Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)
проект на тему

Хадеева Ильгия Ильдусовна

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.

Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, үгет-нәсыйхәт бирү вазифасы юк. Мәкаль белән әйтем һәрчак монологка корыла, ә табышмак алардан аермалы буларак, диалогик сөйләшүне - табышмак әйтүче һәм чишүче булуын күздә тота.

Без дәрестә ничек куллана алабыз? Мәкаль һәм әйтемнәрне куллануның берничә мисалын күрсәтеп китәсем килә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_eshe.pptx139.4 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУДА ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ ҮРНӘКЛӘРЕН КУЛЛАНУ (МӘКАЛЬЛӘР, ӘЙТЕМНӘР ҺӘМ ТАБЫШМАКЛАР МИСАЛЫНДА) Башкарды Хадеева Илгия Илдус кызы

Слайд 2

Проектның актуальлеге: Б үгенге көндә әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр генә булдыру җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү–заман таләпләренең берсе. Ярдәмгә халык авыз иҗаты үрнәкләре килә. Проектның төп максаты: Р ус телле укучыларны татар халкының рухи-мәдәни байлыгы белән мәкаль, әйтемнәр һәм табышмаклар аша таныштыру, татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту. Проектның бурычлары: 1) Рус телле укучыларны үз фикерләрен татар телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җый­нак, төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү; 2) Укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү; 3) укучыларның сүзлек хәзинәсен баету; 4) Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыларда әхлак законнары тәрбияләү; 5 ) Р ус балаларының татар халкына, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләү .

Слайд 3

I БҮЛЕК. ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫНЫҢ ТАРИХИ-ТЕОРЕТИК НИГЕЗЕ ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫНЫҢ ЖАНРЛАР СИСТЕМАСЫ мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар – афористик ж анрлар. М әкаль Тормыштагы төрле гыйбрәтле күренешләр гомумиләштереп, образлы итеп әйтелгән тапкыр гыйбарәләр Әйтем Нинди дә булса тормыш күренешенә читләтеп (образлы итеп) бәя биргәндә кулланыла торган сүзләр тезмәсе. Табышмак ул – предмет яки күренешне читләтеп, кинаяле итеп сурәтләүгә корылган һәм тыңлаучылардан шуның нәрсә булуын эзләүгә исәп ителгән образлы гыйбарә яки үзенчәлекле башваткыч .

Слайд 4

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ МӘКАЛЬ ҺӘМ ӘЙТЕМНӘРНЕҢ КУЛЛАНЫЛЫШЫ Әзер тәрҗемәләрне биреп, дөреслеккә туры килгән мәкаль-әйтемнәрнең дәвамын сайлап алырга. 1. Ана күңеле далада ...( бала күңеле далада) Материнское сердце в детках,.... ( а детское в камне). 2. Алтмышка җитсен бала. Ана өчен ... ( һаман бала) При солнышке тепло, ..... (при матери добро). 3. Ата – анасын хурлаган .Үзен ...(хурлаган булыр) Отца с матерью почитать … ( горя не знать.) 4. Ачтан үлсәң дә, Ата – анаңны ...( ташлама) Не оставляй отца и матери на старости лет,…… ( и Бог тебя не оставит).

Слайд 5

Сыйфат фигыльнең вакыт формаларын активлаштыру өчен түбәндәге мәкальләрне кулланырга мөмкин: А) Тырышкан табар (эквивалент – Кто и щет , тот всегда найдет) Ә) Күп торганнан сорама, күп күргәннән сора. (Спроси не у того, кто долго жил, а у того, кто много видел) Б) Авыртмас башка тимер таяк (Железный кол на голову, которая не болит) В) Җирне сөйгән ач булмас. (Любя щий землю не будет голодным; эквивалент – Кто землю лелеет, того земля жалеет).

Слайд 6

Сузык авазлар белән эшләгәндә а) Юкта бар, барда юк, Юлда бар, юньдә юк. ( “У” авазы) б) Үрдә бар, ирдә юк. Бүлмәдә бар, урамда юк. ( “Ү” авазы) в) Җирнең уртасында ни бар? ( “И” авазы) г) Тәрәзә төбендә нәрсә бар? Шуны тап. ( “ Ә” хәрефе) д) Бер хәрефе бер иҗек, Исеме була ничек? ( И,у,ю) Тартык авазлар белән эшләгәндә а) Дәрес башында без нәрсә ишетәбез? (“Д” авазын) б) Яз белән көз нәрсәгә тәмамлана? (“З” авазына) в) Тыкрык башында нәрсә бар? (“Т” хәрефе) г) Алмагачның төбендә нәрсә бар? (“Ч” авазы) ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТАБЫШМАКЛАРНЫҢ КУЛЛАНЫЛЫШЫ

Слайд 7

Татар теле дәресләрендә табышмакларның кулланылышы Балаларга белем бирү процессында микъдар санын күзаллауны һәм ел, ай, атна, көн турындагы белемнәрне үзләштерү өчен: * Унике йолдыз , бер ай. Бер өянкәдә унике ботак . * Бер тирәк , унике ботак Һәр ботакта дүрт чыпчык Һәр чыпчыкта җиде яфрак Һәр яфракның бер ягы кара, бер ягы ак . Өч йөз алтмыш биш сыерчык Илле ике тубырчык

Слайд 8

Проектны эшләү барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек: Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында мәкаль-әйтем һәм табышмаклардан файдалану укучыны белем алуга, фәнгә кызыксыну уята; Рус телле укучыларны үз фикерләрен татар телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп бирергә өйрәтә, логик фикерләү сәләтен үстерә; Укучыларның иҗади көчен, танып-белү сәләтләрен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерли; Укучыларның сүзлек хәзинәсен баета; Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, укучыларда әхлак законнары тәрбияли; Рус балаларының татар халкына, аның әдәби теленә, тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияли.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Исемнең килеш белән төрләнеше(5 сыйныф,рус телле балаларга татар теле дәресе)

Рус телле балаларга татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ФГОС 5 нче сыйныф...

РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

Мәкаләм 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча  комуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевн...

“Рус телле балаларда татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү”.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында үткәрелгән мастер -класс эшкәртмәсе....