Ризаэтдин Газизовның татар телен үстерүдә методик мирасы
презентация к уроку по теме

Гарафутдинова Алия Гумаровна

           Риза Газизов – татар телен укыту методикасы тарихында тирән эз калдырган методист. Аның татар телен укыту методикасы өлкәсенә керткән яңалыклары бүген дә бик актуаль.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rizaetdin_gazizovnyn_metodik_mirasy.pptx121.39 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызы , татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ризаэтдин Газизовның татар телен үстерүдә методик мирасы Казан шәһәре Совет районының 178 нче Мәгариф үзәге

Слайд 2

Риза Газизов хәзерге Менделеев районы Турай авылында 1894 елның 28 августында дөньяга килә . Башлангыч белемне туган авылында мәдрәсәдә ала. 1906 елда Сәлахетдин карт 11 яшьлек Ризаны үзенең кадимилеге белән дан тоткан Ишми ишан мәдрәсәсенә илтә . Өч ел « гыйлем өстәгәч », Риза Газизов , тәртипләрдән канәгать булмыйча , Казанга китә . Риза Казанга килгәч , өч ел буе рус теленнән сабак ала һәм , 120 кешенең берсе буларак , 1912 елда Казандагы «Учительская школа»га имтихан тота . Әлеге мәктәпкә кабул ителгән 18 укучы арасында Риза да була . Укуны тәмамлагач , ул патша армиясенә алына һәм Казан хәрби училищесына җибәрелә . 1917 елгы октябрь вакыйгаларын Р.Газизов Казанда каршылый . Революция җиңгәч , халык укытучысы буларак , аны армиядән азат итәләр . Ул яңадан укыту эшенә кайта .

Слайд 3

1922 елның көзендә Риза ага, Казанга кайтып , мәгариф эшенә керешә . Шул ук вакытта рус һәм татар телләрен укыту методикасы белән дә шөгыльләнә . 1924 елда аның профессор Мөхетдин Корбангалиев белән берлектә язылган беренче хезмәте — «Грамматика татарского языка в сравнении с грамматикой русского языка» исемле китабы басылып чыга . Шушы елларда ул « Мәгариф » журналының редактор урынбасары булып эшли , университетта лекцияләр укый . 1926 һәм 1932 елларда аның татарча-русча сүзлеге , «Учебник татарского языка для русских школ» исемле дәреслеге , 1938 елда «Фонетика и морфология русского языка в таблицах», «Сопоставительная грамматика татарского и русского языков», 1940 , 1952, 1959 елларда татарча-русча сүзлеге , 1947, 1949 елларда «Фонетика и морфология русского языка в таблицах» ( тулыландырылган басма), 1952 елда «Русский букварь для татар- ских школ» (III—IV һәм VII класслар өчен ), «Учебник русского языка для татарских школ» исемле дәреслекләре басылып чыга .

Слайд 4

1940 елда Татар теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни-тикшеренү институты ачылгач , Риза ага шунда эшкә урнаша . Бөек Ватан сугышы башлангач , ул Совет Армиясе сафларына алына . 1944 елның ахырында исә , армиядән кайткач , шул ук институтта рус теле секторының мөдире һәм өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли башлый . СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оештырылу белән , Риза Газизов (1945 ел) Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләвен , бер үк вакытта педагогика институтында һәм университетта укыту эшен дәвам иттерә , үзе укыта торган рус һәм татар телләренең чагыштырмалы грамматика курсын эшкәртә , программаларын төзи .

Слайд 5

Р.С.Газизовның 1941 елда М.Сударчиков белән берлектә язган “Сборник упражнений по грамматике и развитию устной и письменной речи” исемле укытучылар һәм укучылар өчен гамәли һәм фәнни кулланмасы игътибарга лаек . Бу җыентыкта грамматик, лексик , стилистик материал зур урын алып тора . Биредә тел материалын өйрәткәндә , орфоэпия, сүз ясалышы , исем , сыйфат , сан, алмашлык , хикәя фигыль , сыйфат фигыль , хәл фигыль , рәвешләрне үзләштерү күздә тотыла .

Слайд 6

Риза Газизов 1947 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми секретаре итеп билгеләнә . Эше бик мәшәкатьле булуга карамастан , ул 4 томлык русча-татарча сүзлек төзү эшен оештырып җибәрә , лексикография группасына җитәкчелек итә , үзе дә сүзлекнең зур өлешен төзешә һәм аны редакцияли . Бу сүзлек 1955—1959 елларда басылып чыга . 1960 елда «Татарский язык» исемле , татар телен яхшы белмәгән яки оныта башлаган татарлар өчен файдалы кулланма да төзи . Р.С.Газизовның фундаменталь хезмәте булып «Сопоставительная грамматика татарского и русского языков” (1959, 1966, 1977) дигән китабы тора. Соңрак чыккан чагыштырма грамматикалар Р.С.Газизовның әлеге китабына нигезләнеп эшләнделәр ( З.М.Вәлиуллина , Л.К.Бәйрәмова , К.З.Зиннәтуллина , Ф.С.Сафиуллина , Р.Р.Җамалетдинов һ.б .).

Слайд 7

Р.С.Газизов иң беренчеләрдән булып комплекслап укыту методы һәм лаборатория методы н сынап караучы , бу ысулларны куллануның теориясен язучы . Аның “ Мәгариф ” журналында бик еш кына әлеге уку-укыту системасы белән бәйле мәкаләләре басылып тора. 1925 елда басылган “ Мәктәп күргәзмәләре турында ” дигән мәкаләсендә методист мәктәпнең бурычы - “ балаларны тормышка өйрәтү , шулай булгач , үзебезгә арасы һәм вакыты да якынрак булган әйберләрне өйрәнү белән башларга кирәклеге һәркемгә ачык билгеле : гаилә , мәктәп һәм заманачылыктан башларга кирәк . Безгә мәктәп күргәзмәләрен оештырып , мәктәп музейлары ясарга кирәк ”- ди автор .

Слайд 8

Р.С.Газизов телебезнең табигатенә туры килгән фонетик принципны яклый , “ балаларны дәрес язарга өйрәтү эше күпкә җиңеләер , язуга өйрәтү белән беррәттән сөйләшергә өйрәтү эше дә алып барылыр ” дип ассызыклый .

Слайд 9

Шулай итеп , Риза Газизов – татар телен укыту методикасы тарихында татар һәм рус телләрен укыту методикасында тирән эз калдырган методист . М.Х. Корбангалиев белән берлектә татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнүне башлап җибәрүче икетелле сүзлекләр төзү принципларын эшләүче галим . галимнең хезмәтләре лексикография, татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасына карый . татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр төзүдә катнаша . мәктәпләр өчен дәреслекләр , уку ярдәмлекләре авторы. К . Н асыйриның « Ә нмүзәҗ » китабын рус теленә тәрҗемә итә (1975).

Слайд 10

Р.С.Газизовның утыздан артык хезмәте татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәнүгә багышланган . Аның хезмәтләрендә урын алган принциплар , ысуллар һәм кулланылган алымнар , күнегүләр һәм башка материаллар хәзерге тел укыту методикасында әһәмиятле роль уйныйлар . Р.С.Газизов татар укучыларын рус теленә өйрәтүгә күп көч куя, татар һәм рус телләренең чагыштырма грамматикасын бик яхшы белә . Аның инициативасы белән “Совет мәктәбе ” журналында татар мәктәпләрендә рус телен өйрәнүгә багышланган бер бүлек ачыла . Р.С.Газизовның әле беркем тарафыннан өйрәнелмәгән мәкаләләре , хезмәтләре киләчәктә татар телен укыту барышында файдаланырга , аның фикерләре , эш тәҗрибәләре , һичшиксез , истә тотылырга тиеш .

Слайд 11

Галимнең төп хезмәтләре: Русча-татарча сүзлек : Башлангыч мәктәпләр өчен . Казан, 1948; Учебник татарского языка для русских школ. Казань, 1926; “Комплекс системасында ана теле укыту юллары ” ( Авторлары - Р.С.Газизов , М.Х.Корбангалиев , Х.Бәдигый ) 1926 “ Татарлардан башкаларга татар теле дәреслеге”н ( М.Х.Корбангалиев белән берлектә ). Казан, 1931. Сравнительная грамматика русского и татарского языков. Казань, 1940; Газизов Р. Татарский язык (для самостоятельно изучающих) / - Казань: Татгосиздат , 1960. Фонетика и морфология русского языка в таблицах. Казань, 1968; Сопоставительная грамматика татарского и русского языков. Казань, 1977.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

7а СЫЙНЫФЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...