рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә эш программасы
рабочая программа (11 класс) по теме

Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы

укытучыга ярдәмгә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon эш программасы361.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

Эш программасы статусы.

               Бу программа нигезенә:  

  • ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы»,  (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);
  • ТР БУП-2012(ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы 09.03.2004, №1312) нигезендә төзелгән урта белем бирү учреждениеләре өчен региональ базислы укыту планы;
  • ТР “ТР дәүләт телләре һәм ТР башка телләр турында”законы (2004 ел);
  •  “Башлангыч һәм төп (гомуми) белем бирү программаларын үтәүче ТРның  белем бирү учреждениеләренең 2013-2014 уку елына базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында”  2012нче елның 23 сентябреннән 4620/11 нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы;
  • “Башлангыч һәм урта  (тулы) гомуми белем бирү программаларын үтәүче ТРның  белем бирү учреждениеләренең 2013-2014 уку елына базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында”  2012нче елның 23нче сентябреннән 4620/11нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы;
  • 2013-2014 нче уку елына укыту учреждениеләрендә укыту процессында куллануга тәкъдим ителгән (уздырылган) дәреслекләрнең региональ исемлеге  салынды.

Рус мәктәбенең 11 нче сыйныфы татар төркемнәрендә әдәбият укытуның төп максатлары:

1. Әдәби әсәрләргә таянып, иң яхшы сүз сәнгате үрнәкләрендә урын алган вакыйга-күренешләр аша татар халкы тормышы белән танышу, аның яшәешенә, төп проблемаларына, рухи дөньясына кагылышлы материалларны өйрәнү.

2. Мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрне анализларга, аны бәяләргә өйрәтү.

Төп бурычлар:

1. Укучыларның татар әдәби теле нормалары үзләштерүләренә, текстны аңлап, төрле темаларга иркен сөйләшүләренә ирешү.

2. Күренекле язучыларның иҗатын, аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы турында мәгълүматлар бирү.

4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка,туган телгә мәхәббәт, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек тәрбияләү, шулай ук эстетик, этик һәм хезмәт тәрбиясе бирү.

Формалаштырылган гомуми белем бирү осталыгы һәм күнекмәләренә бәяләмә

(уку елы башына)

1. Халык авыз иҗатының барлык жанрлары турында аңлатма бирә белү.

2. Урта гасырдан алып, 1917 елга кадәр иҗат иткән әдипләрнең тормыш юлы, иҗаты турында аңлата һәм бәя бирә белү.

3. Татар әдәбиятының төрле чорларына характеристика бирә белү.

4. Әдәби төрләр, аларның жанрларына билгеләмә бирә белү.

5. Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген, төзелешен (тема, сюжет, композиция, идея, образлар системасы) анализлый белү.

6. Әдәбият теориясе буенча материалларны тирәнтен белү.

7. Сурәтләү чаралары һәм алымнары турында белү.

8. Уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү.

 

Предмет буенча укучылар үзләштерергә тиешле белем осталыгы һәм күнекмәләре
(уку елы ахырына)

1. Укылган әсәр буенча әңгәмәдә катнаша, фикереңне белдерә алу.

2. Уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау, сөйләмдә җәенке, гади җөмләләрдән дөрес һәм урынлы файдалану.

3. Әсәр сюжетын сөйләп бирә, аның төзелеше буенча “хәтер картасы” төзи белү.

4. Сурәтләү чараларыннан дөрес файдаланып, лирик һәм эпик, драма, лиро-эпик әсәрләрне анализлау күнекмәләренә ия булу.

5. Әсәргә объектив бәя бирә белү, теләсә кайсы әсәрне анализлый, аңа рецензия яки аннотация яза белү.

Программаның эчтәлеге

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Дәрестән тыш уку

Гомуми сәгатьләр саны

55 сәгать

8 сәгать

5 сәгать

68сәгать

Бүлекләр

Нигезләнгән программа буенча

Мәктәпнең укыту планы нигезендә эш программасында

Үзгәрешләр

1917 нче елдан соңгы әдәбият

2

2

1920-1930 нчы еллар әдәбиятына күзәтү

2

2

1940-1950 нче еллар әдәбиятына күзәтү

2

2

1960нчы еллар һәм хәзерге чор әдәбиятына күзәтү

2

2

Поэзия

Гамил Афзал, Зөлфәт, Ренат Харис әсәрләре

Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү

Фатих Кәрим

Сибгат Хәким

Равил Фәйзуллин

Рәдиф Гаташ

3

3

3

2

1

1

3

3

3

2

1

1

Проза

Гадел Кутуй

Фатих Хөсни, Ибраһим Гази, Мәхмүт Хәсәнов

Гомәр Бәширов

Әмирхан Еники

Мөхәммәт Мәһдиев

Нурихан Фәттах

Мөсәгыйт Хәбибуллин

2

4

3

3

3

4

4

2

4

3

3

3

4

4

Драматургия

Хәй Вахит

Туфан Миңнуллин

2

3

2

3

Балалар әдәбияты

Җ.Тәрҗеманов, Х.Халиков, Җ.Дәрзаман

Шәүкәт Галиев

Роберт Миңнуллин

3

2

1

3

2

1

55

55

11 класс татар әдәбияты (68 сәг.)

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү (55 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (8 сәгать)

Дәрестән тыш уку (5 сәгать)

1917 нче елдан соңгы әдәбият

Революция тарафдарларының 1917 елның 7 ноябренә кадәр биргән вәгъдәләре: халыкка җир, ирек, тынычлык бирү, милли мәсьәләне гадел хәл итү. Ләкин боларның чынлыкта тормышка ашмавы. Яңа көч белән кабынган гражданнар сугышының авыр нәтиҗәләре. Әдәбиятта көрәш темасының үзәккә куелуы. Әдәбиятта аеруча характерлы әсәрләр: «Ул кем?» (М. Гафури), «Каравылда» (М. Максуд), «Чәчәктән һәйкәл» (Ф. Бурнаш), «Декламацияләр» (Г. Камал) һ. б. Революцион көрәшнең бер гаилә кешеләрен аеруны сурәтләгән әсәрләр: «Канлы көннәрдә» (Ш. Усманов), «Яңа кешеләр» (Г. Ибраһимов) (2 сәгать).

19201930 нче еллар әдәбиятына күзәтү

Гражданнар сугышы, ачлык темаларының даими яктыртылуы. Яңа газеталар, журналлар чыгу. Аларның әдәби әсәрдә үткәрелергә тиешле идеологиягә тәэсире. Төрле әдәби төркемнәр барлыкка килү. Бер-беренә каршы килүче әдәби агымнарның (пролетар юнәлеш, футуризм, имажинизм һ. б.) яшәвенә әле мөмкинлек булу. Әдәбиятта аеруча еш очрый торган темалар: кеше бәхете: «Мәхәббәт тәүбәсе» (Н. Такташ), «Шобага» (К. Нәҗми); революциянең кеше язмышына ясаган тәэсире: «Яр буенда учаклар» (К. Нәҗми), «Эшче» (М. Гафури), «Бәхет» (М. Җәлил) һ. б. Яңа чынбарлыкны сурәтләүдә сәнгатьлелеккә игътибар арту: «Ил кызы», «Краском мәхәббәте» (Ш. Усманов). Татарстан һәм СССР язучыларының беренче съездлары (1934). Социалистик реализм иҗат методы, аның үзенчәлекләре. Әдәби иҗатка административлык алымнары белән тәэсир итү, моның нәтиҗәләре. «Агыйдел» (М. Әмир).

Җәмгыятьтә әхлак нигезләрен аңлауда кискен борылыш. Гореф-гадәтләрнең күпчелеген санга сукмау, динне кире кагу.

Күмәк хезмәтне данлау: «Кояшлы яңгыр» (К. Нәҗми). Шәхес культының җәмгыятькә һәм әдәбиятка китергән гаять зур зарары (2 сәгать).

19401950 нче еллар әдәбиятына күзәтү

Бөек Ватан сугышы алды һәм сугыш вакытында татар әдәбияты. Язучыларның сугышка корал һәм каләм белән катнашуы. Тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм иҗаты. Иҗатта җиңүгә булган омтылышның үзәктә торуы. Сугыш һәм кеше, ил язмышы мәсьәләсенең барлык жанрлар өчен дә уртаклыгы. Шигърият, хикәянең активлашуы. Драма әсәрләре, аларның бу чордагы төп юнәлеше. М. Җәлил, Ф. Кәрим һ. б.ның татар шигъриятен үстерүдәге рольләре. Т. Гыйззәт, М. Әмир, Н. Исәнбәт, Г. Кутуй, И. Гази, А. Шамов һ. б. әсәрләре.

Илленче елларда да сугыш темасының дәвам итүе. С. Хәким, Н, Арсланов, Г. Хуҗи, Ф. Хөсни, А. Шамов, И. Гази һ. б.ның поэмалары, хикәяләре һәм повестьлары. М. Әмир, Р. Ишморатның драма әсәрләре. Г. Әпсәләмов романнары. Г. Бәшировның «Намус» романы.

Илленче еллар урталарында шәхес культының фаш ителүе. Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ш, Усманов, Г. Толымбайский, Ф. С.-Казанлы, Ф. Бурнаш, И. Салахов һ.б.ның исемнәре, әсәрләре әдәбиятка кайту. X. Туфанның намуслы исеме торгы-зылу, аның әдәбиятка кайтуының әһәмияте. М. Җәлил исеменең һәм «Моабит дәфтәрләремнең илгә кайтуы, аларның җәмгыятькә һәм әдәбиятка китергән көчле тәэсире.

1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү, аның әһәмияте (2 сәгать).

1960 нче еллар һәм хәзерге чор әдәбиятына күзәтү

Илдә илленче еллар урталарыннан соң булган кайбер уңай үзгәрешләрнең әдәбиятка тәэсире. Ә. Еники, А. Гый-ләҗевнең тоталитар режимны тәнкыйтьләгән әсәрләре: «Саз чәчәге», «Рәшә» (Ә. Еники), «Өч аршын җир» (А. Гыйләҗев). Тарихи теманың әкренләп үзләштерелә башлавы: «Итил суы ака торур» (Н. Фәттах); «Кубрат хан», (М. Хәбибуллин) һ. б. Михаил Худяков, Нади Атласи, Газиз Гобәйдуллин һ. б. галимнәрнең тарихи хезмәтләре кайтуның әдәбиятка тәэсире. Г. Исхакый исеменең һәм әдәби мирасының халыкка кайтуы, моның сүз сәнгатенә, тарихи фикерләүгә, әдәбият тарихына ясаган зур уңай тәэсире. СССРның таркалуы, әдәбиятта яңа темаларның барлыкка килүе (2 сәгать).

Поэзия

Гамил Афзал, Зөлфәт, Ренат Харис әсәрләре, аларның үзенчәлекле яклары (3 сәгать).

Хәсән Туфан. Иҗатына күзәтү. «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Кармәт истәлекләре». Әсәрләрнең төп проблематикасы һәм татар поэзиясенә китергән яңалыгы (3 сәгать).

Фатих Кәрим. Тормыш юлы һәм иҗаты. «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сибәли дә сибәли» шигырьләре. Ватанны ярату һәм аның азатлыгы өчен көрәшкә әзер тору, шагыйрьнең уйлары, халәте (3 сәгать).

Сибгат Хәким. Иҗаты турында белешмә. «Гел кояшка карый тәрәзәләрең», «Башка берни дә кирәкми» шигырьләре. Әсәрләрдә туган якның бирелеше, алардагы нечкә лиризм (2 сәгать).

Равил Фәйзуллин. Иҗаты турында белешмә. «Якты моң», «Яздан аерып булмый Тукайны» шигырьләре. Аларда тирән уй, фәлсәфи олы фикернең бирелеше (1 сәгать).

Рәдиф Гаташ. Иҗатына күзәтү. «Ирләр булыйк», «Укытучыма» шигырьләре. Әсәрләрдә күтәрелгән төп мәсьәләләр, аларның сәнгатьчә эшләнеше (1 сәгать).

Проза

Гадел Кутуй. «Тапшырылмаган хатлар» повесте (2 сәгать).

Фатих Хөсни. «Утызынчы ел», Ибраһим Гази. «Онытылмас еллар», Мәхмүт Хәсәнов. «Язгы аҗаган». Бу әсәрләрдә җәмгыять һәм шәхес мәсьәләсенең яңача хәл ителүе (4 сәгать).

Гомәр Бәширов. Иҗаты турында белешмә. «Җидегән чишмә» романы (өзек). Әсәрдә табигатьне саклауның әһәмиятен ачу, геройларны бәяләүдә табигатькә мөнәсәбәтнең роле (3 сәгать).

Әмирхан Еники. Иҗаты турында белешмә. «Әйтелмәгән васыять» әсәре (өзек). Язучының халык мирасына, ул мирасны халыкка җиткерүчеләргә мөнәсәбәтне яктырту үзенчәлекләре (3 сәгать).        

Мөхәммәт Мәһдиев. Иҗаты турында белешмә. «Бәхилләшү» повесте (өзек). Әсәрдә авыл кешеләренең рухи дөньясын чагылдыру, алардагы әхлакый сыйфатларның бирелеше (3 сәгать).

Нурихан Фәттах. Иҗаты турында белешмә. «Итил суы ака торур» романы (өзек). Әсәрдә Бөек Болгар дәүләте төзелү, шул заман кешеләренең язмышы (4 сәгать).

Мөсәгыйть Хәбибуллин. Иҗаты турында белешмә. «Кубрат хан» романы (өзек). Әсәрдә чал тарихны яктыртудагы яңалыклар. Кубрат хан образының бирелеше. Тарихи роман турында төшенчә (4 сәгать).

Драматургия

Хәй Вахит. Иҗаты турында белешмә. «Беренче мәхәббәт» пьесасы (өзек). Әсәрдә яшьләр темасын чагылдыру үзенчәлекләре (2 сәгать).

Туфан Миңнуллин. Иҗаты турында белешмә. «Үзебез сайлаган язмыш» пьесасы. Анда мәктәп тормышының, укытучылар образының бирелеше (3 сәгать).

Балалар әдәбияты

Татар балалар әдәбиятына күзәтү. Җ. Тәрҗеманов, X. Ха-ликов, Җ. Дәрзаман. Аларның әсәрләрендә төп тема һәм проблемалар (3 сәгать).

Шәүкәт Галиев иҗатына күзәтү. Аның шигырьләрендә шәхес формалашудагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең чагылышы (2 сәгать).

Роберт Миңнуллин иҗатына күзәтү. Аның балалар поэзиясен үстерүдәге эшчәнлеге. Шигырьләрнең темасы, образлар бирелеше (1 сәгать).

Ятлау өчен әсәрләр

Һ. Такташ. Мәхәббәт тәүбәсе (өзек).

М. Җәлил. Кошчык.

Ф. Кәрим. Разведчик язмалары (өзек).

С. Хәким. Гел кояшка карый тәрәзәләрем.

Р. Фэйзуллин. Яздан аерып булмый Тукайны.

Р. Гаташ. Укытучыма. Ирләр булыйк.    .

Сөйләшү тематикасы

Туган як моңнары.

Күңелемдә мәңге калыр туган җирем.

Һөнәр сайлау.        

Яраткан язучым.

Яшел даруханә.

Батырлар даны мәңгелек.

Чит илләрдәге милләттәшләребез.

Дәрестән тыш уку

Р. Мостафин. Өзелгән җыр эзеннән.

М. Хэбибуллин. Кубрат хан.

Ф. Хөсни. Утызынчы ел.

М. Хэсэнов. Язгы аҗаган,

М. Мәһдиев. Торналар төшкән җирдә.

Т. Әйди. Йөртә безне язмышлар.

Укыту-методик комплекты

1. «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы»,  (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);

2. Ф.М.Мусин. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы  өчен дәреслек-хрестоматия (татар балалары өчен), Казан, “Мәгариф”, 2012;

3.  Г.Каюмова. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. Казан, “Яңалиф”,2005;

4. Д.Ф.Заһидуллина. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.Казан,”Мәгариф”,2008.

5.  Компьютер презентацияләре:

  • Ш.Галиев
  • Ф.Кәрим
  • К.Тинчурин
  • М.Җәлил
  • Ә.Еники

6.  Файдалы белем ресурслары:

  • belem.ru
  • mon tatar.ru
  • edu tatar.ru
  • rus.edu
  • tatar.com.ru
  • tatarstan.ru
  • abiturient.ksu.ru

Календарь -тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Искәрмә

Үткәрү вакыты

План

Факт

1.

Кереш. 1917 елдан соңгы әдәбият.

1

Бу чорда әдәбият үсешенә хас үзенчәлекләр, чорга характеристика бирә белү.

        

2

20 -30 еллар әдәбиятына күзәтү ясау.

1

Чорга характеристика бирә белү. Иҗат төркемнәре.

3

Һади Такташ тормыш юлы, иҗаты.

1

Әдипнең иҗаты.  Һ.Такташ иҗатын яхшы өйрәнү, биографиясен тулысынча һәм төгәл белү. Аның хакындаР. Батулла төзегән “Такташ” китабыннан уку

4

“Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы

1

Поэманың сюжет сызыгы буенча эчтәлеген , идея-тематикасын, төп образлар системасын белү

6

Гадел Кутуй иҗатына күзәтү ясау.

1

Гадел Кутуй иҗаты турында белү.

7

“Тапшырылмаган хатлар” повесте аерым хатларны рольләргә бүлеп уку һәм төп образларга характеристика бирү.

1

Әсәрне яхшы белү, тема һәм идеясен, образлар системасын ачык аңлау.

 8

БСҮ “Туган як моңнары”

1

Туган якның һәркемгә газиз булуын аңлату.

.

9

Повестьны анализлау: әсәрдә кеше бәхете проблемасының чагылышы.

1

Образларга дөрес бәя бирү, автор җиткерергә теләгән фикерне аңларга тырышу.

 10

БСҮ “Яраткан язучым”

1

Логик фикерләү эзлеклелеге һәм үз фикереңең дөреслегенә ышандыра белү.

.

 11

1940-1950 еллар әдәбияты.

1

Бу чорның үзенчәлекләре, чор әдипләре иҗатына хас үзенчәлекләр.

12

М.Җәлил иҗатына күзәтү ясау.

. “Җырларым”, “Ышанма”, “Тик булса иде ирек,”“Тупчы анты” берничә шигырьгә анализ ясау

1

Җәлил иҗатының төп чорлары һәм үзенчәлекләре, “Моабит дәфтәрләре”нең рухи һәм иҗтимагый кыйммәте.  Поэзия әсәрләренә анализ ясау үрнәкләрен истә калдыру.

13

КТУ  М.Җәлил “Хат ташучы”,

Т.Әйди “Йөртә безне язмышлар”.

1

Поэманы һәм анда чагылыш тапкан проблемаларны аңлау, объектив бәя бирә алу.

14.

“Моабит дәфтәрләре”.

1

 Тормыш мәгънәсе турында уйлану.

15.

Әсәргә анализ ясау.

1

Әсәрне яхшы белү, тормыш мәгънәсе турында уйлану, кеше характерындагы уңай һәм кире якларга бәяләргә өйрәнү.

16.

КТУ М.Хәсәнов “Язгы аҗаган”

1

Әсәрнең үзенчәлеге, жанрга хас сыйфатлар, сурәтләү үзенчәлеге.

17

Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү.

1

  Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелүнең әһәмияте.

18.

Ф. Кәрим  тормыш юлы, иҗаты. “Сибәли дә сибәли”.

1

Шагыйрь, аның иҗаты турында белү.

19

 Ф.Кәрим “Разведчик язмалары”.

1

20.

Повестька анализ ясау.

1

Бу чорның төп үзенчәлекләрен, шагыйрьләр һәм алар иҗатындагы яңалыклар, үсеш этапларын белү.

21.

1960 еллар һәм хәзерге чор әдәбияты.

1

Бу чорның төп үзенчәлекләрен, шагыйрьләр һәм алар иҗатындагы яңалыклар, үсеш этапларын белү

.

22.

1960 еллар һәм хәзерге чор әдәбияты поэзиясе

1

. Бу чорның төп үзенчәлекләрен, шагыйрьләр һәм алар иҗатындагы яңалыклар, үсеш этапларын белү

23.

Г.Афзалның “Өф-өф итеп”, “Мыек борам”, “Кызыл балчык”промартелендә шигырьләрен анализлау.

1

Авторның юмор. һәм сатирик шигырьләренең кыйммәте.

24.

Зөлфәт иҗатына күзәтү ясау. “Тылсым”, “Дүрт җыр”.

1

Зөлфәт иҗатына хас үзенчәлекләр.

25.

Р. Харис иҗатына күзәтү. “Кеше кайчан матур?”, “Хәл-әхвәл”.

1

Шагыйрьнең иҗат мәйданын, аның үзенчәлекләрен яхшы белү. Лирик шигырь анализлау күнекмәләрен ныгыту

26.

Х.Туфан иҗаты белән танышу.

1

Биографиясен һәм иҗатын сөрген һәм 1956 елдан соңгы , яшь шагыйрьләр тәрбияләүдәге ролен белү.

27.

“Агыла да болыт агыла”, “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар” шигырьләренә анализ ясау.

1

Шагыйрь иҗатының өч чорын да яхшы белү. Аның татар шигъриятенә керткән роле.

28

Кайсы атта сиңа кайтып була? “Кармәт истәлекләре”

1

Әсәрләрнең төп проблематикасы һә татар поэзиясен китергән яңалыгы.

29

С.Хәким иҗатына күзәтү ясау. “Башка берни дә кирәкми” шигыренә анализ ясау.

1

С.Хәкимнең туган як җырчысы дип аталуын расларга тырышу, шигырьләренә язылган җырлар белән танышу.

30

С.Хәким “Гел кояшка карый тәрәзәләрең”, Туган як җырчысы.

1

Сибгат Хәкимнең шигъри мирасы.

31.

Р.Фәйзуллин иҗаты. “Яздан аерып булмый Тукайны!”

1

Шагыйрьнең тормыш фәлсәфәсе, язу стиле, ул кулланган сурәтләү чаралары турында белү.

.

32.

Р.Гаташ иҗаты. “Ирләр булыйк!”, “Укытучыма” шигыренә анализ ясау.

1

Р.Гаташның мәхәббәт җырчысы булуын, әсәрләренең тематикасын, аларның төп үзенчәлекләрен белү.

33

БСҮ “Һөнәр сайлау”

1

Һөнәр ияләре турында мәгълүмат

34.

1960 еллар һәм хәзерге чор прозасына күзәтү ясау.

1

Чорның төп үзенчәлекләре. Әдәбиятны кулларында тоткан әдипләр, аларның иҗатлары.

35

Ф.Хөсни. “Утызынчы ел” романы.

1

Ф.Хөсни кузгаткан проблемалар.

36

Ф.Хөсни. “Утызынчы ел” романына күзәтү ясау:     а) романның сюжеты белән танышу;          б) күмәкләштерү чорындагы авыл тормышы.

1

Ф.Хөсни кузгаткан проблемаларның әһәмиятен, әсәрнең төп кыйммәтен, кеше язмышының ил сәясәтенә бәйле булуын аңлау.

37.

КТУ Ф.Хөсни. “Утызынчы ел”.

1

Мәхәббәттә бер-береңне аңлау һәм сөйгәнеңә ышану мөһимлеген аңлау.

38.

И.Гази иҗаты. “Онытылмас еллар”трилогиясенә күзәтү ясау.

Шәрифҗан һәм Хәлим образларына характеристика

1

Ил һәм кешеләр язмышының әсәрдә чагылышы, проблемаларның чишелешен аңлау.

Рев.-я тудырган яңа кеше образы, илдә кылынган гамәлләрнең кешеләр тормышына уңай һәм кире тәэсире.

39.

М.Хәсәнов. “Язгы аҗаган” романына анализ ясау. Иргали – хезмәт кешесе.  Гази һәм Гөлүсә язмышы.

1

Иргали, Гази-Гөлүсә язмышларының ил сәясәтенә бәйле булуын аңларга.  Иргалинең бәхет өчен көрәше, аның төп нәтиҗәләре турында.

Газиның төп хезмәте, тормышы  Гөлүсә һәм ил язмышы белән бәйле булуын аңлау.

40.

БСҮ “Күңелемдә мәңге калыр туган җирем”

1

Туган як турында белү.

41.

Ә.Еники. “Әйтелмәгән васыять”.

1

Әсәрнең идея-тематикасын, төп проблемалар, аларның әһәмиятен, буыннар бәйләнеше зарурлыгын аңлау.

42

Ә.Еники. “Әйтелмәгән васыять”.

1

Балалар һәм ана проблемасы.

.

43.

БСҮ Акъәбинең кичерешләре..

1

Акъәбигә характеристика бирә белү

44

КТУ  Р.Мостафин “Өзелгән җыр эзеннән”

1

Мөстәкыйль уку күнекмәләре булдыру

45.

М.Мәһдиев иҗаты. “Бәхилләшү”романы.

1

Язучының иҗат үзенчәлекләре.

46.

Исламгали агай  хикәясе.

1

Сугыш чоры геройларының рухи кыйммәтләре.

.

47

Фәләхетдин язмышы.

БСҮ. Мәһдиев иҗатында авыл темасы һәм язмышы

1

Геройның эчке дөньясы, туган илне сагыну темасының әһәмияте.

Язучының төрле әсәрләре белән танышу һәм аның  иҗат стиле турында аңлау.

48

КТУ М.Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә”

1

49

Гомәр Бәширов иҗаты турында белешмә.

1

Язучының иҗат үзенчәлекләре

50

Г.Бәширов “Җидегән чишмә”

1

Әсәрнең идея-тематикасын, төп проблемалар, аларның әһәмиятен, буыннар бәйләнеше зарурлыгын аңлау.

51

Табигать белән кеше арасындагы бәйләнеш.

1

52.

Н.Фәттах иҗаты. Тарихи романнарына күзәтү ясау.

1

“Сызгыра торган уклар”, “Итил суы ака торур”романнарының кыйммәте, язучы иҗатының үзенчәлеге.

53

Болгарның дәүләт булып оешуы.

1

Төп образлар системасына бәя бирү.

54

Алмыш хан – тарихи шәхес.

1

Болгарның бу чоры турында белү.

55

Алмыш хан – тарихи шәхес.

1

Халык тормышында  Ибн Фадлан истәлекләре.

56

М.Хәбибуллин “Атилла” романы

1

Язучының иҗат үзенчәлекләре.

57

М.Хәбибуллин “Атилла” романы

1

Образлар системасы

58

БСҮ “Батырлар даны мәңгелек”

1

Бәйләнешле сөйләм тен үстерү.

59

М.Хәбибуллин “Кубрат хан” романы

1

Тарихи роман турында төшенчә.

60

М.Хәбибуллин “Кубрат хан” романы

1

Әсәрдә чал тарихны яктыртудагы яңалыклар.

61

КТУ Кубрат хан.

1

Әсәрдә чал тарихны яктыртудагы яңалыклар

62

1960 еллар һәм хәзерге еллар драматургиясе.

Х. Вахит “Беренче мәхәббәт” драмасы

1

Драманың төзелеше, идея-тематикасы..

63

Т.Миңнуллин “Үзебез сайлаган язмыш”.

1

Төп проблеманың куелышы, характерлар төрлелеге.

.

64

 БСҮ Чит илләрдәге милләттәшләребез

1

Милләт проблемасы.

65

Җ.Тәрҗеманов  “Әнием тәсбихы”.

1

Әхлак тәрбиясе, кешелеклелек кыйммәтләре

66

Х. Халиков иҗаты. “Тавык йөрәк”, “Чынлап аксады”

1

Иҗат үзенчәлекләрен бәяләү.

67

Җ. Дәрзаман иҗаты “Ышан бары йөрәк авазыңа”, “Элмә”.

1

Иҗат үзенчәлекләре, лирика, юмор-сатира, сурәтләү чаралары.

68

Ш. Галиев иҗаты.”Урман күчә урамга”, “Багана”,  Р. Миңнуллин иҗаты.”Туган телемә”, “Һәйкәлләрне тыңлыйк”.  Гомуми кабатлау

1

Иҗат үзенчәлекләре, лирика, юмор-сатира, сурәтләү чаралары.  Балачак матурлыгын күзаллау.

        68 сәгать

Аңлатма язуы.

Эш программасы статусы.

               Бу программа нигезенә:  

  • ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы»,  (Казан, «Мәгариф», 2010 ел);
  • ТР БУП-2012(ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы 09.03.2004, №1312) нигезендә төзелгән урта белем бирү учреждениеләре өчен региональ базислы укыту планы;
  • ТР “ТР дәүләт телләре һәм ТР башка телләр турында”законы (2004 ел);
  •  “Башлангыч һәм төп (гомуми) белем бирү программаларын үтәүче ТРның  белем бирү учреждениеләренең 2013-2014 уку елына базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында”  2012нче елның 23нче сентябреннән 4620/11нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы;
  • “Башлангыч һәм урта  (тулы) гомуми белем бирү программаларын үтәүче ТРның  белем бирү учреждениеләренең 2011-2012 уку елына базислы һәм якынча укыту планнарын раслау турында”  2012нче елның 23нче сентябреннән 4620/11нче номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  приказы;
  • 2013-2014нче уку елына укыту учреждениеләрендә укыту процессында куллануга тәкъдим ителгән (уздырылган) дәреслекләрнең региональ исемлеге  салынды.

Рус мәктәбенең 11 нче сыйныфы татар төркемнәрендә татар теле  укытуның төп максатлары:

1.Укучыларда лингвистик, коммуникатив(аралашу), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру.

2. Ана телендә камил сөйләшү, фикереңне җиткерә белү, тел һәм сөйләм күнекмәләрен тирән үзләштерү.

Төп бурычлар:

 1.Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.

3. Телдән һүм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

4. Дәреслек, өстәмә материал, белешмә әдәбият белән эш итү күнекмәләрен ныгыту.

Формалаштырылган гомуми белем бирү осталыгы һәм күнекмәләренә бәяләмә

(уку елы башына)

1. Татар теленең сүзлек составын белү. Лексикография буенча тулы мәгълүмат бирә белү.

2. Сүз төзелеше, сүз ясалышы, кушымчалар турындагы белемнәрне ныгыту.

3. Сүз төркемнәре. Синтаксис буенча тулы мәгълүмат алу.

4. Язу тарихын тирән белү.

Предмет буенча укучылар үзләштерергә тиешле белем осталыгы һәм күнекмәләре

(уку елы ахыры)

1. Орфография, орфоэпия нормаларын үзләштерү, фонетик анализ ясый белү.

2. Төрле сүзлекләрдән файдалану күнекмәләрен булдыру.

3. Сөйләмдә сүз төркемнәреннән дөрес һәм урынлы файдалану, төгәл итеп анализлау

4. Сүзләргә фонетик, морфологик, синтаксик анализ ясый белү күнекмәләрен булдыру, анализ үрнәкләрен камил белү.

5. Сүз ясалышын, төзелешен, сүзтезмәләрне тикшерү үрнәкләрен камил белү.

6. Орфографик прициплар һәм аларның нормаларын белү.

7. Стилистика һәм сөйләм культурасы нормаларын төгәл белү.

8. Пунктуация кагыйдәләреннән дөрес файдалану.

9. Сөйләм эшчәнлеге буенча тулы мәгълүматлы булу.

Программаның эчтәлеге

           Программа атнага 2 сәгатьтән, елына 68 сәгать исәбеннән төзелгән, ләкин мәктәп укыту планында бу предметка елына 34 сәг. (атнасына 1 сәгать) кенә каралган, шуңа күрә һәр тема яртылаш кыскартылды, ягъни эш программасының эчтәлеге түбәндәгечә бирелде: теманы өйрәнүгә – 27 сәг., бәйләнешле сөйләм үстерүгә – 4 сәг., диктантларга – 3сәг. .

Бүлекләр

Нигезләнгән программа буенча

Мәктәпнең укыту планы нигезендә эш программасында

Үзгәрешләр

Сүз төзелеше һәм ясалышы

8

2

Грамматика

4

1

Морфология

18

11

Синтаксис

23

18

Стилистика һәм сөйләм культурасы

8

1

10-11нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

7

1

Барлыгы

68

34


11 класс татар теле. (34 сәг.)

1. 10 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү

2. Грамматика (1 сәг.)

Грамматика турында төшенчә. Грамматиканың бүлекләре, аларның өйрәнү объекты һәм үзара бәйләнеше турында гомуми мәгълүмат.        

Татар теле грамматикасына нигез салган галимнәр, аларның төп хезмәтләре.

3. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы (2 сәг.)

Тел белеменең әлеге бүлеген өйрәнү мәсьәләсе. Бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача) мәгълүмат.

Алдагы сыйныфларда сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:

  • сүзнең тамыры, нигезе һәм кушымчалар;
  • сүз ясалу ысуллары.

Татар һәм рус телләрендәге сүз төзелеше һәм сүз ясалышлары үзенчәлекләре. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү

4. Морфология (11 сәг.)

Тел белеменең бу бүлеген өйрәнү мәсьәләсе. Әлеге өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре.

Алдагы сыйныфларда морфология буенча үткәннәрне  кабатлау һәм тирәнәйтү:        

•        сүзләрне төркемләү принциплары; татар телендә сүзләрне төркемләү мәсьәләсе һәм сүз төркемнәре: исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре, хәбәрлек сүзләр,
бәйлекләр, теркәгечләр; кисәкчәләр, ымлыклар.

Сүзләргә морфологик анализ ясау.

5. Синтаксис (18 сәг.)

Тел белеменең әлеге бүлеген өйрәнү мәсьәләсе. Бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре.

Алдагы сыйныфларда синтаксис һәм пунктуация буенча үтелгәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү:

  • синтаксик берәмлекләр: сүз, сүзтезмә, җөмлә кисәкләре»
    жөмлә һәм текст;
  • гади җөмлә синтаксисың тезүле һәм ияртүле бәйләнеш,
    гүзтезмәләр, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, җөмләләрне
    төркемләү принциплары һәм аларның төрләре, сүз тәртибе;

•        кушма җөмлә синтаксисы: кушма җөмләләрнең форма
-м мәгънә ягыннан төрләре; ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләр;

•        текст  синтаксисы:   тезем;   чит  сөйләмле  текст.   Автор
гөйләме һәм чит сөйләм: туры сөйләм, кыек сөйләм, уртак
гөйләм үзенчәлекләре.

Татар телендә тыныш билгеләрен кую принциплары һәм үзенчәлекләре. Татар һәм рус телләрендә синтаксис һәм пунктуация үзенчәлекләре. Гади һәм кушма җөмләләргә синтаксис анализ ясау.

6. Стилистика һәм сөйләм культурасы (1 сәг.)

Стилистиканың башка тел тармаклары белән бәйләнеше. Язма телгә һәм сөйләм теленә хас үзенчәлекләр.

Стилистика һәм сөйләм культурасы өлкәләрендә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат.

1011 нче сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (1 сәг.)

7. Бәйләнешле сөйләм үстерү

  1. Фәнни стильдә доклад язарга өйрәнү.
  2. «Түгәрәк өстәл янында» (берәр актуаль темага сөйләшү
    үткәрү).
  3. Дәрестә язган берәр сочинениегә бергәләп анализ ясау.
  4. Укытучылар көне уңаеннан укытучылардан һәм укучы
    лардан интервью алу һәм аны, мәктәп стена газетасында ба
    стыру өчен, текст буларак формалаштыру.
  5. Конспектлар төзү, тезислар язу.
  6. Телләр өйрәнү мәсьәләсенә багышланган матбугат кон
    ференциясе уздыру.
  7. Татарстанда    икетеллелек    мәсьәләсенә    багышланган
    гҗади язма эшләр (сочинениеләр һәм изложениеләр) үтәү.

Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

Искәрмә

Үткәрү вакыты

План

Факт

Сүз төзелеше һәм ясалышы

1.

Сүз төзелеше һәм ясалышы

   1

Тел белеменең әлеге бүлеген өйрәнү мәсьәләсе. Бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның төп хезмәтләре турында кыскача мәгълүмат.

02.09

2

Сүз төзелеше һәм ясалышы

1

Татар һәм рус телләрендәге сүз төзелеше һәм сүз ясалышы үзенчәлекләре. Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

09.09

Грамматика

3.

Грамматика

1

Грамматика турында төшенчә. Грамматиканың бүлекләре, аларның өйрәнү объекты һәм үзара бәйләнеше турында гомуми мәгълүмат.

16.09

Морфология

4.

Кереш диктант.Исем

   1

Исем сүз төркеменең үзенчәлекләрен билгеләү, исем сүз төркеменә морфологик анализ ясый белү

23.09

5.

Сыйфат

   1

Сыйфат дәрәҗәләре, сыйфатларга морфологик анализ ясау тәртибе

30.09

6.

Сан

  1

Морфологик анализ ясау үрнәген истә калдыру

07.10

7.

Алмашлык

 1

Алмашлык төркемчәләре, морфологик анализ ясау үрнәген истә калдыру

14.10

8.

Контроль  диктант. Алмашлык.

1

Теоретик белемнәрне гамәли яктан дөрес итеп куллану.

21.10

9.

Хаталар өстендә эш.

Фигыль.

1

Фигыль сүз төркеменең үзенчәлекләре, төркемчәләре, юнәлешләре, морфологик анализ ясау.

.

28.10

10.

Рәвеш

1

Рәвеш сүз төркеменең үзенчәлекләрен истә калдыру.

11.11

11.

Теркәгечләр  

 1

Теркәгечләрнең төрләре.

18.11

12.

Бәйлекләр. Бәйлек сүзләр.

1

Бәйлекләр. Бәйлек сүзләр. Төрләре

25.11

13.

Модаль сүзләр. Кисәкчәләр. Ымлыклар. Ияртемнәр.

1

Модаль сүзләр.Кисәкчәләр.

Ымлыклар. Ияртемнәр. Үзенчәлекләре.

02.12

14.

Сүзгә морфологик анализ

1

Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау .

09.12

Синтаксис

15.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

1

Тезүле һәм ияртүле бәйләнешне белдерүче чаралар

16.12

16.

Сүзтезмә. Контроль  диктант

1

Сүзтезмә һәм тезмә сүз, сүзтезмәләрнең синонимлыгы. Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе.

23.12

17

Cүзтезмә.

1

Сүзтезмә һәм тезмә сүз, сүзтезмәләрнең синонимлыгы.

18

Җөмлә

1

Ия, хәбәр, ия белән хәбәрнең ярашуы, алар арасында сызык куелуы

Гади җөмлә

19.

Җөмләнең иярчен кисәкләре

1

Аергыч, тәмамлык, хәлләр, аныклагычларны таба белү

20.

Җөмләнең модаль кисәкләре

1

Эндәш һәм кереш сүзләрне таба белү

21.

Гади җөмлә төрләре.

1

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен, җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белү, ике һәм бер составлы җөмләләрнең үзенчәлекләрен аңлата белү.

22.

БСҮ Изложение “Яшьлек үзе чәчәк”

1

Текстка якын итеп, хатасыз язу һәм логик эзлеклелекне саклау.

Җөмләдә сүз тәртибе

23

Җөмләдә сүз тәртибе.  БСҮ Сочинение “Иң кадерле кешем”

1

Җөмләдә сүзләрнең кире тәртибе, логик басым, татар һәм рус җөмләләрендә сүз тәртибе

Кушма җөмлә

24.

Тезмә кушма җөмлә

1

Тезмә кушма җөмләләрнең үзенчәлекләре, төрләре, бәйләүче  чаралары.

25.

БСҮ Эш кәгазьләрен - гариза,белешмә, ышаныч кәгазе язу күнекмәләрен ныгыту.

 1

Эш кәгазьләрен язуга куелган таләпләр, алар белән эш итә белүнең гамәли әһәмияте.

.

26.

Иярченле кушма җөмләләр.  Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

1

Баш һәм иярчен җөмләләр. Төзелешләре ягыннан төркемләү. Бәйләүче чараларның үзенчәлекләре.  Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр

27

Кушма җөмләләрнең синонимлыгы

1

Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләрнең синонимлыгы, рус телендәге җөмләләрдән аермалы яклары.

28.

Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

1

Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләрдә тыныш билгеләре.

291.

БСҮ  Изложение “Яз”

1

Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес куллану күнекмәләрен үстерү.

30.

Катлаулы кушма җөмләләр

1

Күп тезмәле кушма җөмләнең төп үзенчәлекләрен белү, башка төр катлаулы төзелмәләрдән аермасын аңлата белү.  Күп иярченле кушма җөмләне аера белү, схемага салып анализлый, җөмләләр арасындагы бәйләүче чараларны аңлата белү.

31.

Туры һәм кыек сөйләм. Текст төзелеше.Аналитик кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре.

1

Туры сөйләмдә тыныш билгеләре куелышы. Җөмләләрнең текстта бәйләнеше, исеме, башламы һәм бетеме

32.

Стилистика һәм сөйләм культурасы.

1

Стилистиканың башка тел тармаклары белән бәйләнеше. Язма телгә һәм сөйләм теленә хас үзенчәлекләр.

33.

Аналитик кушма җөмләләр янында тыныш билгеләре.

1

Алган белемнәрнең тотрыклы булуы.

34.

Контроль диктант (2 нче ярты еллыкка)”Тылсымлы төш”

1

Фонетика, лексика, морфология һәм синтаксис буенча белемнәрне ныгыту, тотрыклы булуына ирешү.

        34 сәгать


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

“Рус телле балаларда татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү”.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында үткәрелгән мастер -класс эшкәртмәсе....