Юныс Әминов һәм Минзәлә татар дәүләт драма театры.
статья на тему

Шайдуллина Гузель Хатмулловна

Драматург сәнгатьтә үз урынын таба алса, шул урыннан торып юлын билгели белсә, шул юлга тугрылыклы булып кала алса, бу – аның бәхете. Юныс Әминов менә шундый драмургларның берсе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yunys_minov_hm_minzl_teatry.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Юныс Әминов һәм Минзәлә татар дәүләт драма театры.

Шайдуллина Гүзәл Хатмулла кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

 Алабуга шәһәре 3 мәктәп

Драматург сәнгатьтә үз урынын таба алса, шул урыннан торып юлын билгели белсә, шул юлга тугрылыклы булып кала алса, бу – аның бәхете. Юныс Әминов менә шундый драмургларның берсе. Аның үсүенә, үз юлын табуына республикабызның күренекле театрларыннан берсе Минзәлә дәүләт театры һәм аның баш режиссеры Сабир ага Өмебаевның роле зур була. “Язылмаган законнар” спектакле Юныс Әминовка киң юл ача.

“Язылмаган законнар” драмасын каләм көчен сынап карар өчен илленче еллар башында яза башлый. Гастрольдә йөргәндә, театр артистлары Красный Бор районының Барҗы авылында укытучы Юныс Әминов белән очрашып күрешәләр, бу кешенең язучылык шөгеле белән кызыксынуын аңлап, аның пьесалар язуга иҗади мөмкинлекләрен, һәвәслеген күреп, бергәләп диярлек шул “Язылмаган законнар” драмасы өстендә эшли башлыйлар.

Кемнеңдер тануы буенча, бу пьеса коллектив җыелышларында гына 5-6 тапкыр укылып тикшерелә. Шуннан соң гына режиссер Сабир Өметбаев сәхнәгә мендерә. Нәтиҗәдә көткәннән артыграк булып чыга, спектакльне 1957 елда М. Фәйзинең “Галиябану”ы белән бергә Мәскәүдә уздырыла торган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына алып баралар. Декадага барганчы ук ул тамашачыларга инде 400 тапкырдан артык уйнала һәм алар тарафыннан бик яратып кабул ителә. Әсәр авыл кешеләре тормышына багышлана һәм аеруча бер җылылык һәм ышандыру көченә ия булуы белән үзенә җәлеп итә.

Бу пьеса татар халкының милли хисләре, аның  күңелендә яшәп килгән язылмаган законнары, әхлакый нормалары, ягъни халык акылы турында уйландыра. Тик ул театр тарафыннан шундый җанлы, табигый мавыгу белән куелган, авторның бу әсәренә тормыш дөреслеге, чынбарлык орлыгы салынган һәм артистларның уенында тормыш матурлыгы, халык күңелен сиземләү шулкадәр көчле чагыла, аларның профессиональ осталык белән үрелеп, халыкның теләк- омтылышларын тою, аның йөрәк тибешен ишетүне сизәсең – дип яза театр белгече.

Бу спектакльдә гаилә проблемасы аерым бер көндәлек тормыш күзлеге аша сындырылып, аның иҗтимагый карашын алгы планга чыгара. Кешелеклелек, намуслылык, гади кешегә карата игътибар, социаль проблема буларак төп яңгыраш ала. Бу пьеса жанры белән драма дип ачыкланган, ләкин мондагы халыкчан характерларның күпчелеге комедия жанры күзлегеннән чыгып хәл ителә. Монда төп рольләрдә чыгыш ясаучы артистлар кеше характерының җанлылыгына, шәхси үзенчәлекләренә аерым игътибар бирәләр.

Спектакльдә гади авыл кешесенең, хатын – кызның иң күркәм якларын үзенә туплаган уңай героиня Фәридә образын ул вакытта бик өметле яшь артистка Нәсимә Җиһаншинага тапшыралар.

Җиһаншина Нәсимә Мансур кызы Актаныш районы Пучы авылында туа. Минзәлә татар дәүләт драма театрына 1946 нчы елда килә. Җырга – моңга сәләтле һәм ачык лирик – драматик пландагы артистка буларак, театр сәхнәсендә тәүге адымнарыннан ук популярлык казана. Театр репертуарында лирик героинялар урынын ышанычлы тотып, Нәсимә Җиһаншина милли драматургиянең үзәк рольләрен гаҗәеп осталык белән башкарып килә. “Язылмаган законнар” пьесасындагы Н. Җиһаншина тарафыннан тудырылган Фәридә образы, спектакльнең төп уңышы. Аның көче – тыйнаклыгында, эчке сөйкемлелегендә, хезмәткә карата ихлас мәхәббәт белән бизәлгән хатын – кыз назында. Шушы рольләре өчен аңа РСФСРның атказанган артисты исеме бирелә. 30 елдан артык сәхнә эшчәнлеге дәвамында Н. Җиһаншина 100 дән артык роль уйный һәм алар Минзәлә театры тарихында күренекле эз калдыра.

Ә менә Фәридәгә капма – каршы куелган Назлыбикә образына автор тискәре буяуларны җәлләмәгән. Ул чая да, усал да, тупас та, үз мәнфәгатен генә кайгыртучы җилкуар да. Бу рольне Вәлиева Бәһия Вәли кызы уйный. Минзәлә драма театрына, сугыш беткәннән соң ире Әбүәп Авзалов белән бергә киләләр. Анда эшләү дәверендә татар, рус, чит ил классик драматургиясеннән 100 гә якын образ иҗат итә. Алар арасында Юныс Әминовның “Тамырлар” ында Хәерниса, “Кошның да үз канаты була” да Кәнҗимһәр, “Сатучыларда” Хәдичә, “Кеше күңеле” ндә Фәхия кебек образлар бар.

Декададан соң зур уңышка ирешү нәтиҗәсе буларак театрның исеме дә үзгәртелә, ул Минзәлә татар дәүләт театры дип йөртелә башлый. Декада йомгаклары буенча театр сәнгате өлкәсендәге уңышлары өчен Хәдичә Сәлимовага да “РСФСРның арказанган артисты” исеме бирелә.

Хәдичә Сәлимованың иҗат биографиясе тулысынча Минзәлә драма театры белән бәйле. Ул – театрның иҗат йөзен билгеләүдә, булдыруда иң зур көч куйган актрисаларның берсе, шул сәбәпле аның актерлык практикасында театрның идея – художество принциплары бөтен барлыгы белән ачык чагылыш тапкан. Утыз еллык сәхнә гомерендә дистәләрчә рольләр уйналган. Халыкның күңеленә сеңеп калган, артисканың иҗат юлын бизәгән йөзгә якын ролләр арасында, аерым игътибарга лаеклылары шактый күп. Менә шулар арасына Юныс Әминовның “Язылмаган законнар”ында аерым үзенчәлекле холыкка ия Майлыбикә һәм Назлыбикә, “Тамырлар”ында хосусый милекчелегеннән аерыла алмаган Хәерниса һәм башка бик күп образлар бар.

Юныс Әминовның “Язылмаган законнар” драмасыннан соң Минзәлә театры драматург белән элемтәне тагы да ныгыта һәм киләчәктә дә үзенең тарихында аның әсәрләренә кайта – кайта мөрәҗәгать итә. 1954, 1957 елда “Язылмаган законнар” , “Гөлчәчәк” (1957), “Тамырлар” (1958, 1962), “Балдыз”,  “Кошның да үз канаты була” (1961), “Сатучылар” (1963), “Кеше күңеле” (1969), “Минем җәннәтем” (1973), “Алыштыргысыз хатын” (1980). Исемлектән күренгәнчә, Минзәлә театры, драматург Юныс Әминов белән утрак тел табып, аның 9 әсәрен сәхнәләштергән һәм аны драматург буларак халыкка таныткан. Алар инде бер – берсенә күнегеп, бер – берсенә ышанып яшәгәннәр.

Кулланылган әдәбият.

  1. Гыймранова Д.Ә. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2007.- 279б
  2. Мансур Вәли – Барҗылы. Бергәлек бәхете. //Мәйдан, 2011, №11, 76-81б.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Марийский национальный театр драмы им. М. Шкетана

План-конспект открытого урока по ИКН, включает в себя материалы из истории марийского театра, материалы о первых актерах и режиссерах....

Александр Николаевич Островский - отец русской драмы и театра

Знакомство с жизнью и творческой деятельностью А.Н. Островского, преемником лучших традиций русской драматургии, продолжателем дела Н.В. Гоголя...

Татар әдәбияты һәм татар театры

Кереш        Профильле  укытуга  күчү – Россиядә  мәгариф  системасын  модернизацияләүнең  иң  мөһим юнәлеше.Бу  исә  бү...

Урок литературы "Драма и театр (на примере сказки- пьесы С.Я. Маршака "Двенадцать месяцев")"

Урок с элементами интеграции способствует развитию следующих УУД:Личностные: осваивает новые виды деятельности, участвует в творческом, созидательном процессе; осознает себя как инди­видуальность ...