8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары
тест

    8 нче  сыйныфның татар төркеме өчен
туган  телдән контроль – үлчәү материаллары
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_nche_syynyf.docx42.78 КБ

Предварительный просмотр:

“Килешенде”

Методик берләшмә җитәкчесе

_________  Юсупова Р.Р

МБ утырышы беркетмәсе №

“    ”      . 2019 нчы  ел

“Килешенде”

МБГББУ "2 нче санлы Урыссу  урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасары

____________     Саубанова С.С

“    ”      . 2019 нчы  ел

“Расланган”

  МБГББУ "2 нче санлы Урыссу урта гомуми        

  белем бирү мәктәбе" җитәкчесе

_________   Салимова Ф.М

  нчы номерлы боерык  белән гамәлгә кертелде                                                                                                                                                                                                                                                                                     “     ”       . 2019  нчы ел

Татарстан Республикасы   Ютазы  муниципаль  районы

муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

2 нче санлы Урыссу урта гомуми  белем бирү мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хөсәенова Лилия Тәкъсин кызының

    8 нче  сыйныфның татар төркеме өчен

туган   телдән контроль – үлчәү материаллары

                                                                                                                                                                                                                             

    Педагогик совет утырышында каралган                                                                                                                                                                                                                                                            

  нч   номерлы боерык  белән гамәлгә кертелде                                                                                                                                                                                                                                                                                       «      »       . 2019 нчы ел.

Диктант  «Әбүгалисина» китабы»

Максат: 1 чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут.

Бәяләү эталоны

  1. Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә (Искәрмә. Орфографик ( яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм пунктуацион бер хаталы эшкә) “5” билгесе куела.
  2. 2 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә (Искәрмә. 1орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм бер пунктуацион хаталы эшкә) “4” билгесе куела.
  3. 3 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы эшкә. 2 төзәтүле эшкә (Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион эшкә) “3” билгесе куела.
  4. 5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы . 4 төзәтүле эшкә “2” билгесе куела.

Грамматик биремне бәяләү

Грамматик биремле диктантка ике билге куела: беренчесе – диктантка, икенчесе – грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, эшкә "5"ле билгесе куела. Дүрттән өч өлеше (75%) дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.

Диктант.

 “Әбүгалисина” китабы

Әти миңа Казаннан “Әбүгалисина” китабын алып кайтты. Мин аны узган ел мөгаллим абыйда күреп кызыккан идем, һәм хәзер әтинең шуны алып кайтуы мине икеләтә куандырды. Мин китапны укырга керештем. Өйдәгеләр йокларга яттылар – мин укыйм. Төннең дә байтак вакыты үтте – мин һаман укыйм. Китаптагы вакыйгалар кызык, мин чырык-чырык көләм. Әни уянды да: “Улым, акылыңа зыян килер, тукта инде”, - дип әйтеп карады. Әнинең сүзен тыңламавыма күңелем рәнҗи, әмма туктый алмыйм. Лампаның керосины бетәргә җыенды да, мин утны сүндердем. Китапның берничә битен ай яктысында укып бетердем. Китапта тасвир ителгән гаҗәеп вакыйгаларга мин ихлас күңелдән ышандым, алар мәңгегә минем күңелемә сеңеп калдылар. (100 сүз)

Г.Бәширов

 

Грамматик бирем: 1. Тексттан гади җөмләләрне табарга.

Әти миңа Казаннан “Әбүгалисина” китабын алып кайтты. Мин китапны укырга керештем . Китапның берничә битен ай яктысында укып бетердем.

Изложение  “Туган туфрак”

Максат: алдагы дәресләрдә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут

Изложениене бәяләү

1 .Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик һәм техник хаталар юк. 1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата булса «5»ле билгесе куела.

2. Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә ялгышлык сизелә; язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән. 2 орфографик, 1 пунктуацион (яки грамматик) хата булса  «4»ле билгесе куела.

3. Текст язмада эзлекле бирелмәгән, стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән. 3 орфографик, 2 пунктуацион, 1 грамматик хата булса «3»ле билгесе куела.

4 .Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп. Орфографик хаталарның саны өчтән, пунктуацион хаталарның саны икедән, грамматик хаталарның саны өчтән артык булса «2»ле билгесе куела.

Изложение  “Туган туфрак”

Монда җире дә, һавасы да бүтәнчәрәк икән – ничектер дала исе аңкый. Бөрчекләнеп торган кара туфрак, эсседән, кипкән сирәк үлән һәм ефәк чуклы кылганнар… Казан тирәсендә юк бит алар.

Сания, иелеп, җиргә учлам-учлам ябышып үскән вак кына зәңгәр чәчәкле бер үләнне йолкып алды да Кларага:

– Мәгез әле, иснәп карагыз! –дип сузды.

Клара үләнне алып борынына китерде һәм хәйран калды: үлән искиткеч хуш исле иде.

– Нәрсә бу?

– Ислекәй… Ислемай үләне, – диде Сания.

Ислемай үләне! Клара аны тирән итеп, кат-кат иснәде һәм бер мәлгә исереп киткәндәй булды. Сания тагын ак әремне дә уып иснәтте. Монысыннан да дала эссесе, дала исе аңкып тора иде.

Клара ихтыярсыздан: «Әтием бу исләрне ничек оныта алды икән?» – дип уйлап куйды. Ә менә бабасы онытмаган иде, сагына иде. Әгәр ул исән булса, Клара, бу үләннәрне алып кайтып, аңа иснәткән булыр иде. (134 сүз) (Ә.Еникидән)

Диктант «Песнәк».

Максат: “Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре”дигән теманы кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут

Бәяләү эталоны

  1. Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә (Искәрмә. Орфографик ( яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм пунктуацион бер хаталы эшкә) “5” билгесе куела.
  2. 2 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә (Искәрмә. 1орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм бер пунктуацион хаталы эшкә) “4” билгесе куела.
  3. 3 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы эшкә. 2 төзәтүле эшкә (Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион эшкә) “3” билгесе куела.
  4. 5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы . 4 төзәтүле эшкә “2” билгесе куела.

Грамматик биремне бәяләү

Грамматик биремле диктантка ике билге куела: беренчесе – диктантка, икенчесе – грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, эшкә "5"ле билгесе куела. Дүрттән өч өлеше (75%) дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.

Песнәк

Төштән соң буран кузгалды. Тәрәзәдән урамга караган саен,йөрәгем сызлап куя. Нишләр икән мондый буранда минем песнәгем? Бәлки әле, яңадан әйләнеп кайтыр? Юк, ул кайтмады.

Тагын җәй булды,аннан соң көз килде. Мин һаман песнәгем турында кайгырып йөрдем. Мескенем минем нишләде икән ул урманда?

Әнә беренче кар да яуды. Мин һаман көтәм, ә песнәгем килми дә килми! Нәрсә булды икән аңа?

Бер иртә иде. Тәрәзә төбендә ниндидер тавышка кинәт уянып киттем. Күрәм, каенга көтүе белән песнәкләр килеп кунган. Шунда бер песнәк тәрәзә өрлегенә үк килеп кунды да, башын сузып, өй эченә карады. Әйе, бу минем песнәгем иде. Мин аны таныдым! (100 сүз)

Бирем . Әйтү максаты буенча җөмлә төрләренә җөмләләр сайлап язарга.

Хикәя җөмлә:1,2,5,6,7,9,12,13,14,15,16

Сорау җөмлә:3,4,8,11

Тойгылы җөмлә:10, 17

 Изложение  Кем җырлады?

Максат: текстка якын итеп, логик эзлеклелектә грамоталы язу күнекмәсен камилләштерү, бәйләнешле сөйләм үстерү.  

Үткәрү вакыты:  45 минут

Изложениене бәяләү

1 .Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик һәм техник хаталар юк. 1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата булса «5»ле билгесе куела.

2. Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә ялгышлык сизелә; язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән. 2 орфографик, 1 пунктуацион (яки грамматик) хата булса  «4»ле билгесе куела.

3. Текст язмада эзлекле бирелмәгән, стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән. 3 орфографик, 2 пунктуацион, 1 грамматик хата булса «3»ле билгесе куела.

4 .Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп. Орфографик хаталарның саны өчтән, пунктуацион хаталарның саны икедән, грамматик хаталарның саны өчтән артык булса «2»ле билгесе куела.

Кем җырлады?

        Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.

Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон, очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе ─ тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде.

       Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант ─ татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы тездән югары киселгән. Ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалткан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа. Ләкин бу озакка бармый.

    Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң егет тагын бер мәлгә һушына килде...

     Әллә шул чакта, әллә аз гына соңрак егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет өне катып тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Я хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң?

         Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң, егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына ─ Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени? Тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, Туган ил җыры... Ах, монардан да кадерле һәм ләззәтле нәрсә булырга мөмкинме?!

          Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавышсыз-тынсыз гына кузгалып китте ─ егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады.

     Поезд китте, ялгыз кабер торып калды...

     Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгыз гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде. (Ә. Еники) (283 сүз)

Диктант  «Чишмәләр»

Максат: : III чиректә үткәннәрне  гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут

Бәяләү эталоны

  1. Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә (Искәрмә. Орфографик ( яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм пунктуацион бер хаталы эшкә) “5” билгесе куела.
  2. 2 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә (Искәрмә. 1орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм бер пунктуацион хаталы эшкә) “4” билгесе куела.
  3. 3 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы эшкә. 2 төзәтүле эшкә (Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион эшкә) “3” билгесе куела.
  4. 5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы . 4 төзәтүле эшкә “2” билгесе куела.

Грамматик биремне бәяләү

Грамматик биремле диктантка ике билге куела: беренчесе – диктантка, икенчесе – грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, эшкә "5"ле билгесе куела. Дүрттән өч өлеше (75%) дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.

“Чишмәләр”.

Авылларның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? Сез аны үзеннән-үзе шулай килеп чыккан дип уйлыйсызмы? Юк, бу матур урынны борынгылар озак эзләп кенә тапканнар. Безнең ата-бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы да, болыны да булган салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Чишмәләрнең халык тормышында тоткан урыны бик зур.  Уйлап карасаң халыкның чишмәләрне,  коеларны шулай зурлавы һич тә тикмәгә түгел. Без көн саен куллана торган  шушы гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары бар. Бердән, аның яше. Күз алдына китерүе да кыен булган дәрәҗәдә озын гомерле икән ул су!

Яшел яфраклар шаулап торган, чишмәләр чылтырап аккан урында яшәү нинди бәхет! Шуның өстенә, сәламәтлеккә дә файдалы.(З.Н.Хәбибуллина, И.Г. Гыйләҗев “Изложениеләр җыентыгы”, 82 бит) (112 сүз)

Бирем: 1)Тиңдәш кисәкләр астына сызарга.

Авыл булып утыру өчен якында гына урманы да, болыны да булган салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар. Уйлап карасаң халыкның чишмәләрне,  коеларны шулай зурлавы һич тә тикмәгә түгел

2)Ия белән хәбәрне табарга, асларына сызарга

Диктант «Янәшә яши алуның да сере бар»

Максат: ел буена  үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

 Үткәрү вакыты: 45 минут

Бәяләү эталоны

  1. Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә (Искәрмә. Орфографик ( яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм пунктуацион бер хаталы эшкә) “5” билгесе куела.
  2. 2 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә (Искәрмә. 1орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм бер пунктуацион хаталы эшкә) “4” билгесе куела.
  3. 3 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы эшкә. 2 төзәтүле эшкә (Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион эшкә) “3” билгесе куела.
  4. 5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы . 4 төзәтүле эшкә “2” билгесе куела.

Япониядә гомер-гомергә яшәп килә торган чәчәкләрдән букет төзергә өйрәтә торган фән бар. Шул ысул белән төзелгән букет икэбана дип атала. Никадәр матур, гаҗәеп төсләре белән балкысалар да, чәчкә белән чәчкә ярашмый. Мисалга энҗе чәчәкне ─ ландышны гына алыйк. Май аенда урманнарның таҗы ул энҗе чәчәк! Өзеп алып, букет уртасына ландышны куеп кара: бүтән чәчәкләрне буа, баш идерә, буйсындыра, чирек сәгатьтә берсен дә исән калдырмый. Болын чәчкәләре зәһәр казаяктан да шүрлиләр! Булавка башы хәтле бөҗәкләрне кабып йота торган чәчкәләр бар дөнья йөзендә. Диңгез төпләренә ябышып үскән кайбер чәчәкләр кашык сабы буе балыкларны да йомлап куялар. Табигый шартларда чәчәкләр үз урыннарына бик белеп таралганнар. Кемне кем янәшәсенә утыртып, күз явын алырлык букетлар төзү серен икэбана өйрәтә.

 (А.Гыйләҗев) (110 сүз)

Сочинениене бәяләү

       Эшнең эчтәлеге һәм теле

   Грамоталылыгы

       Билге

1.

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; план буенча (я плансыз) эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган.

1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш бар

«5»ле  билгесе  куела

2.

Язманың эчтәлеге темага нигездә туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклегендә артык әһәмиятле булмаган бозу сизелә; теле бай, образлы; стиль, бердәмлеге сакланган.

2 орфографик, 2 пунктуацион  һәм 2 грамматик ялгыш бар

«4»ле билгесе куела

3.

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз кулана; бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән

   

    3 орфографик, 3  пунктуацион һәм 3

грамматик ялгыш                          бар

«3»ле билгесе куела

4.

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

   7орфографик, 7 пунктуацион һәм

грамматик ялгыш  бар

«2»ле билгесе куела


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән контроль – үлчәү материаллары

3нче сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган тел буенча контроль-үлчәү материаллары...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...

7 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

7 нче сыйныфның  рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары

2 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) тел буенча контроль-үлчәү материаллары...

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар (туган) телдән календарь-тематик план

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар (туган) телдән календарь-тематик план...