Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану
статья на тему

Сабирзянова Ландыш Марсовна

Материал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

22.04.15

Сабирзянова Л.М.

Балаларны татар сөйләменә өйрәтү максаты киңкырлы, һәм ул берничә аспектан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Мин чыгышымны танып белү, үстерү максатының эчтәлекләренә  тукталып китәсем килә.

(Слайд 2) Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен  табу, фикерли белү

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

-төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты - зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү.

Заман таләбе буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин.

 (Слайд 3) Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә.   (Слайд 4) Төп максат: укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

Гимназия  шартлары миңа дәресләрдә төрле видео техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинетта  интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, принтер, сканер, интерактив такта, проектор бар. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә. Дәресләргә төрле видео, презентацияләр ясыйм. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Рoint программасында эшләнгән укыган әсәргә иллюстрацияләр, укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланам. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы.

 Укучылар үзләре дә төрле презентацияләр ясыйлар. Татар теле дәресләре өчен басма күрсәтмә материаллар бик аз, шуңа күрә укучылар интернет челтәренә чыгып, татарча сайтлардан төрле кызыклы материаллар бастырып алалар. (2 сыйныф “Кошлар” презентациясе).

Дәрестә интерактив тактаны куллану балаларның мотивациясен арттыра, аларда кызыксыну уята.  Балалар тактага тиз ияләшә. Зур экран барыбызга да бергә эшләргә рөхсәт итә.

Интерактив такта  ярдәмендә проблемалы укучылар да үзгәрә. Элек дәшми  утырган балалар дәрестә катнаша башлыйлар. Балалар группалап эшләргә өйрәнәләр.

Дәрестә интерактив тактаны  кулланганда дәрес уен кебек бара.

Хәзерге вакытта кесә  телефоны, компьютер белән һәр бала куллана , шуңа күрә укучы такта белән эшләргә бик тиз өйрәнә.

Тактада төрле рәсемнәр күрсәтеп була, шулай  ук  мин интерактив тактаны  гади такта итеп тә кулланам.

Татар группаларында сузыкларны өйрәнгәндә төрле төстәге маркерлар белән эшләү. Мәсәлән: кызыл  маркер-калын сузык, зәңгәр маркер- нечкә сузык. Укучылар үзләре дә сизмәстән дәрескә кызыксынып карыйлар.

Интерактив такта  ярдәмендә:

  • Төрле рәсемнәр күрсәтәм,  аннан соң  укучылар рәсемгә  исем бирәләр
  • Хаталар өстендә эш үткәрәм
  • Күпнокталар урынына тиешле хәрефләрне, сүзләрне куябыз
  • Тәрҗемә итәбез
  • Язучының биографиясе белән таныштырам
  • Яңа сүзләр белән эшлибез
  • Төрле хәрефләрдән сүзләр төзибез
  • Презентациядә кроссворд ясыйм, дөресен  икенче слайдта тикшерәбез
  • Презентациядәге рәсемгә  музыка кертеп, җыр җырлыйбыз
  • Физминуткалар ясап, ял итәбез

   (Слайд 5) Электрон мәгариф челтәрендә Укытучыга дигән (педагогик осталыкны күтәрү өчен) виртуаль методик берләшмәләр бар.  Мин татар телен сайлыйм. Ул үзе бишкә бүленә:

  1. Берләшмәләр (Сообщество)
  2. Цифровой ( электрон)  белем бирү ресурслары ( ЦОР)
  3. Файдалы сылтамалар ( полезные ссылки)
  4. Кирилл һәм  Мефодий (Цифровой белем бирү ресурслары)
  5. Конкурслар

(Слайд 6) Берләшмәләрдә дәресләр өчен кирәк булган төрле дәрес эшкәртмәләрен, презентацияләрен табып була. (Слайд 7)  Мәсәлән, безнең мәктәп укытучысы Ахмедова Эльвира Ахматовна да үзе ясаган эшләрен дә анда җибәрә.

     (Слайд 8)  Цифровой (электрон)  белем бирү ресурслары ( ЦОР). (Слайд 9) Дәресне кызыграк һәм балаларга аңлаешлырак итү өчен  мультимедияле  “Бала” китапханәсен куллану отышлы.     (Слайд 10)    Анда татар теле дәреслекләре

(1-4 нче сыйныф) өчен мультимедияле кушымталар бар.  Электрон ресурслар ярдәмендә әдәби уку дәресләрендә балалар өчен төрле  татар мультфильмнары күрсәтеп була.

    (Слайд 11,12) Мәсәлән, 1 нче сыйныф рус группасы өчен “Күңелле татар теле”     дәреслеге берничә бүлектән тора. Бүлекне генә сайлап алырга кирәк.    

       Тема       Диалоглар     Грамматика      Аудирование     Сүзлек    Мультфильм

(Слайд 13) Файдалы сылтамаларда  татар сайтлары, (Слайд 14,15) татар әкиятләрен, җырларын фильмнарын күрсәтеп була.

 (Слайд 16) Яндекс аша ТНВ онлайнга кереп ТНВ  планетаны сайлыйбыз, (Слайд 17) видеоархивка керәбез. Барлык программалардан үзебезгә кирәкле, кызыклы мәгълүматны табабыз. Мәсәлән: (Слайд 18) әдәби хәзинә,  (Слайд 19) поем и учим татарский язык бүлекләре.

(Слайд 21-22) Шулай ук, Яндекс аша уроки татарского языка  дигән биткә  кереп, татар телен өйрәнеп була.

 Электрон китапка татар теле серверына басып, татар теле бүлегенә керәсең. Дәрес барышы –укытучы – бүлекне сайлыйсың. Мәсәлән, фонетика бүлеген сайласаң,   анда тестлар бирелгән. Каләмне алып, дөрес җавапны билгелисең.

(Слайд 23) Дәрестә интерактив такта куллану санитар гигиена нормалары буенча 20 минуттан да артмаска тиеш.

«Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр,» – дигән Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Федераль  Дәүләт  стандартларында белем бирү үсешенең төп юнәлеше- системалы-эшчәнлекле  юнәлеш

 ( системно-деятельностный подход), ә системаны барлыкка китерә торган төп  компонент- нәтиҗә: шәхси,  метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Укыту ысулларының нәтиҗәлелегенә карата кытайларның бик акыллы бер әйтеме бар: “ Мин ишетәм- онытам, мин күрәм- аңлыйм, мин эшлим- истә калдырам”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли б...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану

Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану

           Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт  сүзләре белән башлыйсым  килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану.  М...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ...

Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дәяраклы итеп укытыгыз.Ризаэддин Фәхреддин....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрдән проект методын куллану

Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать  күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейз...