рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә эш программасы 6 класс
рабочая программа (6 класс) по теме

Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы

укытучыга ярдәмгә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon эш программасы351 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән эш программасы

6 нчы сыйныф, татар төркеме

      Барлык сәгатьләр саны – 105

       Атналык сәгатьләр саны – 3

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

       Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары» (Казан, «Мәгариф», 2010 ел), 6 нчы сыйныф өчен Н.В.Максимов, З.М.Хәмидуллина тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2009), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

      Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның  әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

6 класс татар теле (105 сәг.)

1. 5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (8 сәг.)

2. Морфология

Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү. (1 сәг.)

Исем. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. (26 сәг.)

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары, килеш һәм тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Алынма сүзләрдәге килеш һәм тартым кушымчалары.

Исемнәрнең ясалышы.

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

          Кабатлау.

Сыйфат, Аның лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатның исемләшүе. Сыйфат дәрәҗәләре. (12 сәг.)

Сыйфатларның ясалышы.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Кабатлау,

Сан. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре. Татар телендә саналмышның кулланылу үзенчәлеге. Саннарның исемләшүе. (15 сәг.)

Сан төркемчәләре:

  • микъдар саны;
  • тәртип саны;
  • чама саны;
  • бүлем саны;
  • җыю саны.

Саннарның ясалышы, аларның дөрес язылышы. Саннарга морфологик анализ ясау. Кабатлау.

Рәвеш. Аның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.

Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләре: (16 сәг.)

  • саф рәвешләр;
  • охшату-чагыштыру рәвешләре;

  • күләм-чама рәвешләре;
  • урын рәвешләре;
  • вакыт рәвешләре;
  • сәбәп-максат рәвешләре.        
    Рәвешләрнең ясалышы.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау.

Кабатлау.

Алмашлыкларның мәгънә төркемчәләре: (24 сәг.)

  • зат алмашлыклары;
  • сорау алмашлыклары;
  • билгесезлек алмашлыклары;
  • юклык алмашлыклары;
  • билгеләү алмашлыклары;
  • тартым алмашлыклары;

•        күрсәтү алмашлыклары.

Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланылышы.

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

Кабатлау

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (3 сәг.)

3. Бәйләнешле сөйләм үстерү

  1. Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәткән, 7—8 репликадан торган диалог төзү.
  2. Әти-әниеңә яки туганнарыңа рәхмәт әйтеп хат язу.
  3. Табигатьне саклау турында газетага мәкалә язу.
  4. Укучыларның тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, өйрәнел
    гән сүз төркемнәрен файдаланып, кечкенә хикәяләр төзү.
  5. Әдәбият дәресләрендә өйрәнелгән әсәрләрне кулланып,
    сочинениеләр язу.
  6. Сүз төркемнәрен өйрәнгәч, алган белемнәренә таянып, грамматик биремле диктантлар язу.
  7. Төрле  сүз  төркемнәре  кергән  җөмләләрне  татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү. Сүзлекләрне куллану.
  8. Уңай кешелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан чыгып сайланган текстлар буенча изложениеләр язу.

Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына татар теле укытуның  төп максаты  һәм бурычлары

- татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, теленә хөрмәт белән карау хисе

  тәрбияләү;

- татар теленең  барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;

- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;

- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

- телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне гамәлдә дөрес куллана белү;

- укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү, укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

Белем бирү эчтәлегенең   мәҗбүри минимумы

Коммуникатив компетенция. Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Аралашу ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану. Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм үзләштерү). Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу.

Лингвистик компетенция. Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә. Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану. Фонетика һәм орфоэпиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Лексикологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Морфологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану.

        

6 нчы сыйныфны тәмамлаган татар балалары (рус мәктәбендәге) үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

- тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә хабәр ителгән мәгълүматны аңлау;

- сөйләү һәм язуда татар әдәби теленең төп нормаларын саклау;

- татар теленең фонетик, лексик системаларын һәм грамматик төзелешен үзләштерү;

- сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү;

- сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау;

- сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;

- текстның планын төзү, тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре

2. Мәгариф журналындагы контроль эшләр, тестлар һәм диктантлар

3. Татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханы. Татар мәктәпләре, гимназияләре, рус мәктәпләренең татар төркемнәре һәм рус телле укучыларына бердәм республика имтиханнарына әзерләнү өчен методик кулланма. Казан. Школа. 2007

4. Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Рус телле укучылар өчен. Казан. Школа. 2007

Класстан тыш эшләр

- Фонетик КВН;

- Лексика дөньясына сәяхәт;

- Фольклор кичәсе;

- Кичә дәрес «Без татарлар, туган телебез – татар теле»;

- Телләр атналыгына лингвистик газета чыгару

Укыту-методик комплекты

1. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары (Казан. «Мәгариф» нәшрияты  2010);

2. Рус мәктәпләрендәге татар далаларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты (Казан, 2008);

3. М.В.Максимов, З.М.Хәмидуллина. Татар теле. Казан. Мәгариф. 2010

Татар теленнән календарь - тематик план

Дәрес темасы

Сәг.саны

Дәрес тибы

Укучылар эшчәнлеге яки уку эшчәнлеге төрләре

Контроль төре

Үзләштерелергә, камилләштерелергә  тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Өй эше

Үткәрү вакыты

план буенча

фактта

1.

Туган тел турында әңгәмә

1

Катнаш дәрес

Әңгәмә, өстәмә материал өчен күнегүләр эшләү

Хикәя язу

"Ин матур тел - туган тел,  Әнкәм сөйләп торган тел " темасына сөйләшү

3 бит ятларга

 5 нче сыйныфта үтелгәннәрне кабатлау

2.

Фонетика

1

Практик дәрес

Әңгәмә, практик күнегүләр эшләү

Аваз-хәреф анализы. Сүзләргә басым кую тәртибе.

№2

3.

Тамырга кушымчалар ялгану

1

Кабатлау дәресе

Әңгәмә, практик күнегүләр эшләү

Тамырга кушымчалар ялгану үзенчәлеге.

№4

4.

Җөмлә кисәкләре

1

Практик дәрес

Әңгәмә, практик күнегүләр эшләү

Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәр. Аларнын сораулары.  Иярчен  кисәкләр:   аергыч, тәмамлык, хәл. Аергычның төп сыйфат, исем белән белдерелүе.  Тәмамлыкның  исем  һүм  исем  урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелүе. Хәлнең, гадәттә,  рәвеш,  исем, фигыльләр белән белдерелүе.

№5

5.

Диктант

1

Контроль дәрес

Аңлату, диктант яздыру

Диктант

№ 1

кабатларга

6.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре

1

Яңа материал аңлату

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Диктант - 10 мин

Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне аера һәм  дөрес  интонация   белән   укый  белү.   Хикәя җөмләдә нинди дә булса күренеш, вакыйга, хәл, әйбер турында хәбәр ителүе. Сорауны белдереп, сорау интонациясе белән әйтелә торган җөмләнең сорау   җөмлә   булуы.   Боерык   җөмләнең   боеру, үтенү, чакыру мәгънәләрен белдереп, үзенә генә хас күтәренкерәк тавыш белән әйтелүе.

һәр төргә 3 әр мисал язарга

7.

Антонимнар, синонимнар

1

Кабатлау дәресе

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Уртак мәгънәле, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре һәм   язылышлары   белән   генә   аерылып   торучы сүзләрнең   синоним   дип   аталуы    Капма-каршы мәгънәле сүзләрнең антоним дип аталуы.

№11

8.

Сүз ясалышы

1

Кабатлау дәресе

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне аеру. Сүзнең төп мәгьәле кисәге тамыр булу.

Ясалма сүзнең тамырга ясагыч кушымча кушылып ясалуы. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе кушма сүз булуы.

һәр төргә сүзләр язарга һәм җөмләләр төзергә

9.

Изложение

1

Сөйләм телен үстерү дәресе

Мөст. язу,

 б.с. үстерү

Изложение № 1

сүз төркемнәре турында белгәннәрен искә төшереп килергә

10

Сүз төркемнәре турында төшенчә

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү

Морфология  - тел   белеменең   сүз  төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге.

Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча бер төркемгә    берләштерелә    торган    сүзләрне    суз төркемнәре   дип   атау.   Телдә   барлыгы   12   сүз төркеме булу. Аларның мөстәкыйль (исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре), бәйләгеч (бәйлек, теркәгеч), модаль (хәбәрлек сүз, ымлык, кисәкчә) сүз төркемнәренә бүленүе.

№12 телдән

ИСЕМ

Материалны ныгыту һәм камилләштерү дәресе

11

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Аңлату, дәреслек белән эшләү, грамматик анализ, биремнәр үтәү

Сүзлек диктанты. (Ялгызлык уртаклык исемнәр)

Исем - предметны һәм затларны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүз төркеме. Бер төрдән   булган   предметлар,   затлар   өчен   уртак исемнәрнең уртаклык  исем,   бер  төрдән   булган предмет  һәм   затларның  берсенә  генә   бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы.

№15

12

Мәкалә язу. "Без-табигать сакчылары"

1

Сөйләм үстерү дәресе

Б.с.ү. мөст.язу

Мәкалә

язып бетерергә

13

Исем ясагыч кушымчалар

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Исем ясагыч кушымчаларның, тамырга яки нигезгә ялганып, яңа мәгънәле лексик берәмлек барлыкка китерүе. Бу сүзләрнең ясалма сүзләр дип йөртелүе.

№21

14

Исемнәрнең ясалышы

1

Яңа материал өйрәнү дәресе

Сөйләү, күнегү, мөст.язма эшләр

Сүзлек диктанты

Ясалышлары ягыннан исемнәрнең тамыр, ясалма, кушма,   тезмә,   кыскартылма,   парлы   булулары. Ясалма исемнәрнең ясагач кушымча ялганып ясалуы. Кушма исемнәрнең берничә сүзнең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килүе. Тезмә исемнәр составына   кергән   кисәкләрнең   барысы   бер  бөтенне тәшкил итүе. Парлы исемнәрнең сызыкча аша язылуы.   Кыскартылма  исемнәрнең  тезмә  сүзләрнең баш хәрефләреңнән, сүзләрнең беренче иҗекләреннән, я беренче сүзнең баштагы ижеге һәм тулы бер сүздән ясалулары.

№26

15

Тәржемә итү күнегүләре

1

Практик дәрес

Тәржемә итү

№30

16

Исемнәрнең берлек-күплек саны

1

Материалны ныгыту һәм камилләштерү дәресе

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Тәржемә итү

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе. Берлек саннын   аерым   күрсәткече   булмау.   Исемнәрнең күплек төренә -нар, -нәр -лар, -ләр кушымчалары ялгану. Ялгызлык исемнәрнең берлек санда гына кулланылуы.

№35

17

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Материалны ныгыту һәм камилләштерү дәресе

Аңлату, әңгәмә, биремнәр үтәү, күнегүләр эшләү

Тәрҗемә итү

Исемнәрнең 6 килеше булуы. Баш килешнең кушымчасыз булуы, калган килешләрнең кыек килешләр дип аталуы. Килеш сораулары һәм кушымчалары.

№39

18

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Материалны ныгыту һәм камилләштерү дәресе

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Рус  һәм  татар телләрендә  исемнәрне  килешләр белән төрләндерүнең үзенчәлекләре.

№44

19

Тәржемә итү күнегүләре

1

Практик дәрес

Тәрҗемә итү

сочинениегә әзерләнергә

20

Сочинение

1

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә, белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Сочинение № 1

язып бетерергә

21

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Материалны ныгыту һәм камилләштерү дәресе

Аңлату, дәреслек белән эшләү, күчереп язу, күнегүләр эшләү

Исемнәрнең предмет , затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымчаларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин, без), тыңлаучыга (син, сез), сөйләмдә катнашмаган  затка яки  предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе.

3 сүзне тартым белән төрләндерергә

22

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Материалны ныгыту һәм камилләштерү дәресе

Әңгәмә, күнегүләр үтәү, биремнәр үтәү, грамматик анализ

Тәрҗемә итү

Тартымлы    исемнәрнең    килеш   белән    төрләнешендәге үзенчәлекләр: тартымлы исем килеш белән төрләнгәндә,  исемгә  башта тартым  кушымчасы, аннары килеш кушымчасы ялгану.

№46

23

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Материалны ныгыту һәм камилләштерү дәресе

Әңгәмә, күнегүләр үтәү, биремнәр үтәү, грамматик анализ

Тәржемә итү

Тартымлы исемнәрне язма һәм әдәби телдә куллану үзенчәлекләре.

№49

24

Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Практик дәрес

Тәрҗемә итү

кабатларга

25

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре

1

Материалны камилләштерү

Әңгәмә, күчереп язу, күнегүләрдәге биремнәрне үтәү

Татар теленә рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән исемнәрнең тартым, сан, килеш белән төрләнгәндә, татар теле кагыйдәләренә буйсынулары. Калын авазга беткән алынма исемнәргә -калын, нечкә авазга беткән исемнәргә нечкә кушымча ялгану.

№60

26

Диктант

1

Контроль дәрес

Аңлату, әйтеп яздыру, мөст. биремнәр эшләү

Диктант №2

кабатларга

27

Хаталар өстендә эш

1

Уен-дәрес

Әңгәмә, иҗади эшләү

                                                  27 сәг.        

Тәрҗемә итү

Тартымлы    исемнәрнең    килеш   белән    төрләнешендәге үзенчәлекләр: тартымлы исем килеш белән төрләнгәндә,  исемгә  башта тартым  кушымчасы, аннары килеш кушымчасы ялгану.

Тәржемә итү

Тартымлы исемнәрне язма һәм әдәби телдә куллану үзенчәлекләре.

28

Исемнәрнен җөмләдә кулланылышы

1

Матери

алны камил

ләштерү

Әңгәмә, кабатлау өчен биремнәр, сораулар бирү

Баш килештәге исемнең ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә алуы. Җөмләдә иялек килешендәге исем - аергыч, төшем килешендәге исем -тәмамлык,    юнәлеш,    чыгыш,   урын-вакыт   килешләрендә килеп, кая? кайдан? кайда? сорауларына жавап бирүче исемнәрнен хәл булып килүе.

№63

29

Исемнәрнен жөм-ләдә кулланылышы

1

Материалны камилләштерү

Әңгәмә, кабатлау өчен биремнәр, сораулар бирү

Җөмләләрне   русчага   тәрҗемә   иткәндә   җөмлә кисәкләренең үзгәрүе.

№65

30

Диалог төзү

1

Сөйләм үстерү дәресе

Б.с.ү. мөст.язу

Диалог

Юл йөрү кагыйдәләрен белүне күрсәткән диалоглар төзү.

40 бит, сораулар

31

Исемнәргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ

1

Материалны камилләштерү

Әңгәмә, кабатлау өчен биремнәр, сораулар бирү

Исемнәргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау тәртибен үзләштерү.

№67

32

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау

2

Теманы ныгыту, үстерү

Әңгәмә, кабатлау өчен биремнәр, сораулар бирү

Тестлар куллану

Исемнәрне морфологик-синтаксик яктан тикшерү.

№71

33

Хат язу

1

Сөйләм үстерү дәресе

Б.с.ү. мөст.язу

Әти-әииенә яки туганнарына рәхмәт хаты язу.

исем турында белгәннәрне кабатларга

СЫЙФАТ

34

Сыйфат турында төшенчә

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, дәреслек белән эшләү

Иҗади диктант

Сыйфатның предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына жавап бирүе. Аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш    булуы.    Сыйфатның    җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе.

№77,78

35

Асыл һәм нисби сыйфатлар

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, биремнәр үтәү, өлешчә танып белү методы

Асыл  сыйфатларның   предметларның,   кеше   һәм хайваннарның төп билгеләрен белдерүе (кип елга, кыю кыз). Нисби сыйфатларның предметнын бүтән предметка, хәлгә, эшчөнлеккә мөнәсәбәтле билгесен белдерүе (балалар китабы, кичәге эш)

№81

36

Сочинение

1

Сөйләм үстерү дәресе

Мөст. язу,

 б.с. үстерү

Сочинение №2

язып бетерергә

37

Сыйфатларның ясалышы.

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, биремнәр үтәү, өлешчә танып белү методы

Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре: тамыр, ясалма, кушма, парлы һәм тезмә сыйфатлар. Ясалма сыйфатларның күбрәк исем һәм фигыльләргә махсус   кушымчалары   ялганып   ясалуы.   Сыйфат ясагыч кушымчалар: -лы, -ле, -сыз, -сез, гы, -ге, -кы, -ке, -чан, -чән, -ык, -ек, -к, ынкы, -енке, -ма, -мә, -гыч, -геч, -лык, -лек.

Кушма сыйфатларның ике сүзне кушу ярдәмендә ясалуы.

Парлы сыйфатларның ике сүздән торуы, сызыкча аша язылуы.

Тезмә сыйфатларның берничә сүздән ясалуы, аерым язылуы.

Гарөп-фарсы, рус һәм башка телләрдән алынган сүзләрдән ясалган сыйфатлар.

№91,93

38

Сыйфат дәрәҗәләре

2

Яңа материал аңлату

Аңлату, биремнәр үтәү, өлешчә танып белү методы

Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе булуы. Гади дәрәҗәге сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерүе.  Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтүе {-рак, -рәк кушымчалары ялганып ясала).

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер предметтагы билгенең башка предметларга караганда күбрәк булуын  белдерә.  Артыклык дәрәҗәсенең сыйфатның     бер      иҗегенә      җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә; иң, утә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән; бер үк сыйфатны кабатлау аша ясалуы.

Сыйфатның  кимлек  дәрәҗәсенең  -су,   -ча,  -сыя, -сел, -мса, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Сыйфат  дәрәҗәләре   ясалганда   кушымчаларның, кисәкчәләрнең язылу үзенчәлекләре.

№101

№109

39

Изложение (контроль)

1

Контроль дәрес

Мөст. язу,

 б.с. үстерү

Изложение №2

Бирелгән текстның телен һәм стилен саклап яза белү

№108

40

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы

2

Теманы ныгыту, камилләштерү

Аңлату, күнегүләр эшләү

Җөмләдә сыйфатларның, гадәттә, аергыч, хәбәр, хәл булып килүе. Сыйфатның сыйфатланмыштан алда килсә - аергыч, артта килсә - хәбәр, фигыльне ачыкласа, хәл булуы.

№113

№114

41

Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Практик дәрес

Тәрҗемә итү

кабатларга

42

Сыйфатларның исемләшүе

1

Теманы ныгыту, камилләштерү

Аңлату, күнегүләр эшләү

Диктант - 10 мин.

Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүләре, берлек һәм күплек санда килүләре. Бу күренешнең сыйфатларның исемләшүе дип аталуы.

№117

43

Диалогик сөйләм үстерү

1

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә

"Кошлар - безнең дусларыбыз" темасы буенча сөйләшү

№120

44

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

2

Теманы ныгыту, камилләштерү

Әңгәмә, белемнәрне тикшерү

Сыйфатларга морфологик-синтаксик анализ ясый белү Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау.

№122

45

Диктант

1

Контроль дәрес

Әйтеп яздыру, сорауларга тулы җаваплау

Диктант №3

№128

46

Хаталар өстендә эш

1

Кабатлау, йомгаклау дәресе

Әңгәмә, контр. эшкә нәтиҗә ясау

№130

САН

47

Сан турында төшенчә

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күнегүләр эшләү, мөст.танып белү үзенчәлеге

Предметның санын, исәбен белдереп, ничә?купме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә жавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе. Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларны куллану.

№134

                                                   24 сәг

3 чирек

48

Диалог төзү

1

Сөйләм үстерү дәресе

Б.с.ү. мөст.язу

"Кибеттә" темасына диалог төзү

№138

49

Саннарның ясалышы

1

Яңа материал аңлату

Дәреслек белән эш, Өстәмә материал белән эш

Тәрҗемә итү күнегүләре

Ясалышлары  буенча  саннарның  тамыр,   кушма,

парлы, тезмә төрләре булуы.

Тамыр саннарның бер кисәктән торуы.

Кушма саннарның кушылып язылуы.

Тезмә саннарның, тамыр саннардан төзелеп, аерым язылуы.

Парлы саннарның чама һәм бүлем төркемнәрендә генә очравы, сызыкча аша язылуы.

№143

50

Гарәп һәм рим цифрларының язылышы

1

Теманы ныгыту

Аңлату, күнегүләр эшләү

Гарәп цифрларыннан сон килгән кушымчаларның аерым язылуы. Рим цифрларыннан сон килгән кушымчаларның язылмавы, сызыкчалар куелмавы.

№145

51

Сан төркемчәләре.

Микъдар саны

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күнегүләр эшләү

Диктант-10 мин

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап,   саннарның  биш  (микъдар  (төп),  тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемчәгә бүленүе. Төп саннарның предметларның төгәл исәбен белдерүе һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына жавап булуы. Өлеш саннарының да шушы төркемгә керүе.

№152

52

Диктант

1

Тикшерү дәресе

Әйтеп яздыру

Диктант №4

№155

53

Тәртип саны

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Хикәя язу. "Чаңгы ярышында"

Тәртип санының предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап булуы. Төп санга -нчы, -нче, -ынчы, -енче кушымчалары кушылып ясалуы. Телеграмма язу үрнәге.

№159

54

Бүлем саны

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Хикәя язу. "Җәен безнең бакчада

Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? күпмешәр? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ялганып ясалуы.

№162

55

Чама саны

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Чама саныньщ предмет исәбен якынча, чама белән генә   белдерүе,   никадәр?   ничәләп?   сорауларына җавап бирүе. Төп санга -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә, -нарча, -нәрчә, -лаган, -ләгән кушымчалары ялгап ясалуы.

№167

56

Җыю саны

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Җыю санының бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдерүе, ничәү? күпме? сорауларына җавап булып килүе.

№170-171

57

Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Практик дәрес

Тәрҗемә итү

саннар кергән җөмләләр язып килергә

58

Сочинение

1

Сөйләм үстерү дәресе

Б.с.ү. мөст.язу

Сочинение №3

кабатларга

59

Саннарның җөмләдә кулланылышы

1

Теманы ныгыту, камилләштерү

Әңгәмә, биремнәргә индивидуаль җавап бирү, уен уйнау

Саналмышы   белән   килгән   саннарның   җөмләдә күбрәк аергыч  булулары, төрләнмәве.  Саналмышыннан башка килгән саннарның, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнүе, җөмләнең төрле кисәкләре булып килүләре. Математик гамәлләрдә кулланыла торган саннарның саналмышсыз килеп төрләнә алуы һәм җөмләнең төрле кисәге булуы.

№175

60

Саннарны кабатлау

2

Ныгыту дәресе

Әңгәмә, биремнәргә индивидуаль җавап бирү, уен уйнау

Саннарга  морфологик  -  синтаксик  анализ  ясый белү.

102бит сораулар

№179

61

Изложение

1

Сөйләм үстерү дәресе

Мөст. язу,

 б.с. үстерү

Изложение №3

кабатларга

РӘВЕШ

62

Рәвеш. Рәвеш турында тошенчә

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? купме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең күбрәк фигыльгә ияреп килүе.

№183

63

Рәвешләрнең ясалышы

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Диктант - 7 мин

Рәвешләрнең ясалышлары ягыннан тамыр, ясалма, кушма,  парлы,  тезмә төрләргә  бүленүе.   Кушма рәвешләрнең  кушылып,  парлы  рәвешләрнең сызыкча аша язылуы. Тезмә рәвешләрнең ике яки берничә сүздән тезелеп ясалулары.

№187

64

Рәвеш   дәрәҗәләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Рәвеш   дәрәҗәләре:   төп,   чагыштыру,   артыклык дәрәҗәләре. Сыйфатлар белән уртаклыгы.

№190

65

Рәвешләрнең мәгънә төркемчә-ләре. Саф рәвешләр

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Рәвешләрнең билге һәм хәл рәвешләренә бүленүе. Билге    рәвешләренә    саф,    охшату-чагыштыру, күләм-чама   рәвешләре   керүе.   Хәл   рәвешләренә вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләре керүе. Саф рәвешләрнең эшнең сыйфатын белдерүләре, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап булулары.

№193

66

Күләм-чама рәвешләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Диктант - 7 мин

Күләм-чама рәвешләренең эш яки хәлнең, билгенең күләмен   күрсәтүе,    күпме?   ничаклы?   никадәр? нихәтле? сорауларына җавап бирүләре.

№197

67

Охшату - чагыштыру рәвешләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Охшату - чагыштыру рәвешләренең эшнең үтәлү ысулын яки рәвешен белдерүе, ни төсле? соравына җавап булулары

№199

68

Хикәя язу

1

Сөйләм үстерү

Хикәя

"Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" темасы буенча

язып бетерергә

69

Вакыт һәм урын рәвешләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Вакыт рәвешләренең эшнең үтәлү вакытын белдерүләре, кайчан? соравына җавап бирүләре. Урын рәвешләренең эшнең үтәлү урынын кайда? кая? кайдан? сорауларына җавап бирүләре.

№207

70

Сәбәп-максат рәвешләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күчереп язу, биремнәрне үтәү

Сәбәп-максат рәвешләренең эшнең сәбәбен, максатын белдерүләре, ник? нишләп? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирүләре

№216

71

Изложение (контроль)

1

Тикшерү дәресе

Б.с.ү. мөст.язу

Изложение №4

№217

72

Рәвешләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ

1

Теманы ныгыту, системалаштыру

Аңлату, биремнәргә җавап алу

126 бит сораулар

73

Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау

2

Теманы ныгыту, системалаштыру

Аңлату, биремнәргә җавап алу

Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.

№221

№224

74

Контроль диктант

1

Тикшерү дәресе

Әйтеп яздыру, биремнәргә җавап яздыру

Диктант №5

№230

75

Хаталар өстендә эш

1

Кабатлау дәресе

Әңгәмә, контроль эшкә нәтиҗә ясау

№234

                                             30 сәг.

4ЧИРЕК

АЛМАШЛЫК

76

Алмашлык турында төшенчә

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күнегүләр эшләү

Диктант-10 мин

Үзләрен  атамыйча   гына  зат  яки  предметларга, аларнын билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеменең алмашлык дип аталуы.

№239

77

Алмашлыкларның ясалышы

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күнегүләр эшләү

Ясалышлары   буенча   алмашлыкларның   тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә булулары. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге (ия,  хәбәр,  аергыч,  тәмамлык,  хәл)  булып  килә алуы.

№242

78

Сочинение

1

Сөйләм үстерү дәресе

Б.с.ү. мөст.язу

Сочинение №4

"Тукай исән, жыры күңелләрдә" исеме астында язу.

№245

79

Алмашлык төркемчәләре

1

Яңа материал аңлату

Аңлату, күнегүләр эшләү

Мәгънәләре     буенча     алмашлыкларның     җиде төркемгә  бүленүе:   зат  алмашлыклары,   тартым алмашлыклары,  күрсәтү алмашлыклары,  билгеләү алмашчыклары,  сорау алмашлыклары,  юклык алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклар.

№250

80

Зат алмашлыклары

1

Теманы ныгыту, системалаштыру

Аңлату, күнегүләр эшләү

Зат алмашлыкларының сөйләшүдә катнашучы затларны белдерүләре, килешләр белән төрләнүләре. I һәм II зат алмашлыклары сөйләмдә катнашкан затларны    белдерә,    берлек    һәм    күплек    санда киләләр, килеш белән төрләнәләр; III зат алмашлыклары ул, алар сөйләмдә катнашмаган, әмма шулар турында сүз барган зат яки предметларны белдерәләр, берлек яки күплек санда киләләр. Зат алмашлыкларының   килешләр   белән   төрләнүендә үзенчәлекләр. Гариза язу үрнәге бирү.

№258,259

81

Тартым алмашлыклары

1

Теманы ныгыту, системалаштыру

Аңлату, күнегүләр эшләү

Диктант - 5 мин

Предметның кайсы  затка каравын белдергән  алмашлыкларның тартым алмашлыклары дип аталулары. Аларның кайбер алмашлыкларга -ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясалуы. Тартым алмашлыкларының килеш, сан белән төрләнүе. Аларның җөмләдә ия, хәбәр һәм тәмамлык булып килүе.

№264

82

Күрсәтү алмашлыклары

1

Теманы ныгыту, системалаштыру

Аңлату, күнегүләр эшләү

Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай    ук    предмет   яки    эш-хәл    билгеләренә күрсәтүе.    Күрсәтү    алмашлыкларының,    исемне алыштырып килгәндә, килеш, тартым, сан белән төрләнүе;   җөмләдә  ия,  тәмамлык,   хәбәр  булып килүе.

№267

83

Күрсәтү алмашлык-ларының тартым, килеш белән төрләнеше

2

Теманы ныгыту, системалаштыру

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Күрсәтү алмашлыкларының предметның билгесенә яки рәвешенә ишарә иткәндә килешләр белән төрләнмәве, җөмләдә аергыч яки хәл булып килүләре. Күрсәтү алмашлыклары тартым белән төрләнгәндә аларга 3 зат кушымчасы ялгану.

№268

№271

84

Изложение

1

Тикшерү, сөйләм үстерү

Б.с.ү. мөст.язу

Изложение №5

кабатларга

85

Сорау алмашлыклары

1

Теманы ныгыту, системалаштыру

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Диалог төзү

Предметны,  затны, билгене,  санны  яки  рәвешне ачыклау максатыннан кулланылган алмашлыкларның сорау алмашлыклары дип аталулары. Сорау алмашлыкларынын килешләр белән төрләнүе.

№273

86

Билгеләү алмашлыклары

1

Теманы ныгыту, системалаштыру

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Тәрҗемә итү

Билгеләү    алмашлыкларынын    гадәттә    затларны, предметларны      гомумиләштереп      белдерүләре. Аларнын исемне ачыклап аергыч булып килгәндә төрләнмәүләре.   Үзләре  ачыклаган   сүз   урынына килгәндә килеш, тартым белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүләре. Үз алмашлыгының өч затка да каравы һәм тартым, килеш белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүе.

3 җөмлә язып килергә

87

Билгеләү алмаш-лыкларының килеш белән төрләнеше

1

Теманы ныгыту, системалаштыру

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Билгеләү    алмашлыкларынын    килешләр    белән төрләнешен үзләштерү.

№278

88

Хикәя "9 Май -Җиңү бәйрәме"

1

Сөйләм үстерү

Б.с.ү. мөст.язу

Хикәя

язып бетерергә

89

Билгесезлек алмашлыклары

1

Теманы ныгыту, системалаштыру

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Тәрҗемә итү.

Зат яки предметның, билге, рәвеш, сан һәм кайбер хәлләрнең билгесезлегена ишарә итүче алмашлыкларның билгесезлек алмашлыклары дип аталуы. Билгесезлек алмашлыкларынын сорау алмашлыкларына   әллә   сүзе   яки   -дыр.   -дер,   -шыр,   -тер кисәкчәләре гушылып ясалулары.

№287

90

Юклык алмашлыклары

1

Теманы ныгыту, системалаштыру

Әңгәмә, сорауларга җавап алу

Диктант-7 мин

Затның, предметның, билге, рәвеш, сан яки хәлнең кире кагылуын, инкарь ителүен белдергән алмашлыкларның   юклык   алмашлыклары   дип   аталуы. Аларнын сорау алмашлыклары алдына һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясалулары.

№291,292

91

Алмашлыкларны кабатлау

2

Кабатлау дәресе

Әңгәмә, күнегүләр эшләү, биремнәрне төр-кемнәрдә эшләү

Гариза язу.

Алмашлыкларга морфологик-синтетик анализ ясый белү. Алмашлык темасы буенча өйрәнгәннәрне ныгыту.

170 бит сораулар

92

Сочинение (контроль)

1

Сөйләм үстерү дәресе

Б.с.ү. мөст.язу

Сочинение №5

№298

93

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

3

Кабатлау, йомгаклау дәресе

Әңгәмә, күнегүләр эшләү, биремнәрне төр-кемнәрдә эшләү

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау, гомумиләштерү.

№301

№305

№306

94

Контроль диктант

1

Тикшерү дәресе

Әйтеп яздыру, биремнәр үтәү

Диктант №6

№308

95

Йомгаклау дәресе

1

Йомгаклау дәресе

Уен уйнау әңгәмә, йомгаклау ясау

                                            24 сәг.

                                            105 сәгать


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

“Рус телле балаларда татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү”.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында үткәрелгән мастер -класс эшкәртмәсе....