Урок музыки в 6 классе "Джаз. История создания и развития джаза"
план-конспект урока по музыке (6 класс) на тему

Исламгалиева Розалия Фоатовна

Урок музыки в 6 классе "Джаз. История создания и развития " на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dzhaz.docx24.81 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: "Джаз. Тарих һәм хәзерге заман"

Максат һәм бурычлар: 

  • Джазның килеп чыгышы турында сөйләү, джаз музыыкасының характерякларылы
  • укучыларның  джаз музыкасы турындагы белемнәрен актуальләштерү
  • музыкага мәхәббәт тәрбияләү .

Җиһазлар: 

  • компьютер,
  • мультимедиа,
  • экран,
  • презентация;
  • джаз музыкасының язмалары.

Дәрес барышы

1. Оештыру моменты

Укучылар уку бүлмәсенә Луи Армстронгның “Hello ,Dolly” музыкасы астында керәләр.

Укытучы: Балалар, без бүген бүлмәгә сезнең өчен гадәти булмаган  музыка астында кердек.Бу нинди музыка?

Укучылар: Бу джаз.

Укытучы: Әйе, бу джаз. Джаз күпкырлы, джаз тарихы - ХХ гасыр тарихының бер өлеше. Нинди дә булса күренеш турында сөйләгәндә, һәрвакытта да нинди дә булса вакыйгаларга таянасың. Джазның нигезендә нәрсә ята соң? Аның тамырлары нәрсәдә, барынан да бигрәк милли тамырлары?

Әйдәгез,  джаз турында тыңлап үтик әле.  (Алдан әзерләнеп килгән укучы чыгыш ясый).

XX гасыр башында барлыкка килгән  jazz сүзе шул чорда беренче тапкыр яңгыраган музыканы һәм шул музыканы башкаручы оркестрны атый. Нинди музыка соң ул, һәм ничек барлыкка килгән?

Джаз АКШта каргалган, бернинди дә хокукы булмаган негр халкында, үз илләреннән мәҗбүриләп коллыкка алып киленгән кара тәнле коллар  дәвамчылары арасында барлыкка клә.

XVII гасыр башында Америкага тере товар төягән беренче корабльләр килә. Бу товарны Көньякның иң бай америкалылары үзләренең  плантацияләрендәиң авыр хезмәтләрдә куллану өчен  сатып алып бетерә. Туган илләреннән, якыннарыннан мәңгелеккә аерылган, авыр хезмәтләргә дучар ителгән кара тәнле тоткыннар музыкада үзләренә юату табалар.  Негрлар гаҗәеп музыкаль халык. Алар бигрәк тә ритмны бик тиз отып алалар. Бик аз эләгә торган ял вакытларында негрлар җырлаганнар, үзләренә үзләре кул чабып, буш ящикларга, калай банкаларга, һәм башка кул астында булган башка шундый әйберләргә  суккалап уйнаганнар.

Иң башта бу чып-чын африка музыкасы булган. Ләкин еллар узган. Туган илдән килгән музыка темплары акрынлап онытыла башлаган.  Бары музыкага тартылу стихиясе, музыкага хәрәкәтләнү, ритмны тою, темперамент сакланып кала.

Тирә-якта ак тәнлеләр яратып башкара торган музыка күбрәк урын ала. Ә алар нигездә христиан дине гимннарын башкара. Негрлар да шуларны җырлый башлый. Ләкин үзләренчә, җырга бөтен күңел авырлыгын, хич югы үлгәннән соң булачакак яхшы тормышка өмет баглап. Шул рәвешле негрларның дини җырлары спирячуэлс барлыкка килә. Төньяк Америка негрларының "Спиричуэлс" дип аталучы, дини җырлары  АКШта 18нче гасырның икенче яртысында негрларның христиан диненә күчүләре нәтиҗәсендә барлыкка килә.  

Спиричуэлс хәзер дә эстрада да классик һәм джаз җырчылары башкаруында яңгырый, ә бу җырларның башкаручылар арасында иң күренеклесе дип негритянка Махелия Джексон атала.

Укытучы (тактага җырчының исемен язып куя): Спиричуэлсны башкаручы тагын бер бөек җырчы  Поль Робсон.

Поль Робсон башкаруында “Hammer Song” җыры тыңланыла.

Укытучы: Балалар сездә нинди хисләр уянды?

Укучылар: Матурлык, бу музыканың шигъриле һәм байлыгы, негрларның гадәти булмаган музыкальлеге.

Укытучы: Дога кылуны эчтәлеге ягыннан җиңел музыкага кертеп карап буламы? Укучылар: Билгеле, юк.

Укытучы: Негр халкының музыкаль сәләте искиткеч күпкырлы булуы, ритмнарның аычк булуы белән аерылып тора. Бу ритм джаз музыкасы өчен характерлы.

Мин сезгә тагын бер талантлы башкаручы, композитор, джаз гение  Луи Армстронг турында тәкъдим итәсем килә.

Укытучы:(Тактага исемен язып куя. Алдан әзерләнеп килгән укучы чыгыш ясый)

1 укучы: Луи Армстронг 1900 нче елны Яңа Орлеанда хәерче генә гаиләдә дөньяга килә.  Аның бабасы кол була, әнисе Мэри Энн кер юучы.Малайны әтисе ягыннан әбисе  тәрбияләп үстерә. 1913 ел. Яңа Орлеан фейерверк белән һәм тантаналы рәвештә бәйрәм итә.  Малай каяндыр пистолет табып алып һавага ата. Аны кулга алып кара тәнле балалар өчен булган “Уэйорс Хоум” колониясенә озаталар. Анда җиз тынлы оркестр оештырылган була. Луи Армстронг  иҗади эш белән  шөгыльләнә башлый. Оркестрның җитәкчесе  – Питер Девис, ул Луины колоия быргычысы итеп әзерли, соңыннан корнетта уйнарга өйрәтә. “Бу колония минем өчен төрмәдән бигрәк мәктәп булды дип искә ала Луи Армстронг” (Армстронг корнетта бик яхшы уйный). Тагын 3 елдан соң аны әтисе килеп ала.  16 яшендә күмер ташучы һәм сатучы булып эшли. Шул ук вакытта арзанлы барларда һәм кичәләрдә уйнар өчен кечкенә оркестр оештыра.  

2 укучы: 

18 яшендә  – әйдәп баручы корнетист.

24 яшендә  –Лиллиан Харденга өйләнә, ул Оливера оркестрында пианистка була.

25 яшендә – беренче грамязмалары барлыкка килә.

1929 елда –Нью-йоркка күчеп килә. 17 ел зур оркестрда солист була. Бик еш гастрольләрдә була. Европа буенча озакка сузылган гатрольләрдә була.

1946 елдан 1950 нче елга кадәр иҗаты тукталып тора. Бары 1950 елдан соң гына җырлый башлый.“Хелло, Долли”, “Мэки Найф”.(Л.Армстронг “Wonderful world ”)

Укытучы: Укучылар , тирән эчтәлекле чыгышыгыз өчен рәхмәт, урыннарыгызга утырыгыз. Луи Армстронганың иҗатының кабатланмас булуының бик күпләр өчен табышмак булып кала.

Укучылар: Инструмент белән виртуоз уйнавы. Нәкъ енә Луи джазга уникаль тавышлар бүләк итә. Ул музыкаль иҗатның формасын тоя белгән. Ул искиткеч архитектор яисә драматург була алыр иде. Аның иң яхшы әсәрләре  – драматик миниатюралар. Казанышы: джазны коллектив музыкадан соло уенына әйләндерә.

Укытучы: Үзенең барлык үсеш тарихында джаз бик күп төрле мәктәпләр, юнәлешлә, стильләр тудыра. Негр  вокал сәнгатенең барлык формаларыарасында джаз музыкасының формалашуына һәм үсешенә блюз ярдәм итә. Блюзлар гитарага яисә авыз гармошкаларына кушылып ялгыз башкарыла. Аларда югалган мәхәббәт, кешелеклелекнең юкка чыгуы, ачы язмыш, авыр хезмәт турында җырлана.

Рэгтайм, блюз белән беррәттән, джаз барлыкка килүнең тагын бер чыганагы булып тора. Нәкъ популяр халык музыкасы кебек үк, ул АКШта чама белән 1870 нче елларда таныла. Ул елларда менестрлар, рэгтайм өчен генә характерлы булганритмик рәсемнәр белән, банджо, гитара яисә мандалиннар аккомпанементы астында  афроамерика  биюе кейкуонны башкарганнар

Джаз башка музыкаль сәгатьләргә дә йогынты ясаган. Моңа мисал итеп данлыклы америка композиторы Джордж Гершвинны китерергә була. Башта Гершвин үзенең  джаз лирик җырлары белән таныла. Аларда европа музыкасы белән охшашлык чагыла. Ләкин ул моның белән генә тукталып калмый. Гершвин Американың бер штатындагы негрларның балыкчы авылына бара. Ул анда негр халкының уеннары, җырлары, биюләре белән таныша һәм өйрәнә. Аннан соң “Порги и Бесс” операсын иҗат итә. Әсәрнең нигезенә кара әнле кешеләр дә ак тәнлеләр кебек үк хөрмәткә лаек дигән фикер салына. Бу симфоджаз стилендә беренче опера була.

Гершвин джаз характерындагы халык музыкасын европа симфоник музыкасы алымнары белән яралаштырып опреа язучыларның беренчесе була. Бу көтелмә-гән, гадәти булмаган хәл була һәм бөтен дөньяның игътибарын җәлеп итә. Шул рәвешле музыка сәнгатендә яңа стиль -  “симфоджаз” барлыкка килә. Бу сүзне ничек аңлыйсыз?

Укучылар. Бу симфоник музыка һәм джазның кушылуын аңлата.

Укытучы: - “Рапсодии в блюзовых тонах”тан бер фрагмент тыңлагыз.

Укытучы: Импровизацион джазда башкарыла торган музыканың төгәл язмасы юк, бары тик нинди дә булса танылган мелодия нигезе генә бар.  Моңа мисал итеп

джазовой композициясенең рус музыканты Даниил Крамерның уены тора.

Дәрес темасы буенча презентация карау.

2. Я. Дубравинның “Джаз” җырын өйрәнү.

– Фразаларда кул чабу ритмы.

– Ничек уйлыйсыз джазны җиңел музыкага кертеп карап буламы?

3. Дәрескә йомгак һәм нәтиҗә

Джаз музыкасы массакүләм музыкага нигез сала. Джаз шулай ук ритм-энд-блюзга, рок-н-роллга нигез сала, бик күп җырчыларга иҗат дөньясына юл ача. Мәсәлән,  Элвис Пресли шундыйлардан.

“Рок”, “фанк”, “соул”, эстрада музыкасы, кино һәм телевидение музыкасы, симфоник һәм камера музыкасы (заманча) джаздан кайбер элементларны алганнар.

“Into Each Life Some Rain Must” музыкасы белән дәрес тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

История создания и развития клавишного синтезатора

Все мы прекрасно знаем, что пианино очень многогранно как инструмент, и синтезатор как раз является одной из его граней, которая смогла в корне поменять всю музыку, расширить её возможности до предело...

Конспект урока в 10 классе "История создания ВС России"

Конспкт урока в 10 классе по ОБЖ "История создания ВС России"...

Презентация История создания и развития Вооруженных сил России

Военная организация древних славян Первые летописное упоминание о военной организации древних славян встречаются в трудах византийских историков в VI веке. Войска представляли собой ополчени...

История создания и развития математики

история создания и развития математики для учащихся 5-6 классов. учебник Виленкина Н.Я....

Урок музыки в 3 классе: "Острый ритм - ритм джаза".

Урок музыки в 3 классе: "Острый ритм - ритм джаза"....

История создания и развития Вооруженных Сил России

История создания и развития Вооруженных Сил России...

«История создания и развития оркестра русских народных инструментов»

Урок – ознакомление с оркестром русских народных инструментов для детей, начинающих обучение в оркестровом классе. Урок помогает сформировать представление об основных этапах  создани...