3 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән контроль – үлчәү материаллары
материал

  3нче сыйныфның татар төркеме өчен

туган  телдән контроль – үлчәү материаллары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 3_nche_syynyf.docx30.81 КБ

Предварительный просмотр:

  3 нче  сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән контроль – үлчәү материаллары

Сүзлек диктанты №1.

Максат: хәрефләр һәм авазлар темасын кабатлау

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

        Егерме, бәрәңге, дөрес, дүшәмбе, дөнья, көньяк, төньяк, чәршәмбе, юеш, юнь, якшәмбе, җиңел, җыелыш, яңгыр, төю, аю. (16 сүз.)

Сүзлек диктанты №2.

Максат: 1 нче чиректә үткәннәрне кабатлау.

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Кара, чибәр, күркә, туп, йөз, биек, энә, чиста, шаян, игътибар, ат, ашъяулык, җәен, көзен.( 14 сүз)

Тикшерү  диктанты

Максат: берлек һәм күплек сандагы исемнәрне кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут.

Бәяләү эталоны

  1. Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә (Искәрмә. Орфографик ( яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм пунктуацион бер хаталы эшкә) “5” билгесе куела.
  2. 2 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә (Искәрмә. 1орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм бер пунктуацион хаталы эшкә) “4” билгесе куела.
  3. 3 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы эшкә. 2 төзәтүле эшкә (Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион эшкә) “3” билгесе куела.
  4. 5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы . 4 төзәтүле эшкә “2” билгесе куела.

Грамматик биремне бәяләү

Грамматик биремле диктантка ике билге куела: беренчесе – диктантка, икенчесе – грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, эшкә "5"ле билгесе куела. Дүрттән өч өлеше (75%) дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.

Безнең бакча.

Безнең авыл тау буенда утыра. Ерак түгел бер инеш бар. Балык күп анда. Эссе көннәрдә без шул инештә су керәбез. Мәктәп янында бакчабыз бар. Анда алмагачлар, чияләр үсә. Аларны утырткан малайлар һәм кызлар инде укып чыкканнар. Әнә яшелчә-җимеш бакчасы. Аны без утырттык, үзебез үстерәбез. Быел кәбестә, кыяр, суган, помидор бик яхшы үсә. (53 сүз.)

(Г. Бакировтан.)

Бирем: Күплек һәм берлек сандагы исемнәрне аерып язарга.

Күплек санда: көннәрдә, алмагачлар, чияләр, малайлар, кызлар.

Берлек санда:авыл, тау, инеш, балык, инештә, мәктәп, бакчабыз, яшелчә-җимеш, кәбестә, кыяр, суган, помидор.  

Сүзлек диктанты №3

Максат: сыйфат темасын кабатлау

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Намуслы, тиңдәшсез, яшел, сары, зур, кечкенә, түгәрәк, серле, моңсу, ямьле, көчле, яңгырлы, тозлы, татлы.(14 сүз)

Диктант

Максат: алмашлык темасын кабатлау

Үткәрү вакыты: 45 минут.

Бәяләү эталоны

  1. Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә (Искәрмә. Орфографик ( яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм пунктуацион бер хаталы эшкә) “5” билгесе куела.
  2. 2 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә (Искәрмә. 1орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм бер пунктуацион хаталы эшкә) “4” билгесе куела.
  3. 3 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы эшкә. 2 төзәтүле эшкә (Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион эшкә) “3” билгесе куела.
  4. 5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы . 4 төзәтүле эшкә “2” билгесе куела.

Грамматик биремне бәяләү

Грамматик биремле диктантка ике билге куела: беренчесе – диктантка, икенчесе – грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, эшкә "5"ле билгесе куела. Дүрттән өч өлеше (75%) дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.

Диктант

Ябалак

Без урманда ябалак таптык. Ябалакның канаты имгәнгән. Ул оча алмый. Без ябалакны өйгә алып кайттык. Ябалактан тавыклар курыктылар. Ишек алдының бер почмагына ябалакка оя ясадык. Аңа ашарга, эчәргә бирдек. Ул бик тиз терелде. Ябалакта үзгәреш күренә башлады. Ябалакның иреккә чыгасы килде.

Караңгы төште. Без ябалакны иреккә очырдык. (47 сүз.)

(«Салават күпере» журналыннан)

Биремнәр:

1. Алмашлыкларның астына сызарга (без, ул, без, аңа, ул, без)

Изложение.  

Максат: алдагы дәресләрдә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут

Изложениене бәяләү

1 .Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик һәм техник хаталар юк. 1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата булса «5»ле билгесе куела.

2. Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә ялгышлык сизелә; язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән. 2 орфографик, 1 пунктуацион (яки грамматик) хата булса  «4»ле билгесе куела.

3. Текст язмада эзлекле бирелмәгән, стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән. 3 орфографик, 2 пунктуацион, 1 грамматик хата булса «3»ле билгесе куела.

4 .Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп. Орфографик хаталарның саны өчтән, пунктуацион хаталарның саны икедән, грамматик хаталарның саны өчтән артык булса «2»ле билгесе куела.

Безнең Муса.

Муса спорт ярата иде.  Иртән гимнастика ясый.  Аның янына  дуслары килә. Муса аларга үзенең шигырьләрен укый.

Сугыш башлангач, Муса сугышка китә. Ул сугышта бик каты яралана һәм фашистларга әсирлеккә эләгә.

Муса Җәлилне фашистлар үтерделәр. Ләкин аның ялкынлы шигырьләре озак еллар буена яңгырап торачак.

  Диктант

Максат:  үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Үткәрү вакыты: 45 минут

Бәяләү эталоны

  1. Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә (Искәрмә. Орфографик ( яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм пунктуацион бер хаталы эшкә) “5” билгесе куела.
  2. 2 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә (Искәрмә. 1орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм бер пунктуацион хаталы эшкә) “4” билгесе куела.
  3. 3 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы эшкә. 2 төзәтүле эшкә (Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион эшкә) “3” билгесе куела.
  4. 5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы . 4 төзәтүле эшкә “2” билгесе куела.

Грамматик биремне бәяләү

Грамматик биремле диктантка ике билге куела: беренчесе – диктантка, икенчесе – грамматик биремне башкару сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башкарылса, эшкә "5"ле билгесе куела. Дүрттән өч өлеше (75%) дөрес башкарылмаган грамматик биремгә уңай билге куелмый.

Җәй көне.

Матур җәй җитте. Зәңгәр күктә кояш елмая. Җылы җилләр исә башлады. Бөтен җирдә яз исе аңкый.Укучылар ясаган ояларда сыерчыклар сайрый. Алмагачлар яфрак ярды, чәчәк ата башлады. Болыннарда чуар күбәләкләр оча. Мәктәпләрдә укулар бетә. Җәйге ял башлана. ( 37 сүз)

Биремнәр:  1нче, 2 нче, 3 нче җөмләнең  баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә.

Сочинениене бәяләү

       Эшнең эчтәлеге һәм теле

   Грамоталылыгы

       Билге

1.

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк; план буенча (я плансыз) эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган.

1 орфографик (пунктуацион яисә грамматик) ялгыш бар

«5»ле  билгесе  куела

2.

Язманың эчтәлеге темага нигездә туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклегендә артык әһәмиятле булмаган бозу сизелә; теле бай, образлы; стиль, бердәмлеге сакланган.

2 орфографик, 2 пунктуацион  һәм 2 грамматик ялгыш бар

«4»ле билгесе куела

3.

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз кулана; бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән

 3 орфографик, 3  пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш                          бар

«3»ле билгесе куела

4.

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

   7орфографик, 7 пунктуацион һәм

грамматик ялгыш  бар

«2»ле билгесе куела

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

5нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

6 нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

6нчы сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

8 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы

8нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәбият буенча эш программасы...

8 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль – үлчәү материаллары

  8 нче  сыйныфның татар төркеме өчентуган  телдән контроль – үлчәү материаллары...

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

4 нче сыйныфның татар төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...

7 нче сыйныфның рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары

7 нче сыйныфның  рус төркеме өчен туган (татар) телдән контроль-үлчәү материаллары...