Урын рәвешләре. (6 нчы сыйныфның татар төркеме)
план-конспект урока (6 класс) на тему

Хайруллина Лилия Юнусовна

Максат:  -   1) Урын рәвешләрен өйрәнү.

                      2)    Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, 

 системалаштыру, рәвешләрнең сөйләм телен   баетудагы әһәмиятен ачыклау.

                     3) Татар милли моңына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, мультипроектор, төрле биремнәр язылган карточкалар;

Материал: 6 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина 2010 нчы ел).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр (йөзгә- йөз, иңгә-иң куеп)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл revesh_achyk_deres.docx22.12 КБ
Office presentation icon prezentatsiya_urok.ppt1.68 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы       “Лениногорск  муниципаль районы”  муниципаль берәмлегенең     “Лениногорск шәһәре 6 нчы урта     гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе

Тема:   Урын рәвешләре.

(6 нчы сыйныфның татар төркеме)

I категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хәйруллина Лилия Юныс

кызының методик семинарда

 үткәргән ачык дәрес планы

2015 ел

Максат:  -   1) Урын рәвешләрен өйрәнү.

                      2)    Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү,  

 системалаштыру, рәвешләрнең сөйләм телен   баетудагы әһәмиятен ачыклау.

                     3) Татар милли моңына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, мультипроектор, төрле биремнәр язылган карточкалар;

Материал: 6 нчы сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина 2010 нчы ел).

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр (йөзгә- йөз, иңгә-иң куеп)

  1. Дәресне оештыру.

1.Исәнләшү.

  2. Уңай психологик халәт тудыру. Дәресне шигырь белән башлап җибәрим.

Хәерле көн, дуслар, сезгә

Хәерле көн, һәммәбезгә.

Татар телен өйрәнүдә,

Уңыш булсын һәммәгезгә.

     Укучылар әйдәгез бер-берегезне дә сәламләп китегез әле. Каршыда утырган иптәшләрегезгә бишне бирегез, яныгызда утырган иптәшләрегезгә елмаегыз.

Иң элек дәрескә булган кагыйдәләр белән таныштырып үтәсем килә.  (Һәр кагыйдә укыла һәм магнитлы тактага эленеп куела)

  Әдәпле һәм игътибарлы бул!                Иптәшләреңне хөрмәт ит!

  Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!                Башкаларны бүлдермә!

     II. Актуальлләштерү.

1.Өй эшен тикшерү. Әдәби әсәрдән вакыт рәвешләренең  төрле юл белән ясалуына  җөмләләр табып язарга кирәк иде.

Мин вакыт рәвешенең тамыр булуына мисал таптым, басыгыз.

Мин  вакыт рәвешенең кушма булуына мисал таптым, басыгыз.

Мин вакыт рәвешенең парлы булуына мисал таптым , басыгыз 

Мин  вакыт рәвешенең тезмә  булуына мисал таптым, басыгыз 

  (ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН) 1-2 укучыдан тикшертү.

  1. Төп өлеш. Дәфтәрләргә число языла.

Уку мәсьәләсен кую.

  1. Сүзләрне тәрҗемә итергә. Рәвеш+фигыль сүзтезмәләре төзергә.

     Снаружи - тышта            Сюда  - монда              Назад - артка

Внутри - эчтә                   Вдали – еракта            Вперёд - алга

Направо - уңга                 Туда – анда                  Издалека – ерактан          

- Бу рәвешләр нәрсәне белдерә?  (эш яки хәлнең үтәлү урынын белдерә)

- Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

- Укучылар, дәрескә нинди максат куярбыз икән?

Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

  1. Слайд чыга. Урын рәвешләре язылган шигырьләр.
  1. Әнкәем күңелендә чатнап янган

Очкын минем җанга сикерде.

Яшәешне алга күчерде ул,

Үлемемне артка чигерде. (Зөлфәт) (1 өстәл)

  1. Тәмле-тәмле бүләкләр

Чыршыларның төбендә.

Әйлән-бәйлән уйныйлар        

Анда, монда, тегендә. (2 өстәл)

    Төркемдә сөйләшәләр, һәрберсе үзенең җавабын бер-берсенә әйтә, укытучы 1 укучыдан гына сорый. (ТАЙМД  РАУНД РОБИН- Соравы, төркемчәсе, ясалышы, җөмләдә нинди кисәк булуын билгеләргә)

3.  Һәрбер төркемнән 1 укучы урын хәленең  кагыйдәсен әйтә.

(Урын рәвешләре эш яки хәлнең үтәлү урынын һәм юнәлешен белдерә, ясалышы буенча төрле булалар,   җөмләдә урын хәле булып киләләр)

IV. Ял итү минуты. (Намбэ ап)  Составында 3 булган яисә 3 кә бүленгән саннар басарга тиеш.

V.  Ныгыту.

  1. Өстәлләрдә кәгазь битләре ята. Һәр укучы үзенә 3 әр бит ала да, урын рәвешләре  язалар. (ДЖОТ ТОТС) Һәр укучы үзе язган рәвешне әйтә дә уртага куя.

Мәсәлән: еракта, алга, тышта.  Бөтенесен бергә кушып бутыйлар да, 4-әр итеп өстәлгә тезеп куялар. Һәрбер укучы  горизонталь буенча, вертикаль буенча, диагональ буенча  җөмләләр язалар (3әр җөмлә). (ТИК-ТЭК-ТОУ). Һәр төркемнән 1 укучы уңышлы чыккан җөмләләрне укый яки тактага чыгып яза, рәвешнең астына сыза.

2.Дәреслек белән эш. 206 нче күнегүне эшләү.  (Үзләре теләгән 3 җөмләне күчереп язарга,телдән сорау куярга, төркемчәсен һәм ясалышын әйтергә, нинди җөмлә кисәге булуына карап астына сызарга.

  1. Музыкаль диктант язу. (Җырлардан рәвешләрне ишетергә, дәфтәргә теркәп куярга)
  2. Диктантны тикшерү җилкәдәш иптәшеңнең дәфтәре белән алышып.

VI. Өй эше бирү. 124 бит, 207 нче күнегү (а)укырга, рәвешләрне табарга, б)текстка исем бирергә, текстны дәвам итергә)

 VII. Йомгаклау. (КОНЭРС) Җөмләдәге рәвешләрнең төркемчәсен билгеләргә, үз почмагыңны табарга, сайлавыңны дәлилләргә)

 Уку тизлеген тикшергәндә без тиз укырга тырышабыз.

Акрын гына җил исә.

Дустым безгә кунакка ике тапкыр килде.

Минем апам татарча, русча, инглизчә, немецча сөйләшә.

Өченче көн кар яуган иде, бүген инде яңгыр ява.

Минем дәү әнием еракта яши.

Иртәгә Чаллыга барып кайтырга булдылар.

VIII. (ТИМ-ЧИР) Кулга-кул тотынышып: "Тырышлык булса, уңышлар да була", -диләр.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

Слайд 3

Т әрҗемә итегез Снару жи Внутри Вдали Направо Туда Сюда Издалека Вперёд Назад Уңга Монда Тышта Ерактан Артка Эчтә Алга Анда Еракта

Слайд 4

Тикшереп карагыз Снару жи Внутри Вдали Направо Туда Сюда Издалека Вперёд Назад Тышта Эчтә Еракта Уңга Анда Монда Ерактан Алга Артка Рәвеш+фигыль сүзтезмәләре төзегез .

Слайд 5

Урын рәвешләре ( тышта, эчтә, еракта, якында, уңга, сулга, анда, монда,алга, артка, ерактан, якыннан, һ.б. )

Слайд 6

1) Урын рәвешләрен өйрәнү. 2) Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру, рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау. 3) Татар милли моңына мәхәббәт тәрбияләү.

Слайд 7

1нче өстәл Әнкәем күңелендә чатнап янган Очкын минем җанга сикерде. Яшәешне алга күчерде ул, Үлемемне артка чигерде. (Зөлфәт) 2 нче өстәл Тәмле-тәмле бүләкләр Чыршыларның төбендә. Әйлән-бәйлән уйныйлар Анда, монда, тегендә. (Ш.Галиев) (Соравы, төркемчәсе, ясалышы, җөмләдә нинди кисәк булуын билгеләргә) .

Слайд 8

Урын рәвешләре эш яки хәлнең үтәлү урынын һәм юнәлешен белдерә, ясалышы буенча төрле булалар, җөмләдә урын хәле булып киләләр.

Слайд 9

Ял итү минуты НАМБЕ АП ( Составында 3 булган яисә 3 кә бүленгән саннар басарга тиеш)

Слайд 10

ДЖОТ ТОТС

Слайд 11

ТИК-ТЭК-ТОУ (крестики-нолики)

Слайд 12

Дәреслек белән эш. 206 нчы күнегү. Күчереп язарга,телдән сорау куярга, нинди җөмлә кисәге булуына карап астына сызарга.

Слайд 13

Музыкаль диктант Җырларны тыңлыйбыз, рәвешләрне дәфтәргә язып куябыз.

Слайд 14

Музыкаль диктант җаваплары. Тирән, артта, әкрен, һаман, бүген, артта, кире.

Слайд 15

Өйгә эш бирү 124 бит, 207 нче күнегү (укырга, рәвешләрне табарга, текстка исем бирергә, текстны дәвам итергә)

Слайд 16

КОНЭРС Җөмләгездән рәвешләрне табарга, төркемчәсен дөрес билгеләргә, исбатларга

Слайд 17

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Слайд 18

5 5 5 5 5 5


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)

Татар әдәбиятыннан эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен)...

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)

Татар теленнән эш программасы (9 нчы сыйныфның татар төркеме)...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...