Рәшит Гәрәйнең татар әдәбиятында тоткан урыны
учебно-методический материал по теме

Рәшит Гәрәй иҗаты бик үзенчәлекле, матур иҗат, һәм ул шигъриятебез мәйданында кабатланмас урын тота.  Минем төп максатым: шигъриятебез мәйданында Рәшит Гәрәйнең тоткан урынын билгеләү. Мин үз алдыма шундый бурычлар куйдым: шагыйрь иҗатының төрле юнәлешләре белән танышу, аның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнеп, яңалыклар табу, тупланган материалларны системага салу, төгәл фактларны күрсәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rshit_gry.doc86 КБ

Предварительный просмотр:

Рәшит Гәрәйнең татар әдәбиятында тоткан урыны

Җиһаншина Венера Гавис кызы,

I кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эчтәлек

  1. Кереш өлеш ......................................................................................................... 3

     

  1. Киңкырлы шәхес

2.1. “Татар поэзиясе антологиясендә” урын алуы ........................................ 5

2.2. Рәшит Гәрәй – тәрҗемәче ........................................................................ 8

2.3. Җырга әйләнгән шигырьләр авторы ....................................................... 9

2.4. Афоризмнар туплаучы ........................................................................... 10

2.5. Рәшит Гәрәй – нәсерләр авторы ............................................................ 11

  1. Йомгаклау ......................................................................................................... 12

  1. Кулланылган әдәбият ...................................................................................... 14

кереш өлеш

Рәшит Гәрәй иҗаты бик үзенчәлекле, матур иҗат, һәм ул шигъриятебез мәйданында кабатланмас урын тота. Рәшит Гәрәйнең башка шагыйрьләр күреп тә, аңлап та бетерми торган үз дөньясы бар. Ул укучыны әнә шул саф күңелле, нечкә хисле, мәхәббәтне бөтен барлыгы белән кадерли белүче кешеләр дөньясына алып керә. Аның шигырьләре мине дә үзенә җәлеп итте, укыган саен укыйсы гына килеп тора. Аның турында күбрәк беләсем килде. Бу теманы сайлавым бик мөһим, дип уйлыйм, чөнки безнең татар әдәбиятыбыз үзенең бөек язучылары, шагыйрьләре белән дан тота. Без аларның иҗаты, татар әдәбиятының үткәне, анда булган яңалыклар белән хәбәрдар булырга тиешбез.  

Минем төп максатым: шигъриятебез мәйданында Рәшит Гәрәйнең тоткан урынын билгеләү. Мин үз алдыма шундый бурычлар куйдым: шагыйрь иҗатының төрле юнәлешләре белән танышу, аның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнеп, яңалыклар табу, тупланган материалларны системага салу, төгәл фактларны күрсәтү.

Эзләнү эшемне башкарганда, мин төрле чыганаклардан файдаландым. Үземә кирәкле материалны Кол Гали исемендәге китапханәдән, мәктәп китапханәсеннән алдым. Иң беренче эш итеп үзебезнең мәктәбебез музеена мөрәҗәгать иттем, андагы материаллар белән таныштым, чөнки мәктәбебез музее 2006 нчы елдан Рәшит Гәрәй исемен йөртә. Язучының шәхси әйберләре, кулъязмалары, хатлары, куен дәфтәрләре аны, шәхес буларак, төрле яктан ачарга ярдәм итәләр. Мәктәбебез музее рухи хәзинәбезне барлау, аң-белемебезне арттыручы рухи үзәк булып тора. Шулай ук миңа Рәшит Гәрәйнең тормыш иптәше Гәрәева Мөнирә Ильяс кызының да ярдәме тиде. Ул хәзерге вакытта лаеклы ялда. Без аның белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү өчен, Минзәлә шәһәрендә “Рәшит Гәрәй музее” ачылуын, балалар китапханәсенә аның исеме бирелүен,  шулай ук Минзәләдә Рәшит Гәрәй исемендәге премия булдырылуын мин Мөнирә ападан белдем.  

Шушы тема өстендә эшли башлагач, бик кызыклы материалларга тап булдым. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Рәшит Гәрәй – киңкырлы шәхес: ул – тәрҗемәче, җырга әйләнгән шигырьләр авторы, афоризмнар туплаучы, нәсерләр авторы. Рәшит Гәрәй шигырьләренең төрле елларда иҗат ителгән үрнәкләре “Татар поэзиясе антологиясендә” урын алган. Бу минем өчен яңалык булды. Сезне дә Рәшит Гәрәй иҗатының шушы юнәлешләре белән таныштырып китәм.            

киңкырлы шәхес

“Татар поэзиясе антологиясендә” урын алуы

Рәшит Гәрәй иҗатының үзенчәлеге хакында сүз башлаганчы, аның  тәрҗемәи хәлен сөйләп үтәсем килә, чөнки иҗат чишмәсенең башы шунда.

Чит җирдә бит йөрәк кунак кына,

Йөрәктә бит туган җир яши!

Мәкаль булып китәрдәй бу шигъри юлларны мин Рәшит Гәрәй иҗатыннан сайлап алдым. Шагыйрь турында сөйләгәндә, иң элек аның йөрәген тыңларга, тормышында ул кичергән вакыйгаларны күздән кичерергә, кайгы-хәсрәтләрне, куаныч-шатлыкларын барларга кирәк, дип уйлыйм.

Шигъриятебез мәйданына Рәшит Гәрәй авылның бер җырчы малае булып килеп керде. Ул 1931 нче елның 15 нче апрелендә Минзәлә районы Малтабар авылында дөньяга килгән. Бу авыл бик матур урынга урнашкан. Аның елгалары, тугайлары, урманы теләсә кемнең күңелен үзенә җәлеп итәрлек. Рәшит Гәрәй Минзәләсен, Малтабарын өзелеп яраткан. Туган ягына булган мәхәббәте аның шигырьләрендә чагылган.

Шагыйрьнең тормыш юлы яшьтәшләренекеннән бер ягы белән дә аерылмый кебек. Башта ул үз авылларындагы башлангыч мәктәпне, ә 1948 нче елда Күзкәй урта мәктәбен тәмамлый. Укыганда бик сәләтле, тырыш укучы була.

Рәшит абый урта мәктәптән соң yкытy эшенә керешә – Иске Мәлкән hәм Чебенле мәктәбендә эшли, бер ук вaкыттa (1949 нчы елда) экстерн тәртибендә Минзәлә педучилищесын тәмамлый. Укытуын 1950 нче елгача дәвам итә. Аннан соң бераз вaкыт “Татарстан яшьләре” газетасының Минзәлә төбәгендәге үзхәбәрчесе хезмәтләрен башкара. Сүз дә юк, ул иҗади эшчәнлеген туктаусыз дәвам итә, шигырьләре, мәкаләләре район hәм өлкә матбугатыңда күренә тора.

Ул 1951 – 1953  нче елларда армия сафларында хезмәт итә. Анда хезмәт иткән чорда “Беренче хисләр” исемле китабы басылып чыга. Хәрби хезмәттән кайткач, 1954 нче елда ул Татарстан Язучылар Союзы юлламасы белән Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге әдәбият институтына укырга керә һәм аны 1959 нчы елда тәмамлап чыга. 1960 нчы елдан – СССР язучылар берлеге әгъзасы. 1970 нче елга кадәр «Казан утлары» журналында поэзия бүлеге мөдире hәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.

Рәшит Гәрәй иҗат дөньясына чума. Аның иҗатында барлык хисләр, тойгылар да бергә үрелә. Кайвакыт, бу шигырь хәсрәтле шигырь икән, дип укый башлыйсың. Әмма, укуыңны дәвам иткән саен, үзеңнең кайгыларга баш имәс кеше икәнлегеңне тоясың, иң авыр вакытта да өмет өзмәскә кирәклегенә ышанасың.

Кайгырма, диләр дуслар

Кайгылы чакларым була,

Кайгырма, диләр дуслар.

Кайгы хәтта кош канатын

Каера, диләр дуслар.

Мин бит очар кош түгелмен,

Җир – минем яратканым.

Шул җиргә сыенып яшәсәм,

Каерылмас канатларым.

Имәннәрне киссәләр дә,

Тамыры киселмидер.

Кайгы кичермәгән кеше

Шатлык та кичермидер.

Шагыйрь үз укучыларына бер-бер артлы “Шинель җылысы”, “Сагынылган җирләрдә”, “Җырчы камышлар”, “Тальян гармун”, “Җырлап яшәр чагыбыз”, “Һаваларда йолдыз”, “Төнге учаклар”, “Рәхмәт сезгә”, “Сиңа тартыла күңел”, “Уйланган минутларда”, “Синдә калам” h. б. җыентыкларын бүләк итә, аларның саны ике дистәгә тула.

Рәшит Гәрәйнең иҗатында җылы, якты, шул ук вакытта бераз моңсурак та хисләр белән сугарылган шигъри юлларын очратырга мөмкин. Дөньяда иң якын, иң кадерле кешесен югалту аның күңелендә моңсу хисләр уята. Әнисенә булган мәхәббәтен, тирән хисләрен ул үзенең шигырь юлларында күрсәтә (“Һаман әнкәй...”, “Әнкәйдән хат”, “Әнкәм куллары”, “Кертмәгән дә идем уема”, “Үзең булмасаң да”, “Туфрагыңа куям битемне”).

Син барында көнем якты иде,

Якты иде төнем-таңнарым.

Синең исәнлегең иң зур бәхет

Булганлыгын яңа аңладым.

Рәшит Гәрәй бөтен иҗади җаны белән авыл табигате шагыйре, төп геройлары да – авыл  хезмәтчәннәре, аларның көндәлек шөгыльләре, табигатькә мөнәсәбәтләре, иген кырлары, яшәү мохитләре. Авыл аның өчен тема гына түгел, ә уй-фикерләренең, иҗатының, мәхәббәтенең табигый халәте. Аның hәp шигыре табигать белән кеше бербөтенлеген җырлый, акыл иясенең шул бердәмлекне бозмаска, сакларга тиешлекне искәртә. Рәшит Гәрәй шигырьләре гаҗәеп җылылык, кече күңеллелек белән өртелгәннәр. Аның “Мендәр”, “Бер учма арыш”, “Каен кистем”, “Җырлы вагоннар” шигырьләрендә әнисенә, дусларына багышланган юлларында дөньяны, тормышны, кешеләрне өзелеп ярату хисләре сәнгатьнең олы казанышлары дәрәҗәсендә бирелә.

Татар әдәбиятының аксакалы, халык язучысы, XX гасыр яшьтәше Гомәр ага Бәширов моннан күп еллар элек бер очрашуында “Күзкәй мәктәбе татар әдәбиятына Малтабарда туып үскән гаять үзенчәлекле шагыйрь Рәшит Гәрәйне бирде” дигән иде. Рәшит ага гомеренең ахырынача әнә шул үзенә генә хас “үзенчәлекле” булуын саклап иҗат иткән.

Бу эзләнү эшем вакытында мин тагын бер әйбергә игътибар иттем. Шигъриятебез төрле-төрле кызыклы, гыйбрәтле үзгәрешләр кичергән чорда, шагыйрьләребез мода белән мавыгып алган вакытта, Рәшит Гәрәйнең сабыр, тыйнак, басынкы тавышлы шигърияте күләгәдәрәк калган. Рәшит абый, кызганычка каршы, тәнкыйть тарафыннан бераз читләтебрәк узылган шагыйрьләребезнең берсе, чөнки әдәби тәнкыйтьнең игътибары ул елларда күбрәк әнә шул үзгәрешләр, яңалыклар тирәсендә булган. Ә Рәшит Гәрәйнең иҗаты асылда үзенчәлекле, матур иҗат, һәм аның шигъриятебез мәйданында кабатланмас урыны бар. Минемчә, Рәшит Гәрәй шигырьләре мәйдан тоткан урын – кешенең күңеле. Шагыйрьнең югары сәнгатьлелеккә ирешкән бик күп әсәрләре укучының күз карашына, сүзенә җылылык өрәләр, ата-анага, бала-чагага мәрхәмәтле булырга өндиләр. Рәшит Гәрәйнең иң яхшы шигырьләрен укыганнан соң күңелеңнең бәхеткә дә, кайгыга да тагын да сизгеррәк булып калганын тоясың.

Гаиләсе белән Түбән Камада яши башлагач, Рәшит Гәрәй “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы булып тора. Берләшмә язучылары белән  бергә илдә барган вакыйгаларга һәрвакыт сизгер булып, иҗтимагый хәрәкәт оештырган митингларда һәм башка чараларда актив катнаша, мөстәкыйльлек өчен көрәшнең алгы сызыгында тора ул. Бер мисал китерәсем килә.  1994 нче елның 10 декабрь төнендә Россиянең баштанаяк коралланган гаскәрләре хәрби вертолетлар озатуында  Чечен Республикасы территориясенә бәреп керә. Бу көннәрдә “Туган як” газетасында Рәшит Гәрәйнең “Тезләндерә алмассыз, господа!” дигән, баскынчыларга нәфрәт тулы язмасы бастырыла.

Рәшит Гәрәй шигырьләренең төрле елларда иҗат ителгән үрнәкләре 1956 нчы елда дөнья күргән “Татар поэзиясе антологиясе”ндә урын алды. Бу – шагыйрь өчен зур мәртәбә. Аның иҗатына гашыйк укучылар өчен дә горурлык.

Рәшит Гәрәй – тәрҗемәче

Эзләнү вакытында Рәшит Гәрәйнең тәрҗемәи эшчәнлеген белү минем өчен зур яңалык булды. Тәрҗемә эшләре, минем фикеремчә, зур осталык, тирән белем сорый. Тәрҗемәче буларак, Рәшит Гәрәй грек, әрмән, казак, осетин, абхаз, удмурт, рус язучыларының шигырьләрен һәм проза әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән. Саный китсәң, алар бик күп: удмурт шагыйре Флор Васильевның “Кое сиртмәсе”, әрмән шагыйре Мкртич Крюнның “Күп лыгырдау бәласе”, грек шагыйре Тетрос Антеосның “Төрмәдәге уйлар”, осетин язучысы Хәзби Колаевның “Синнән сорыйм, җирем”, удмурт шагыйре Василий Ванюшинның “Айлы төннәрдә”, Николай Рыленковның “Кесәмдәге икмәк телеме”, “Хәтерлим әнкәмнең кулларын”, “Язмышым син минем, намусым”, черкас шагыйре Хизир Абитовның “Гагаринга”, “Таулар һәм кешеләр” әсәрләре.

 Рәшит Гәрәй тәрҗемәдә дә үз принцибына тугры калган. Ул күңеленә якын булган туган ил, күңел сафлыгы, табигать матурлыгы турындагы әсәрләрне тәрҗемә иткән. 3 дистәдән артык тәрҗемә әсәрләре арасында Константин Симонов (“Ватан”, “Көт син мине”), Патрис Лумумба, Рәсүл Гамзатов (“Әнкәйгә”), Леонид Решетников, Виктор Кочетков, Кайсын Кулиев (“Бир кулыңны, дустым”) әсәрләренең дә тәрҗемәләре бар. Тирән фикерле бу әсәрләр һәркем күңеленә якын һәм кадерле (материаллар кушымтада).

Шагыйрьнең үзенең дә күп кенә шигырьләре рус, башкорт, казак, кыргыз, әзербайҗан, үзбәк, каракалпак, чуаш, мари телләренә тәрҗемә ителгән. Бу аның әсәрләренең югары бәяләнүен күрсәтә түгелме соң?

Җырга әйләнгән шигырьләр авторы

Рәшит Гәрәйнең һәр шигыре җыр итеп җырларлык. Җәүдәт Фәйзи, Әнвәр Бакиров, Рөстәм Яхин, Хөснул Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, Фәрит Хатипов, Илгиз Закиров кебек композиторларыбызның көй язганда аның шигырьләренә әледән-әле мөрәҗәгать итүләре һич тә гаҗәп түгел. Рәшит Гәрәй сүзләренә язылган “Тургайлар”, “Яшьлек йолдызы”, “Кыр казлары киткәндә”, “Җилләр тидермәс идем”, “Күңелләр юанганчы”, “Сез парлашып йөргән болыннарда”, “Кадереңне белеп кенә” дигән җырларын кайсыбыз гына яратып тыңламый икән. Бүгенге көндә дә аның җырларын радио, телевидение аша еш ишетергә була.  

Рәшит Гәрәй шигырьләренең аркау җебе татар халык әдәби фольклоры булуында. Шагыйрь, халык җырларының тышкы формасыннан файдалану белән бергә, традицион булып киткән образлар һәм детальләр белән дә эш итә. Шунысы кызыклы, ул фольклор образларына яңа мәгънә бирергә, аларның яңгырашын үзгәртергә тырышмый, ә халык җырларындагы, әкиятләрендәге мәгънәдә, ягъни “эшкәртмичә”, куллана. Ул җырлап тора торган ягымлы, моңлы, чын мәгънәсендә халыкчан шигырьләр иҗат итә. Кайбер вакытта Рәшит Гәрәйнең шигырьләрен халык җырларыннан аерып алу да шактый кыен була. Ләкин строфалар арасындагы логик, мәгънәви бәйләнешләрнең максатлы, ныклы булулары аларның профессиональ шагыйрь иҗаты икәнлекләре хакында сөйлиләр.

Рәшит Гәрәй тормышта олы җанлы, күңелләр тугаенда һәр иртәдә җыр башлаган тургай сыман яши торган кешеләрнең берсе. Без аның шигырьләрен дә әнә шул югарылыктан торып укыйбыз һәм барлыйбыз. Асыл сыйфатлар күп аның иҗатында. Сугыштан соңгы чордагы шигъриятебездә иң нечкә, иң халыкчан мәхәббәт лирикасы Рәшит Гәрәйдә.

Афоризмнар туплаучы

Эзләнү эше барышында мин Рәшит абыйны афоризмнар, бөек кешеләрнең акыллы сүзләрен туплаучы, аларны үз тормышында кулланма итеп алучы кеше буларак та ачыкладым. Кулъязмаларына игътибар итсәк, шактый кызыклы әйтемнәр табарга була.

  1. Туганда керпе дә чәнечкесез туа, ди халык.
  2. Кеше эшенең матурлыгын күрә белергә өйрәнү – үзе бер сәнгать ул.
  3. Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.
  4. Ачу – дошман, акыл – дус.
  5. Яхшы эшкә килер, яман ашка килер.
  6. Уңган хатын – ир күрке, матур хатын – ил күрке.
  7. Бәхетнең шаһите булу – үзе зур бәхет икән ул.
  8. Матур хатыннарга акылның хаҗәте юк, дип бушны сөйлиләр, матур ахмактан да аяныч нәрсә юк.
  9. Берәүгә берәү кирәк, кыешка терәү кирәк.
  10. Берсен төшерми, икенчесен күтәреп булмый.
  11. Лучше ужасный конец, чем ужас без конца, говорят немцы.
  12. Сначала человек берет власть, потом власть захватывает человека.

Автор коллекциясендә 200 гә якын афоризм тупланган.

Рәшит Гәрәй – нәсерләр авторы

Рәшит Гәрәй дистәләгән нәсерләр авторы буларак та билгеле. Мин аның нәсерләрен мәктәбебез музеенда сакланган материаллардан таптым. “Чәчәкләр китерә алмадым”, “Син дә сагынасыңмы, Халидә?” нәсерләрен, “Коммунизм таңы” газеталарында бастырылган “И, туган җир!..” (1972 нче ел, 19 нчы октябрь), “Әткәм җыры” (1972 нче ел, 4 нче ноябрь), “Татарстан яшьләре” газетасында бастырылган “Солдат хатларында – ил язмышы” (1981 нче ел,         9 нчы май) кебек нәсерләрен мин дулкынланып укыдым. Алар туган җир, Бөек Ватан сугышы вакытында ил тормышы, сугышта һәлак булган әтисен сагыну һ.б. темаларны үз эченә ала.

Аның барлыгы 21 китабы бастырылган. Мәктәп музеенда 15 китабы саклана: “Беренче хисләр” (1952), “Шинель җылысы” (1954), “Сагынылган җирләрдә” (1956), “Җырчы камышлар” (1959), “Тальян гармун” (1961), “Җырлап яшәр чагыбыз” (1964), “Һаваларда йолдыз” (1966), “Рәхмәт сезгә” (1967), “Төнге учаклар” (1968), “Юлдашым булсаң иде” (1973), “Үзеңә чакыр мине” (1979), “Синдә калам” (1981), “Көнбагышлар чәчәктә” (1987), “Тургайлы тугайларым” (1991), “Буразналар” (2007).

Рәшит Гәрәй халыкныкы, үзебезнеке. Ул хәтта үзенә тиешле булган, үз өлешенә тигән халык рәхмәтен дә туган як кешеләренә юллый:

Сыеныр урын эзләп, йолдызлар да

Җиргә сикереп төшәр төслеләр...

Үлемнәрдән җирне аралыйсыз,

Рәхмәт сезгә, рәхмәт, кешеләр!

Рәшит Гәрәй туган җирен яратып, аның табигатенә, кешеләренә сокланып: “Җырым шыткан җирем син!” – дип юкка гына әйтмәгәндер.

Укып туймаслык, җанга якын шигырьләр язган туган җир җырчысы ул!

Йомгаклау

Эзләнү-тикшеренү эшемнең төп максаты шигъриятебез мәйданында Рәшит Гәрәйнең тоткан урынын билгеләү иде. Куйган максатыма ирештем, дип уйлыйм. Шагыйрь иҗатының төрле юнәлешләрен өйрәнеп, тупланган материалларны системага салып, мин Рәшит Гәрәйнең киңкырлы шәхес икәнен ачыкладым, үземә күп кенә өстәмә мәгълүматлар алдым. Ул – тәрҗемәче, җырга әйләнгән шигырьләр авторы, афоризмнар туплаучы, нәсерләр авторы.

Рәшит Гәрәйнең төрле елларда иҗат ителгән үрнәкләренең “Татар поэзиясе антологиясендә” урын алуы – шагыйрь өчен зур мәртәбә. Автор шигырьләрендә туган як, Ватан, мәхәббәт темалары яктыртыла, гаҗәеп җылылык, кече күңеллелек сизелә. Аның “Мендәр”, “Бер учма арыш”, “Каен кистем”, “Җырлы вагоннар” шигырьләрендә әнисенә, дусларына багышланган юлларында дөньяны, тормышны, кешеләрне өзелеп ярату хисләре сәнгатьнең олы казанышлары дәрәҗәсендә бирелә.

Тәрҗемәче буларак, Рәшит Гәрәй грек, әрмән, казак, осетин, абхаз, рус язучыларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән. Тәрҗемәдә дә үз принцибына тугры калган. Ул күңеленә якын булган туган ил, күңел сафлыгы, табигать матурлыгы турындагы әсәрләрне алган. Шагыйрьнең үзенең дә күп кенә шигырьләре рус, башкорт, казак, кыргыз, әзербайҗан, үзбәк, каракалпак, чуаш, мари телләренә тәрҗемә ителгән.

Рәшит Гәрәй җырга әйләнгән шигырьләр авторы буларак халыкка таныш. Танылган композиторларыбыз аның шигырьләренә җырлар язганнар (Җәүдәт Фәйзи, Әнвәр Бакиров, Рөстәм Яхин, Хөснул Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, Фәрит Хатипов, Илгиз Закиров). Шагыйрь җырлап тора торган ягымлы, моңлы, чын мәгънәсендә халыкчан шигырьләр иҗат иткән. Рәшит Гәрәйнең шигырьләрен халык җырларыннан аерып алу да шактый кыен. Ул – тормышта олы җанлы, күңелләр тугаенда һәр иртәдә җыр башлаган тургай сыман яши торган кешеләрнең берсе. Сугыштан соңгы чордагы шигъриятебездә иң нечкә, иң халыкчан мәхәббәт лирикасы Рәшит Гәрәйдә.

Шулай ук автор коллекциясендә 200 гә якын афоризм тупланган. Кулъязмаларында шактый кызыклы әйтемнәр бар.

Мин Рәшит Гәрәйнең дистәгә якын нәсерләр авторы булуын да ачыкладым. Аның иҗатында асыл сыйфатлар күп. Нәсерләрен дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Алар туган җир, Бөек Ватан сугышы вакытында ил тормышы, сугышта һәлак булган әтисен сагыну һ.б. темаларны үз эченә ала.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (бу мактаулы исем 1981нче елда бирелде), татар халкының сөекле шагыйре Рәшит Гәрәй иҗатын тирәнтен өйрәндем, дип уйлыйм. Аның татар әдәбиятында зур урын тоткан халык җанлы шагыйрь булуы белән мин бик горурланам.

Кулланылган әдәбият

  1. Г.Әхмәтова. Эзләнү-тикшеренү эшенең тышкы күренешенә таләпләр. // Мәгариф. – 2008. – № 1. – 27 б.
  2. Г.Вәлиев. “Күзкәй мәктәбе” (1946 – 2000 еллар). – 2004, 189 –   193 б.
  3. Р.Гәрәй исемендәге 6 нчы урта мәктәп музее материаллары.
  4. Р.Гәрәй. Буразналар: шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2007. – 217 б.
  5. Р.Гәрәй. Синдә калам: шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1981. – 288 б.
  6. Р.Гәрәй. Тургайлы тугайларым: шигырьләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1991. – 272 б.
  7. Ф.Абдуллин. Кама таңнары да көрәш үзәгендә булды. // Туган як. – 2009. – № 149-150. – 20 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбиятында мәзәк жанрының үсеше

   Мин, университетта уку дәверендә, берничә ел дәвамында "Татар әдәбиятында мәзәк жанрының үсеше" дигән тема остендә эшләдем. Ә ни өчен әле мәктәптә дә әлеге юнәлешне дәвам итмәскә д...

Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче.

Тема. Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау.Максат. Язучының тормыш юлы, шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатларын ачу. Беренч...

Урын рәвешләре. (6 нчы сыйныфның татар төркеме)

Максат:  -   1) Урын рәвешләрен өйрәнү.                      2)...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....