Доклад
статья на тему

Валиева Сирина Мансуровна

Мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруга ФДБС ның  яңа таләпләре аннан, ягъни укытучыдан башка яши алмый. Күп нәрсә укытучының характерыннан, аның профессиональ әзерлегеннән тора. Әгәр дә кеше яңалык өчен ачык, үзгәрешләрдән курыкмый икән, аз вакыт эчендә дә яңа шартларда беренче ышанычлы адымнарын ясый башлый.

     Технологик картаның төзелешен  өйрәнү, төрле вариантлары белән танышканнан соң, берсен сайлап алып гамәлдә эшләп карау бүгенге көндә актуаль санала. Нәкъ шушы максаттан чыгып тубәндәге тема педсоветта чыгыш ясар өчен алынды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx19.96 КБ

Предварительный просмотр:

                                            Доклад

Тема «Дәреснең технологик картасы һәм аны гамәлгә кертү »

                                           Әзерләде: Валиева Сиринә Мансур кызы        биология, химия укытучысы.

ФДБС гамәлгә кертү төп гомуми белем бирү программасының үзләштерелүенә юнәлтелгән. Бүгенге укытучы һәр дәрескә әзерләнгәндә үз алдына  яңа бурыч куя, ягъни планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү өчен ул тиешле шартлар тудыра. ФДБС да планлаштырылган нәтиҗәләр өч төрле бирелә: шәхескә кагылышлы, метапредмет һәм предмет нәтиҗәләре. Бөтен уку эшчәнлеге системалы-эшчәнлекле методка корылырга тиеш. Бу ФДБС таләбе. Укучы шәхесенең үсешендә  универсаль уку гамәлләренең үзләштерелүе нигез итеп алына. Укучы уку материалын пассив кабул иткәндә үсә алмый. Укучының шәхси эшчәнлеге -   киләчәктә аның мөстәкыйльлеге формалашуның нигезе. Димәк, белем бирүнең бурычы булып баланы эшчәнлеккә җәлеп итәрлек шартлар оештыру  тора.

       ФДБС яңа төшенчә кертә – ул уку ситуациясе. Яңа таләпләр буенча укытучы алдына түбәндәге бурыч куела:уку эшчәнлегенең структур берәмлекләре буларак, уку ситуацияләрен тудырырга өйрәнү, уку бурычларын уку ситуацияләренә күчерә белү.

      Уку ситуациясен тудыру өчен түбәндәге алымнар кулланылырга мөмкин:

каршылыклы фактлар, теоретик белемнәрне укучы алдына кую;  яшәеш турында күзаллауны ачып салу һәм фәнни фактларны кую; “якты тап”, “актуальлек” алымнарын куллану. Уку ситуациясе булып  таблицалар, укылган текстның эчтәлеге буенча диаграмма яки графиклар, билгеле кагыйдәләр буенча алгоритм төзү;  төрле биремнәр үтәү;  практик эшләр тора.

     Заманча дәрес структурасы хәрәкәтчән булырга, анда максатчан эшчәнлеккә берләштерелгән төрле эш төрләре тупланырга тиеш. Мөһим момент – укытучы укучының кирәкле юнәлештәге инициативасын хуплый һәм укучының үз эшчәнлеген оештыруына өстенлек бирә.

     Белем бирүнең нәтиҗәлелегенә ирешүдә төп чара -  продуктив биремнәр. Әгәр дә укучы башлангыч мәктәптә ФДБС на салынган сыйфатларга ия булса, урта звенода  үз эшчәнлеген мөстәкыйль анализлый һәм аңа төзәтмәләр кертә ала.

   Укытучы дәрескә үзанализ ясаганда, дәреснең барышын сөйләп чыга. Эчтәлекне сайлаганда нәрсәгә нигезләнүе, нинди методлар куллануы, белем бирүнең  нинди формада оештырылуы турында сөйләгәндә кыенлык кичерә. Традицион планда, нигездә, дәреснең эчтәлеге языла, һәм ул системалы педагогик анализ ясарга  булышмый. Дәрес барышын технологик карта  формасында язу әле дәресне әзерләгәндә үк һәр этапта уку эшчәнлегенең төрләре, чаралары,  методлары, эчтәлегенең ни дәрәҗәдә дөрес һәм төгәл сайланганлыгын бәяләргә мөмкинлек бирә. Алдагы адым – дәреснең һәр этабын бәяләү, эчтәлекне дөрес сайлауны, кулланылган метод һәм формаларның төгәллеген бәяли.

    Технологик карта – технологик документ формасы. Анда әйберне эшләп чыгаруның тулы процессы, операцияләр һәм аларның состав  өлешләре, материаллары, производство җиһазлары һәм технологик режим, әйберне эшләп чыгару өчен кирәкле вакыт, эшчеләрнең квалификациясе һәм башкалар языла. (Зур энциклопедик сүзлек)

    Технология -  ул билгеле бер  вакыт аралыгында, ничек, нишләргә кирәк дигән сорауга төгәл җавап. Дәреснең технологик картасы – дәрес сценариясенең гомумиләштерелгән-график чагылышы, аны  дәресне планлаштыруның бер формасы буларак, дәреснең технологик картасы таблица рәвешендә төзелә. Дәрес этаплары вертикаль буенча языла.

  1. Оештыру.
  2. Актив танып-белү эшчәнлегенә әзерлек.
  3. Уку мәсьәләсен кую.
  4. Яңа белемне үзләштерү.
  5. Үзләштерүне беренчел тикшерү.
  6. Белемнәрне ныгыту.
  7. Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү.
  8. Йомгаклау.
  9. Өй эше.

     Горизонталь буенча һәр этапның бурычлары, методлар, формалар,укучы  һәм укытучы эшчәнлеге, формалаштырылырга тиешле универсаль уку гамәлләре языла. Технологик картаның  төзелешенә бердәм таләпләр юк. Укытучы үзенә җайлы форманы сайлап ала.

   

Мисал очен  технологик караның бер варианты ( Дәреснең өч этабы чагылдырыла)

Дәрес

этапла

ры

Уку материалларының эчтәлеге

Метод-лар һәм алым-

нар

УЭОФ

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнле-

ге

Универсаль укыту гамәлләре

Оешты

ру

(1-2 мин)

-

-

-

Укучылар белән исәнләшә. Дәрескә яхшы кәеф бирә.

Укытучы белән, бер-берсе белән исәнләшәләр, үзләре-

нен дәрескә әзерлекләрен тикшерә-ләр. Кизү укучы рапорты.

Дәрескә әзерлеккә үзбәя бирә белү (Ш). Үз уңышларыңның һәм уңышсызлыкларыңның сәбәбен билгеләү (Ш).

Дәрес-

нен тема-сын

макса

тын билге-ләү.

 (5 мин)

Дәреслектә

ге рәсем.

-Бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

-Сез караган рәсемдәге объект нинди топ өлешләрдән тора?

-Аңа нинди узлекләр хас?

Күзәтү, проблемалы ситуа

ция, дәрес планы буенча эшләү

Ф,П

Укучылар белән әңгәмә оештыра. Әңгәмәне өйрәнелгән материал белән параллель алып бара. Дәреснең кайбер бурычларын формалаштыра. Укучылар белән бергәләп дәрес планын төзи.

Фикерлә

рен парларда әйтәләр. Укытучы соравына җавап бирәләр. Дәреснең темасын, бурычын билгели

ләр.

Төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау. (Тб)

Анализлау, чагыштыру, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау (Тб).

Уку мәсьәлә-сен кую

(3 мин)

-Авырлык кайчан һәм кайда туды? Әйтеп күрсәт.

Дәлил-

ләү

Ф

Укучылар-

ның куелган максатларны аңлавын тәгаенли. проблеманы өскә чыгара. дәреснең төп максаты Нишли белә? соравына җавап бирә белү икәнлеген искәртә.

Авыр сорауны сайлап алалар. Ни өчен шул сорау икәнен чиратла-

шып дәлилли-

ләр.

Күзәтүләр нигезендә нәтиҗәләр ясау (Р)

Планлаштыру (Р)

Укытучы, аның укыту процессына мөнәсәбәте, аның иҗадилыгы һәм профессиональлеге, аның һәр баланың сәләтен ачарга теләге – бу төп чыганак. Мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруга ФДБС ның  яңа таләпләре аннан, ягъни укытучыдан башка яши алмый. Күп нәрсә укытучының характерыннан, аның профессиональ әзерлегеннән тора. Әгәр дә кеше яңалык өчен ачык, үзгәрешләрдән курыкмый икән, аз вакыт эчендә дә яңа шартларда беренче ышанычлы адымнарын ясый башлый.

     Технологик картаның төзелешен  өйрәнү, төрле вариантлары белән танышканнан соң, берсен сайлап алып гамәлдә эшләп карау бүгенге көндә актуаль санала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад:"Эффективность учебного занятия-стимул к успеху педагога и обучающегося" Доклад:" Профессиональная компетенция педагога в дополнительном образовании"

Млтивация ребенка на освоение нового для себя и интересного вида деятельности.Профессионально компетентным можно назвать педагога доп. образования, который на достаточно высоком уровне осуществляет пе...

Доклад к педсовету от 27 марта 2013 г. Тема доклада: «Формирование продуктивных компетенций через участие учащихся в кружковой деятельности».

Развитие творческих способностей  детей является неотъемлемой частью образовательного процесса, который включает в себя не...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...

Доклад "ФОРМИРОВАНИЕ ИНФОРМАЦИОННО-КОММУНИКАТИВНОЙ КУЛЬТУРЫ ПЕДАГОГА." и презентация к докладу.

Аннотация:В данной работе рассматривается вопрос формирования и повышения информационно–коммуникационной культуры педагога современной школы. «Все течет – все изменяется», - говорили древние. Эт...