Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.
статья (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему

hakimovaguzel1979@mail.ru

Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә

яраклы итеп укытыгыз.

Ризаэддин Фәхреддин.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә

яраклы итеп укытыгыз.

Ризаэддин Фәхреддин.

 Шәхеснең камильләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек–электән исбатлап килгән. Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады. Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы – әхлак тәрбиясе бирү.Ә дөрес тәрбияне ничек бирергә соң? Теләсә нинди тәрбия түгел, ә тиешле дөрес тәрбия бирү юлын, мин, гомер буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирүче Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләрендә таптым. Ул төрки татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип, гомумән, Русиядәге төрки халыклар тарихында күп хезмәтләре һәм фидакарь гамәлләре белән тирән эз калдырган шәхес.

 Ул җаны-тәне белән чын күңелдән шуларны аңлатырга тырышып яши. Мәгърифәт һәм белем тарата: әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә тормышны реалистик карашлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалау, үстерү нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу хас. Бу затның халык педагогикасына, яшәеш тәҗрибәсенә, ислам диненә, башка кавемнәрнең дә рухи казанышларына нигезләнгән тәрбия китаплары (“Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле хатын”, “Шәкертлек әдәбе”, “Нәсыйхәт”...) халкыбызны иманлы, әхлаклы итүдә инде гасыр буе дәреслек, тәрбия әсбабы, академия вазыйфасын үтәп киләләр”. [2, 27б.] Шул сәбәпле, татар җәмәгатьчелегенә бу юнәлештә дөрес һәм кирәкле эшчәнлек алып бару өчен бу китапларның әһәмияте бик зур, һәм без- мөгаллимнәр өчен- чын табыш. Чыннан да, галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Теләсә нинди тәрбия генә түгел, ә тиешле, дөрес тәрбия бирү юлын кайгырткан. Аның кайсы гына хезмәтен алып карасаң да, аларның һәрберсендә тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәрвакыт тәрбияле кешедән үрнәк алалар, аны мактыйлар, хөрмәт итәләр. Р.Фәхреддинның әлеге хезмәтләрендә бүгенге көнгә туры килердәй асыл үрнәкләр, күркәм нәсихәтләр, киңәшләр бик күп. Бу әсәрләр һәр гаиләдә, һәр ата –ананың өстәлендә булырга тиеш. Әгәр дә без Р.Фәхреддинның өйрәткән кагыйдәләренә нигезләнеп яшәсәк, тормышыбыз тыныч, балаларыбыз күркәм булыр иде. “Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”,- дип язган Р.Фәхреддин.

 Үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабының иң башында мәшһүр галимебез Р. Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, андый баланың җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп, болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә –тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас.”[1, 30б.] Нәкь менә мәшһүр мәгърифәтчебез хезмәтләренә  таянып Р.Р. Нигматуллина, Р.З. Хәйдарова дәреслекләре буенча  һәр дәресебезне корырга тырышам.

 Бүгенге көндә мин рус балалары белән эшлим. Рус мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты программасында Р.Фәхреддин иҗатын өйрәнүгә сәгатьләр каралмаган. Шулай булуга карамастан, аның үгет–вәгазьләрен өйрәнүне әдәби уку дәресләрендә тәрбияви  текстлар белән бергә алып барам. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак, туганннарга, дусларга карата әдәплелек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар, ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

 Белем алу, уку, гыйлемлелек темасы башлангыч сыйныфтан башлап елдан- ел кабатланып, киңәйтелеп бирелә.  Р. Фәхреддинның “Гыйлем –күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер, йорт эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер. Гыйлем галимнәрнең зиннәте, адәмнәрнең хөрмәте булып, һич бетми торган байлыктыр”, сүзләрендә никадәр мәгънә, хакыйкать. [3, 26б.]  8 сыйныфта “Өлгерәм әле...” өзеген, Р.Вәлиеваның “Барый телевизор карый” шигырен  укыгач, белем алырга теләмәгән , ялкау балаларга үзебезнең киңәшләрне бирәбез. Ярдәмгә Р. Фәхреддинның “Җәвамигуль –кәлим шәрехе” китабы килә. Әлеге хезмәттә шундый юллар бар: “Галим яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче булып йөр! Гыйлем –ул дан күлмәге. Һәрбер фәнне үзләштер, надан булма”.[5,126б.]  Бу җөмләләр әсәрдәге геройларга һәм укучыларга киңәш булып яңгырый. Шулай ук мәктәптә, дәрестә үз –үзеңне яхшы тоту өчен мәктәп әдәпләрен белү кирәк. “Мәктәп әдәпләре” хезмәтендә шундый  нәсыйхәтләр бар: “мәктәпкә баргач  әдәпле генә үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас тырышыгыз, әдәп өйрәнегез, күркәм холыклы булуны олы бәхет дип белегез. Китап, кәгазь һәм башка язу әсбапларыгызны чиста тотыгыз, каләмегезне киемегезгә сөртмәгез”.[3,22б.] Бүгенге көндә  укучыларда күрергә теләгән мөһим сыйфатларның берсе –әдәп, гүзәл әһлак, һәм хая, ягъни оялу, начар эшләрдән саклану, тартыну дигән сүз. “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр”,- дип яза Р. Фәхреддин.

 “Әдәп вә хая барлык кешеләрдә дә бертөрле булмый. Кайбер кешеләр ялгышлык белән генә, белми яисә сизмичә генә, берәр хата эшләсәләр, көннәр буе оят кайгысыннан котыла алмыйлар. Кайберләре исә зур гөнаһлар, гафу итмәслек хаталар эшләсәләр дә, исләре китми. Чөнки алар, кызганычка каршы, әдәп вә хаяларын, вөҗдан тойгыларын югалтканнар”.[3, 69б.]  Әлеге сыйфатлар  5 сыйныфта “Язгы каникул”, “Тәмле сүз”, “Туган көндә” әсәрләрендә, 7 сыйныфта “Иң зур кеше”, “Вөҗдан газабы”, 8 сыйныфта “Подъезддагы язулар”  шигырендә, “Җиңәсем килде”, хикәясендә төп теманы алып тора.

 Р.Фәхреддин тәрбиялелекнең бөтен ягын исәпкә алып, үзенең хезмәтләрендә бабаларга үгет –нәсыйхәт  бирә. 5 сыйныфта табын янында үзеңне тоту турында текстлар “Минем туган көнем” темасы астында берләштерелгәннәр. “Туган көн –күңелле бәйрәм” текстында Гүзәл, “Рөстәм” текстында Рөстәм исемле тәрбияле балалар белән очрашабыз. Алар мактауга лаек, шуңа күрә аларны укучылар мактыйлар, алардан үрнәк алалар. Шунда ук укучылар капма –каршы геройны чагылдырган –“Табын янында” тексты белән танышалар. Текстның герое –Саша табын янында бик тәрбиясез. Текстны укып, эчтәлеген аңлаганнан соң, Р.Фәхреддинның “Тәрбияле бала” хезмәтеннән түбәндәге сүзләрне куллану бик урынлы: “Баланың тәрбияле икәнлеге ашарга утырганда бик беленер. Тәрбияле бала зурлар күрсәткән урынга туры гына утырыр, бүлеп бирсәләр шуны ашар, кирәк булса дәһи яхшы гына итеп сорар. Ашаганда һич ашыкмас, икмәк валчыкларын читкә төшермәс. Ашны ашъяулыгына вә үзенең киемнәренә түкмәс. Мондый балаларны һәркем яратып вә мактап сөйләрләр.” [3, 9 б.]

 “Әй, хөрмәтле балалар! Сезнең ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә катышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!”- дип яза Р.Фәхреддин үзенең хезмәтендә”.[1,43б.] Югарыда әйтелгән темага караган әсәрләр дәреслектә шактый күп. Мәсәлән, 5 сыйныфта “Уллар” хикәясе, 8 сыйныфта “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Өзелгән чәчәкләр”, “Җиңәсем килде” хикәяләре зур мәгънәле әсәрләр. Р.Фәхреддинның әлеге сүзләрен әсәрне аңлау, геройларга бәя бирү өчен кулланам.

 Шулай ук, әдәбият дәресләрендә башка язучының теге яки бу әсәрен өйрәнгәндәР.Фәхретдинин иҗатына мөрәҗәгать итү, аның хикмәтләрен дәресләрдә эпиграф буларак та куллана алабыз:

 “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”.

 “Инсан булу өчен гыйлем һәм күркәм холык кирәктер”.

  “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.”

 Түбәндә татар теле дәресләрендә төркемнәрдә яисә аерым, сәләтле балалар белән эшләгәндә, таратма материаллар итеп  файдалану өчен, Р.Фәхретдин хезмәтләреннән өзекләр тәкъдим итәм.

 Гомумән, киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог буларак, Р. Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның хезмәтләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә. Бүгенге мәктәп-гимназияләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп вазифалары да шул.

  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак минем бурычым, программада каралган әсәрләрне аңлап үзләштерүдән, аның идея- эчтәлеген аңлатудан, укучыда эчке матурлыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән, әйләнә - тирә мөхиткә, төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, мөстәкыйльлеккә өйрәтүдән гыйбарәт. Тәрбияче буларак, үз халкымның мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү, балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту –тәрбия процессында файдалану. II кисәк.- Казан: “ Школа”  нәшр., 2006.-200 б.
  2. Опыт и перспективы развития гуманистической парадигмы творчества  Р.Фахреддина в условиях современной трансформации национального социума.- Альметьевск, 2004.-  134с.
  3.  Фәхреддин Р.Р. Балаларга үгет- нәсыйхәт/Р.Р. Фәхреддин  - Казан: “Дом печати” нәшр., 2001.- 192 б.
  4.  Фәхреддин Р.Р.  Гыйлем әхлак./Р.Р. Фәхреддин//  Идел.- 2002.- №4.- 58-60 б.
  5. Фәхреддин Р.Р. Җәвамигуль- кәлим шәрехе/ Р.Р. Фәхреддин .- Казан: “Рухият” нәшр., 2005.- 352 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә тестлар

Лексикология бүлеге буенча белемнәрне тикшерү....

Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рус телле балаларга дифференцияләштереп укытуның төрле алымнарын куллану

Индивидуаль-дифференцияле белем бирүнең структурасын укытуны индивидуальләштерүнең максатлары мондый: өйрәтү (укучыларның белемен тирәнәйтү һәм киңәйтү, сәләтен, күнекмәләрен ныгыту); камилләштерү (мө...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен алымын куллану

           Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт  сүзләре белән башлыйсым  килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану.  М...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә мәгълүмати технологияләр һәм электрон белем чыганакларын куллану

Материал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләрдән проект методын куллану

Фәнни эшемнең төп максаты Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясау түгел, ә аның табигать  күренешләрен тасвирлаган әсәрләрен барлау, Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп, әсәр эчтәлеген ачуда пейз...