый, укый һәм яза ала торган кешене телне белүче дип әйтәләр.

    Татарстанда яшәп, татарларның тормыш-көнкүреше белән якыннан таныш булган рус телендә сөйләшүче балалар җирле халыкның мәдәнияте, сәнгате турында да хәбәрдар булырга тиеш. Моңа кадәр бары тик татар теленең грамматик нигезләрен генә үзләштергән һәм монологлар төзергә өйрәнеп баручы балаларны татар сүз сәнгатенең асыл мәгънәсенә төшендерә башлау максаты әдәбият укытуда яңа юнәлеш булып бара.

    2. Әдәбият дәресләрендә шәхескә якын килү

    Рус телендә сөйләшүче баланы татар әдәбияты белән кызыксындыру өчен, укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүе, аның иҗади эшләү күнекмәләренә ия булуы таләп ителә. Эш барышында эстетик принцип (татар теленең матурлыгын күрә, тоя белүе), эзлеклелек принцибы (укучы алган белемнең даими рәвештә тулылана, байый баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдәге әдәби образларны ачу үзенчәлекләрен өйрәтү), кечкенә күләмле әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь  үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен искә алып эш итү укытучының игътибар үзәгендә булырга тиеш. Иң әһәмиятлесе – коммуникативлык принцибына нигезләнеп укыту. Бу аңлашыла: иң ахыргы максатыбыз – укучыны татар телендә аңлаша, аралаша алырга өйрәтү. Белеменә, әдәби әсәрне кабул итү дәрәҗәсенә карап һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен искә алып, балаларны төркемнәргә аерып, бүлеп эшләтү) һәм белемнәрне интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) коммуникативлык принцибын гамәлгә ашыруда максатка ярашлы.  

    Күренекле педагог Ш.А.Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе күбебезгә таныш технология. Тик ул вакытта аның балаларны тәрбияләүдәге кайбер кагыйдәләрен без “технологияләр” дип атамый идек. Аларга килгәндә, күренекле педагог телгә өйрәткәндә иң мөһим шарт итеп, укучыларның язма, телдән сөйләм эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруны, аңлап укуны һәм лингвистик мөмкинлекләрне камилләштерүне саный.

     Әдәбият дәресләрендә рус балаларын татар телендә бәйләнешле итеп сөйләргә, үз фикерләрен эзлекле итеп әйтеп бирергә өйрәтүне максат итеп куям. Максатымны гамәлгә ашыруда әңгәмә - дәресләрнең әһәмияте зур дип саныйм. Шушы юнәлештә алып барылган эшемне билгеле бер предмет турында, тәкъдим ителгән тема буенча тәмамланган бер фикерне әйтергә өйрәтүдән башлыйм. Аның өчен, билгеле, укучыларның сүз байлыгы булырга тиеш. Шуңа күрә һәр дәрестә шушы мәсьәләгә һәм тәрҗемә эшләренә дә зур урын бирәм. Чөнки рус теленнән татар теленә дөрес итеп тәрҗемә итү бәйләнешле сөйләмнең барлык формаларына ия булуны сорый.

     Гомумән, татар телен аралашу чарасы буларак өйрәткәндә, укучыларның диалогик сөйләмен табигый сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү максатын куям. Шушы максатка ирешкән очракта гына өйрәнелгән сөйләм күнекмәләрен гамәли кулланырга мөмкин дип саныйм. Ул күнекмәләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • татар диалогик сөйләмен тыңлап аңлау;
  • репликаларны дөрес кабатлау;
  • үрнәк диалог нигезендә әңгәмә кору;
  • мөстәкыйль әңгәмә кору.

    Укучыларның диалогик сөйләмен сыйныфтан сыйныфка тулыландыру, төрләндерү, үзләштерелгән лексик-грамматик материал нигезендә катлауландыруны төп бурычым итеп куйдым.

     Тел – халыкның яшәгәнлеген, сүздән һәйкәл куйган язма истәлекләрен, аның уй-фикерләрен гасырлар аша яңа буыннарына китереп тоташтыра торган бердәнбер чара. Теле булган халык кына үз сүзен кистереп әйтә ала. “Телен югалткан үлгән”, - ди халык. Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

Исемнең килеш белән төрләнеше(5 сыйныф,рус телле балаларга татар теле дәресе)

Рус телле балаларга татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ФГОС 5 нче сыйныф...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

Мәкаләм 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча  комуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевн...

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...

Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары

Әлеге мәкаләдә рус телле балаларга  татар  телен  коммуникатив  технологияләр  кулланып  укыту  алымнары яктыртыла. Дәресләрне традицион формада гына үткәрү белән чи...

Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары

Бүгенге  көндә  халыклар  үзара  тыгыз  бәйләнештә  яшиләр,  бер-берсе  белән  хезмәттәшлек итәләр. Дөнья зур бер фәнни-икътисади комплексны хәтерләтә. Ел ...