Сөйләм культурасын үстерүдә фигыль сүз төркемен өйрәнүнең әһәмияте
статья на тему

Гарафутдинова Алия Гумаровна

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүенә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә кирәк.  Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була. 

Тел дәресләрендә сүз төркемнәрен өйрәнү нәтиҗәсендә укучылар әдәби телнең күп төрле нормаларын үзләштерә алалар.

Татар теленең сүз төркемнәре арасында иң катлаулы һәм укучылар авыр үзләштерә торган темаларның берсе – фигыль. Мәктәптә аны өйрәтүгә зур урын бирелә. Укучылар, уку программасында күрсәтелгән материалны үзләштереп, фигыль сүз төркемен дөрес билгели белергә, сөйләмдә урынлы кулланырга, грамматик үзенчәлекләрен яхшы белергә тиешләр.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soylm_kulturasyn_usterud_figyl_suz_torkemen.docx16.82 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм культурасын үстерүдә фигыль сүз төркемен

өйрәнүнең әһәмияте

Гарәфетдинова Алия Гомәр кызы,

Казан шәһәре Совет районы“121 нче лицей”ның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мәктәптә, белем бирү өлкәсендә, газета һәм журнал битләрендә еш кына сөйләм культурасы таләпләре, әдәби тел нормаларын саклау мәсьәләләре белән очрашырга туры килә. Бу мәсьәләләр белән бәйле рәвештә сөйләм һәм язма телнең культурасын үстерү, сыйныфта лингводидактик белемнәрне пророгандалау бурычлары куела. Сөйләм культурасына ия булган кешегә тел белеменең фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һ.б. караган детальләрне белү мәҗбүри түгел. Шулай да, гомуми тел белемендә җәмгыятькә мәгълүм булырга тиешле проблемалар бар. Тел гыйлеменең нигезләре, аның төп кагыйдәләре белән танышмыйча, үзеңнең һәм әңгәмәдәшеңнең сөйләм культурасы турында тирән һәм җитдирәвештә фикер йөртеп булмый.

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүенә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә кирәк.  Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була. [1, 320]

Тел дәресләрендә сүз төркемнәрен өйрәнү нәтиҗәсендә укучылар әдәби телнең күп төрле нормаларын үзләштерә алалар.

Татар теленең сүз төркемнәре арасында иң катлаулы һәм укучылар авыр үзләштерә торган темаларның берсе – фигыль. Мәктәптә аны өйрәтүгә зур урын бирелә. Укучылар, уку программасында күрсәтелгән материалны үзләштереп, фигыль сүз төркемен дөрес билгели белергә, сөйләмдә урынлы кулланырга, грамматик үзенчәлекләрен яхшы белергә тиешләр.  

Морфологик яктан караганда, фигыльләр – грамматик категорияләргә бик бай сүз төркеме: анда юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклык, заман, зат-сан һәм төркемчә категорияләре билгеләнә. [4, 77]  

Фигыльләрдә заман категориясен дөрес куллану аерым игътибарга лаек, чөнки ул эш яки хәлнең сөйләм вакытына мөнәсәбәтен белдерә. Бу мөнәсәбәт өч төрле булырга мөмкин: эш сөйләп торган вакытта башкарыла (хәзерге заман); эш-хәл сөйләм вакытына кадәр үтәлә (үткән заман) һәм сөйләм вакытыннан соңрак үтәлә (киләчәк заман). Шулай ук дәрәҗә категориясе дә фикерне дөрес, төгәл формалаштыруда зур роль уйный. Әлеге категория махсус тел чаралары ярдәмендә эш-хәлнең башлануын, дәвамлылыгын, кабатлануын, кинәтлек-тизлеген яки кыска гына вакыт эчендә үтәлүен, тәмамлануын һ.б.ны белдерә.  

Фигыльләрне өйрәнгәндә, сөйләм телен үстерүнең төп мәсьәләләре булып, укучыларны фикерләрен эчтәлек ягыннан, грамматик һәм стилистик яктан дөрес формалаштыру күнекмәләренә өйрәтү тора. Аның эчтәлегенә түбәндәгеләр керә:

1) укучыларның сүзлек составын баету, ягъни лексик эш;

2) фигыльнең грамматик категорияләрен дөрес файдаланып, җөмләләр төзи белү, төп фикерне дөрес җиткерергә өйрәтү;

3) бәйләнешле язма һәм сөйләм телен үстерү.

Димәк, укучылар сөйләмендә бик еш эзлексезлек, логик яктан бәйләнмәгән, күп кенә стилистик хаталар очратырга мөмкин. Укытучы әлеге җитешсезлекләр өстендә эшләп, укучыларны дөрес, эзлекле сөйләргә өйрәтергә тиеш. Мәктәп программасында өйрәнелергә тиешле сүз төркемнәре арасыннан фигыльгә аерым игътибар бирелергә тиеш, чөнки сөйләм төзүдә нәкъ әлеге  сүз төркеменең әһәмияте бик зур.        Укытучы дәресләрдә төрле метод һәм алымнар кулланып, укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур әһәмият бирергә тиеш. Тел (сөйләм) культурасы тәрбияләү максатында, фигыльләрне өйрәнгәндә тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр үткәрү дә урынлы булыр. Бу сүзлек составын үстерергә, сүзләрне дөрес кулланырга өйрәтер.

Әдәбият:

  1. Вәлиева Ф.С., Саттарова Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 б.
  2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан, Мәгариф, 2006. – 407 б.
  3. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре // Мәгариф. – 1992. – № 5. – 12-17 б.
  4. Харисова Ч.М. Татар теле. Морфология: Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2010. – 128 б.
  5.   Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика . – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшр., 2009. – 168 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фигыль сүз төркемен кабатлау

Повторение темы глагол 4 класс...

Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч...

Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч...

Фигыль сүз төркемен өйрәнү. 2 нче сыйныф, татар төркеме.

Татар теле атналыгында күрсәткән ачык дәрес план-конспекты...

Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау

Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау...

Фигыль сүз төркемен кабатлау(3 сыйныф)

  ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЛАРЫ: —ФИГЫЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМЕН КАБАТЛАУ, АЛГАН БЕЛЕМНӘРНЕ НЫГЫТУ;—БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ;—ТЕЛГӘ, ТУГАН ҖИРГӘ МӘХӘББӘТ ТӘРБИЯЛӘҮ, БЕР-БЕРЕҢӘ ЯРДӘМ ИТҮ ТЕЛӘГЕ БУЛДЫ...

Сөйләм культурасын үстерүдә фигыль сүз төркемен өйрәнүнең әһәмияте

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүенә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны г...