Ризаэддин Фәхреддинне беләбезме?.9 класс әдәбият дәресе
методическая разработка (9 класс) на тему

9 класс әдәбият дәресендә Р.Фәхреддиннең тормышы һәм иҗаты буенча ярыш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

  Р.Фәхреддиннең тормышы һәм эшчәнлеге  буенча КВН

Максат:

  1.  Бөек акыл иясе, олуг җәмәгать эшлеклесе, дин әһеле, мәгърифәтче, тарихчы, әдип, педагог, мөхәррир, публицист  Р.Фәхреддиннең тормышы һәм эшчәнлеге  буенча КВН үткәрү.
  2. Р.Фәхреддиннең әхлак тәрбиясенә кагылган хезмәтләрен пропагандалау.
  3. Укучыларда Р.Фәхреддингә карата  милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.Фәхреддиннең портреты, компьютер, проектор, презентация, исем-фамилия  язылган карточкалар.

Уен барышы.

Командалар 2 гә бүленә. Һәрберсе команданың исемен, девизын әйтә. Уенны бәяләп бару өчен жюри сайлап куела.

1 ярыш. Р.Фәхреддинның балалык һәм яшүсмерлек чорлары

1 команда:    

  1. Ризаэддин Фәхреддин кайчан һәм кайда туган? (1858 нче елның 13 нче гыйнварында Самара губернасы Бөгелмә өязе (Хәзерге Татарстан республикасы Әлмәт районы) Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән)
  2. 7 яшенә җиткәч, аны кайсы  мәдрәсәгә бирәләр? (7 яшенә җиткәч, аны Кичүчат мәдрәсәсенә бирәләр.)
  3. Аннары ул кайда укый? ( Аны  зур мәдрәсәле Түбән Чыршылы авылына илтәләр.Ул анда ун елга якын төпле белем ала.)
  4. Мәдрәсәләрдә укыганда кайсы галимнең хезмәтләре белән кызыксына?

( Шиһабеддин Мәрҗани)  

2 команда    

  1. Ул белем серләренә кайда һәм тарафыннан төшенә башлый? ( Өендә төшенә башлый. Иң беренче дәресләрне әнисе Мәхүбә абыстайдан һәм әтисе Сәйфетдин хәзрәттән ала.)
  2. 1867 нче елның көзеннән 1868 нче елның язына кадәр, җизнәсе Гыйльман Кәримигә ияреп барып, кайсы мәдрәсәдә укыган?  (Чистай мәдрәсәсендә)
  3. Һәр нәрсә белән кызыксынучан, сәләтле, эш сөючән, тырыш  шәкерт Ризаэддин мәдрәсәдә укыган елларында да, соңыннан  да нәрсә эшләү белән кызыксына? ( китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә.)
  4. Мәдрәсәнең югары сыйныфларына җиткәч, нәрсә белән шөгыльләнә башлый? ( Кечерәк сыйныф шәкертләренә үзе дә сабак укыта башлаган)

2 ярыш “Ризаэддин Фәхреддин –дин эшлеклесе” дип атала.

1 команда    

  1. 1898 нче елда Ризаэддин Фәхреддинне кая казый итеп билгеләгәннәр?

( Уфадагы Диния нәзарәтенә)

  1. Фидакарь хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 нче елларда патша хөкүмәте тарафыннан нәрсә белән бүләкләнә? ( Көмеш һәм алтын медальләр белән)
  2. Ризаэддин Фәхреддиннең псевдонимы ничек? ( Риза казый)

2  команда  

  1.  Ризаэддин Фәхреддиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе ул нәрсә? (Диния нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү)
  2. Ризаэддин Фәхреддин кайчан мөфти булып эшли башлый һәм бу җаваплы хезмәтен кайсы елларга кадәр дәвам итә? ( 1922 нче елдан вафатына хәтле. 1936 нчы елның 12 нче апрелендә вафат була.)
  3. Ризаэддин Фәхреддиннең  нинди дини дәрәҗәләргә указы бар? ( имам- хатыйп, ахунлык)

3 ярыш. “Ризаэддин Фәхреддин – тарихчы  ” дип атала.

1 команда    

  1. Татар укымышлылары, мулла һәм мөдәррисләре, әдип һәм шагыйрьләре турында нинди хезмәт яза? (Күп томлы “Асарь” хезмәте)
  2. Алтын Урдага караган хезмәтләре ничек атала? (“Алтын Урда ханнары”)                                                                                                                                          

2 команда

  1. “Асарь” хезмәтендә кайсы татар каләмдәшләренең биографияләренә караган мәгълүматлар бирелә? ( Әбелманих Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин  Зәки һ.б. турында)
  2.  Элек яшәгән дәүләтебез һәм аның халкы турында язылган әсәр ничек атала?  (“Болгар вә Казан төрекләре”)

4 ярыш. “Ризаэддин Фәхреддин – журналист” дип атала. Капитаннар ярышы.

  1. 1905 елгы революция чорында казыйлык эшен ташлагач, 1906 елдан кайсы газетада языша башлый? (“Вакыт”)
  2. Бертуган Рәмиевләр Ризаэддин Фәхреддинне кайсы журналларына баш мөһәррир итеп чакыралар? (“Шура”)

5 ярыш. “Ризаэддин Фәхреддиннең әдәби иҗаты” дип атала.

1 команда

  1. Ризаэддин Фәхреддиннең беренче романы ничек атала һәм аның эчтәлеге нәрсә турында? (“Сәлимә, яки гыйффәт”. Ул әдәп һәм әхлак темаларын яктырткан.)
  2. Сәлимә кайсы сыйфатлары белән укучыны җәлеп итә? ( үзенең фарсы теле шикелле үк, гарәп, француз, инглиз телләрен белүе, бик белемле, тәрбияле булуы белән.)

  1. команда
  1. Яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, белемлелек һәм наданлыкны контраст рәвештә сурәтләгән романның исеме ничек? (“Әсма, яки гамәл вә җәза”
  2. Әсма әздән генә нинди тайгак юлга кереп китмичә кала? Нинди сәбәпләр аны коткара? ( Габбас мулла белән Гайшә абыстай гаиләсендә тәрбияле, укымышлы кыз булып үсә. Әтисенең  хаҗ сәфәрендә үлеп калганлыгын белгәч, әнисе кайгырып үлә. Ятим кызны кымыз остасы Йосыф бабай белән карчыгы сыендыралар. Тик Әсманы Хәмидә исемле бер хатын кызлар белән сату итүче Зәйнүшкә биреп җибәрә. Ә ул фәхешханә тотучы бер хатынга сата.  Әсма -  Зәйнәп яше җитеп бетмәү һәм, баскычтан егылып төшеп, аягын сындыру аркасында, бәлаләрдән котыла...)

6 ярыш. “Ризаэддин Фәхреддин турында башкалар” дип атала. Монда “Могҗизалар кыры” уенындагы шикелле сүзнең ничә хәрефтән торуы күрсәтелә. Сезгә 4 хәрефне алдан әйтү мөмкинлеге бирелә. Дөрес әйтелгән хәрефләр ачыла, ә калганнарын 1 минут эчендә табарга кирәк.  

1 командага

Нинди татар рәссамы Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Заһир Бигиев, Закир Һади, Габдрахман Ильяси, Фатих Кәрими кебек татар мәгърифәтчеләренең портретларын эшли?

Э

р

о

т

З

а

р

и

п

о

в

        2 командага

Нинди татар галиме 1958-1959 елларда Истамбулда төрек телендә “Казанлы төрки мәшһүрләре” сериясе астында “Риза Фәхреддин улы”, “Муса Җарулла улы Биги”, “Галимҗан Баруди” һәм “Ике Максуди” дигән китапларын бастыра?

Г

а

б

д

у

л

л

а

Б

а

т

т

а

л

Уенга нәтиҗә ясала.

Кичәне йомгаклау.

           Р.Фәхреддин – күпкырлы талантлы шәхес. Ул тарих, философия, җәмгыять белеме, педагогика, логика, психология, әдәбият, тел белеме, библиография, сәнгать, география, этнография, археология, археография, генеология, эпитафия, медицина, нумизматика, юриспруденция, астрономия, халык авыз иҗаты, дин тарихы һәм башка фәннәр белән нык кызыксынган һәм алар буенча күпсанлы хезмәтләр язып калдырган. Күренекле шәхеснең хезмәтләрен өйрәник, киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерик.

Кулланылган әдәбият:

  1. Әдәбият. 9 нчы сыйныф. Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.Ә., Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.
  2. Әдәби викториналар – әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. Исламов Ф.Ф., Казан, 2005 ел.
  3. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия прцессында файдалану. III кисәк, Казан, “Школа”, 2007 ел.
  4. Мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин тәгълиматы: эзләнүләр һәм тәҗрибә. Яр Чаллы, 2006 ел.

Үзем турында:

Салихова Рәмзия Равиловна, туган елым: 1975, 22 июнь, 2 категорияле татар теле укытучысы, Эш урыным: Сарман районы, Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе

Страховое свидетельство государственного пенсионного страхования : № 050-399-455-65

ИНН 165007578792 от 04.08.2000.

Паспорт 92 01 800107, выдан Сармановским РОВД 13.12.2001.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

“Ризаэддин Фәхреддин мирасын татар теле дәресләрендә файдалану тәҗрибәсеннән.” ( Гади, ике компонентлы һәм катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау өчен, Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбияви темага фикерләреннән тупланган карточкалар комплекты).

Бүгенге көндә күп укытучылар катнаш (интегрированный) дәресләргә ешрак мөрәҗәгать итә. Чыннан да, татар теле дәресләрендә шушы алымны кулланып, укучыларга шактый күп әдәби-фәнни материалны да җиткерер...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан  тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин...

Рус төркемнәрендә укучы төрле милләт балаларында толерантлык тәрбияләүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын куллану . (Мастер – класс)

Конспект мастер-класса для учителей татарского языка, работающих в русскоязычных группах...

Әдәбият дәресе - тормыш дәресе

Татар әдәбияты дәресләре өчен...

Сыйныф сәгате: “Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия тәгълиматы. Р. ФӘХРЕДДИН НӘСЫЙХӘТЛӘРЕ”

ldquo;Бала ак кәгазь кебек, аңа төрле нәрсә язарга мөмкин. Шуңа күрә яхшы тәрбияне дә, яман юлга бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин”  (Р.Фәхреддин).      ...

Әхлак дәресе: “Әхлаклылык һәм Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләре” (9 нчы сыйныф).

Әхлак дәресе 9 нчы сыйныф укучылары өчен төзелгән. Дәрестә Ризаэтдин Фәхреддиннең тормыш юлы, эшчәнлеге, тәрбия системасында аның хезмәтләренең тоткан урыны сурәтләнгән....