Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә уен технологиясе элементларын куллану
проект

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Проект эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Проект эше139 КБ

Предварительный просмотр:

ПРОЕКТ ЭШЕ

РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТҮДӘ УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕ ЭЛЕМЕНТЛАРЫН КУЛЛАНУ

   

                                  2016

Эчтәлек

Кереш...........................................................................................................................3

          I бүлек. Башлангыч һәм урта сыйныфларда  уеннарның роле

1.1. Кече яшьтәге мәктәп балалары һәм уен.............................................................6

1.2. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә уеннар........................................ 8

          II бүлек. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә тел уеннары

2.1. Фонетик уеннар..................................................................................................15

2.2 Лексик уеннар.....................................................................................................17

2.3. Фразалы уеннар.................................................................................................20

2.4. Грамматик уеннар.............................................................................................21

2.5. Укырга өйрәтү уеннары.....................................................................................22

2.6. Тыңлап аңлауга өйрәтү уеннары.......................................................................23

2.7. Сөйләмгә өйрәтү уеннары.................................................................................24

2.8. Катнаш уеннар...................................................................................................25

Йомгак.......................................................................................................................27

Файдаланылган әдәбият............................................................................................29

Кереш

Проблемага кыскача анализ. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теле туган тел һәм чит тел буларак өйрәтелә башлады, ләкин,  дөресен әйтергә кирәк, дәреслектәге материалны рус телле укучыларга өйрәтү гаять катлаулы.

Шуннан чыгып, проект эшебезне язарга булдык. Без рус телле укучыларга татар телен өйрәтүнең уңай юлларының берсен тәкъдим итәргә булдык һәм проект эшебезне «Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә уен технологиясе элементларын куллану» дип исемләдек.

Проектның  актуальлеге. 1992 нче елда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Закон кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Шул ук елны кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды. 1994 нче елда расланган «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы»нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Нәтиҗәдә, татар теле дәүләт теле статусында ныклап урнашты һәм ул республикабызда яшәүче һәр кешегә укытыла башлады. Бүгенге көндә дәресләрдә уен элементларын куллану бик актуаль мәсьәләгә әверелде. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- уен элементларын куллану материалны үзләштерүдә зур мөмкинлекләр бирә;

- уен зур тәрбияви максатка ия;

- дәрестә уен элементларын куллану дәресне кызыклы итә, материалны үзләштерү мөмкинлеген арттыра, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә;

- уенның төрле формалары телгә карата  кызыксынучанлыкны  арттыра.

Проектның  максаты һәм бурычлары.

Проект эшебезнең максаты – рус телле укучыларга, уен элементлары кулланып, татар телен өйрәтү.

Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

–уеннарның укыту процессында тоткан ролен ачыклау;

– тел уеннарының төрләрен билгеләү;

– төрле уен формаларын тәкъдим итү.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Әлеге тема күп кенә авторлар тарафыннан тикшерелгән. Проект эшебезнең методологик нигезен Ф.Ф.Харисовның «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» (2002), А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсуповларның «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре» (1998), И.Л.Литвиновның «Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)» (1994), Ч.М.Харисованың «Обучение татарскому произношению в русской школе» (2001), Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһановаларның «Татар теле өйрәнә нәниләр» (1994), С.Х.Айдарованың «К знаниям через игру» (1998), «Дидактические условия дифференциации упражнений в процессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку» (2001) диссертациясе, «Игры на уроках татарского языка» (2004) хезмәтләре тәшкил итә. Әлеге хезмәтләрдә дәресләрдә уеннар куллану һәм аларның баланың телне өйрәнү процессында нинди роль уйнаулары урын алган. Авторлар рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессын уңайлаштыру һәм җиңеләйтүгә үзләреннән күп көч куйганнар.

Бала тормышындагы төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен уеннарның әһәмияте зур. Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.

Көтелгән нәтиҗәләр: Без тәкъдим иткән уеннар татар теле дәресләрен нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәчәк. Алар ярдәмендә рус телле укучылар тел материалын тизрәк һәм яхшырак үзләштерәчәк. Кайбер уеннар хәтта балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерәчәк һәм алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итәчәк.

Проект эшенең структурасы: Безнең проект эшебез кереш, 2 бүлекне үз эченә алган төп өлеш, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Проектның теоретик һәм гамәли әһәмияте: Бу хезмәттән татар теле һәм әдәбият укытучылары дәресләрдә, шулай ук докладлар әзерләгәндә файдалана алалар.

        

I бүлек. БАШЛАНГЫЧ ҺӘМ УРТА СЫЙНЫФЛАРДА УЕННАРНЫҢ РОЛЕ

1.1. Кече яшьтәге мәктәп балалары һәм уен

Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Олыларга эштән бушаган вакытларында күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен уен – чын шөгыльгә, тормыш көрәшенә һәм хезмәткә әзерләнү ул.

Нәниләрнең уеннары асылда зурларның тормышы, көнкүреше һәм хезмәтенең бер чагылышы булып тора. Тарихи эволюцион планда караганда да уен – хезмәтнең «баласы». Вакыт ягыннан алданрак торган, теге яки бу төрдәге җитди шөгыль үрнәге булмаган бер генә уен формасы да юк.

Хәзерге вакытта уеннарны төркемләүдә В.Всеволодский-Гернгросс квалификациясе гамәлдә йөри. Ул барлык уеннарны 3 типологик төркемгә: драматик, спорт һәм орнаменталь (җырлы-биюле) уеннарга бүлә. [3, 15]

Җырлы-биюле уеннар нәниләр репертуарында сан ягыннан күп булмаса да, балалар (бигрәк тә кызлар) аларны яратып уйныйлар. Бу төр уеннарда музыка, җыр, такмак хәлиткеч роль уйный. Көй уен хәрәкәтләре белән тәңгәлләшә, җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләрдә чагылыш таба.

Җырлы-биюле уеннар үзләренең килеп чыгышы буенча кешелек җәмгыятенең башлангыч чорларына ук барып тоташа. Әле кыргый вакытында ук кеше ауны, сугышны, көндәлек хезмәтне, мәхәббәтне буш вакытларында изге йола дип саналган театрлы тамашага, әйлән-бәйлән уеннарына әйләндергән. Бу төр уеннар күп гасырлар буенча йола бәйрәмнәрендә (сабантуй, җыен һ.б.) уйналып килгән һәм йоланың состав өлеше булып йөргән. Соңга таба исә алар йола мәгънәләрен югалтып, күңел ачу чарасы булып киткәннәр. Уеннарның турыдан-туры хезмәт процессында барлыкка килгәннәре дә бар. Мәсәлән, кара-каршы җырлау рәвешендә башкарыла торган «Дуслар, тары чәчтек без» дигән уенда (аңа охшаш уен русларда да бар) атлар белән таптатып ашлык сугу картинасы ачык төсмерләнә.

Бүгенге чорга күчеп, татар теленең  “Аңлатмалы сүзлеге”нә күз салсак, анда: “ Уен - күңел ачу, вакыт үткәрү өчен булган шөгыль” дип бирелә. Д.Н.Ушаков җитәкчелегендәге редакциядә эшләнгән рус теленең “Аңлатмалы сүзлегендә” исә “Уйнау - вакытны күңел ачу өчен хезмәт итүче берәр шөгыль белән үткәрү, һәм анда катнашып, үзеңә шатлык, рәхәтлек алу” дип бирелә. Шулай булгач, уен - ул эшчәнлекнең бер төре.

Уеннарның популяр бер төркеме – драматик уеннар. Гомумән, драмалаштыру яисә шуңа омтылу нәниләрнең бөтен уеннарына да хас. Бу бала психологиясенең үзенчәлегеннән килә. Нәниләр, әйләнә-тирәлектән күп тәэсирләр алсалар да, аны сүз белән тулаем тасвирлап бирә алмыйлар һәм үзләре күргән нәрсәләрне драмалаштырырга, уйнап күрсәтергә тырышылар.

     Көлке сүз, җанлы диалог белән мәзәк вакыйгаларны чагылдырган бу уеннар элекке кәмитчеләр репертуарыннан балаларга күчеп калган булырга охшый. Бу төр уеннарның эчтәлегенә караганда, аларда кәмитчеләр иҗатына, халык драмаларына хас үзенчәлекләр барлыгы сиземләнә. Балаларның театрлы уеннары элекке халык драмаларының нәниләр мохитенә күчкән аерым өлгеләре булуы мөмкин.

Нәниләр репертуарында импровизацияле драматик уеннар да зур урын били. Бу уеннарның тематикасы киң, эчтәлекләре тормышның үзе кебек күпьяклы. Алар яңа уеннарның барлыкка килүендә хәлиткеч урын тоталар. Традицион драматик уеннарның байтагы, тотрыклы форма һәм эчтәлек алганчы, шул уеннар рәтендә шомарган, камилләшкән дияргә нигез бар.

Балалар репертуарында спорт һәм зиһен сынаш уеннары зур урын алып тора. Билгеле булганча, аларның беренчеләре балаларның физик чыныгулары өчен әһәмиятле булса, икенчеләре исә, художестволы иҗат кәүсәсен үстерүгә буйсындырылганнар. Кыскасы, уен бала өчен нерв системасы, тән, акыл гимнастикасы булып хезмәт итә.

Кече яшьтәге мәктәп балалары 45 минут буе дәрес тыңларга күнекмәгән. Парта арасында хәрәкәтсез утыру ялыктыра, аларның дәрескә игътибары кими. Яшь организм әледән-әле хәрәкәт таләп итә. Һәр дәрестә, 15 – 20 минут узгач, физик һәм музыкаль тәнәфесләр ясау эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Кул, бармак, гәүдә хәрәкәтләрен эченә алган гимнастик күнегүләр уен хәлендә күңелле узсын өчен, алар төрле санавычлар, җыр, такмаклар белән башкарылалар.

Уен сүзләре исә үз чиратында балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерә һәм алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итә.

Җырлы түгәрәк уеннары, сүзле-хәрәкәтле уеннар уйнаганда балалар сүзләрне тизрәк үзләштерәләр. Алар бу уеннарны дәрес вакытында да, дәрестән тыш та яратып уйныйлар. Җырлы-сүзле уеннарны балалар хәрәкәтләр белән ныгыталар. Уеннарны физкультминутка өчен сайлаганда, тексты кыска булырга тиеш. Ул аларга истә калдыру өчен уңай.

Телен өйрәнгәндә уеннар, шигырьләр, җырлар темага яраклаштырып сайланылса, нәтиҗәсе уңай була.

Балага уен һәм җыр сүзләрен механик рәвештә ятлатырга кирәкми, чөнки бу яшьтә бала сүзнең мәгънәсен аңламыйча, татар телендә шактый күләмдәге шигырьләрне яттан сөйләргә өйрәнгән була инде. Балалар укытучы сөйләмен тыңларга һәм ишетергә күнектерелергә тиешләр. Балаларның шушы психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укытучы тексттагы сүзләрнең мәгънәсен урыс телендә аңлата. Башта ул текстны татар телендә ашыкмыйча матур итеп укый, хәрәкәтләр белән күрсәтә, җырлы уен булганда, җырлый. 1-2 мәртәбә шулай кабатлый. Балалар тыңлап утыралар, аннан соң текстта әйтелгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр. Сүзләрне дөрес әйтүләренә ирешкәч, текст балалардан күмәк кабатлатыла.

Физкультминутка һәм уеннар дәресне күңелле итеп үткәрергә, балада кызыксыну уятырга, иң авыр бирелә торган сүзләрне дә җиңел итеп аңлатырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, уеннар балада күмәклек, логик фикерләү, мөстәкыйльлек, җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияли.

1.2. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә уеннар

Кече мәктәп баласы тормышында уен чынбарлыкны танып белү ысулы буларак мөһим урын алып тора. Кече мәктәп баласының психологик үсеш үзенчәлекләреннән чыкканда, шуларның берсе эмоциональ сфераларның интеллектуальдән өстен торуында, уеннарның потенциаль мөмкинлекләрен эмоциональ фактор буларак исәпкә алмыйча булмый. Уен шулай ук, кече мәктәп балаларында өстен булган үзлектән истә калдыруга ярдәм итә. Баланың аерым сүзгә караганда тулы фразаларны яхшырак истә калдыруы билгеле.

Кечкенә классларда тел өйрәтү дәресләрендәге уеннарның иң яхшы варианты булып уенчыклар белән уйнау тора. Укытучы бик күп уенчыклар җыярга һәм аларны шкафта сакларга тиеш. Аларны бигрәк тә лексика керткәндә күрсәтмә материал буларак файдаланалар, ә алар белән уйнарга да мөмкин, өстәвенә уенчыкларның исемнәрен «курчак», «крокодил», «аю», «төлке», «куян», «көчек» һәм башкаларны балалар тиз һәм авырлыксыз исләрендә калдыралар.

Тел уеннарын түбәндәгеләргә бүләргә мөмкин:

1) фонетик; 2) лексик; 3) фразалы уеннар; 4) грамматик; 5) укырга өйрәтү уеннары; 6) аудированиега өйрәтү уеннары; 7) сөйләмгә өйрәтү уеннары; 8) катнаш уеннар.

Һәрбер гаиләнең тормышында һәрвакыт телевидение һәм радиотапшырулар белән булдырылучы музыкаль фон бар. Өстәвенә, тавыш һәм видеоязмаларның киң таралуы, шулай ук эстрадада татарча массакүләм музыкаль культураның торышы нәтиҗәсендә, татар телендәге җырлар кайбер укучылар арасында бик популяр һәм аларның кызыксыну объекты булып торалар.

Урта мәктәптә тел өйрәтүнең башлангыч этапларында җырлар куллану шулай ук мөһим. Беренчедән, укучылар иң баштан теле өйрәнелүче халык культурасына якынлашалар, ияләшәләр, чөнки бу яшьтәге балалар, психологлар фикеренчә, чит культурага бигрәк тә сизгер. Икенчедән, мондый үзенчәлекле материал белән эшләгәндә укучы шәхесенең һәрьяклап үсеше өчен яхшы мөмкинлекләр тудырыла, чөнки махсус сайланылган җырлар фикерләүне стимуллаштыралар һәм яхшы зәвык формалаштыралар.

Укучылар зур теләк белән татарча җырлар өйрәнәләр һәм башкаралар. Җырлар кайвакыт фонетик һәм лексик зарядка урынына кулланылалар. «Әпипә», «Чебиләрем», «Кәрия-Зәкәрия» кебек җырларны һәм башкаларны бию күнегүләре белән эшләргә була һәм физкультминуткалар урынына кулланырга мөмкин.

Башлангыч мәктәптә теләсә кайсы дәрестә 8-10 минут саен физкультпаузалар һәм физкультминуткалар үткәрергә кирәк. Бу вакытта укытучы теге яки бу күнегүнең нәрсәгә караганын белергә һәм дөрес чиратлаштырырга тиеш. Әйтик, кулларны өскә күтәреп чүгәләү баш миендә кан әйләнешен стимуллаштыралар, кул бармакларын селкү кул чугының вак мускулларының аруына каршы тора, төрле бөгелүләр һәм борылулар гәүдә мускулларының артык киеренкелеген бетерәләр, ә баш, күз һәм гәүдә белән әйләнүле күнегүләр ясау пространствода координация сиземләүләрен активлаштыралар. Физик күнегүләр сөйләм үсешенә, акыл эшчәнлегенең тотрыклыгына, психик активлыгына ярдәм итә. 8-9 яшькә баланың уенына хәрәкәт активлыгының иң зуры туры килә, монда балалар җитезлек һәм тизлек-көчлелек сыйфатларын үстерә торган уеннарга күбрәк игътибар бирәләр. Тәнәфестә алар дәрестә тик утырырга тиешлекне күтәренке активлык белән компенсацияләргә тырышалар. Физкультминуткалар ярдәмендә беренче класслар авырлыксыз 100гә кадәр саныйлар. Болар барысы да зарядка яки ритмик гимнастика, яки бию күнегүләре белән бергә алып барыла. Балалар 1дән 100гә кадәр генә түгел, кирегә – 100дән 1гә кадәр дә саный беләләр. Саннарны автоматик рәвештә истә калдыру булмасын өчен, укытучы төрле формадагы уеннар уйлап чыгара. Мәсәлән, «Җөп сан булса утырабыз, так сан булса торабыз», «Кул чабулар» уеннары.

Физкультминуткалар өчен шулай ук «Әниләр һәм бәбиләр» уены да кулланыла. Укытучы хайваннар исемен әйтсә – балалар басалар, хайван балаларын атаса – утыралар. Уенның тизлеге классның үсешенә бәйле. Шундый ук уеннарны «Яшелчәләр» һәм «Җиләк-җимешләр», «Авыл» һәм «Шәһәр», «Киемнәр» һәм «Ашамлыклар» һ.б. темаларны өйрәнгәндә кулланырга була.

Тел уеннары сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән. Алар зуррак мәгънәгә дә ия. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Уен – балаларның алар яши торган һәм үзгәртергә тиеш булган дөньяны танып-белү юлы. Укыту уенында, укучыларның әзерлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, дифференциаль якын килүне дә кулланырга була. Шуңа күрә тел уеннары рус мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәҗбүри компонент булырга тиеш.

Татар телен өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Г.К.Селевко, максатчан юнәлеш буенча, дидактик (белем дәрәҗәсен, танып-белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану, гомумуку күнекмәләрен үстерү һәм башкалар); тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.); үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.); социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннарны аера. Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату, ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

     Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да бәхәссез. Укучыларның  яше арткан саен, уеннарның максаты да катлаулана  бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Мәсәлән, әдәби уку дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль һәм әйтемнәрне еш кулланабыз. [16, 80] Әйтик, “Мәкальнең ахырын тап!” Ә инде катлаулырак варианты: “Мәкальне төзе” кебек уеннар үткәрергә була. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле. Мәсәлән, исем сүз төркемен өйрәнгәннән соң, түбәндәге уеннарны уйнатырга мөмкин. “Кем? яки Нәрсә?”, “Исемнәр уйла!” “Нинди сүз артык?”, “Кушма сүзләр”. Уеннар  укучыларның сүз байлыгын арттыра, “ дөрес әйттемме” дигән табигый курку – тартынуны да җиңәргә ярдәм итә. Антоним, омоним, синонимнарны үткәннән соң да төрле уен элементлары кулланабыз. Фразеологизмнарны үткәндә “Дөрес сайлагыз” уенын бирәбез. Тотрыклы сүзтезмәләр карточкаларга аерым-аерым языла. Икенче карточкаларга шушы сүзтезмәләргә мәгънәсе ягыннан туры килгән сүзләр языла. Уенда катнашучылар һәр фразеологик әйтелмәгә мәгънәсе белән туры килгән сүзне сайлыйлар.

Алмашлыкларны үткәндә “Кем тапкыррак?” уены уйнала. Укытучы табышмаклар укый. Укучылар жавапларын табалар һәм очраган алмашлыкларны төркемчәләргә бүлеп язып алалар. (зат, тартым, күрсәтү, сорау, билгеләү, билгесезлек, юклык). Язучы-шагыйрьләрнең иҗатына йомгаклау итеп викторина, “Йолдыз сәгате” уенын үткәрү бик отышлы. Бу чарада язучының биографиясе кабатлана, әсәрләре сәхнәләштерелә, укучыларның ижади мөмкинлекләре ачыла.

“Очты-очты”, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә”, “Йөзек салыш”, “Ал кирәк, гөл кирәк, “Буяу сатышлы” һ.б. жырлы-биюле халык уеннарын башлангыч сыйныф укучылары гына түгел, урта сыйныф укучылары да  бик яратып уйныйлар. Мәсәлән, сыйфат темасын кабатлаганда, укучылар “Буяу сатышлы” уенын бик яратып уйныйлар. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезелә. Уен алып баручы кызларга буяу төсләре әйтә. Малайлар берәм-берәм “буяу” сатып алырга киләләр. Сатып алучы, үзенең нинди дә булса һөнәргә ия булуын күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып үз сафына китә. Аннан “буяу” сатып алырга икенче егет килә .

Шулай итеп, “Йолдыз сәгате”, КВН, викторина кебек чаралар уздыру да татар теле һәм әдәбияты дәресләрен тагын да тирән эчтәлекле итүгә булыша. Димәк, дәресләрдә уен элементларын куллану, кече яшьтәге мәктәп укучыларына гына түгел, ә урта  сыйныфларда укучы рус телле балаларга да бик отышлы алым булып тора. Дәресләрдә бу алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыруны нәтиҗәлерәк итәргә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул укучыларның белем дәрәжәсен күтәреп кенә калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли. Укучыларны күңел кичерешләре аша ачышлар ясарга, алар белән шатланырга, гажәпләнергә өйрәтә, ижади шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар да актив кулланыла торган ысул булып тора. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә бәйле һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында да булса сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү; сыйныфта уенны оештыру; йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

– укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

– сөйләм дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес итеп бүлеп бирү;

– уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

– укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

– үзара ярдәмләшү,телдән актив аралашу мохите булдыру.

Дәрес-шоу. Дәресне уздыру өчен, сыйныф берничә төркемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шул тәртиптә группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

«Нәрсә, кайда, кайчан?» дәрес-уены. Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла. Аны алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан чыгып оештырырга була. Мәсәлән, теманы өйрәнеп бетергәч, чирек, яки уку елы ахырында һ.б.

Дәрес-аукцион. Мондый характердагы дәресләрне оештыру башлангыч һәм урта сыйныфларда нәтиҗәлерәк була. Мәсәлән, «Ашамлыклар кибетендә», «Ашханәдә» һәм башка шундый темаларны өйрәнгәндә. Аукционда темага караган әйберләр өчен түләү түбәндәге формада барырга мөмкин: сораулар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; шулай ук әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен, тәмен, формасын, күләмен атый белү; репликалар, диалоглар, зур булмаган текстлар төзү. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.

«Татар телен яратучылар» клубы утырышы. Утырыш һәр чирек ахырында оештырылырга мөмкин. Ул татар теленнән теоретик, гамәли белем һәм күнекмәләрне тирәнәйтү максатыннан чыгып оештырыла. Һәр утырыш аерым бер темага багышлана. Өй эше буларак, тема буенча әсәрне сәхнәләштерү яки зур булмаган теоретик чыгышлар әзерләү тәкъдим ителә ала [13, 265].

Уеннарны һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап, без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла.

II бүлек. РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТҮДӘ ТЕЛ УЕННАРЫ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш.

Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:

1) әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;

2) өйрәнгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;

3) грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;

4) грамматик формаларны, жөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм жөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.

2.1.Фонетик уеннар

Татар теленең фонетик системасын үзләштерү өчен фонетик һәм лексик зарядка битләрен кулланырга мөмкин. Мәсәлән, уртасында специфик татар Ә авазын белдерә торган хәреф язылган альбом бите. Бу хәреф белән янәшә исемнәрендә шундый аваз булган кешеләр яки предметларның рәсемнәре ясалган яки рәсемнәре ябыштырылган (әти, әни, бәби, әтәч, тәрәзә, тәлинкә, кәбестә, чиләк һ.б.). Берьюлы күп мәгълүмат бирергә ярамый, чөнки балалар бик тиз арыйлар. Башта һәр биткә темага туры килә торган 5-6 рәсем ясау яки ябыштыру да җитә. Һәр 2-3 дәрес саен рәсемнәрнең санын арттырырга була. Мондый «битләр» һәр специфик татар авазына ясалган булырга тиеш. Әгәр уку елы ахырына фонетик һәм лексик зарядка битләрендә 15-20 рәсем-сүз булса, бу – яхшы нәтиҗә: бер авырлыксыз өйрәнелгән, якынча 200 сүздән торган, әзер лексика.

Бу «битләр» һәр дәрес башында фонетик һәм лексик зарядка вакытында кулланылырга тиеш. «Битләрне» төзегәч, укытучы фонетик һәм лексик зарядканы болай үткәрә: специфик татар авазын белдерүче хәрефне күрсәтә һәм әйтә. Аннан соң рәсемнәрне күрсәтә. Берничә дәрестән соң яхшы әзерлекле укучылар аваз һәм сүзләрне үзләре әйтә башлыйлар. Дәреснең бу этабында алар бернинди авырлыксыз укытучыны алмаштыра алалар. Ә тагын күпмедер вакыттан соң аларны уртача өлгерешле һәм авыр өлгерешле укучылар алмаштырачак, бу вакытта яхшы әзерлекле укучыларга дәреснең бу этабында инде авыррак биремнәр биреләчәк (мәсәлән, бу «бит» буенча җөмләләр уйла һәм яз).

Укытуның башлангыч этабында кулланылучы фонетик уеннар арасыннан уен-табышмак, уен-имитация, уен-ярыш, предметлар белән уеннар, игътибарлыкка уеннарны аерырга мөмкин. Дөрес әйтүгә өйрәткәндә чираттагы уеннар файдалы [5, 3].

«Нинди аваз әйтелә?»

(уен-табышмак)

Укытучы бер үк төрле аваз ишетелә торган сүзләр чылбыры әйтә (әни, әти, бәби, тәлинкә, күркә, чәйнек), беренче булып ([ә] авазын) җавап тапкан бала үзенең табышмагын әйтү хокукын ала.

Әлеге уенда дифференциаль якын килүне кулланганда яхшы өлгерүче (1 нче вариант), уртача өлгерүче (2 нче вариант) һәм авырдан өлгерүчеләрне (3 нче вариант) вариантлап утырту сакланырга тиеш. Башта чагыштырмача авыррак сүзләр чылбыры 1 нче вариантка тәкъдим ителә (чылбырга укучыларга таныш лексика гына түгел, ә таныш булмаганы да кертелә). Шуннан соң 2 нче вариантка бик үк авыр булмаган чылбыр тәкъдим ителә (сүзләр чылбырына берничә таныш булмаган сүз кертелә). 3 нче вариантка темалар буенча үтелгән яхшы белгән сүзләр тәкъдим ителә.

«Кызык телефон»

Тактада зур телефон рәсеме ясала. Дискта саннар урынына хәрефләр языла. Укучылар билгеле вакыт аралыгында күбрәк итеп (специфик татар авазларын кулланып) сүзләр җыярга һәм аларны әйтергә тиешләр. Мәсәлән, әни, һәм, кар, өстәл, үрдәк, чәйнек, чиләк, җиләк һ.б.

«Сүзне әйт»

Алып баручы ( яхшы өлгерүче укучы) уенда катнашучыларга чираттан аваз әйтеп туп ыргыта (мәсәлән, [к]), катнашучылар әлеге аваз булган сүзне әйтеп ( [кар]), тупны кире кайтаралар.

«Сүз уйлау»

Бу уен татар теленә генә авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ә] авазына башланган яки шушы аваз булган сүзләрне кем күбрәк әйтер? [12, 147].

2.2. Лексик уеннар

Лексикага өйрәткәндә карточкдагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайнвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебегрәк уеннар куллану кулайрак була.

Лексик материалны кертү этабында укытучы әкренләп, мәгънәләре контексттан аңлашылган, яңа сүзләр кулланылган хикәя сөйли. Укучылар яңа сүзне кагыйдә чыгарып, синоним яки антоним табып аңлатырга тырышалар. Бу сәламәт ярыш һәм хезмәттәшлек тудыра. Икенче дәрестә укытучы яки укучы предметны атамыйча гына аның турында сөйләгәндә, лексик искә төшерүләргә мөрәҗәгать итәргә була, ә калганнар, ул кулланган әйтемне искә төшереп, җавабын табарга тырышалар, аны җөмләдә яки ситуациядә кулланалар.

Мондый биремнәр тәрҗемәгә мөрәҗәгать итмичә генә лексиканы өйрәнүгә ярдәм итәләр. Өстәвенә, мондый күнегүләр уйлап табуга һәм конструктрлауга корылган кроссвордлар, чайнвордлар, уен тестлары белән эшләүгә әзерлиләр. Шулай итеп, билгеле бер тема буенча актив сүзлек запасын кабатлауны оештыру карточкалар белән уеннарга күчәргә ярдәм итә. Аларның нигезе классның бөтен укучылары тарафыннан төзелгән хикәя булырга мөмкин. [14, 67]

«Кар өеме» кебек уеннар бик тә нәтиҗәле булалар. Укучылар түгәрәк өстәл принцибы буенча утыралар, ә өстәл уртасында өйрәнелүче сүзләр һәм әйтелмәләр язылган карточкалар куелган. Бер укучы карточка ала, аны бөтенесенә күрсәтә һәм әлеге сүзне яки әйтелмәне җөмләдә куллана. Чираттагы укучы икенче карточканы ала һәм алдагысы белән логик яктан бәйләнгән тагын бер җөмлә уйлап әйтә. Укучыларга уен бер төрле булып тоелмасын өчен карточкалар күгәрчен, чәчәк һәм башка формаларда төзеләләр. Мәсәлән, укучылар коллектив хикәя төзиләр. Һәр фраза билгеле бер сандагы сүзләрдән тора: беренчесе бердән, икенчесе икедән һ.б. Соңгы фразаны төзеп чыгучы җиңеп чыга. Алып баручы (яхшы өлгерүче укучы) бөтен җөмләләрне тактага язып бара. 1... . 2... һ.б.

Лексика белән эшләгәндә, әлеге типка туры килүче икенче уен да файдалы була. Бөтен группа фотосурәт, рәсем, күренешне тасвирлауда яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле кагыйдәсе булып санала [5, 5].

«Фоторобот яса»

Һәрбер укучыда кәгазь бите һәм төсле карандашлар. Класс өч командага бүленә (һәрберсе – милиция бүлеге). Өч алып баручы билгеләнә (яхшы өлгерешле укучылар). Алар милиция бүлегенә югалган дусларын табу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Алып баручылар тышкы кыяфәтен сурәтлиләр, ә балалар туры килүче рәсемнәр ясыйлар. Әгәр рәсем сөйләмгә туры килсә, югалучы табылган дип санала. Мәсәлән, «Бу минем сеңлем. Аның исеме Гүзәл. Гүзәл укучы. Аның чәче озын, күзләре зәңгәр. Ул кызыл күлмәктән иде».

Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да бар. монда бөтен группа бер генә җөмләдән торган фотография, рәсем, күренешне сурәтләүдә яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле биреме булып тора.

«Ул нинди төстә?»

Уен укучыларның төсләрне белдерүче лексика куллануны кабатлауга юнәлтелгән.

Өстәлдә төрле төстәге уенчыклар җәеп салынган. Укытучы бер укучыга (алып баручыга) берәр хайванны уйлап куярга киңәш итә. Калганнар аның нинди хайван яки җәнлек икәнен белергә тиешләр. Башта алар сораулар бирәләр: «Ул ак төстәме?», «Ул кызылмы?», «Ул зәңгәрсу төстәме?», «Ул карамы?» һ.б.

Шуннан төсне дөрес атаган укучы икенче сорау бирә: «Бу ак куянмы?». Әгәр укучы ялгышмаган икән, ул алып баручы була.

Уен-ярышлар кулланырга була (парлы, командалы, фронталь), шул исәптән викториналар, конкурслар, шулай ук «Аукцион» кебек уеннар. Монда бирем билгеле тема, ситуациягә караган сүз, әйтем, фразаны соңгы булып әйтүгә кайтып кала.

«Аукцион»

Укытучы уенны: «Бүген без сезнең белән авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә барабыз. Анда иң яхшы каз, тавык, күркә төрләрен күргәзмәгә куйганнар. Бүген без нәрсә теләсәк, шуны сатып ала алабыз; кошның бәясе – җөмлә. Кем күбрәк әйтсә, шул сатып ала. Беренче булып каз сатыла», – дип башлый. Укучылар: «Бу – каз. Каз ак, шаян. Каз ит бирә, мамык бирә. Каз солы ярата, үлән ашый. Казның бәбкәләре була».

Ахыргы җөмләне әйткән кешегә каз бирелә. Бу уенда теләсә-кайсы укучы җиңүче була ала.

Тизлеккә булган лексик уеннар да әһәмиятле (укучылар бирелгән сүзләргә тиңдәш яки капма-каршы мәгънәле сүзләрне; әлеге сүзтезмәләрдә кулланырга мөмкин булган сүзләрне мөмкин кадәр тизрәк әйтергә тиеш булганда). Мәсәлән:

«Киресен әйт»

Балалар түгәрәккә басалар, уртада – алып баручы (яхшы өлгерешле бала). Ул уенны башлый: балаларга таныш булган бер сүз әйтә һәм тупны берәр уенчыга ыргыта. Уйнаучы сүзнең капма-каршы мәгънәсен әйтә һәм тупны кире кайтара.

Уенда түбәндәге сүзләрне кулланырга була: әни – әти, апа – абый, эне – сеңел, ак – кара, җәй – кыш, яз – көз.

«Кем күбрәк әйтер?»

Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Тактага 2 рәсем эленә. Һәр төркем укучылары, үз рәсеме буенча, чиратлашып, сүзләр әйтергә тиеш. Тукталып калган яки әйтә алмаган укучы уеннан чыга. Күбрәк сүз әйткән төркем укучылары җиңүче була.

2.3. Фразалы уеннар

Сөйләшергә өйрәтүдә фразалы уеннар зур мәгънәгә ия, чөнки аларның җавабы гади генә булмый, ә элек өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллануны, татарча җөмләләрнең төзелешен белүне (хикәя, сорау, инкарь) сорый.

Мисалга «Сорау-җавап» тибындагы уены китерегә була. Мәсәлән. Бер укучы соравын яза, икенчесе – җавабын (сорауны күрмичә). Ә менә «Юк-бар сүз» тибындагы уенда укучылар фраза төзи. Мәсәлән, берәү ияне яза, язганны каплый һәм битне икенче кешегә бирә, ул хәбәрне яза һ.б. Җөмләнең структурасы бирелә. Соңыннан алар бөтен класс белән укыла һәм хаталары төзәтелә.

«Сорау-җавап»

Һәр укучы нинди дә булса малай исемен (Петя) яза, язылган күренмәслек итеп бөкли һәм чираттагы уенчыга бирә. Икенчесе кыз исемен (Сара) яза һәм өченче уенчыга бирә. Өченче уенчы Петяның Сарага нәрсә әйтүен яза һәм битне дүртенчегә бирә. Әлеге уенчы кызның җавабын яза һәм битне тагын җибәрә. Бишенче кеше малайның кызны калдырып, кайда китүен яза. Алтынчы уенчы аның нигә китәргә тиешлеген яза (нинди максат белән) һәм тагын җибәрә. Җиденче кызның җавабын яза һәм шулай дәвам итә.

Уен ахырында битләр ачыла һәм аларның эчтәлеге кычкырып укыла.

Шулай ук «ватык телефон» яки «попугай» тибындагы уеннарны кулланырга була. Монда сүзләр чылбыры төзелә, һәм һәрбер чираттагы сүз алдагы сүзнең ахыргы иҗегеннән башлана.

«Ватык телефон»

Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы бер укучыга пышылдап кына сүз әйтә. Мәсәлән, күлмәк. Бу сүзне укучы күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга кадәр барып җитә. Һәр укучы сүзне кычкырып әйтә.сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм аңа «җәза» бирелә. Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау һ.б. [5, 11].

2.4. Грамматик уеннар

Төрле грамматик күренешләрне кабатлатучы, камилләштерүче уеннар алда әйтелгән уеннар белән тыгыз бәйләнештә, чөнки алар сөйләм ситуацияләрен алмаштырмыйлар, ә өстәмәлелек бирәләр. Грамматик уеннар дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшләргә бәйләп тә үткәрелә.

«Нәрсә кайда?»

Укытучы сыйныф бүлмәсендәге, өстәлдәге, сумкадагы әйберләр турында сорый. Укучылар аларның урыны турында, өйрәнелгән җөмлә үрнәкләреннән файдаланып хәбәр итә. Мәсәлән, Бу нәрсә? – Бу карандаш. Карандаш кайда? – Карандаш өстәлдә.

«Син ни эшли аласың?»

Укучылар алу ярдәмче-функциональ фигыльнең сорау, раслау һәм инкарь формаларында кулланылуын кабатлыйлар.

Класс ике командага бүленә. Бер команда алу фигыле белән берәр төрле җөмлә уйлый (Мәсәлән, Без яза алабыз). Икенче команда әгъзалары сораулар биреп, аны белергә тырышалар: «Сез укый аласызмы?», «Сез татарча сөйләшә аласызмы?», «Сез русча сөйләшә аласызмы?» һ.б. Бу сорауларга түбәндәге җаваплар бара: «Юк, без укый алмыйбыз» яки «Әйе, без татарча сөйләшә алабыз» [5, 15]

«Алар нишли?»

Укытучы төрле темага караган исемнәр әйтә. Укучылар мәгънәләре буенча туры килә торган фигыльләр уйлап әйтергә тиешләр. Мәсәлән, Әни тегә (яза...). Куян ашый (эчә...). Кем күбрәк фигыль уйлап таба, шул җиңә.

«Телефоннан сөйләшү»

Һәр командадан ике алып баручы сайлап алына (яхшы өлгерүче укучылар), алар классның төрле башларында торалар. Алар «телефоннан» сөйләшәчәкләр. Беренче укучы «челтәр» буенча (ягъни калган укучылар) иптәшенә биреләчәк сорауны бирә, шуннан соң шул «челтәр» буенча аңа җавап та киләчәк. «Челтәрләрнең»бурычы – һәр фразаны дөрес һәм тиз бирергә, капма-каршы очракта «элемтә өзеләчәк», һәм команда җиңеләчәк.

2.5. Укырга өйрәтү уеннары

«Сүзләр тап»

Озын сүз бирелә. Мәсәлән, э л е к т р о с т а н ц и я . «Бу сүздә кем күбрәк сүзләр таба?» дип сорау бирелә. Җавап: ат, ак, кар, карт, электр, ант һ.б.

«Әниләр һәм бәбиләр»

(карточкалар белән)

Карточкада сүзләр языла: ат, сыер, эт, көчек һ.б. Буталылалар. Укытучы: «Бәбиләргә үзләренең әти-әниләрен табарга ярдәм итик», – ди. Укучылар (белем дәрәҗәләренә бәйле рәвештә) билгеле бер вакыт аралыгында бәбиләр исемнәрен әти-әниләре исемнәре белән тәңгәлләштерергә һәм әлеге парлы исемнәрне кычкырып укырга тиешләр. Калганнар иптәшләренең җавабын игътибар белән тыңлыйлар һәм, кирәк булса, хаталарын төзәтәләр.

Икенче вариант. Берничә тема буенча сүзле карточкалар әзерләнә (мәсәлән, «Йорт хайваннары», «Кыш», «Җәй»). Бутыйлар. Такта янына өч укучы чакырыла (аларның белемнәре бер дәрәҗәдә булырга тиеш). Алар 1 минут эчендә үзләренең темаларына караган сүзләрне баганаларга җыялар. Аннан чират буенча үзләренең сүзләрен укыйлар. Калганнар игътибар белән тыңлыйлар һәм хаталарны төзәтәләр. Уенда катнашучылар сүзләр җыйганда башка укучыларга сүзләр(авырдан өлгерүчеләргә), сүзтезмәләр (уртача өлгерүчеләргә) һәм җөмләләр (яхшы өлгерүчеләргә) язарга бирергә була.

Әлеге уенны начар өлгерүчеләр белән, аларга темалар буенча әзрәк сүзләр биреп, башлау уңышлы. Уртача һәм яхшы өлгерүчеләргә һәрберсенә 3-6 сүздән күбрәк бирергә кирәк [5, 15].

2.6. Тыңлап аңлауга өйрәтү уеннары

Укучыларны татар сөйләменә өйрәтүнең коммуникатив юнәлеше, сөйләшеп аралашу формасына өйрәтү буларак, аудированиега – яңгыраучы сөйләмне тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтүне күз алдында тотарга тиеш. Әмма, кагыйдә буларак, гамәлдә сөйләм эшчәнлегенең әлеге төренең мөмкинлекләре бәяләнеп бетелмәгән. Күпчелек укытучылар, татар сөйләме үзеннән-үзе аңлашылыр, дип уйлыйлар, ахрысы.

Психологлар хаклы рәвештә, аудированиены катлаулы сөйләү-уйлау процессы дип исәплиләр.

Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була. Мәсәлән, «Гәүдә төзелеше» темасын өйрәнгән вакытта, балалар белән «Күз, колак, борын» дигән уен оештырырга була. Бу очракта балалар сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр. Хор белән күз  дип әйткәндә, балалар, торып, күзләрен күрсәтәләр; колак дигәндә, утырып, колакларын тоталар, борын дигәндә – борыннарын. Уен вакытында сүзләрнең эзлеклелеге һәм әйтелү тизлеге үзгәреп тора. Уен шау-шулы, күңелле килеп чыгачак, иң мөһиме – балалар, үзләре дә сизмәстән, яңа сүзләрне исләрендә калдырачаклар.

«Яраткан әкият геройларыңны таны»

....

Йомгак

Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Бигрәк тә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен уеннарның әһәмияте зур. Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.

Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим.  Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеручы нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку- тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.

Проект эшендә рус балаларына татар телен өйрәтүдә тел уеннарын куллану мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге мәсьәләне чишү, куелган сорауларга җаваплар табу барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

– рус балаларына татар телен өйрәтүдә уеннар куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм чит телне өйрәнү процессын күңелле итә;

– чит тел буларак татар телен өйрәтүдә уеннар куллануның роле турында язылган теоретик хезмәтләрнең саны көннән-көн арта бара, алар арасыннан бигрәк тә Ф.Ф.Харисовның «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» (2002), А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсуповларның «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре» (1998), И.Л.Литвиновның «Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)» (1994), Ч.М.Харисованың «Обучение татарскому произношению в русской школе» (2001), Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһановаларның «Татар теле өйрәнә нәниләр» (1994), С.Х.Айдарованың «К знаниям через игру» (1998), «Дидактические условия дифференциации упражнений в прцессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку» (2001) диссертациясе, «Игры на уроках татарского языка» (2004) хезмәтләрен атарга була. Алар уеннарның дәрес үткәрүдә тоткан урыннарын гына күрсәтеп калмыйлар, үзләренең хезмәтләрендә төрле уен төрләренә мисаллар китерәләр;

–уеннарның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә;

– тел уеннарының 8 төре барлыгы ачыкланды. Алар: фонетик («Кызык телефон», «Сүзне әйт» һ.б.), лексик («Аукцион», «Ул нинди төстә?» һ.б.), фразалы («Ватык телефон», «Сорау-җавап» һ.б.), грамматик («Нәрсә кайда?», «Алар нишли?» һ.б.), укырга өйрәтү («Әниләр һәм бәбиләр», «Сүзләр тап» һ.б.), тыңлап аңлауга өйрәтү («Диктор», «Күз, колак, борын» һ.б.), сөйләмгә өйрәтү («Урман җыелышы», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һ.б.), катнаш уеннар («Төймә җыябыз» һ.б.). Бирелгән уеннар чит телне үзләштерүне җиңеләйтәләр, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш, шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.

Шулай итеп, татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең башлангыч чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята.

Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш. Татар һәм рус телләренә үзара бәйләнешле өйрәтү бербөтен белем бирүне, әлеге телләрне укытуга максималь мөмкинлекләрнең методик якын булган берлеген тәэмин итә. Бу – укучыларның сөйләм эшчәнлегендәге ныклы белем һәм күнекмәләрен формалаштырырга, шулай ук уку процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.

Файдаланылган әдәбият

1. Асадуллин, А.Ш. һ.б. Татарский язык в русскоязычной аудитории: Пособие для старшеклассников русской школы, учащихся техникумов и училищ, студентов высших учебных заведений / Под ред. Р.А.Юсупова. – Казань: Магариф, 1995. – 206 с.

2. Айдарова, С.Х. К знаниям через игру: Методические разработки для учителей нач. классов, обучающих русскоязычных детей татар. языку/ С.Х.Айдарова. – Казань, 1998. – 115 с.

3. Айдарова, С.Х. Упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся (1-3 классы) / С.Х.Айдарова. – Казань: ТГГИ, 2002. – 36 с.

4. Айдарова, С.Х. Игры на уроках татарского языка: Методическое пособие/ С.Х.Айдарова. – Казань: Gumanitarya, 2004. – 20 с.

5. Әсәдуллин, А.Ш. һ.б. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре/ А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151 б.

6. Государственная программа Республики Татарстан по сохранению, изучению и развитию языков народов Республики Татарстан // Ведомости Верховного Совета Татарстана. – 1994. - №8-9. – С. 4-19.

7. Закон Республики Татарстан “О языках народов Республики Татарстан” // Совет Татария. – 1992. – 25.07. – С. 3-4.

8. Вәлиева, Ф.С. һ.б. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы/ Ф.С.Вәлиева, Г.Ф.Саттарова. – Казан: Раннур, 2000. – 455 б.

9. Мияссарова, И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма)/ И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60 б.

10. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы. 1 – 11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2003. – 112 б.

11. Сафиуллина, Ф.С. Татар телен өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/ Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Хәтер, 2001. – 432 б.

12. Харисов, Ф.Ф. Обучение татарской устной речи: Лингводидактические основы первоначального обучения татарской устной речи в русской школе/ Ф.Ф.Харисов. – Казань: Магариф, 1999. – 175 с.

13. Харисов, Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367 б.

14. Харисов, Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. проф. Л.З.Шакировой. – Спб.: филиал изд-ва «Просвещение», 2001. – 431с.

15. Харисова, Ч.М. Обучение татарскому произношению в русской школе/ Ч.М.Харисова. – М: Гуманит. изд. центр ВЛАДОС, 2001. – 414 с.

16. Шәкүрова М.М. Юсупов А.Ф., Хөснетдинов Д.Х. Татар урта гомуми белем бирү оешмаларында татар телен укыту методикасы / Уку-укыту ярдәмлеге / М.М.Шәкүрова, А.Ф.Юсупов, Д.Х.Хөснетдинов. - Казан: Казан ун-ты, 2015. - 110 б.

17. Шәкүрова М.М. Татар телен укыту методикасының фәнни мирасы (XVIII гасыр ахыры - XX гасыр). - Казан: "Ихлас", 2012. - 144 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФГОС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын кулланып эшләү...

РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

Мәкаләм 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча  комуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевн...

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану.

        Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү тора. Нәтиҗәлә...