Татар әдәбиятында халык җырларының тоткан урыны, татар сәнгатендә музыкаль драма туу.(М. Фәйзи “Галиябану”)
методическая разработка (8 класс) по теме

Хузина Гульназ Рафисовна

Татар әдәбияты һәм музыкадан интеграль дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkrytyy_urok_po_muzyke_i_literature.doc52 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Тема: Татар әдәбиятында халык җырларының тоткан урыны, татар сәнгатендә музыкаль драма туу.(М. Фәйзи “Галиябану”) 

 

Дәресне әзерләделәр: Әгерҗе районы

Исәнбай гомуми урта белем бирү мәктәбе

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хуҗина Гөлназ Рәфис кызы,

музыка укытучысы

Латыпова Алсу Рафаил кызы.

Музыка һәм татар әдәбияты буенча интегральләштерелгән дәрес 2 сәгатькә исәпләнгән. Дәрескә алдан ук хәзерлек эшләре алып барылды. Укучылар, М.Фәйзинең Шодадагы музее турында материаллар туплап, компьютер презентациясе әзерләделәр, татар халык җырлары, уеннары белән таныштылар, аларны өйрәнделәр.Дәрестә халкыбызның милли киемнәреннән чыгыш ясадылар. Традицион булмаган дәрес балада мөстәкыйльлек тәрбияләргә ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен үстерә, танып-белү эшчәнлеген арттыра, шәхес итеп формалаштыруын камилләштерә. Укучылар бер-берсе белән якыннан аралаша, сөйләм культурасын үстерә, үзләрен тотарга өйрәнәләр. Дәрестә җыр-музыка, халкыбызның  уен коралы –гармун, милли киемнәр  куллану да шул чор рухын тудырырга, эмоциональ атмосфераны сакларга ярдәм итә.

Максат:

  1. Татар халкының күренекле драматургы М. Фәйзинең иҗат эшчәнлеге һәм атаклы “Галиябану” драмасы белән таныштыру.
  2. Татар сәнгатендә беренче буларак музыкаль драма җанры тууын һәм халык җырларының әдәбияттагы ролен карау.

Җиһазлау: М. Фәйзинең портреты, әсәрләреннән күргәзмә, плакат – эпиграф, сүз – карточкалар, Шода музее турында материаллар.

Дәреснең эпиграфы: “Беренче мәртәбә диярлек һичбер буяусыз, саф булганча, үзләренең уен-көлкеләре, музыкалары, гыйшыклары, интригалары, бәетләре, көрәшләре белән крестьян егетләре, крестьян кызлары  бу әсәр аркылы безнең театр галәменә килеп керәләр. ”Г. Ибраһимов.

Дәрес барышы:

Исәнмесез, утырыгыз!

Балалар, бүген бездә гадәти булмаган дәрес. Ике төрле дәрес – музыка һәм әдәбият дәрес бергә узачак.(тема, максат әйтелә). Экранда яктыртылган сорауларга дәрес барышында җаваплар эзләрбез.

1.Язучылар, шагыйрьләр, драматурглар ни өчен татар әдәбиятында музыка кулланалар?

  1. Ни өчен баш геройларга аерым җырлар багышлана?
  2. Ни өчен бу әсәрне музыкаль драма жанрына кертәбез?
  3. Г. Ибраһимов эпиграфы белән килешәсезме?

 Музыка укытучысы: Дәреснең башыннан ахырына кадәр таяну ноктасы булып халык җырлары торачак. Әлбәттә, халык җырлары белән сез инде таныш. Күбесен үзегез дә яратып башкарасыз. Әйдәгез, искә төшерик әле, нәрсә ул халык җырлары?

Укучылар: Халык җырлары – халыкның тарихы. Алар аның өметен, фикерләрен, тойгыларын чагылдыралар. Җыр – халыкның хезмәттә дә, ялда да дәртләндерүче, этәргеч бирүче, илһамландыручы йөрәк дусты ул.

Музыка укытучысы: Әйе, халык җырлары – ул халык авазы, халык тойгысы, аның фикерләренең чагылышы, музыкаль теле. Кеше үзенең эчке кичерешләрен: шатлыгын да, кайгысын да җырга салып җибәрә. Сез нинди татар халык җырлары беләсез?

Балалар  татар халык җырларын әйтәләр, татар халык җыры  “Җәмилә” башкарыла.

Әдәбият укытучысы: Элек – электән үк һәм хәзер дә шагыйрьләр дә, композиторлар да, язучылар да халык җырларына мөрәҗәгать итәләр. Үзләренең иҗатында аларны кулланалар. Шундыйларның берсе – халык җырларына, такмакларына, уен – биюләренә гашыйк булган, аларны туплаган һәм өйрәнгән фольклорчы, шагыйрь, хикәяче, барыннан да бигрәк, бик үзенчәлекле драматург – Мирхәйдәр Фәйзи.

 Аның иҗат гомере 20 елга да тулмый. Шулай да үзен үлемсез итәрлек мирас калдырды. Аның исеме Г. Тукай, Г. Камал, М. Гафури, Ш Камал исемнәре белән янәшә тора.

 М. Фәйзи татар әдәбиятына, драматургиясенә нигез ташларын салышты. Татар әдәбиятында беренче буларак музыкаль драма жанрын тудырган каләм остасы. Аның атаклы “Асылъяр”ын, “Ак калфагын”, “Галиябану”ын аласыңмы, кайсын гына алсаң да, һәр әсәрендә халык иҗатын, җырларын, музыкасын кыю файдалана. әсәрнең эчтәлегенә туры китереп аның тукымасын үрә.

Музыка укытучысы: Ул чын мәгънәсендә күпкырлы талант иясе: үзе язган пьесаларда уйнаучы да, аларны сәхнәгә куючы да, нәфис сүз остасы да, җырчы да, музыкант та. М. Фәйзи йомшак табигатьле,итагатьле, миһербанлы, романтик булган, хыялланырга яраткан. Ә инде музыканы сәгатьләр буена тыңлый алган. Үзе, бөтен дөньясын, хәтта авыруын да онытып, мандолинада уйнарга яраткан.

Әдәбият укытучысы: Сәламәтлеге булмау сәбәпле, М. Фәйзи гомеренең күп өлешен авылда, табигать кочагында үткәргән. Ул анда халык бәйрәмнәрен, халык җыеннарын, аның йолаларын, гореф – гадәтләрен карарга яраткан. Августның икенче яртысында, утарга китеп, Ураза бәйрәмен шунда үткәреп кайта. Шул хакта көндәлек дәфтәренә түбәндәге юлларын язып куя:

“...Бу – авылга, табигый күренешкә мәхәббәтле күңелемнең теләкләрдән гамәлгә куя башлауның бисмилласы иде. Калага кайтмый “Авыл бәйрәме”н ихтыяр иттем”.

 “... Матур җыеннарда булдым. Ямьле картиналар күрдем, күңелемә күп кенә азык алып кайттым. Бу бәйрәмдә күргәннәрем – белгәннәрем, алган тойгыларым “Авыл бәйрәме” исеме белән мәйданга чыкты. Кайткач та каләмем кәгазь өстендә йөгерә башлады...”

    Менә шулай итеп авыл халкының гореф – гадәтләрен, җырларын, биюләрен, уеннарын күрсәтүгә багышланган “Авыл бәйрәме” пьесасы туа.

Музыка укытучысы: Әлеге “Авыл бәйрәме” пьесасында  ул татар халык көйләреннән “Әпипә”, “Галиябану”, “Баламишкин”, “Җәмилә” кебекләрне файдалана.

    Ә Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген”не М. Фәйзи көйгә салдырып җырлата.

 “Бәйрәм бүген” җырын башкару.

Әдәбият укытучысы: Бу җыр М. Фәйзинең үз әсәрләре аркылы Г. Тукай әсәрләрен пропагандалавын, аның традицияләрен дәвам итүен күрсәтә.

    Шулай ук “Авыл бәйрәме” пьесасында җыр һәм моң сәхнәне җанландыруга да, персонажларның хисләрен күрсәтүгә дә хезмәт итә.Бу җыр – моңның азатлыкка бер адымы була. “Авыл бәйрәме” пьесасын язганнан соң, М. Фәйзи ике елга якын актив иҗатыннан читләшеп тора. Төрле авылларга сәяхәт ясый. Халык аваз иҗатын җыя, туплый.

    Сәяхәт вакытында бик тә күңеленә хуш килгән һәм яңа иҗат дәрте биргән авылларның берсе – Малмыж өязенең Шода авылы.

Укучылар:

Шода авылы һәм М. Фәйзинең музее турында укучыларның үзләре эзләп тапкан материаллар буенча   чыгыш- презентациясе.

Әдәбият укытучысы: “Галиябану” драмасы да Шодада туа. Ә аның язылу тарихы белән безне Миләүшә таныштырыр.

Миләүшә: “Галиябану” драмасының язылу тарихы белән таныштыра.

Әдәбият укытучысы: 1916 елның декабрендә исә ул үзенең бөтенләй яңа төр әсәрен “Галиябану” музыкаль драмасын яза.

Укучы: Марат  үзенең “Галиябану” драмасын караганнан соң туган тәэсирләре белән уртаклаша.

Музыка укытучысы: Анда инде җыр һәм музыка, уен һәм моң хөкем сөрә. Драмада ул берничә функция үти: геройларның эчке кичерешләрен тасвирлый, булачак  вакыйгаларга ишарә ясый, фаҗигане куәтләп килә һ. б. Җыр һәм моң монда шатлана, хәсрәтләнә, мыскыллый, нәфрәтләнә. Ул әсәрнең башыннан ахырына кадәр озата бара.

Галиябану” әсәреннән I пәрдә, 1 күренешне укучылар сәхнәләштерә.

Әдәбият укытучысы: Драмада төп образ – Галиябану. Шушы образ аша М. Фәйзи мәхәббәт азатлыгы мәсьәләсен күтәрә, укучы игътибарын хезмәт иясе вәкилләре булган хатын – кызларга юнәлтә, алар язмышын әсәрнең төп темасы итә.

   Галиябану – “хәлле генә кеше”нең 17 яшьлек бик матур кызы. Авылда гына түгел, бөтен тирә - якта чибәрлеге белән дан тота. Әмма ул тышкы яктан гына түгел, эчке рухи дөньясы белән дә гүзәл. Шуның өстенә Галиябану зирәк, акыллы, намуслы, гадел. Уңган, хәйлә - мәкерләрдән дә азат, аның күңеле ялган – рияны да кабул итми. Табигать аңа сирәк кешеләр өлешенә туры килә торган күркәм сыйфат – көй чыгару сәләтен дә биргән.

    Бәдри абзый кызы, башка яшьтәшләре кебек яши, киенә. Мәсәлән, уенга чыкканда аның аягында яңа читек – кәвеш, өстендә яңа күлмәк булыр,  алъяпкыч бәйләр, чәчүргеченә чулпылар тагар, яулык бәйләп, шәл ябыныр. Чисталыгы – пөхтәлеге күз тимәсен дия торган. Сөйгән яры Хәлил дә төшеп калганнардан түгел, үзенә тиң.

Галиябану” әсәреннән I пәрдә, 7  күренешне укучылар сәхнәләштерә.  (Хәлил белән Галиябану җыр башкаралар)

Музыка укытучысы: Тыйнаклыгы күз алдында. Үзе чыгарган көй хакында да, кеше ишетмәсен дигәндәй, гаҗәеп бер тыйнаклык белән “Беркөн кайдан, күкрәгемнең кай җиреннән алып кына җырладым икән бу көйне?” – ди.

Әдәбият укытучысы: Әйе, әдәпле – инсафлы булу һәр хәрәкәтендә, әти - әнисенә мөнәсәбәтендә, яшьтәшләре белән сөйләшүен дә, күңел эретердәй тәмле телендә сизелеп тора.

Музыка укытучысы: Кыскасы. Күз өстенә каш була кыз. Тавышына, моңы – көенә сокланып, авыл яшьләре Галиябануны “сандугач” дип хөрмәтлиләр. Хәлилгә атап чыгарган көенә үз исемен кушып җырлыйлар.

   Драмадагы яшьләр, Галиябану белән Хәлил кебек үк әсәргә халыкның үз моңын, үз җырларын, матур шаянлыгын алып керәләр.

    “Галиябану” драмасында музыка да читтән килеп ялганмый. Ә, бәлки әсәрнең үз эчендә, тирәндә, геройлар кичерешендә туа. Һәм музыка драманың бер өлешенә әйләнә. Бу әсәрдә  музыка – персонажларның сүздә әйтелеп бетмәгән тойгылары. Музыка сүзләрнең хислелеген тагын да арттыра, тирәнәйтә. Кешенең күңел кылларына үтеп керә. Укучының кабул итү тәэсирен тагын да үстерә.

  Галиябану” әсәреннән III пәрдәдән кичке уеннар сәхнәләштерелә.

 (Татар халык җыры “Җәмилә”, “Әйе шул, шулай шул”, такмаклар)

Әдәбият укытучысы: Күргәнегезчә, драманың 3 пәрдәсе тулысы белән диярлек җыр һәм уен күренешләреннән тора. Әдип аны белеп, зур осталык белән тасвирлый. Авыл яшьләренең саф тойгылары, уй – хисләре, бөтен табигыйлеге белән тамашачыга җиткерелә. Шуның белән бергә бу күренешләр әсәрдәге драматик вакыйгаларның бердәм хәрәкәтеннән дә аерылмый. Авыл яшьләре егет белән кызның ирекле мәхәббәтен яклап чыгалар.

Укучылар Хәлил белән Исмәгыйльгә характеристика бирәләр, үз фикерләрен әйтәләр. Хәлил әйбәт егетме егетме? дигән сорауга бәхәсләшәләр.

Әдәбият укытучысы: Шулай да М. Фәйзи үзенең Галиябану һәм Хәлилгә булган симпатиясенә карамастан пьсаны фаҗигале финал белән тәмам итә һәм бу бердәнбер дөрес финал.

Укучылар соңгы күренешне рольләргә бүлеп укыйлар.

Музыка укытучысы: Драма җыр белән башлана, җыр белән тәмамлана. Пәрдәне ачкан җыр белән япкан җыр арасында тирән мәгънәви һәм логик бәйләнеш тора.

Бакчада гөлләр ал икән,

Гөлдә былбыл бар икән.

Кашы кара, буе зифа

Галиябану, сылуым, иркәм

Кемгә насыйп яр икән?

               Ак атласым җитмәде,

        Атлас кайчым үтмәде;

        Унөч яшьтән бирле сөешеп,

               Күзебез күзләрдән кимәде,

               Ходаем насыйп итмәде.

М. Фәйзи әсәрдәге музыкаль бүленешкә бик таләпчән булган. Ул хәтта уен коралларының төренә игътибар итә. Әсәр башында –гармун, азакта – скрипка.Ни өчен икән?

  Укучылар: гармун татар халкының, җырларын, гадәтләрен, уеннарын уңай күрсәтә торган бердәнбер музыка уен коралы.

Ә инде соңгы күренештә скрипкада уйнаган тавыш ишетелә. Скрипка – кешенең кайгы – хәсрәтен күрсәтә ала торган бик үзенчәлеклә уен коралы. Монда   ул фаҗигага ишарә ясый.

Әдәбият укытучысы: Җыеп әйткәндә, музыкаль драма – ул татар халкының сәнгатьчә фикерләвенең үзенчәлекле формасы. Ул халыкның рухи дөньясы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә дә бу җанр сәхнәбездән төшми, яши бирә. Аңа һәр буын әдипләре мөрәҗәгать итә, яңадан яңа әсәрләр белән баета.

Йомгаклау.(укучыларның фикерләре тыңланып, нәтиҗәләр ясала.)

Билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рәшит Гәрәйнең татар әдәбиятында тоткан урыны

Рәшит Гәрәй иҗаты бик үзенчәлекле, матур иҗат, һәм ул шигъриятебез мәйданында кабатланмас урын тота.  Минем төп максатым: шигъриятебез мәйданында Рәшит Гәрәйнең тоткан урынын билгеләү. Мин үз алд...

Татар әдәбиятында мәзәк жанрының үсеше

   Мин, университетта уку дәверендә, берничә ел дәвамында "Татар әдәбиятында мәзәк жанрының үсеше" дигән тема остендә эшләдем. Ә ни өчен әле мәктәптә дә әлеге юнәлешне дәвам итмәскә д...

Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче.

Тема. Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау.Максат. Язучының тормыш юлы, шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатларын ачу. Беренч...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

Юныс Әминов һәм Минзәлә татар дәүләт драма театры.

Драматург сәнгатьтә үз урынын таба алса, шул урыннан торып юлын билгели белсә, шул юлга тугрылыклы булып кала алса, бу – аның бәхете. Юныс Әминов менә шундый драмургларның берсе....

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...

“Тукай - халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган әдәби- музыкаль композиция)

ldquo;Тукай -  халыкныкы, халык -Тукайныкы” (Г.Тукайга багышланган  әдәби- музыкаль композиция)      “Тәфтиләү” көе яңгырый. Алып баручы: Исәнмесе...