И газиз туган телем
статья

Ганиева Лейсан Фаргатовна

Татар телем - иркә гөлем булып

Чәчәк атсын, чәчеп нурларын

Горурлыгы булсын татарымның

Уңган кызлар, батыр уллары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Газиз туган телем20.87 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “ И газиз туган  телем ”

Тукай шигырьләрен   тыңлаганда...

... Тукай шигырьләрен   ишетсәм,  балачагым искә  төшә. Мәктәп елларым, укытучылар, классташлар. Әдәбият дәресләрендә, укытучы  сөйләгәннәрдән, ялан  аяк баскыч төбендә туңып  басып  торган  баланы күз аллап, күзләр яшьләнә иде. Укытучыны йотлыгып тыңлыйбыз. Укытучы апа шундый иттереп сөйли, сөйләгәннәре күз алдына килә, күңелгә үтеп керә.

Әдәбият дәресе бара;  Укытучы апа,

Сөйли безгә - Тукай турында:

Аның балачагын сөйли, ятимлеген...

Хәсрәт күргән  җаны  хакында.

“Исемдә калганнарны”  бергә укыганда,

Без йотлыгып тыңлап утырдык,

Мөгаллимә   шагыйрьнең язмышын,

Безнең күңел аша уздырды......

 

Тукай моңлы булган, Тукай җырлы дибез,

Тукай - гади халык баласы.

Тукай шигырьләрен бүген укыганда

Искә алам укытучы апамны.

 

   Мин,  татар авылы- Әтнә районы  Күәм авылында тудым, Күәм  урта  мәктәбендә укыдым,  менә инде  егерме  биш елдан артык Күәм   урта мәктәбендә   укытучы  булып эшлим.  Без  мәктәптә унбер ел буе татар телендә белем  алдык, татарча укыдык.  Татар теле  безнең күңелебездә,  җаныбызда,  яшәү рәвешебездә.   Безне укыткан укытучыларыбызның   татар теле һәм әдәбияты дәресләре,  тормыш дәресләре булып күңелгә  кереп калган. Татар теле укытучысы Хабибуллина Илсөя  Шәфыйк кызы   апабыз, безнең  класс җитәкчесе дә иде.  Ул безне матур әдәбият  укырга,   шигырьләрне  сәнгатьле  итеп сөйләргә өйрәтте.  Тормыштан  мисаллар китереп  ышандырып сөйли, әдәби әсәрләрдәге геройларны да җанландыра белә иде.    Укытучыбыз эшләгән эшеңне күреп, күңелне үстереп мактап ала иде,  матур итеп  сөйләшегез,  телегез йомшак булсын дип киңәшләрен бирде. Әдәбият  дәресләрендә  үзе якыннан белгән язучылар, аларның тормышы  турында кызыклы истәлекләр дә    сөйли  иде. Без сыйныфта  бергәләп  кечкенә китапханә  да булдырдык.  Минем яраткан язучым, минем  яраткан  героем  темаларына  әдәби уку кичәләре оештырылганы  хәтердә калган.

       Еллар узып, үзем укучылар белән  туган тел  турында сөйләшкәндә,  тәрбия  сәгатьләрендә әңгәмәләр үздырганда,  укытучымны   рәхмәт хисләре  белән  искә алам. Мине  укыткан укытучылар  Илсөя апа Хабибуллина,  Мәрьям апа Даутова,  татар теле - ана телебезне  укытканда  туган төбәк матурлыгын күрергә, чишмәләр җырын ишетә белергә өйрәтте.  Тукай  шигырьләрен,  Җәлил әсәрләрен күңел  түрендә  калырлык итеп  укытып белем бирделәр. Рәхмәт  аларга. Якташ шагыйрьләрдән  Самат Шакир, Сибгат Хәким, Лена Шагыйрьҗан, Хәкимҗан Халиковлар безнең  Әтнә районда туып үскән,  халыкка  танылып , иҗат белән янып яшәгән  күренекле шәхесләр. Алар турында язылган материалларны   китаплардан,  китапханәләрдән һәм  төрле  чыганаклардан өйрәнүне дәвам итәбез. Тәрбия сәгатьләрендә укучылар белән   аларның тормыш һәм иҗат юлын  өйрәнеп,   аерым  әсәрләре буенча  проект эзләнү эшләре алып барабыз.   Сибгат Хәким исемендәге үздырылган шигырь бәйгеләрендә  дә  катнашабыз.Укучыларның рухи күңел байлыгын баету эзлекле юнәлештә алып барыла.   Укучыларны  татарның зәвыклы сәнгате,  бай мәдәнияты белән таныштыру мөһим. Татарның талантлы шәхесләре, аларның әсәрләрен өйрәнеп  класстан тыш чараларда, бәйгеләрдә  һәм конференцияләрдә   чыгыш ясау, укучыларның тел байлыгын арттыра, фикерләү сәләтен үстерә,   дөньяны танып белергә өйрәтә. Туган үскән  илнең  якынлыгын, Ватанның газизлеген  тоярга  да  безгә  туган  тел  ярдәм  итә. Мәктәптә чыгып килгән  мәктәп  газетасына  укучылар белән мәкаләләр дә  язабыз. Булган  төрле чаралар, очрашулар турында, әти әниләрнең мәктәп чоры вакыты турында язалар,  әти  әниләрнең  кызыклы истәлекләре дә урын ала газета битләрендә. Газетабыз  алдагы елларда “Өмет” исемендә булса,  хәзер ул яңа  исем белән “Мәктәп дулкынында” исеме белән чыга башлады. Андагы  бер язмага аерым тукталасым килә. Авылдашыбыз булган  егет кеше , Диңгез флотында хезмәт итә. Еллар дәвамында (ул вакытта өч ел хезмәт иткән моряклар) диңгезләр океаннар  кичеп, дөнья гизә, хәтта экваторга  барып җитә. Көннәрдән бер көнне,  диңгезче егетнең  колагына  радиодан бер җыр ишетелә. Татарча көй, туган телендә бик матур  җыр була. “Син сазыңны  уйнадың” җыры аның барлык күңелен биләп ала, күз алдына туган ягы, якыннары килә. Егетнең күңеле тула, күзләре яшьләнә, сагыну хисе белән беррәттән күңелнең  түренә үтеп кергән моң бар  иде,  бу җырда дип искә  ала  ул соңыннан.   Диңгезләр уртасында булса да , шул мизгелдә ул туган теленең барлык  аһәңен  тоя,  дусларына да тыңлата,  бу безнең  татар җыры дип, сүзләрен  дә аңлатып бирә.   Татар җырының, үз көе, үз моңы бар. Татар  телебезнең бай сәнгате ,   мәдәниятының  җәүһәрләре  белән  музейларда,  очрашуларда  өйрәнеп танышабыз. Сыйныф белән бергә караган спектакльләрдән соң бергәләп фикер алышабыз.  Озак еллар  эшләп килгән  Габдулла Тукай  исемендәге  Әтнә Халык театры-  районыбыз горурлыгы, театр куйган  матур, эчтәлекле спектакльләр  безнең өчен зур тәрбия  үрнәге булып тора.   Авылдашыбыз шагыйрә Гөлүсә Батталова   мәктәбебездә   очрашуларга килә.   Шигырьләре  башкаларныкыннан аерылып тора. Тарих, милләт, тел  турында язган әсәрләре бик күп.  Шигырьләре  аша туган телебезнең  байлыгын, зурлыгын  күрсәтә.  Татар теле ул  - безнең тел, ул Тукай теле. Тукайның шигырьләрендә Туган  телне  ярату, туган  илгә  булган  мәхәббәт  бергә үрелеп  килә.  Тукай  шигырьләре яттан белгән   кешенең  күңелендә  усаллык була алмый дим укучыларга.  Туган телне  өйрәнү, саклау юнәлешендәге барлык эшләребез дәвамлы булсын иде.

Әтнә районы,Күәм авылы Ганиева Ләйсән.

Газиз туган телем, татар теле

Татар булган безнең бабайлар,

Татарларның  сабырлыгын  сынап,

Таптамакчы булган яраннар.

Татар  теле килмешәк тел түгел

Үз җире бар аның,  үз җыры

Зинданнарда  югалмаган татар теле,

Татарымның  булган кыйбласы

Татар телем - иркә гөлем булып

Чәчәк атсын, чәчеп нурларын

Горурлыгы булсын татарымның

Уңган кызлар, батыр уллары

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган телем-газиз гөлем

әдәби-музыкаль кичә...

И газиз туган телем

Туган тел көненә багышланган чара...

И газиз туган телем! (хикәя).

И газиз туган телем!Туган тел турында хикәя....