Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч Педагогик укуга чыгыш
материал на тему

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч

 

Педагогик укуга  чыгыш

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukuchy_shhesen_usterud_pedagogik_tayanych.docx23.8 КБ

Предварительный просмотр:

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч

Педагогик укуга  чыгыш

             Педагогик таяныч, булышлык (поддержка)- табигать тарафыннан бирелгән потенциаль мөмкинлекләренә таянып, укучыга теге яки бу кыенлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итү. Иң әһәмиятлесе- балага булышу. Педагогик таянычның максаты- укучыга белем алуда, тәрбиядә, үзүсештә мөстәкыйль рәвештә алга барырга ярдәм итә торган кыенлыкларны юкка чыгару.

Килеп туган проблеманы хәл итүдә педагогик булышлык күрсәтү өчен, педагог белән бала арасында “булышучы мөнәсәбәтләр” булырга тиеш. Бу терминны гуманистик педагогика һәм психологиягә нигез салучы Карл Роджерс кертә һәм түбәндәге аңлатманы бирә: “Помогающие отношения- это такие отношения, в которых один из участников стремится к тому, чтобы у одной или у обеих сторон произошли изменения в сторону более тонкого понимания себя, в сторону усиления выражения и использования всех своих потенциальных внутренних ресурсов”. Булышучы мөнәсәбәтләр урнашсын өчен кирәкле шартлар:

  1. Баланың үзенең проблема белән очрашуын аңлавы. Бу бала тормышында үзе генә җиңеп чыга алмаслык кыенлык килеп туганны аңлата. Менә шушы кыенлыкның үзенең проблемасы икәнен аңлауы мөһим. Шулай булмаганда, ул аны чишү өчен тырышмаячак та. Һәркайсыбызның тәҗрибәсендә мондый хәлләр еш очрый:  укудагы уңышсызлыклар, тәртипсезлек, сыйныфташлары яки укытучылар белән конфликтлар баланың проблемасы булып түгел, ә әти-әнинең һәм педагогларның проблемасы булып әверелә. Һәм бу проблеманы бала түгел, ә өлкәннәр чишәргә омтыла да.
  2. Педагогның үз үзе булып калуы, ихласлык. Бала ялганны бик тиз тоеп ала һәм шуның белән үк җавап та бирә. Безнең белән аралашмый, күп төрле психологик киртәләрне корып куя.
  3. Педагогның балага уңай мөнәсәбәте.
  4. Эмпатия. Баланы аңлау, аның проблемасын үзеңнеке кебек кабул итү булганда гына булышучы мөнәсәбәтләр урнашырга мөмкин, ди психолог.
  5. Баланың үзен сезнең тарафтан аңлавын тоюы.

Укучылар белән мөнәсәбәтләр түбәндәге принципларга нигезләнсә генә педагогик булышлык мөмкин:

  1. Баланың сезнең ярдәмгә ризалыгы;
  2. Укучы шәхесенең көченә һәм потенциаль мөмкинлекләренә таяну;
  3. Бу мөмкинлекләргә ышаныч;
  4. Хезмәттәшлек;
  5. Яхшылык теләү, бәя бирмәү;
  6. Куркынычсызлык, баланың сәламәтлеген, хокукларын һәм кешелек дәрәҗәсен саклау;
  7. “Зыян салма!” принцибын тормышка ашыру;

                Педагогик булышлык итү алымнары: мактау, хуплау; үтенеч, эшчәнлек өчен стимул булдыру; ышаныч, укучы шәхесенә аванс бирү; хаталары турында исенә төшермәү; хәленә керү, борчуларын, кичерешләрен аңлау; яхшы нәтиҗәләргә өметләнү; кызыклы эшчәнлеккә тарту.

               Педагогик булышлык итүнең яшерен алымнары: хаталар турында адрессыз гына сөйләшү; бик ачуыңны чыгарган ситуациядә дә игътибарыңны читкә юнәлтү, сүзсез генә битарафлык күрсәтү; укучың өчен нинди дә булса эшне эшләп кую; читләтеп әйтү; биремне, поручениене үзгәртү; тормыштагы ситуацияләр турында бергәләп фикер алышу, анализлау; ярышу теләге булдыру.

Педагогик булышлык итүгә капма-каршы алымнар: ачу белән ни дә булса хәл итәргә омтылу; укучыны коллективтан читләштерү; гаепле кешене тактсыз рәвештә ачыклау; укучының эш-гамәленә уйламыйча характеристика бирү; администрациягә, әти-әнисенә жалоба; укучыга приказ тонында биремне үтәргә кушу; гадел булмаган җәза бирү.

Гыйлем эстәү процессында укучыга шәхес буларак үсәргә, камилләшергә ярдәм итү- һәр мөгаллимнең бурычы.

            Теләсә нинди фәнгә мәхәббәт, аны тирәнтен өйрәнергә омтылыш иң элек бу фәннән белем бирүче укытучыдан башлана. Оста укытучы баланың теге яки бу өлкәдәге кызыксынуларын күреп, ачып, аны тагын да үстерә ала. Балачак хатирәләре һәркем куңелендә, йөрәгендә саклана.

                 Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында аларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен яхшы белү укытучы өчен мөһим. Күп очракта баланың сәләтен бер генә юнәлештә үстереп ялгышабыз. Безнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә белемле, әмма авыру, әхлаксыз һәм эгоист кеше тәрбияләнүе мөмкин. Бу исә җәмгыятькә проблемалар гына өстәячәк.

               Укучыга күрсәтелгән тупаслык, аның хезмәтенә игътибарсызлык, дөрес бәяләмәү һәм башка педагогик тактсызлыклар балага тискәре тәэсир ясый. Нәтиҗәдә бала үз эченә бикләмә, фәннән читләшә, укытучыга нәфрәт белән карый. Укучыга белем һәм тәрбия бирү өчен аңа педагогик объект итеп кенә түгел, ә бергә хезмәттәшлек субъекты итеп карарга кирәк.

                Укытучы балалар психологиясен, бигрәк тә аларның үзләштерү, фикерләү, аралашу һәм уз-үзләрен тоту үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш. Укыту-тәрбия процессында баланың интеллектуаль эшчәнлеген, иҗади мөмкинлеген чикләүче бернинди киртә булырга тиеш түгел.               Укытучы үз эшчәнлегендә укучының кечкенә генә иҗади уңышын, җавапларының уңай якларын күрергә; фикерләрен ахырынача тыңлый белергә тиеш. Бала белән аралашу өчен уңайлы шартлар булдырырга, аның ышанычын акларга кирәк. Укучыга биремнәрне сайлап алу һәм аларны төрле ысул белән чишү иреген тәэмин итү,  аның үзен эшенә анализ ясарга өйрәтеп, бертуктаусыз алга баруына булышу әһәмиятле.

Укучы өчен укытучының оста сөйләве һәм үз фәнен бик яхшы белүе генә җитми, аның бала хәленә керә белүе, аны ихтирам итүе, яратуы бик мөһим. Балалар таләп итүне аңлыйлар, ә менә гаделсезлекне кичермиләр. Һәр укучы игътибар таләп итә, хөрмәткә лаек һәм әти- әнисенең кадерле баласы. Бүген инде бер әти-әни дә баласын мәктәпкә: “Ите-сиңа, сөяге- миңа” дип китерми.

                             Өлкән сыйныф укучылары укытучының әхлакый һәм матди кыйммәтләргә нинди мөнәсәбәттә булуына нык игътибар итә. Алар педагогның һөнәри осталыгына да зур таләпләр куя. Укучыларга белем һәм тәрбия биргәндә укытучы түбәндәге кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә тиеш:

1.  Мәктәптә өйрәнәләр, монда хаталар ясау тыелмый.        

2. Укучының фикере беренче карашка гади һәм беркатлы тоелса да, ихтирамга лаек.

3.  Укучылар белән эш барышында һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәк, аларны иптәшләре алдында хурлау, кимсетү алымнарын кулланырга ярамый.

            Балаларның игътибарын җәлеп итү, туплау, аларга тәэсир итү, кызыксындыру һ.б. өчен педагогик кысалардан тайпылмыйча чаралар кулланырга мөмкин: 1) төшендерү, инандыру;

2) үгет-нәсихәт бирү;

3) сүз белән тәэсир итү;

4) үз үрнәгеңдә тәрбияләү.

Төшендерү, инандыру юлы белән баланың аңына тәэсир итү гадәттә педагогик тәҗрибәдә сирәк кулланыла, чөнки әлеге алым укытучыдан да, укучыдан да күп энергия чыгымнары, сабырлык, ихтыяр көче сорый.

Үгет-нәсихәт бирү юлы белән йогынты ясау — гаилә тәрбиясенең бер төре. Әлеге алымны балалар кабул итеп бетерми, шунлыктан аның да нәтиҗәсе бик уңай түгел.

Баланы акыл эшчәнлегенә җәлеп итү аның психикасына йогынты ясау аша башкарыла. Сүз белән, психик көч (энергия) белән тәэсир итү шундыйлардан.

Сүз кешене терелтә дә, юкка чыгара да ала. Ул язмышны үзгәртү көченә ия, бала тормышын уңай яки тискәре агымга борып җибәрергә мөмкин. Сүз белән сак эш итәргә кирәк. «Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә барып җитә», диләр. Укытучы балаларны ачуланырга, аларга әрләү сүзләре әйтергә тиешме? Әгәр бала шәхесен кимсетмичә генә куллансаң, дөрес интонация белән әйтсәң, мөмкиндер. «Булдыксыз», «юньсез», «тыйнаксыз», «тәрбиясез», «оятсыз» кебек сүзләрне кайсыбызның ишетәсе килә икән?

               Сүз белән беррәттән тавыш, интонация турында искә алу урынлы булыр. Укытучының сүзенә караганда, әлеге сүзнең нинди тавыш, интонация белән әйтелүе зуррак әһәмияткә ия. Укытучының тавышы эшлекле һәм шул ук вакытта дустанә мөнәсәбәтне, яхшылык теләү төсмерен чагылдырырга тиеш. Ник дигәндә, ризасызлык белдергән, ачулы, битараф мөнәсәбәттәге, тонык интонация белән мөрәҗәгать итү укучының укуга дәртен сүндерә. Кырыс тавыш балага җәза бирүнең бер ысулы буларак кына кулланыла ала. Укучы сезне тыңларга теләмәгән очракта аңа боерулы тавыш белән дәшәргә була. Йомшак, тыныч тон белән уку-укыту барышына кагылышлы булмаган очракларда аралашырга мөмкин. Шәхси темаларга ягымлы тавыш белән сөйләшсәң дә була.

              Укытучының гәүдә төзелеше, йөреше гел укучыларның игътибар үзәгендә, кайберләренеке аеруча. Моңа укытучының яше, пөхтәлек дәрәҗәсе, киенү стиле, гәүдә үзенчәлекләре һ.б. сәбәп булырга мөмкин. Хөрмәткә лаек мөгаллимнең тышкы сыйфатлары укучылар тарафыннан әллә ни тәнкыйтьләнми диярлек. Нәкъ менә басып торуы, гәүдә хәрәкәтләре, сөйләгәндә класс бүлмәсе буйлап йөрүе, тукталып, кемгәдер йөз белән борылуы яки яны (арты) белән басуы, «сөекле» укучысына күбрәк игътибар бирүе белән укытучы үзенә карата балаларда аерым бер мөнәсәбәт булдыра.

               Кайбер укытучыларның укучыларга кул белән кагылу гадәте бар. Сүз ара-тирә якын итеп (мактап, хәленә кереп) балага орынып алу турында түгел. Әле монысын да күп укучы өнәп бетерми. Аеруча ачулы, ярсулы вакытта, үз-үзеңне белештермичә, укучыны арлы-бирле селеккәләүне гадәткә кертмәскә генә түгел, бөтенләй онытырга кирәк. Укучыга кул күтәрү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Артык сүз әйтмичә, артык хәрәкәт ясамыйча, хәтта күз карашы белән генә дә классны кулда тота алган педагогны гына үз эшенең остасы, тумыштан укытучы дип әйтеп була. Эшлекле аралашуда үзара гел уңай мөнәсәбәт кенә хакимлек итә алмый. Укучы да машина түгел, аның укытучы күңеленә хуш килеп бетмәгән эш-гамәлләре еш булып тора. Гади генә бер мисал: дежур укучы тәнәфестә тактаны сөртмәгән. Укытучыга, ихтыяр көчен туплап, тынычлык сакларга һәм укучыга әлеге хәлдән тыныч кына чыгарга, хатасын төзәтергә ярдәм итәргә кирәк. Булдыксыз мөгаллимнең шундый вак-төяк аркасында үзен дә, баланы да чыгырдан чыгаруы, хәтта дәресне өзүе дә ихтимал. Бу очракта укучы сезнең сүзне игътибарга алып, үз гаебен танырлык итеп аңа кисәтү ясау дә җитә.

                Педагогик әдәплелек, әхлаклылык (такт) үзара мөнәсәбәтләрдә чагылыш таба. Педагогик тактлылык—үзен нәкъ менә балалар белән эшләүдә, педагогик эшчәнлектә шәхес буларак танытырга теләгән, сизгер күңелле мөгаллим-тәрбиячеләргә генә хас күренеш. Фәнни тел белән әйткәндә, тактлылык ул — кемгә яки нәрсәгә дә булса билгеле бер мөнәсәбәттә, мөгамәләдә чама хисе, сизгерлек-тоючанлык, үз дәрәҗәңне белү, әдәплелек, әхлаклылык.

          “Зыян салма!” –һәркайсыбыз педагогик эшчәнлектә кулланма итеп алырлык тормыш девизы бу. Балалар синең янәшәңдә икән, әйткән сүзең, кылган гамәлләрең һәм хәтта күз карашың яки йөз чалымың- барысы да эмоциональ яктан таяныч булырдай булсын, укучы белән укытучының бергәләп нәтиҗәле эшләвенә ярдәм итсен. Бары шундый шартлар булганда гына балалар танып белүнең ләззәтен тоя, мөгаллимнәрдә иҗат өчен мөмкинлекләр ачыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле

татар теле укытучылары өчен педагогик доклад...

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч Педагогик киңәшмәгә чыгыш

Педагогик таяныч, булышлык (поддержка)- табигать тарафыннан бирелгән потенциаль мөмкинлекләренә таянып, укучыга теге яки бу кыенлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итү. Иң әһәмиятлесе- балага булышу. Педагогик ...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

Заманча педагогик технологияләр һәм методлар ярдәмендә укытуның нәтиҗәсен үстерү

Доклад на тему:Заманча педагогик технологияләр һәм методлар ярдәмендә укытуның нәтиҗәсен үстерү:...

Чыгыш Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләүЧернова Ирина Григорий кызыЗәй муниципаль районы Сарсаз-Багражтөп гомуми белем бирү мәктәбенеңI квалификацион категориялетатар теле һәм әдәбияты укытучыс...

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү...

Укытучы һәм укучы шәхесен тәрбияләүдә халык педагогикасының роле

Безнең карашыбызча, җәмгыятьтәге үзгәрешләр һәрвакытта да «кешенең аң-фикерен үзгәртүдән, реформалаудан», аның рухи – интеллектуаль, әхлакый сыйфатларын уңай якка үзгәртүдән башланыр...