Укытучы һәм укучы шәхесен тәрбияләүдә халык педагогикасының роле
статья на тему

Валиуллина Рамзия Хашимовна

Безнең карашыбызча, җәмгыятьтәге үзгәрешләр һәрвакытта да «кешенең аң-фикерен үзгәртүдән, реформалаудан», аның рухи – интеллектуаль, әхлакый сыйфатларын уңай якка үзгәртүдән башланырга тиеш, ә кеше исә үз чиратында тирә – юньне үзгәртеп кора.

Халык, шартларны искә алып, гасырлар буе үз милләт баласын тәрбияләү системасын камилләштергән. Яшь буынны тәрбияләү фәнен – халык педагогикасын тудырган. Ә аның төп максаты – шәхестә әхлаклылык, кешелеклелек, намуслылык сыйфатлары тәрбияләү. Тел байлыгыбызны арттыру, саклау, гореф – гадәтләребезне кире кайтару, чын тарихыбызны өйрәнү өчен укытучылар һәм укучыларның кулга-кул тотынып эшләве кирәк.

Татар халкының йолаларын, тарихын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәтү нигезендә укучыларның милли үзаңын формалаштыру, хәзерге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Шушы юнәлеш буенча эшләү, хезмәтемнең асылын тәшкил итә. Үземнең гади генә эзләнүләремне “Халык традицияләрен – бу бөек тәрбия хәзинәсен тел һәм әдәбият аша җиткерү” дип билгеләдем. Чөнки татар халык авыз иҗатында, милли традицияләребездә кешене хөрмәт итү, бүтән милләтләргә карата толерантлык, илеңне ярату хисе кызыл җеп булып үрелеп бара. Эшемнең төп максаты да – шәхестә әхлаклылык, кешелеклелек, намуслылык, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укытучы һәм укучы шәхесен тәрбияләүдә халык педагогикасының роле

Вәлиуллина Р.Һ., югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Халык педагогикасы үзенең теоретик аспектында – халыкның тәгълим – тәрбия традицияләренең эчтәлеген, төзелешен, үзенчәлекләрен бәян итә һәм боларны бүгенге көндә буыннар, заманалар чылбырын өзмәү хакына берөзлексез баеп, үсеп камилләшеп тора.

Бөек галимнәребез К.Насыйри, Р.Фәхретдинов, Я.И.Коменский, И.Г.Пестолоцци, П.Ф. Лесгафт үзләренең эзләнү эшләрендә кешелек тарафыннан тупланган халык тәҗрибәсенә таянып эш иткәннәр.

Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә З.Г.Нигъмәтов, В.Г.Гайфуллин, А.Н.Хуҗиәхмәтов, В.Г.Закирова һ.б. галимнәребезнең халык педагогикасына багышланган, һәръяклап үскән шәхес тәрбияләргә омтылышын чагылдырган һәм шуңа ирешү юлында туган традицияләрне яктырткан хезмәтләре укытучыларыбызның өстәл китабына әверелде.

Яшь буынны мәгърифәтле итү процессында тәрбиягә өстенлек бирү  Россия педагогик традициясенең үзенчәлеге. Әгәр дә тәрбия «Җәмгыятьтә ничек итеп лаеклы яшәргә?» дигән сорауга җавап бирми башласа, торгынлык башланырга, җәмгыять үзенең гуманистик функциясен үтәмәскә, рухи һәм әхлакый үсеш өчен җирлек булдыра алмаска мөмкин.

Безнең карашыбызча, җәмгыятьтәге үзгәрешләр һәрвакытта да «кешенең аң-фикерен үзгәртүдән, реформалаудан», аның рухи  интеллектуаль, әхлакый сыйфатларын уңай якка үзгәртүдән башланырга тиеш, ә кеше исә үз чиратында тирә юньне үзгәртеп кора.

Халык, шартларны искә алып, гасырлар буе үз милләт баласын тәрбияләү системасын камилләштергән. Яшь буынны тәрбияләү фәнен – халык педагогикасын тудырган. Ә аның төп максаты – шәхестә әхлаклылык, кешелеклелек, намуслылык сыйфатлары тәрбияләү. Тел байлыгыбызны арттыру, саклау, гореф – гадәтләребезне кире кайтару, чын тарихыбызны өйрәнү өчен укытучылар һәм укучыларның кулга-кул тотынып эшләве кирәк.

Татар халкының йолаларын, тарихын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәтү нигезендә укучыларның милли үзаңын формалаштыру, хәзерге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Шушы юнәлеш буенча эшләү, хезмәтемнең асылын тәшкил итә. Үземнең гади генә эзләнүләремне “Халык традицияләрен – бу бөек тәрбия хәзинәсен тел һәм әдәбият аша җиткерү” дип билгеләдем. Чөнки татар халык авыз иҗатында, милли традицияләребездә кешене хөрмәт итү, бүтән милләтләргә карата толерантлык, илеңне ярату хисе кызыл җеп булып үрелеп бара. Эшемнең төп максаты да – шәхестә әхлаклылык, кешелеклелек, намуслылык, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык сыйфатлары тәрбияләү.

Яшь буынны матур итеп яшәү үрнәгендә тәрбияләү, көн итүнең матур якларын торгызу, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, гомумкешелек мәдәнияте һәм милли мәдәният белән таныштыру, балаларны һәръяклап үсеш алган шәхес итеп тәрбияләү мөһим бурычларның берсе булып тора. Бу бурычларны тормышка ашыруда халык педагогикасының төп юнәлешләре ярдәмгә килә.

ХезмәтХезмәт

Бу инде, һичшиксез, татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта кешенең һәм шәхеснең урынын билгеләргә ярдәм итә. Димәк, укучы үз туган телендә укыса, аның шәхес үсеше яңа биеклеккә күтәрелә, ул үзендәге сәләткә, үзенең мөмкинлекләренә күбрәк ышана башлый. Беренче нәүбәттә укытуның эчтәлеген яңарту сорала. Белем бирүне демократияләштерү, гуманлы итү, дифференцияләштерү, балаларның шәхси кызыксынуларын, сәләтләрен исәпкә алып интегральләштерү әһәмиятле.

Эш ике юнәлештә алып барыла: дәрес вакытында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, тарихи үткән юлын теоретик яктан өйрәнсәк, сыйныфтан тыш эшләрдә иҗади эзләнү эшенә игътибар бирәбез. Шул рәвешле, балалар иркен, мөстәкыйль фикер йөртү дәрәҗәсенә ирешәләр.

Сез экранда тәрбия эшенең моделен күрәсез. Бурычыбыз талантлы укучыларны эзләү һәм аларга ярдәм күрсәтү. “Иҗат мәктәбе” фән, сәнгать юнәлешләрендә талантларны үстерә, үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, көнкүрешен, халык авыз иҗатын, традицияләрен өйрәнүне – “Ватан” һ.б. үз эченә ала. Бу программа гражданлык, патриотик, икътисади, хезмәт тәрбиясе, физик тәрбия, табигатькә сакчыл караш, яңа иҗтимагый һәм икътисади шартларда яраклашырга булышу, милли – мәдәни яңарышта катнашуын, укудан буш вакытларында укучыларның ялын оештыру, милли кыйммәтләрне саклауны максат итеп куя.

Тәрбия бирү, укыту эшчәнлеге бердәм процесс. Укыту һәм тәрбиянең төп чарасы – дәрес. Дәрестә куелган бурычлар башка чараларга этәргеч булып торалар: укучылар эзләнүләр алып баралар, аларга ярдәм йөзеннән экскурсияләр оештырам һәм укучылар үзләренең эзләнүләреннән чыгып иҗади эшләр башкаралар. Шушы эшләргә йомгак ясау өчен сыйныфтан тыш чаралар үткәрәм. Дәреснең төрле этапларында һәм төрле типтагы дәресләрдә халык педагогикасына мөрәҗәгать итүем бу бөтенлекне сакларга, үстерергә ярдәм итә.

Балаларның эзләнүләре милли төбәк компонентлары белән үрелеп алып барыла. Бу очракта сүз туган якның тарихын, табигатен: авыл, урам, чишмә, урман, күл исемнәрен өйрәнү турында бара.

Без Татарстан җирендә яшибез. Укучылар шәһәр җирендә туып үссәләр дә, ата-аналарының туган-туфрагы булган авылларга еш кайталар һәм яратып, “Безнең авыл”,”Безнең авылда”, – дип сөйлиләр. Ата-ана авыллары балаларга кадерле.

Балалар үз авылларының исемнәрен, аларның мәгънәсен белсә, борынгы бабаларыбызның тарихы белән дә кызыксыныр, белер. Бер генә авыл исеме дә юкка гына бирелмәгән. Алар безгә бабаларыбызның матур яңгырашлы, кадерле истәлеге.

Каникул вакытларында балаларга авыл исемнәренең килеп чыгуы, авылның тарихи истәлекләренә кагылышлы мәгълүматлар җыярга кушып җибәрү яхшы нәтиҗәләр бирә.

Дөрес, без Казан урамнары исемнәрен дә, әдәби әсәрләрдә очраган авыл, чишмә, елга, тау исемнәрен дә өйрәнәбез. Бу эш күмәк рәвештә, укытучы җитәкчелегендә алып барыла. Ә авылда бала мөстәкыйль эшли, үзенең көчен сыный. Аның өчен киң иҗат мәктәбе ачыла. Болай эшләү укучы белән укытучы арасын якынайта, шуңа күрә бу эшкә укуда артта калган, авыррак холыклы балаларны да тартырга кирәк. Шулай иткәндә, күп укытучылар кул селтәгән балалар үз-үзенә ышаныч, хөрмәт тудырып, ул баланы яхшы якка үзгәртергә, бик тырышып, ата-аналары белән бергә эшләсәң зыялы кеше итәргә дә булыр иде. Мин балаларга мондый эш биргәндә, ул авылның иң атаклы, иң җор, иң хөрмәтле һәм иң гайбәтче кешеләрен белеп килергә кушам. Бу эш балаларга бик кызык тоела, тәрбия дә бирә.

Чишмәләр, изге чишмәләр, аларның исемнәренә килгәндә, балаларга аларның күбесенең борынгы мифлар, риваятьләр заманыннан ук яшәп килүен аңлату бик урынлы. “Җидегән чишмә” татар мифологиясендә иң изге урыннардан санала.

Яңгыр теләү йолаларын чишмә буйларында үткәргәннәр, чөнки Чишмә иясенең кешеләргә ярдәм итүенә ышанганнар, Чишмә иясен хөрмәт иткәннәр. Чишмәләрне саклау һәркемнең изге бурычы.

Урман турында мәгълүматлар җыйганда, Урман иясе (Карурман бабай), аның оныгы Урман кызы турындагы матур риваятьләр белән танышу балалар  күңелендә табигатьне ярату, аңа сак караш тәрбияләргә ярдәм итәчәгенә ышанырга кирәк. Нәтиҗәсе күренсен дисәң, бу эшне даими рәвештә, билгеле бер план нигезендә алып барырга кирәк.

Традицияләргә хилафлык китермичә, заманча алымнар белән баетып, мәктәбебездә ел саен “Иман нуры”, “Сөмбелә”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре үткәрелә. Аларда әти-әниләр, әби-бабайлар да катнаша. Монда буын белән буын аралаша. Балалар өлкәннәрдән гадәт-йолаларның асылына төшенәләр.

Халык педагогикасы – зур акыллылык, сәламәтлек, әхлаклылык чишмәсе. Әлбәттә, бу гүзәл эшләр милли мәдәниятебезне үстерүгә йогынты ясар дип уйлыйм. Ә бу исә, үз чиратында рухи мәдәниятебезне үстерүдә дә уңай нәтиҗә бирер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли әдәбият һәм халык педагогикасына нигезләнеп, әхлаклы шәхес тәрбиялик"

Җәмгыятебез үзгәрешләр чоры кичерә. Икътисадта, тормышыбызның башка бик күп кенә өлкәләрендә югары технологияләр кулланыла. Бигрәк тә яшь буынның рухи-әхлакый хәле борчый. Ә бит халкыбызның алдагы көн...

Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.

                    Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле....

Доклад: “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” Укытучы:Юнысов Х. М.

Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ат...

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч Педагогик киңәшмәгә чыгыш

Педагогик таяныч, булышлык (поддержка)- табигать тарафыннан бирелгән потенциаль мөмкинлекләренә таянып, укучыга теге яки бу кыенлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итү. Иң әһәмиятлесе- балага булышу. Педагогик ...

Чыгыш Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләүЧернова Ирина Григорий кызыЗәй муниципаль районы Сарсаз-Багражтөп гомуми белем бирү мәктәбенеңI квалификацион категориялетатар теле һәм әдәбияты укытучыс...

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү

Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү...

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч Педагогик укуга чыгыш

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч Педагогик укуга  чыгыш...