Фигыль сүз төркемен кабатлау
учебно-методический материал на тему

Салахиева Роза Наиловна

Повторение темы глагол 4 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon figyl_suz_torkemen_kabatlau.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яшел Үзән районы Васильево бистәсе 2нче номерлы урта мәктәбе

II категорияле татар теле укытучысы Салахиева Р.Н.

 

 

Тема: Фигыль сүз төркемен кабатлау;

Максат: Дөрес, тулы җөмләләр төзү, язу күнекмәләрен үстерү;

Туган тел турында мәкаль, әйтем, күренекле шәхесләрнең

фикерләре белән таныштыру;        -

Туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

      1.Исәнләшү.

       2.Дежур        укучы чыгышы.

      - Бүген нинди көн?

  1. Актуальләштерү.
  1. Дөньяда бик күп телләр бар. 3-4мең кеше генә аралаша торган телләр дә, миллиардлаган кешенең туган теле булган телләр дә бар. Татар телендә Татарстанда гына түгел, башка бик күп илләрдә дә сөйләшәләр.. Ул дөньядагы иң камил 14 телләрнең берсе.

Татар теле - туган тел,

Безгә газиз булган тел,

Әти - әни, әби- бабай

Безне сөя торган тел, - дип язган Ш.Маннур.

  1. Туган телеңне белү ни өчен кирәк соң? Бүгенге дәрестә шул сорауга да җавап эзләрбез, фигыль сүз төркемен дә кабатларбыз.
  2. Өй эшен тикшерү. Мәкальләр хәтердән языла.
  3. Тактада бирем. “ Мәкальлләрне җый” уены.

Тел -        тел.

Тел күрке-        илләр белгән.

Әдәп башы-        күңел көзгесе.

Теле татлының -        сүз.

Телләр белгән -        дусы күп.

Теле барның        абыныр

Тел белмәгән-        юлы бар.

  1. Үткәннәрне кабатлау.

1.Нинди сүз төркемен өйрәндек? Соравы? Нәрсәне белдерә? Нәрсә белән төрләнә? Нинди заманда килә? (“тиз җавап бир!” уены)

2.Сайланма        диктант . (Ятлап килгән шигырьләрне чиратлап сөйлиләр, фигыльләрне генә сайлап таблицага яза баралар)

  1. Туган оясыннан аерылган кош                       5) Туган тел - иң татлы тел,

Канатына мәңге ял тапмый.        Туган тел иң тәмле тел.

Туган телен яратмаган кеше        Тәмле дип, телеңне йотма.

Башкаларның телен яратмый.        Туган телне онытма!

  1. “Әткәм”,“Әнкәм” сүзе белән                                                                                           Ачылган телем минем!

Син бирден миңа ышаныч

Кичкәндә белем илен.

  1. Татар теле - дөнья теле,

Шундый камил, шундый матур.

Җирдә әле бик күпләрнең                                                                                  Күңелләрен үзенә тартьго.

  1. Тел ачылгач әйтә алсан: “Әни!”- дип.

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” - дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас.

Туган телең әле бу булмас.

        3.Фигыльләргә        морф.анализ ясау.

        -Ял итү : “Туган тел” җыры. .

- Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай үзенең туган телгә булган ихтирамын әнә шулай итеп биргән.

-Тагы нинди күренекле кешеләрнең тел турында әйткән сүзләрен беләсез? (К.Нәҗми “ Татар теле” , Ш.Галиев “Рус казлары...” К.Насыйрй'“ Берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен” Дагстан шагыйре: “ Туган телне белмәү - телсез калу” һ.б.)

  1. Ныгыту өчен күнегүләр.

1.Җөмләләр язу, тикшерү. ( Бер укучы такта янында җөмләне әйтеп яздыра, калганнар дәфтәрдә язалар) Туган телен кадерләгән халык кадерле будыр.

Телебезнең сафлыгы, матурлыгы өчен барыбыз да көрәшергә, эшләргә тиеш.

Башка телдә сүзләр кушма, телеңне бозып сөйләшмә !

2.Карточкада биремнәр үтәү. Биремнәр төрле дәрәҗәдә.

(фигыльләрне тиешле формага куеп язарга)

- Хәзер үзегез шагыйрьләр булып карагыз.

№1.

Мин (сөйлә) анам телендә,           Тәүге кабат аяк басып,

(Яшә) атам җирендә.        Сукмактан (кит) йөреп.

Бу бәхет миңа бирелгән        (Әйт) анам теле белән:

Туган йорт бишегендә.        -Мин җирдә кеше! - диеп.

               №3

              Әткәң-әнкәң телен белсәң,

             (Адашма) кайда да...

             Туган телемдә (эндәш)

             Кояшка да, айга да.

             Туган телдә (аңлаш)

             Үткән, белгәнем белән.

             №4

             Татар телен Такташ сөйде,

             Тукай өзелеп (макта).

             Урам теле түгел диеп,

             Насыйри да (якла).

             3.Әзер эшләрне тикшерү.

             4.Тел турында риваять тыңлау.

  1. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау: Туган тел иң газиз кешеләр- әти-әниең аша күчкән иң кадерле нәрсә. Аны онытырга яисә бозып сөйләшергә ярамый. Туган телеңне яхшы белсәң, башка телләрне дә яхшырак үзләштерә аласың.

        2.Өй эше : Туган тел турында кыска хикәя язарга.

        3. Билгеләр кую.

      4.Саубуллашу


 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч...

Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч...

Фигыль сүз төркемен өйрәнү. 2 нче сыйныф, татар төркеме.

Татар теле атналыгында күрсәткән ачык дәрес план-конспекты...

Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау

Хикәя фигыль сүз төркемен кабатлау...

Сөйләм культурасын үстерүдә фигыль сүз төркемен өйрәнүнең әһәмияте

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүенә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны г...

Фигыль сүз төркемен кабатлау(3 сыйныф)

  ДӘРЕСНЕҢ МАКСАТЛАРЫ: —ФИГЫЛЬ СҮЗ ТӨРКЕМЕН КАБАТЛАУ, АЛГАН БЕЛЕМНӘРНЕ НЫГЫТУ;—БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ;—ТЕЛГӘ, ТУГАН ҖИРГӘ МӘХӘББӘТ ТӘРБИЯЛӘҮ, БЕР-БЕРЕҢӘ ЯРДӘМ ИТҮ ТЕЛӘГЕ БУЛДЫ...

Сөйләм культурасын үстерүдә фигыль сүз төркемен өйрәнүнең әһәмияте

Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүенә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны г...