И газиз туган телем! (хикәя).
статья

Гафиятуллина Зиля Рафаэловна

И газиз туган телем!

Туган тел турында хикәя.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Хикәя "И газиз туган телем!"18.41 КБ

Предварительный просмотр:

И газиз туган телем!

Нурия, төшендә башкалабызның югары уку йортын күреп, анда гаризалар кабул ителә башлавын ишетеп шатланды. “Мин Мәскәүдә укыячакмын, минем хыялым тормышка ашты!” - дип уянып китте ул. Бу хәбәрнең төшендә генә булуы белән ул озак вакыт килешергә теләмәде, кабат күзләрен йомды, әмма төшенең дәвамы булмады.

Нурия кечкенәдән күбрәк рус телендә китаплар укырга, русча тапшырулар карарга, җырлар тыңларга ярата иде. Хәзерге вакытта чит телләр югары бәяләнә, татар теле беркемне дә кызыксындырмый, ул авыл тормышында гына кирәк булыр дип санады.

Бөтен уе ничек булса да Мәскәүдәге чит телләр академиясенә укырга керү белән бәйле иде. Югыйсә, сыйныф җитәкчесе Әлфия апасы аңа Алабуга дәүләт педагогика институтының татар һәм рус теле буенча филология бүлегенә укырга керергә киңәш  итте. Институтка керү өчен аның белеме дә, югары нәтиҗәләре дә бар иде. Әмма Нуриянең карары - башка тел сайлавы укытучы апасын да, сыйныфташларын да, әти-әниләрен дә аптырашта калдырды.

- Бу ничек була инде? Балакаем, күптән сөйләшенгән иде бит. Үзең, югыйсә, институтны бетереп, Әлфия апаң янына эшкә кайтырга дип планнар төзегән идең! - дип әнкәсе гел бер сүзне кабатлады.

- Җәһәннәм артына берүзең китәргә җыенасыңмы? Кабат уйлап кара әле, Нурия кызым, -  дип әтисе дә кат-кат бер сүзне кабатлады..

Ләкин Нурия беркемнең дә киңәшен ишетергә теләмәде.

-Беренчедән, мин берүзем булмыйм. Нәкъ шул уку йортында Мансур абый улы Инсаф укый. Ә икенчедән, “Телләр белгән – илләр белгән”, - дип һаман бер үк сүзләрне кабатлады Нурия, үзендә канатлар үскән төсле хис итте, очып йөри башлады.

Ул вакытта Нурия үз йөрәген генә тыңлады, үз фикерен генә белде. “Сабыр төбе – сары алтын”, -  дип юкка гына әйтмәгән халык. Аңа бик күп тырышлык куярга туры килде, әмма ул үз теләгенә иреште. Россия башкаласы - Мәскәүгә китеп, чит телләр буенча югары уку йортына укырга керде.

Авылга ерак булу сәбәпле, елына бер яки ике тапкыр, аннары, гомумән, кайта алмый башлады. Ул аны укуның авыр булуы, вакытның тиз үтүе белән акларга тырышты. Буш вакыт булганда, алар Инсаф белән очрашып, авыл турында cөйләшеп туймадылар, мәктәп елларын еш искә алалар иде. Инсаф еш кына авылга эшкә кайтырга теләве турында әйтә иде. Аның бу хыялына Нурия исе китеп карады:

- Синең бу белемеңне авылда әрәм итү дөрес түгел, син югары үргә менәргә тиеш! – дип, һаман кабатлап килде.

Инсафның күңелен Нурия күптән яулаган иде. Шуңа күрә ул авылга кайтырга ашыкмады. “Вакыт җитмәгән әле, бергә булсак, бәлки, мин аны күндерермен”, - дип хыялланды.

Гомер бит ул бик тиз үтә, елга төсле агыла да агыла. Чит илләрдә дә еш кына булырга туры килде. Андагы хәйран матурлыкны чагыштырып буламы соң!? Әлбәттә юк! Чит ил ул магнит кебек үзенә тартып тора. Кызыклы кешеләр белән очрашуы ни тора!

Инсаф белән Нуриянең мөнәсәбәтләре якынайды. Инсаф Нуриягә үзенең йөрәген ачып салды, хисләрен белдерде. Нурия дә мәктәп елларыннан бирле Инсафка гашыйк булуын әйтте.  Ничә ел вакыт әрәм үткән бит?!

Озак сузмый алар авылга матур хәбәр алып кайттылар. Бу куаныч бөтен кешене шатландырды. Әти-әни өчен газиз балаларының үз парын, үз тиңен табудан да зур шатлык бармы икән? Юк, булмас. Бала бәхете – ата- ана бәхете.

- Туйдан соң, бәлки, авылга әйләнеп кайтырсыз. Оныклар үстерешергә дә  ярдәм итәрбез. Мәктәптә дә укытучылар җитми, - дигән сүзләргә Нурия кырт кисте.

 - Бу турыда без сөйләштек бит инде, юк! - диде. Инсаф исә җилкәсен генә җыерып куйды.

Менә гаилә корганнарына бер ел гомер үтеп тә китте. Тиздән алар әти- әни булачак! Менә Нурия бала тудыру йортында. Бөтен дөнъяны сихри нурга күмеп, аларның сабыйлары аваз салды. Нуриягә сабыен, йөрәк парәсен китерделәр! Шатлыктан аның йөрәге бәргәләнә, еш тибә иде. Аңа тирә -якта бөтен кеше дә аның йөрәге типкәнен ишетә сыман тоелды. Бу олы бәхеттән аның күзләреннән шатлык яшьләре тамды. Кечкенә нарасыен күкрәгенә кысты да назлап: “Балам минем, газизем!”- дип пышылдады. Менә нәкъ шул сүзләрдән Нурия кинәт айнып киткәндәй булды. Ул туган телнең ни өчен халык телендә “ана теле” дип йөргәнен аңлады. Әнисенең: “Балам, ана телен, туган телне бер тел дә алмаштыра алмый, ялгышасың!”- дигән сүзләре кылт исенә килеп төште. Эх, ялгышты шул Нурия, бик ялгышты! Ана телен, газиз туган телеңне кайсы тел алмаштыра алыр икән!?

 Әйтерсең лә, бу биш-алты ел булмаган да кебек, әйтерсең лә, ул кабат туган авылында, туганнары, әти-әниләре белән яши төсле тоелды. Кыйммәтле кием-салымнар да, биек биналар, фатирлар да аның туган авылын, туган йортын, иң газиз туганнарын алмаштыра алмаганына төшенде Нурия. “Әнием, тиздән кайтам мин, юк без кайтабыз, без өчәү кайтабыз,” – дип, күз яшьләреннән тыела алмый елады да елады. Бу бәхет яше иде, хыял белән тулы, өмет белән тулы кайнар күз яшьләре бер-бер артлы тамды да тамды...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган телем-газиз гөлем

әдәби-музыкаль кичә...

И газиз туган телем

Туган тел көненә багышланган чара...

И газиз туган телем

Татар телем - иркә гөлем булыпЧәчәк атсын, чәчеп нурларынГорурлыгы булсын татарымныңУңган кызлар, батыр уллары....